"Әнием- кадерлем!"
материал (старшая группа)
Предварительный просмотр:
«Әнием - кадерлем».
Балалар залга кереп утыралар.
«Чәчәкләр бию» е башкарыла.
Бию бетүгә барлык балаларда ярымтүгәрәккә басалар.
А.б. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз- әниләр, дәүәниләр, бакчаның барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызныда бәйрәм бн котлыйбыз.
Кадерле хатын-кызларыбыз!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез гел шат булсын,
Елның һәрбер көне Сезгә
Бәйрәмнәр кебек булсын!-дигән теләк бн без, балаларыгыз бүгенге чыгышыбызны сезгә бүләк итәрбез. Ә хәзер балаларыгыз үзләренең матур шигырьләрен сөйләп үтәрләр.
Ильвина: Минем әниемне беләсезме?
Исеме аның Лилия.
Урамнардан узган чакта
Гөлләрдә аңа баш ия.
Җылы биреп һәммәбезгә
Өйгә якты нур өреп
Нинди рәхәт! Янәшәмдә
Әнием торгач көлеп.
Ильяс: Минем әнием Ләйсән
Көндә бәлеш пешерә.
Исемнәре дә үзенә
Бик тә килешеп тора.
Бәлеш уңган , күрәсең,
Өйгә тәмле ис тулган.
Бәлеш ашарга диеп,
Әти, дәүәни, дәүәти
Өстәл янына килгән.
Зәмилә: Минем әни –Люция
Бар эшне дә ул сөя.
«Кызым, сиңа зур булып
Үсәргә кирәк» -дия
С. Әмир: Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы
Нинди бәхет-
Һәр баланың үз әнисе булуы.
Назлыгөл: Иртән чыклы үләннәргә
Кояш нурларын сибә.
Кояштан да иркәлерәк
Әниебез Алия.
Уята безне йокыдан
Тәмле сүзләре бн
Үрнәк тәрбия бирәләр
Алар әтием бн.
Илнур: Әнием Алия!
Яратам сине,
Бәхетле була күр
Әтием бн бергә
Безгә җылы оя үр.
Алинә: Минем әнием Альбина,
Йөзләреннән чәчә нур.
Бик матурдыр күзләре,
Балкып тора үзләре.
Йөрәгендә кояшның
Яктысы, нурлары.
Ул булмаса ямьләнә,
Яәшәрә җир шары.
Нариман: Минем әнием бик сөйкемле,
Исемнәре Илсөя.
Бик тәртипле булып китсәм,
«Молодец» диеп сөя.
Аяз: Әнием Рузилә кочагында
Китәм мин эреп кенә.
Яшәрмен әле үскәч тә
Кадерен белеп кенә.
Мәдинә: Шалты дигән авылда
Илнара дигән кыз туган.
Өбрә авылына килгәч,
Ул безнең әни булган.
Дөньяда иң җылы әни
Безнең әни беләбез,
Шуңа күрә энем бн
Куенына керәбез.
Кәрим: Әнием Ләйсәннең күзләре
Йолдызлардан яктырак.
Аның ягымлы сүзләре
Бар нәрсәдән татлырак.
Иртәләрен иркәләп
Уята ул гел мине.
Әниемнең нурлы йөзе
Күктәге ай шикелле.
Самат: Өлгер, җитез әнием Лира,
Бар эшкә дә җитешә.
Юа, җыя, бәби карый
Кичкә бәлеш тә пешә.
Динә: Минем әнием Филсинә
Тәмле конфет, прәннекләр
Алып кайта кибеттән
Рәхмәт әйтеп, куанып
Үбеп алам битеннән.
Г. Әмир: Әнием Гөлия!
Син минем өчен
Иң якын кешем!
Син минем өчен
Иң якты кояшым!
Булат: Кемнең әнисе иң әйбәт?
Минем әнием Алия.
Өйрәтә мине әнием
Һәрчак матур гадәткә.
А.б. Кадерле әниләребез, менә сезгә балаларыгыз нинди матур шигырьләр сөйләделәр.
Кадерле әниләребез!
Без сезне бик яратабыз.
Бәйрәм бн котлап сезгә
Бер матур җыр бүләк итәбез.
Җыр: «Әйлән-бәйлән»( А. Минһаҗев сүз., Ә.Һадиева көе).
Җитәкләшеп әйләнәбез
Малайлар да, кызлар да.
Рәхәт икән бергәләшеп
Әйлән-бәйлән уйнарга.
Кушымта.
Әйлән-бәйлән,
Әйдә бергә уйныйбыз,
Әйлән-бәйлән,
Әйдә бергә җырлыйбыз.
Җитәкләшеп әйләнәбез,
Кулларыбыз кулларда.
Осталар без биюгә дә,
Осталар без җырга да.
Һәркемгә дә урын җитә,
Олы булсын түгәрәк.
Әйдә син дә бир кулыңны,
Әйләнәбез бергәләп.
А.б. Яхшы балалар.(Балалар биюгә әзерләнгәндә әниләр бн уен).
Уен: «Үз балаңны таны».
А.б. Бик яхшы, әниләр. Менә ничек ярата икән сезне әниләрегез, балалар. Ә хәзер балаларыгыздан «Заманча бию» бн « Кызыл калфак бию»ләрен бүләк итеп алыгыз.
А.б. Афәрин, балалар! Кадерле балалар! Безнең барыбыз өчен дә иң кадерле кеше- әниебез. Ә әниебезнең әнисе кем була? Әйе, ул дәүәни, әби була. Без әбиләребезне дә бик яратабыз, кайгыртабыз.
Әйдәгез, аларны да бәйрәм бн котлыйк.(Динә, кечкенәләр биюгә әзерләнә торалар).
Кәрим: Дәүәни караган мине
Әнием эштә чакта.
Ашаткан ул, сөт эчергән,
Бергә уйнаган хәтта.
Ильяс: Мин дәүәниемне яратам
Ул да мине ярата.
Якты йөзе, йомшак сүзе бн
Мине үзенә карата.
дәүәнием шундый җылы,
Иркәләнәсем килә,
Яннарында песи кебек
Сырпаланасым килә.
Алинә: Әбием күзлек кия,
Чәчләренә ак кунган.
Бер көн дә соңга калмый,
Иртүк тора йокыдан.
Әбекәй, алтыным,
Минем иң якыным.
Яратам, яратам мин аны.
Җыр: « Әбием, әбекәем»(Р. Бакиров сүз., Р. Сәрвәров көе).
Балам, дия-дия безне
Кадерләп үстерәсең,
Әй, матур син, әбекәем,
Күзләр тия күрмәсен!
Кушымта.
Әй, әбием, әбекәем,
Кояш кебек күңелең,
Сәламәтлек бирсен Ходай,
Озын булсын гомерең.
Өебезнең нуры бит син,
Рәхмәт яусын үзеңә.
Бәхетлебез, әбекәем,
Син булган өчен генә.
А.б. Ә хәзер кечкенәләр башкаруында «Татар бию»ен һәм Динә башкаруында «Бал корты»биюен карагыз.(зур малайлар яулыклар биюенә әзерләнә торалар).
Татар биюе. Бал корты биюе.
А.Б. Яхшы балалар. Әйдәгез, хәзер тыңлап китик әле. Алар әниләренә, әбиләренә ничек булышалар икән?
«Без яулыклар юабыз» С.Сабиров сүз. Һәм көе.(Зәмилә бн Ильвина «Бала бн Күбәләк» җырына әзерләнәләр).
«Бала бн Күбәләк» Г. Тукай сүз., З. Хәбибуллин көе.
Күңелле көй астында залга «Шамакай»(клоун) керә.
Шамакай: Исәнмесез балалар, иң яхшы сез дөньяда!!!
Хәерле көн әтиләр, кирәкми-кирәкми эшләпәләрегезне салып тормагыз.
Исәнмесез әниләр- иң кадерле кунаклар!!!
Исәнмесез әбиләр, дәүәниләр!!! Аерым игътибар әбиләребезгә-әйдәгез әле, кул чабыйк без аларга!!!
Ә, сез монда нәрсәгә җыелдыгыз соң әле ә-ә-ә...?
А. б. Исәнме, Шамакай. Без бүген әниләребезне, әбиләребезне, кызларыбызны 8 Март бәйрәме бн котларга җыелдык.
Шамакай: Ә-әә! Һай!!! Мин дә аларны котларга телим!!! (зал буйлап йөгерә-йөгерә, барысының да кулын кыса башлый).
Шамакай: Уф, мин бит болай сезне барыгызны да кичкә кадәр котлаячакмын…
А.б. Ә син Шамакай, әйдә, шигырь сөйләп котла.
Шамакай: Ярар, тыңлагыз!!!
Котлыйм Сезне әниләр,
Көләч йөзле әбиләр,
Эштә уңган апалар,
Сезне дә котлыйм нәни кызлар!
Булдырдым бит, ә. Ошадыма?
А.б. Бик яхшы булды. Рәхмәт сиңа Шамакай.
Шамакай: Бәлки, бүген бүләкләр дә бүләк итәргә кирәктер ә?! Нәрсә уйлап чыгарырга икән? Әһә, таптым, аңладым!!! Минем бит каядыр кечкенә генә сумкам бар иде… Нәрсә генә юк иде аның эчендә!? Балалар, сез аны күрмәдегезме? Кая куйдым икән мин аны? (эзли торгач, зур гына сумка табып чыгара. Эченнән актара-актара бию өчен –«Чегән», «Башкорт», «Рус» халык биюе өчен киемнәр чыгара, Шамакай аптырап кала).
А.б. Бир син аларны Шамакай, әниләребезгә- алар безгә бию бүләк итәрләр.
Әниләр биюләр башкаралар.
Шамакай: Рәхмәт сезгә, әниләр. Шундый матур биедегез, әйтерсең лә чын артистлар! Бик күңелле булып китте.
А.б. Шамакай, син сумкаңны бик кечкенә дигән идең, ул бик зур күренә, аның эчендә тагын нәрсәләр бар соң?
Шамакай: Карыйм әле,(актара башлый һәм бер шар тартып чыгара). Менә нинди матур шарлар, алар бик күп әле. (уйланып тора). Әһә, таптым. Бу шарлар бн безнең кечкенә дусларыбыз биеп китәрләр. Мин дә биим сезнең бн.
Шарлар бн бию.( Динә, Зәмилә, Мәдинә, Назлыгөл, Алинә, Илвина, Әмирләр, Самат,Кәрим, Нариман, Илнур,Ильяс).
Шамакай: Рәхмәт, балалар! Сез бик тырыш балалар икәнсез. Балалар, ә минем сумкамда тагын нәрсәдер бар. Карагыз әле, нәрсә бу? (балалар ясаган бүләкләр).Ә бу бүләкләр минем сумкага ничек килеп эләккән соң? Кызык бу. Сез белмисезме, әниләр, ә сез балалар,апалар?
А.б. Әйдә, Шамакай бу сер булып калсын. Балаларыннан әниләренә сюрприз бүләкләр булсын.(балалар тезелеп басалар). Шамакай, әйдә, без аларны балаларның үзләренә өләшеп чыгыйк. Балалар бер матур җыр җырлаганнан соң, үз әниләренә бүләк итәрләр.
Җыр «Рәхмәт, әнием»(А.Минһаҗев сүз., Ә.Һадиева көе).
Битемнән үбеп,
Сабыем, диеп
Уята мине
Әнием сөеп.
Кушымта.
Әйдәле, бергә
Шатлыклар телик!
Иң әйбәт әни-
Минем әни бит.
Әни булганда
Өйләр ямьлерәк,
Күлмәкләр матур,
Ашлар тәмлерәк.
Кушымта.
Әни булганда
Яшәве рәхәт.
Рәхмәт, әнием,
Сиңа зур рәхмәт.
Шамакай: Рәхмәт балалар! Бик матур җырладыгыз. Ә сезгә кадерле кунакларыбыз, бәйрәм ошадыма?
Ә минем теләгем шундый:
Тизрәк зур булып үсегез,
Дуслар булып тату яшәгез.
Әниләрне яратыгыз,
Әбиләрегезне хөрмәт итегез.
Әтиләрегезне тыңлагыз-
Ә мине онытмагыз!!! (саубуллашып чыгып китә).
А.б. Әни дибез, ана дибез,
Белегез әни кадерен,
Бала өчен әни кеше
Өзеп бирә үзәген.
Хөрмәтле әниләребез, шушының бн безнең бәйрәмебез тәмам. Килүегез өчен бик зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Әнием-кадерлем"!
Әниләр көненә багышланган кичә....
“Әнием -кадерлем”
Сценарий на 8 марта для воспитателей...
Әнием - кадерлем
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль конспекты...
Әнием кадерлем
Әниләр бәйрәменә багышланган сценарий конспекты (кечкенәләр төркеме)...
әнием кадерлем.
Әниләр бәйрәменә сценарий....
"Әнием кадерлем" сценарий
Сценарий посвящённый празднику 8 март...
Сценарий праздника "Әнием- кадерлем"
Сценарий праздника "Әнием- кадерлем"...