Әнием - кадерлем
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Тема: Әнием - кадерлем
Максат: балаларны гаиләләре турында күзаллауларын киңәйтү, әниләргә карата хөрмәт һәм ярату хисләрен арттыру; сүзлек запасын баету, фикерләвен, хәтерен үстерү, дөрес итеп тын алу һәм җырлау күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү; уеннарда катнашу теләге уяту;
балаларда эстетик зәвык тәрбияләү, туганлык, хөрмәт, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.
Эшчәнлек барышы
Әйдәгез, балалар, бер-беребезне сәламләп алыйк әле:
Уятыйм әле, кояшны
Көннәрем якты булсын!
Уятыыйм әле, әнине
Көннәрем җылы булсын!
Уятыйм әле, кошларны
Көннәрем җырлы булсын!
Уятыйм әле, дусларны
Көннәрем ямьле булсын!
- Балалар, безгә бүген нәрсә турында сөйләшәчәгебезне чәчәкләр әйтерләр. Карагыз әле, нинди матур төнбоек чәчәкләре. Төнбоеклар кайда үсә ул, балалар? (суда).
- Төнбоееклар әлегә ябылган. Алар ачылсын өчен аларны алып әкрен генә суга салырга кирәк. Әйдәгез әле, суга салып карыйк әле.
- Ә хәзер чәчәкләргә әкрен генә өрегез.
- Чәчәкләр белән ни булды? (ачылдылар, эченнән әниләрнең фотосурәтләре чыкты).
- Димәк без бүген кемнәр турында сөйләшәбез инде? (әниләр турында).
- Карагыз әле, балалар, чәчәкләр нәкъ әниләр кебек.
- Әйдәгез әле, балалар, фотосурәтләргә карап әниләрегез турында сөйләгез әле.
- Минем әниемнең исеме – Әнисә. Әни сүзенә охшаган. Аның күзләре яшел, чәчләре агарган инде. Аның куллары шундый йомшак. Ул бик тәмле бәлешләр пешерә. Ә синең әниең нинди Зәлинә? (балалар сөйләве).
- Булдырдыгыз, балалар, безнең күптән түгел генә Әниләр бәйрәме булып үтте. Сез әниләрегезне нинди матур сүзләр әйтеп котладыгыз? (әнием, матурым, алтыным, күз нурым, былбылым, кояшым, җиләгем һ.б.)
- Без сезнең белән әниләр турында мәкальләр дә беләбез әле. Искә төшерик әле.
Әти – шикәр, әни – бал.
Дөньяда иң йомшак куллар – әни куллары.
Әнкәм йорты- алтын бишек.
Яктылык – кояш янында, яхшылык – әни янында.
Өйнең яме әни белән.
Әти –әнисен тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган.
“Миңлебай” уенын уйнау.
- Уенның кагыйдәсен кем аңлатып бирә? (түгәрәк ясап басабыз. Уртадагы кеше бер хәрәкәт күрсәтә. Аннары без кабатлыйбыз).
- Балалар, безнең әниләр төрле-төрле эшләр эшлиләр. Менә әниләр эшли торган эшләрне хәрәкәтләрдә күрсәтеп карагыз әле.
Уен барышы.
- Балалар, сез әниләр турында нинди әкиятләр беләсез? (“Су анасы”, “Куян кызы”, “Алтын бөртекләр” һ.б.)
- Мин сезгә “Өч кыз” әкиятенән курчаклар тегеп алып килдем һәм сезгә бу әкиятне сәхнәләштерергә тәкдим итәм. Сез ризамы?
Әкиятне сәхнәләштерү.
- Әкият безне нәрсәгә өйрәтә?
- Сез тагын кайсы әкиятне сәхнәләштерер идегез?
- Молодцы, балалар, булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә. Ә хәзер саубуллашыйк һәм төркемебезгә кайтыйк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Әнием-кадерлем"!
Әниләр көненә багышланган кичә....
“Әнием -кадерлем”
Сценарий на 8 марта для воспитателей...
Әнием кадерлем
Әниләр бәйрәменә багышланган сценарий конспекты (кечкенәләр төркеме)...
"Әнием- кадерлем!"
Конспект сценария...
әнием кадерлем.
Әниләр бәйрәменә сценарий....
"Әнием кадерлем" сценарий
Сценарий посвящённый празднику 8 март...
Сценарий праздника "Әнием- кадерлем"
Сценарий праздника "Әнием- кадерлем"...