СЦЕНАРИЙ ЯҢА ЕЛ (икенче кечкенәләр төркеме өчен)
план-конспект занятия (младшая группа)
Предварительный просмотр:
СЦЕНАРИЙ ЯҢА ЕЛ
(икенче кечкенәләр төркеме өчен)
(Балалар көй яңгыраганда залга керәләр һәм чыршы тирәли басалар)
Алып баручы :
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел.
(Балалар алып баручы белән чыршыны әйләнеп уенчыкларны карыйлар. “Новогодние игрушки” көе яңгырый.)
1 нче бала: Исәнме чыршы,исәнме!
Яңа ел килеп җитте,
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
2 нче бала: Чыршы бәйрәме-
Ямьле бәйрәм бит,
Чыршы янында
Җырлап әйләник.
(Балалар утыра)
(ҖЫР )
(Алып баручы чыршыда бияләй таба һәм балаларга күрсәтә)
Алып баручы: Карагыз әле балалар
Кемдер бу залда булган,
Бияләен калдырган.
Без аны алып куйыйк
Хуҗасына тапшырыйк.
Балалар бик шатлана Яңа ел – бәйрәм килә.
Ишетәсезме балалар, кемдер бит монда килә.
(Көй яңгырый, залга Кар Кызы керә)
Кар кызы: Исәнмесез кунаклар,
Исәнмесез балалар.
Матур бәйрәмне,
Каршыларбыз бергәләп.
Яңа елда, һәммәгезгә
Бәхет телим дуслар сезгә.
Алып баручы: Кар кызы, нигә син үзең генә килдең,
Кыш бабайны алып килмәдең?
Кар кызы: Чыршы бизәп йөрде ул
Бияләен югалтты.
Анда әкиятләр,
Анда биюләр, балаларга бүләкләр,
Бабай тарафыннан бик озак,
Әзерләнделәр алар.
Алып баручы: Балалар белән шатланып
Кердек без шушы залга,
Чыршыда бияләй таптык,
“Синеке түгелме?” -диеп,
Кар кызыннан сорадык.
Кар кызы: Эх, бабакай - Кыш бабай
Аныкы бу бияләй.
Без Бабайны чакырыйк,
Бәйрәмне дәвам итик.
Чакырыйк аны дуслар,
Мин ярдәм итәм сезгә.
Кил бабакай, Кыш бабай,
Табылды синең бияләй
(балалар кыш бабайны чакыралар)
Кыш бабай (ишек артыннан) – Ишетәм - ишетәм,
Мин ашыгып сезнең янга киләм
(Көй уйный, залга Кыш бабай керә)
Кыш бабай: Яңа ел белән котлыйм-
Уңыш-шатлыклар телим,
Йөз еллык якты гомерләр
Саулык һәм ак бәхетләр.
Ишеттем мин балалар
Бияләйне тапкансыз,
Оныгым бир миңа аны
Кабызыйк без чыршыны.
(Кар кызы бияләйне бабайга бирә)
Кар кызы: Ки бабай бияләйне
Кабыз әле чыршыны,
Балаларны чакырыйк
Һәм түгәрәк әйләник.
Кыш бабай: Әйдәгез бергәләп - Бер, ике, өч безнең чыршы кабын син,
Утларыңны балкыт син.
Әйдәгез уйнап алабыз,
Һәм чыршыга карап өрәбез, (бергәләп чыршыга өрәләр,чыршы сүнә)
Ой, чыршы утлары сүнде.
Ә хәзер без балалар 3 кә кадәр тагын саныйк,
Чыршы утларын кабызыйк.
Бер, ике ,өч - син чыршы тагын кабын.
Ягез бергәләп җырлыйк,
Күңелле бәйрәм итик.
Алып баручы: Яңа ел чыршысы янында
Могҗизалар күп була.
Менә хәзер безнең залда да,
Сихри әкият башлана.
Кыш бабай: Бияләйне киям мин
Әкияткә дәшәм мин,
Әкият син кил безгә
Әкият күрен безгә.
(Бабайның бияләендәге кыңгырау яңгырый. Залга көй астында “Ана куян” керә, куян балаларына карап).
Куян: Без балалар, куянкайлар
Чыршы янына барыйк.
Чыршы әйләнәсендә
Бергәләп биеп алыйк.
(Куянкайлар биюе)
Куян: Рәхмәт сезгә дусларым,
Биеп күңел ачтым мин.
Кар кызы (Куянга): Тик утыр син менә монда,
Бәйрәмне боза күрмә.
Куян: Түземлек бетте минем,
Тагын кем килер бире?
Алып баручы: Кем хәзер монда килер-
Балалар аны таныр.
Кыш бабай: Бияләйне мин киям
Әкиятне чакырам.
Әкият син кил безгә,
Күрен син балаларга.
(Ишек артында “ырылдау” тавышы ишетелә).
Алып баручы: Ой, балалар, Кыш бабай, Кар кызы -
Сез ишеттегезме, кем анда ырылдый микән, сез аны таныйсызмы?
Кар кызы: Әйе ишетәбез. Кем булыр бу?
(Көй уйный, Аю керә)
Аю: Мин аю, зур аю,
Урманда яшим мин,
Бик тә бал яратам мин.
Алып баручы: Аю дус, әгәр безнең белән биесәң
Бал белән дә сыйларбыз,
Бергә бәйрәм итәрбез.
Аю: Мин биергә бик яратам, иптәшкә аю балаларын да чакырам.
Дусларым чыгыгыз, минем белән биегез.
(Аюлар биюе, балалар урыннарына утыра).
Кыш бабай: Әйдәгез әле балалар, бергәләп түгәрәккә басыйк.
(Балалар түгәрәккә басалар, хороводттан соң урыннарында калалар).
Кыш бабай: Хәзер балалар сезнең игътибарны тикшереп карау өчен бер уен уйнап алабыз.
(Уен “туңдырам” - “заморожу” берничә тапкыр кабатлана).
Кыш бабай: Кыш бабагыз бик арды,
Мин озак яшим инде.
Бераз утырып торам,
Шигырьләр тыңлап алам.
(Балалар шигырьләр укыйлар).
Кыш бабай: Миңа күңелле булды,
Барысы да аңлашылды.
Безне көткәннәр балалар,
Балалар шук-шаяннар.
Ах ардым мин балалар,
Залда кыза башлады,
Мине бит курку алды.
Эреп бетмәмен микән?
Өмет оныкта икән.
Оныгым, мине тыңла,
Дус кызларыңны җыйна.
Алар рәхим итсеннәр,
Салкын алып килсеннәр.
Кар кызы: Кар бөртекләрем минем
Зинһар рәхим итегез.
Салкын алып килегез,
Чыршы тирәли очарбыз
Бергә бәйрәм итәрбез.
(Кар бөртекләре биюе)
Кар кызы: Балалар утырып ардык,
Әйдәгез уйнап алыйк.
( УЕН )
Алып баручы: Чыршыбызга күңелсез
Утлары яна нурсыз.
Түгәрәккә басыйк бергә,
Бездән чыршы җыр көтә.
(Балалар өлкәннәр белән хәрәкәтләр ясыйлар).
Алып баручы: Кыш бабай, без көттек килүеңне,
Матур бүләкләр бирүеңне.
Кыш бабай: Уенчыклар - конфетларны,
Эләрмен чыршыларга.
Бирермен биючеләргә,
Бирермен җырчыларга.
Була хәзер бер сюрприз,
Балаларга баллы приз.
Бияләемне киям,
Бүләкләрне чакырам.
(Зур бияләй бирә).
Кыш бабай: Менә бүләк балаларга.
Алып баручы: Кыш бабай ничек инде,балалар күп,ә бүләк бер генә!
(Залда ут сүнә, чыршы гына янып кала).
Кыш бабай: Мин тылсымчы Кыш Бабай,
Хәзер чыршы әйләнәм,
Капчык – бүләк китерәм,
Балаларга бүләкләр,
Бик шатланырлар алар.
Бәхетле булсын балалар,
Бер елдан Кыш Бабайны,
Тагын көтсеннәр алар.
Кар кызы: Яңа елда-яңа уңышлар,
Балалар, шат, бәхетле булсыннар .
Балалар бергә: Сау бул, Кыш Бабай, сау бул чыршы,
Бу бәйрәм озакка, безнең куңелләрдә калды.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)
Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....
Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)
балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....
Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен
Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...
Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )
3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...
Яңа ел бәйрәме. Икенче кечкенәләр төркеме.
сценарии...
Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"
Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...
Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"
Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...