Гаилә бәйрәме-2020
творческая работа учащихся (старшая группа)

Яруллина Фирдавес Нажиповна

Гаилә бәйрәме-2020

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme-2020_el.docx20.3 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү  муниципаль бюджет  учреждениесе

                                                       Расланды:

                                                                              “Олы Кавал “Чишмэкей”

                                                                                                            балалар бакчасы  МББМБУ     мөдире

                                        ___________Г.Г.Гимадиева

                                                                                                   Приказ №____ от  “______” 2020ел

Гаилә бәхете- балаларда

Залга  Факиһә һәм Хабибрахман керә ( “Беренче театр”дан өзек куялар).

Икесе бергә. Исәнмесез, без соңга калмадыкмы?

Фирдәвес.Исәнмесез, утырыгыз,әти- әниләр, җыйналышып беттекме, бәйрәмебезне башлыйбызмы?(шулвакыт  яшь гаилә керә)

Яшь әни. Славо богу җитештек.А ты переживал, все не хотел.

Яшь ир.Че, че,Мин не переживал.Просто мин татарча плохо знаю.

Яшь әни. Да, икебез дә на половину татарча , на половину урысча сөйләшеп, татар телен бөтенләй оныта яздык. Ә шулай дә туган тел йөрәккә бик якын. Менә бәләкәчбезне кечкенәдән үк татар теленә өйрәнеп үссен  дип йөрү.

Яшь әти. Әйе,әйе. Сезнең бәйрәмдә катнашырга мөмкинме?

Фирдәвес.Рәхим итегез, сезнең килүне генә көткән идек,рәхим итегез, түрдән узыгыз.Шулай итеп,бәйрәмебезне башлыйбыз. Исәнмесез әти-әниләр килгән кунаклар.

Гөлүсә.Гаилә-ул томышның нигезе.Әти- әни аның тоткасы булса,балалар-гаиләнең көзгесе.Гаиләм нык булсын дисәң,бер-береңне хөрмәт итеп, аңлап яшәргә кирәк

Фирдәвес.Гаилә- ул җылы учак.Гаилә никадәр нык булса,аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Гөлүсә.Гаилә –ул бик олы сүз. Әти-әни, әби- бабай гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар һәрвакыт гаиләне турында уйлап, борчылып яшиләр.

Тату гаиләдә һәр кеше бер- берсен ихтирам итә, кайгырта. Шуңа күрә андый гаиләдә  яшәве дә күңелле.

Фирдәвес Гаиләнең ныклыгы әтиләрнең гаиләдәге абруеннан тора.  Әтиләр алар-гаиләнең, туган җирнең,туган илнең иминлеге сагында торучылар.

Ә хәзер каршы алыгыз , Ватанны саклаучылар- әтиләребез хөрмәтенә балаларның бәйрәм колавын тәкъдим итәбез.

Балалар башкаруында солдатлар биюе

Данир.

Һәрвакыт та иңнәремдә,

Тоям  әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым.

Илмир. Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрылыклы булырбыз.

Ясминә. Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз!

Рузилә.Туган илем- таңнар иле

Гөлләргә тиңлим аны

Алсуланып

Ата аның һәр таңы

Раян.Туган илне көчле итик,

Илебез бөркет булсын.

Кояш чыксын,  нурлар сипсен,

Күгебез көлеп торсын

Ралинә.Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәбез көрәшче булып,

Үсәбез батыр булып.

Әлфинә.Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге-ир,дигән

Исемне яклар өчен.

Азамат.Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр

Элина.Нам лет еще немного,

Но все мы молодцы

Но мы шагаем в ногу

Как в армии бойцы

Айгөл.Шаулый урман, гөрли болын,

 Яфрак яра тал-тирәк.

Яшел бакча төзү өчен.

Безгә тынычлык кирәк

Тормыш, җирне яңарту-

Безнең беренче теләк.

Зур заводлар салу өчен

Безгә тынычлык кирәк

 Рифат.Сабый бала йоклый бишектә,

Уяна ул тавыш ишетсә

Татлы булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы,

Сакта тора батыр егетләр,

Бар да алар лачын кебекләр.

Алисә.Минем бабам –капитан

Сугышта булып кайткан

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

Безнең илдә һәр бала

Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип.

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан.

(Бәйрәм открыткаларын тапшыралар,)

Фирдәвес.Әни,әнием. Күпме наз, җылылык бу сүздә.Тиздән, бик тиздәр 8 март- әниләр бәйрәме җитәчәк. Балалар  әниләрен, дәүәниләрен бәйрәм  белән котларга диеп  күптән әзерләнеп куйдылар  инде.

Җыр “Рәхмәт әнием”(хор) Бәйрәм открыткаларын тапшыралар, кереп китәләр)

 ФирдәвесБалаларның котлаулары искиткеч булды, шулай бит әти-ниләребез. Ә хәзер , Сез дә,үзегезнең Һөнәрләрегезне күрсәтегез  әле. Балаларыгыз  сезнең белән  горурланырлык булсын.Сез ризамы? Алай  булгач уеннарыбызы башлыйбыз

  1. Бәйге. Иң көчле әти-әни.(Кул көрәше буенча  әтиләр һәм әниләр арасыннан җиңүчеләр билгеләнә.
  2. Бәйге “Иң назлы әти-әни (Әти-әни  бергәләшеп бала киендерәләр, көйләп бала йоклаталар)

 Концерт номеры

  1. Бию.Татар егетләре биюе
  2. Кызлар  чегән биюе.

  1. Бәйге. “Иң уңган әти-әни”( Әтиләр аерым, әниләр аерым бәрәнге әрчү буенча ярышалар, җиңүчеләр билгеләнә)
  2. Бәйге. “Иң җитез әти-әни”( Әтиләр һәм әниләр үз-ара Җөрепне тактага борып кертү буенча ярыш оештыралар,җиңүчеләр билгеләнә)

       5.Бәйге. “Ягымлы әти –әни”(Әти-әни бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтешәләр)

      6. Бәйге. “Иң оста әти-әни”

Тәмамлау .Төзелешеп басалар (Җыр)

Фирдәвес Җирдә безгә ни кирәк?

Балалар Әти- дә әни кирәк.

Фирдәвес Җирдә безгә ни кирәк?

Балалар Без яшәгән өй кирәк

Фирдәвес Җирдә безгә ни кирәк?

Балалар Туган-үскән җир кирәк

Фирдәвес Җирдә безгә ни кирәк?

 Балалар Мәңге имин Җир кирәк.

Гөлүсә. Хөрмәтле әти-әниләр  гаилә бәйрәме ахырына якынлашты.Гаиләләребез нык,тормышыбыз имин булсын дигән теләктә  калабыз.

Фирдәвес.  Нинди олы бәхет!Җыелышып

Уйнау,көлү,бию гел бергә.

Насыйп булсын иде, сөенешеп,

Шатланышып яшәү гомергә.

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....