Яратабыз сине, Тукай!
план-конспект занятия (средняя группа)
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан уртанчылар төркеме балалары өчен бәйрәм иртәсе сценарие
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yaratabyz_sine_tukay.doc | 66.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Коркачык «Ласточка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Яратабыз сине, Тукай!
(рус төркемендә тәрбияләнүче
4-5 яшьлек балалар өчен Г.Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе )
Әзерләде:
I кв. категорияле тәрбияче
Хафизова Гөлүсә
Газиз кызы
Апрель - 2021
Максат: Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтү, балаларда аның күпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү
Бурычлар:
-тәрбия бурычы: Г. Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк, ихтирам хисләре тәрбияләү;
-үстерү бурычы: балаларның игътибарлыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтен үстерү;
-белем бирү бурычы: Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әдәби әсәрләрне тыңлый белүләренә ирешү.
Җиһазлау: Г. Тукай портреты, Г. Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе, китаплар күргәзмәсе, аудиоязмада “Туган тел” җыры, “Шүрәле” җыры, “Бала белән Күбәләк” җыры, “Бәйрәм бүген” җыры, татар бию көе, түбәтәй.
Бәйрәм барышы:
(Балалар “Бәйрәм бүген” җыры (Г.Тукай сүзләре, Җ. Фәйзи муз.) астында залга керәләр һәм тезелеп басалар)
Алып баручы 1: Исәнмесез, кадерле балалар!
Алып баручы 2: Здравствуйте, дорогие дети! Сегодня мы собрались все вместе, чтобы отметить день рождение великого татарского поэта Габдуллы Тукая, послушать его стихотворения, вспомнить его сказки.
Алып баручы 1: Балалар, урамда – яз! Көн шундый матур! Менә шундый матур язгы көндә без Тукай бәйрәменә җыелдык.
(4 бала шигырь сөйли)
1. Бьёт нынче радость через край
Мир полон красок разных.
Но от чего так? Знаю я:
Бәйрәм сегодня, праздник!
2. Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!
Тукай көне – безнең бәйрәм!
3. Туган якта язгы аваз
Чыр-чу килә кошлар иле.
Чыңлап тора тавышлары,
Тукай көне! Тукай көне!
4. Апрель аен бик яратам
Ямьле язда булганга.
Күңелемә якындыр ул
Тукай абый туганга!
(Балалар урындыкларга утыралар)
Алып баручы 2: Ребята, сейчас мы вам расскажем о жизни Габдуллы Тукая, а вы внимательно послушайте.
Габдулла Тукай родился в деревне Кушлавыч Арского района. Ему не было и пяти лет, как он остался без папы и мамы. До девяти лет Г.Тукай жил в деревне. С мальчиками ходил на речку купаться, ловить рыбу, помогал взрослым убирать сено.
Алып баручы 1: Потом маленького Тукая увозят в город Уральск, к родственникам. Здесь он поступает в школу, очень внимательно слушает учителей, старается и хорошо занимается.
Алып баручы 2: Став взрослым, Тукай пишет много стихов, сказок. В своих стихах он рассказывает о людях, о том, как они умеют трудиться, как умеют веселиться, пишет стихи о родном крае, о родном языке, о природе.
Алып баручы 1: К сожалению, слишком рано оборвалась жизнь Г.Тукая. Но в наших сердцах он будет жить вечно и мы с огромной благодарностью склоняем голову перед его светлой памятью.
( 2 бала шигырь сөйли)
- Тукай абый өйрәтте
Туган телне сөяргә,
Телебезне саклар өчен
Янарга һәм көяргә.
- Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җитәрбез шулай.
Балык милләт балалары
Ярата сине, Тукай!
(көй яңгырый. Шүрәле йөгереп керә)
Шүрәле: Сез кемнәр? Мин кая килеп электем? Нишләп монда җыелып утырасыз?
Алып баручы 1: Исәнме, Шүрәле! Бу – Коркачык “Ласточка” балалар бакчасы. Без бүген балалар белән Тукай бәйрәменә җыелдык.
Шүрәле: Әле сез, миннән башка гына, Тукай абыйның бәйрәмең уздырып ятасызмы? Шүрәледән башка Тукай бәйрәме була мени? Хәзер бөтенегезне кытыклап...
Алып баручы 2: Тукта әле, Шүрәле, кызма әле син! Әйдә, кал безнең бәйрәмебездә! Бергәләп уйнарбыз, җырларбыз, шигырьләр тыңларсың.
Шүрәле: Рөхсәт итсәгез, бик теләп калам. Мин уйнарга, җырларга, биергә бик яратам.
Алып баручы 1: Шүрәле, безнең София исемле матур кызыбыз сиңа бер шигырь сөйләп күрсәтмәкче була, тыңлап кара әле!
Мы с тобой давно знакомы,
Шүрәле – ты друг лесной.
И тебя мы не боимся
Ну скажи, ведь, ты не злой?
Шүрәле: Ай, рәхмәт, София, бердә усал түгел мин. Не злой я, не злой.
Алып баручы 2: Шүрәле, әйдә, бас уртага! Безнең балалар синен турында бер матур җыр беләләр. Җырлыйбызмы, балалар?
Балалар: Әйе, җырлыйбыз!
“Шүрәле” җыры
- Җен дә түгел, җил дә түгел
Күренеп йөри торган.
Шүрәлене саклап тора
Татарда кара урман.
Кушымта:
Шүрәле, Шүрәле!
Шүрәлене күр әле!
Үзе җырлый, үзе бии
Куллар чабып тор әле!
- Бер мөгез дә, бер койрык
Кети-кети уйный ул.
Кием-салым кими ул,
Балаларга тими ул.
Кушымта шул ук.
Шүрәле: Ай, рәхмәт, балалар! Бик матур җырладыгыз.
Алып баручы 1: Шүрәле, син хәзер утырып тор, ә балалар сиңа Тукай абыйларының матур шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.
(“Кызыклы шәкерт”, “Бала белән Күбәләк”, “Гали белән Кәҗә” шигырьләрен сәхнәләштерү)
- Кызыклы шәкерт
Малай:
Әйдәле, Акбай! Өйрән син,
Арт аягың белән тор;
Аума, аума! Туп-туры тор,
Төз утыр, яхшы утыр!
Акбай:
Ник газаплыйсың болай син,
Мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр,
Я, өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
Минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым,
Шунда ауныйсым килә!
Малай:
Ах, юләр маэмай!
Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар -
Эш белү уңайсыз ул!
- Бала белән Күбәләк
Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Күбәләк:
Мин торам кырлырда,
Болында, урманда,
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Бала:
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомерем мин кыска:
Бары бер көн генә, -
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
- Гали и Коза
С козою дружит наш Гали
Коза кивает издали
И бородой ему трясёт,
Когда Гали траву несёт.
Шүрәле: Рәхмәт сезгә, балалар! Тукай абыйның шигырьләрен бик матур сөйләдегез. Ә миңа урманга кайтырга вакыт инде. Анда мине дусларым көтә. Сау булыгыз, балалар!
Балалар: Сау бул, Шүрәле!
(Шүрәле чыгып китә)
Алып баручы 2: Ребята, а наш праздник продолжается.
Детство Тукая прошло в деревне. Как и все мальчишки, он очень любил играть в татарские народные игры. А особенно любил игру “Түбәтәй”. Предагаю и вам сыграть в эту игру.
“Түбәтәй” уены
Балалар түгәрәктә басып торалар, җырлый-җырлый түбәтәйне кулдан-кулга бирәләр. Җыр беткәч, түбәтәй кемдә кала, шул балага җәза бирелә.
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ерактан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән
Шаккаттырыйм дигәнсең.
Түп-түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Җәзалар:
1) Әтәч булып кычкырырга
2) Татарча бишкә кадәр санарга
3) Татарча бию көенә биергә
Алып баручы 1: Молодцы, балалар! Бик матур уйнадыгыз. Ребята а вы любите загадки?
Балалар: Да!
Алып баручы 1: Сейчас мы вам будем загадывать загадки, а вы внимательно слушайте, а отгадку найдёте из сказок Г.Тукая.
Бородатый и рогатый
Заберется в огород,
Съест капусту и томаты,
И горошек и укроп.
(Коза. “Гали и Коза”)
Алып баручы 2:
Я хозяину служу,
Дом хозяйский сторожу.
Я рычу и громко лаю,
И чужих я прогоняю.
(Собака. “Забавный ученик”)
Алып баручы 1:
Есть у нас такой обычай –
Ходим стаей за добычей.
Прячемся у темной елки,
Кто мы – лисы или волки?
(Волк. “Сказка про козу и барана”)
Алып баручы 2:
Шевелились у цветка
Все четыре лепестка.
Я сорвать его хотел,
Он вспорхнул и улетел.
(Бабочка. “Ребёнок и бабочка”)
Алып баручы 1: Молодцы! Оказывается вы очень хорошо знаете стихи и сказки Г.Тукая. и вот про это нам сейчас своё стихотворение расскажет Риас.
Кирәк икән җырлыйбыз,
Кирәк икән сөйлибез.
Тукай абый шигырьләрен
Бик яратып укыйбыз.
Алып баручы 2: Ребята, у Г.Тукая есть очень красивое стихотворение, которое называется «Туган тел» - «Родной язык», где он восхваляет величие родного языка. Наши дети Артур, Ранель, Алиса и Мусса тоже выучили это красивое стихотворение и на татарском и на русском языке. Сейчас послушаем их.
- О, язык, родной, певучий,
О, родительская речь!
Что еще на свете знал я,
Что сумел я уберечь!
- Колыбель мою качая,
Тихо, тихо пела мать.
Подрастая, сказки бабушки
Я начал понимать.
- О, язык мой, мы навечно
Неразлучные друзья.
С детства стала мне понятна
Радость и печаль твоя!
- И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
Алып баручы 1: Ребята! Сегодня у нас получился настоящий праздник стихов. Вы все очень старались, читали стихи на татарском и русском языках, отгадывали загадки, играли. Спасибо Вам! Вы еще не раз встретитесь с произведениями Г. Тукая и в детском саду, и в школе. И мы верим, что чтение произведений Тукая доставит вам много приятных минут.
Алып баручы 2: А в заключении нашего праздника давайте все вместе споем песню “Туган тел”. А перед песней нам свой стих расскажет Солтан.
Татар телен, туган телемне мин
Яратырга синнән өйрәндем.
“Туган тел”не нәни чагымнан ук
Матур көйгә салып көйләдем.
Җыр “Туган тел”
Алып баручы 1: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт. Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».
Интеллектуальная игра для проведения с педагогамипо творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая»....
«Без Тукай абый иҗатын яратабыз”
«Без Тукай абый иҗатын яратабыз” ( Воспитатель по обучениюродному языку МБДОУ«Детский сад №6 «Колосок» Хафизова Гульус...
«Без Тукай абый иҗатын яратабыз”
«Без Тукай абый иҗатын яратабыз” ( ...
МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"
В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...
"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"
Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....
"Еллар түгел, гасырлар да үтәр, Оныта алмас сине, Тукай, сөйгән халкың."
Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган кичәдә чыгыш. Презентация ►https://cloud.mail.ru/public/6sQC/HADaFBT1i...
Проект: "Тукай әкиятләрен яратабыз "
Проектның темасы: “Тукай әкиятләрен яратабыз” (уртанчылар төркеме балалары өчен) Мин, Һадиева Миләүшә Әзһәр ...