"Татар халык уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли һәм әхлак тәрбиясе бирү"
презентация к уроку (старшая группа)
Тема: Татар халык уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли һәм әхлак тәрбиясе бирү.
Составила: Хуснутдинова Сирена Мансуровна
Объем работы: 14 слайдов
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_h.docx | 23.36 КБ |
prezentatsiya.pptx | 2.03 МБ |
Предварительный просмотр:
“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар халык уеннары аша уеннар милли һәм әхлак тәрбиясе бирү”
Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли һәм әхлак тәрбия бирүдә уеннар - балаларга телебезнең матурлыгын,байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга,кеше өчен газиз булган туган җиргә,туган телебезгә мәхәббәт,әти-әниләргә ,өлкәннәргә карата хөрмәт-итагать тәрбияләргә , үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык , шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.
Татар халык уеннары балаларны тәрбияләүдә иң мөһим һәм алыштыргысыз чара булып тора. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйллекләре арта,оештыру сәләтләре үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре балаларга әйләнә тирә мөхит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.
Бала тәрбияләүдә татар халык уеннарын борынгы заманнардан ук кулланып килгәннәр. Дөньяга килгән һәрбер бала шул уеннарда тәүге кат матурлык белән очраша.Шул уеннар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, халкына мәхәббәт тернәкләнә.
Балалар тормышында иң мөхиме, иң кирәклесе, баланың төп эше – ул уен. Татар халык фольклорында хәрәкәтле уеннарга зур урын бирелгән. Аларны уйнар өчен катлаулы кагыйдәләр дә, кыйммәтле уен кораллары да кирәкми, бары тик теләк һәм җитезлек кенә кирәк. Җырлы-биюле, түгәрәкле уеннар балаларның зәвыгын арттыра, әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә булыша. Милләтебезнең гореф-гадәтләре , йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан татар халык уеннары балаларда үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Максат: Уеннар ярдәмендә балаларда сабырлык,түземлелек ,кыюлык, гаделлелек кебек сыйфатларны тәрбияләү.
Бурычлар: -әхлак тәрбиясен бирүдә олылау,ихтирам итү,яхшылык,мәрхәмәтлелек,дуслык кебек сыйфатларын формалаштыру;
-уеннар аша балаларда олыларга карата мәрхәмәтлелек,олылау сыйфатларын формалаштыру;
-тәрбиячегә, яшьтәшләренә карата дуслык, ягымлылык, кайгыртучанлык мөнәсәбәтләрен тәрбияләү;
-балаларны өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә уйрәтү;
-сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвешенә карата уңай караш формалаштыру;
Пректта катнашучылар: балалар,тәрбиячеләр,әти-әниләр.
Көтелгән нәтиҗә: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга уеннар аша инсафлылык , әдәплелек,мәрхәмәтлелек сыйфатларын формалаштыру.
«Кәрия-Зәкәрия» уены аркылы балалар көйне тыңларга ,аңларга ,көйгә дөрес итеп басарга өйрәнәләр.Шулай ук биюдә дөрес басу күнекмәләрен үстерәләр.
«Түбәтәй» уенын уйнап без, балаларның җитезлек, игътибарлылык сәләтләрен үстерәбез.Шушы уен аша без татар халык милли киемнәре белән танышабыз, ул киемнәргә кызыксыну уятабыз.
«Мәликә» уены аша балаларның фикер йөгереклеге, күзаллау сәләтләре үсә, аларның тапкырлыгы арта.
«Чума үрдәк, чума каз» уены да шулай ук көйне тыңлый белергә, парда эшләргә, бердәмлек һәм татулыкка өйрәтә.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, халык авыз иҗаты – ул милләтебезнең гыйлем капчыгы, яшь буынны тәрбияләүдә тупланган уңай тәҗрибәләре, тормыш дәреслеге.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
“Бала чактан алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” (Р.Фәхретдин)
1. Балаларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньяс ының аралашу , белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү ; 2. Уеннар ярдәмендә балаларда сабырлык , түземлелек , кыюлык , гаделлелек кебек сыйфатларны тәрбияләү ; 3. Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү ; 4. Х алкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дәвам итү ; 5. Т атар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итү .. 6.Халык уеннары аша балаларда тырышлык,түземлек,гаделлек сыйфатлары тәрбияләү. Максатлар:
- балаларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә татар халык уеннарын куллану; -халык уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү; -аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру; -балаларның образлы, логик фикерләү сәләтен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү. Бурычлар
Халык уеннары уздыруның методикасы: Уен хәрәкәтләрен эчтәлеге,кагыйдәләре балаларның яшь үзенчәлекләренә, мөмкинлекләренә , дөн ьяны күзаллауларына,яңалыкка омтылышларына туры килергә тиеш; - Балаларга уен кагыйдәләрен алыштырырлык , хәрәкәтләрне аңлатырлык әдәби текстны куллану; - Үз мөмкинлекләреңне бәяләү , тормыш тәҗрибәсен куллану ; Үз фикереңне әйтә белү ; - Балалар төркеменең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу ; - Төркемнең гомуми хәлен исәпкә алу ; Уенны сайлау ел фасылының , һава торышын , булган күрсәтмәлелекне , исәпкә алырга тиеш .
Уенга әзерләнү: - Тәрбияченең уеннарның эчтәлеге белән танышуы ; - Уенны уздыруга әзерләнү; - Уен уйналасы бүлмәнең гигиеник торышы ; - Уен өчен уңай шартлар тудыру ; - Кирәк-яраклар,төрле җиһаз кулланмалар әзерләү; - Баларны уен белән кызыксындыру .
“Кәрия- Зәккәрия” уены күренеше
Татар халык уены « Түбәтәй »
“Мәликә” уенын бик яратып уйныйбыз
“Чума үрдәк,чума каз” уены күренеше
“ Агыйдел ” Балалар парлашып бер-бер артлы басалар . Бер бала парсыз кала, ул алга чыга . Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар ). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый . Уен дәвам итә. Агыйделнең суларында Ак чиләгем күмелде . Әйдә , дустым , безнең якка Безнең яклар күңелле . Кушымта : Зәңгәр чәчәк жыя-җыя , Зәңгәрләттем кулымны . Бергә-бергә уйныйк әле , Бир , дускаем , кулыңны .
“Түбәтәйле ” Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.
Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз . Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз . Бала уенга чакырса , шатланыгыз , димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана . Бала белән уйнаганда , үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз . Балага уеннан “мәхрүм итү җәза”сын бирмәгез. Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз . Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз . Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз ! Киңәшләр:
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация по методической теме "Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү" 2013-2015 год
Методик тема:” Балаларга әдәп- әхлак тәрбиясе бирү. Югары культуралы балалар тәрбияләү". ...
Выступление на МО по теме: “Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларда патриотик хисләр тәрбияләү”.
Мәшһүр татар мәгърифәтчесе К.Насыйри үз вакытында: «Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл», – дип, бик дөрес язган....
Проект Татар халык уеннары
Проектның актуальлеге:Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга татар халык уеннары турында ...
Татар халык уеннары
Татар халык уеннарын бергәләп уйныйбыз...
Татар халык уеннары
Татар халык уеннары...
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү.
милли тәрбия бирү турында мәкалә...
Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."
Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...
- Мне нравится (1)