"Без - Тукай шәкертләре"
материал (старшая группа)

Алсу Салимовна Бакирова

Мәктәпләрдә һем балалар бакчаларында күренекле язучылар, композиторлар, рәссамнар иҗатына һәм тормыш юлына багышланган иртәләр еш үткәрелеп тора. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү инде традициягә әйләнде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_-_tukay_shkertlre.docx21.34 КБ

Предварительный просмотр:

                      Без - Тукай шәкертләре.

Мәктәпләрдә һем балалар бакчаларында күренекле язучылар, композиторлар, рәссамнар иҗатына һәм тормыш юлына багышланган иртәләр еш үткәрелеп тора. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү инде традициягә әйләнде.

Иртәгә әзерлек шактый алдан башлана. Иң элек балалар аның тормыш юлы, ятим бала чагы белән танышалар. Аннан соң алар күңелен шигърият били. Шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен ятлыйлар һәм аның сүзләренә язылган җырларны өйрәнәләр.

 Менә нәниләр инде ничә буын балаларын үзенә тарткан могҗиза – әкият дөньясында. Ләкин алар әкиятләр тыңлап кына калмыйлар, үзләре дә, әкият геройларын сүрәтләп, төрле рәсемнәр ясыйлар. Пластилин, балчык, агач тамыры, мүк, кош каурыйлары кулланып, Тукай әкиятләрендәге геройларны иҗат итәләр. Ул әсәрләрне, үз күңелләре аша үткәреп, әкият дөньясы төзиләр. Шуңа күрә дә балалар иҗатыңда күбрәк зәңгәр күлдәге Су анасы яки урман пәрие Шүрәле  тасвирлана.

Әдәби-музыкаль иртә буласы зал бәйрәмчә бизәлә. Тукай портреты янында кечкенә өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куела.

      “Әкият геройлары бездә кунакта” дип исемләнгән иҗат күргәзмәсенә балалар ясаган рәсемнәр һәм башка төрле әйберләр урнаштырыла. Магнитофон язмасында З. Яруллинның “Тукай маршы”яңгырый. Бәйрәмчә киенгән балалар залга  үтәләр.

        Алып баручы. Исәнмесез кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль  иртәне башлыйбыз.

                   1нче бала:

Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә – якны ямьгә күмеп,

Шаулап, гөрләп,

Яз килә.

        Алып баручы. Язның иң матур бер көнедә. Карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Г. Тукай туган.

                   2 нче бала.

Бик еракта балкып яткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга,

Әй, шагыйрьләр солтаны,

(М. Ногман.”Тынмый моңлы сазың”.)

                   3 нче бала.

Шагыйрьләр солтаны булып

Тусаң да, Тукай, җиргә,

Җәбер, золым, кимсетүләр

Туры килгән күрергә.

                  4 нче бала.

Бәйрәмнәрен алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,

  • Халкын килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп.

“Бәйрәм бүген” дигән җыр (Җ. Фәйзи “ Г. Тукай сүзләре) башкарыла.

                 5 нче бала.

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар,

Шигъриятен һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Музыка уйнавын дәвам итә. Балалар Г. Тукай портреты янындагы кечкенә өстәлгә чәчәкләр куялар һәм урыннарына утыралар.

                 Алып баручы.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсен” Туган тел” еңне.

Залдагы барлык балалар һәм килгән кунаклар,” Туган тел” не җырлыйлар (татар халык көе).

      Ике бала: 3. Туфайлованың “ Тукай абый”, “дигән шигырен укый.

 Әле укый белмәсек тә .

“Туган тел”не җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге.

Иң гүзәл бер җыр, - дибез.

   Бергә: Итуган тел, и матур тел.

               

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәлеләр”-

Безнең дуслар барсы да.

 “Кырлай” дигән симфоник поэмадан ( Н. Җиһанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда -  урман  күренеше(анда ясалма чыршы, каен агачла куела). “Күбәләк” очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз “Күбәләк” не тотарга тели.

     Кыз. Нинди матур күбәләк!

“Бала белән күбәләк” җыры ( 3. Хәбибул. көе) башкарыла. “Күбәләк” очып  китә.

Җиләк җыям,как коям

Дәү әнигә бүләккә

Монда   җиләк күп икән,

Аю,бүре юк икән.

Ачы итеп кычкырган тавыш ишетелә.

        Алып баручы: Тукта,чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан бер көй ишетелә.Бии-бии Шүрәле керә.Кыз качарга тели.

             

        Шүрәле:Әй,сылу кыз,кил әле,син дә бераз бармакларыңны селкет.Килче,икәү уйныйк бераз кети-кети

.-Бер дә шикләнмә кызый син;

 Мин карак-угъры түгел.

Юлда кисмимен,

Шулай да мин бигүк түгъры түгел...

        Сылу кыз:Әйдә соң,уйныйк бераз кети-кети.(Ат туктаткан тавыш тпр-трр-тррр  Шүрәле кереп килгән Былтырны күреп артка чигенә качмакчы була.)

        Былтыр:Ах син,урман сарыгы, әле һаман кечкенә балаларны куркытып йөрисеңме?Бу юлы сиңа миннән котылу юк(Шүрәлене кулыннан эләктереп ала)

      Шүрәле:Бик авырта кулларым, дустым җибәр зинһар, җибәр.Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа ни бар?

      Былтыр:Атла-атла,күп сөйләнмә.

                    Бу юлы миннән сиңа

                     Котылу юк,бичара.

     Шүрәле:Былтыр,син кыю егет ашыкмыйча фикер йөрт.

                    Сүзләремне тыңлап бетер,зинһар,бераз сабыр ит.

                    Тукай кичәсенә диеп,баруым иде минем,

                    Сылу кызны күргәч туктап,әзрәк шаярган идем.

      Былтыр:Җитте инде,алдама.

     Шүрәле:Һич санама ялганга, зинһар,хәлемне аңла.

               Балалар чакырган иде,нәкъ унынчы яртыга.

                    Сүзләремә ышанмасаң, барып шулардан сора.

                                               Былтыр

Миннән булсын изгелек.                Син шушында утырып тор.

Ярый, тыңлыйм сүзеңне,                Моннан беркая китмә;

Әгәр ялганлаган булсаң,                Тыңламыйча китеп барсаң,

Биетермен үзеңне.                           Миннән яхшылык көтмә.

Шүрәле агач төбенә утыра. Былтыр балалар  янына килә.

Былтыр; Исәнмесез!

Балалар; Исәнмесез!

                         Былтыр.

Килдем сезне күрергә,

Хәлегезне белергә.

                     Алып баручы.

Әйдә, Былтыр, рәхим ит,

Син кадерле кунак бит.

Былтыр; Рәхмәт! Рәхмәт! Балалар, менә нәрсә.

Килгәндә сезнен янга,

Тап булдым бер хайванга.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Ялтырый ике күзе.

Җенме, өрәкме әллә?

Бигрәк килешсез гәүдә.

Үстергән сакал, мыек,

Таккан озын койрый.

Кәп-кәкредер борыны,

Төз түгел аяк-кулы.

Бармаклары төз төзен,

Тик килешсез бик озын,

Кычкыра шашып үзе.

“Былтыр кысты”- бар сүзе

Ул кем әле?

Балалар; Шүрәле.

Былтыр; Бик дөрес. Шүрәле сезнен янга кунакка килергә җыенып йөри иде.

                       Алып баручы.

Әйе шул, чакырган идек.

Никтер, көттерә озак.

Шүрәлене күргән дә юк,

Урман шәһәргә ерак.

                   Былтыр.

Алай икән. Ярый инде,

Шүрәлене табармын.

Кичәгә килерлек микән,

Тәртибенә карармын.

Былтыр Шүрәле янына килә.

                    Былтыр.

Утырасыңмы? Бик яхшы.

Менә бу ошый миңа.

Балалар янына ычкын,

Өч минут бирәм сиңа.

Былтыр чыгып китә. Шүрәле, бии-бии, балалар янына килә.

                 Шүрәле.

Исәнмесез, балалар,

Минем исемем –Шүрәле.

Тукай әкиятеннән мин,

Сез белмисездер әле?

              Балалар.

Беләбез инде, беләбез.

Сине күптән көтәбез.

              Шүрәле.

Рәхмәт инде, балалар.

Чакыргансыз кичәгә.

Мин үзем дә бик яратам

Бергәләп ял итәргә.

Балалар, “Карабай” га (башкорт халык көе) биеп, түгәрәккә басалар. Шүрәле уртада  кала.

               Балалар.

Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез, Шүрәле.

 Син нишлисен,ни кылансаң.

Шулай эшләрбез әле.

                Шүрәле.

Менә болай, менә болай.

Әйдә,эшләгез шулай.

Шүрәле бию хәрәкәте күрсәтә,ә балалар аны кабатлыйлар.Уен тагын дәвам итә. Шүрәле койрыгын болгап яки мөгезен борып күрсәтә.Балалар көлешәләр.

            Алып баручы: Рәхмәт сиңа, Шүрәле. Үзеңнең шаянлыгың, зирәклегең белән безнең күңелләрне күтәрдең. “Без, без” дигән уенны да уйнап алыйк инде. (Шүрәле уйнарга теләми, ялындыра). Балалар “Шүрәле” җырын (З.Гыйбадулла көе.З. Хөснияр сүзләре) башкаралар.

                     Без,без, без идек,

                     Без унике кыз идек.

                    Барыбызга бер шатлык.

                   Бер кызык уен таптык.

                   Кем тели уйнап карый,

                   Кагыйдәсе бик гади:

                   “Әйе- ыһы” димиләр.

                    Сөйләшмәскә, көлмәскә.

                     Авызыбызны яптык,

                     Әйтерсең  лә, су каптык.

            Шүрәле балаларны сөйләштереп карый, төрле  сораулар бирә. Көлдерергә тели. сикергәли, мәтәлчекләр атына.

                             

                              Шүрәле.

                     Кара инде болармы,

                     Чыкмый хәттә тыннары.

                     Сөйләшмиләр, көлмиләр,

                      “Әйе-ыһы” димиләр.

             Хәзер,  хәзер көлдерәм мин сезне. Көл инде, көл, көлле күмәч бирермен. Көл капчыгына салырмын.

             Көлгән балага “җәза” бирелә. Балалар Г. Тукайның үз шигырьләрен һәм башка шагыйрьләрнең аңа багышлап ижат иткән әсәрләрен яттан сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр.

             Таңсылу белән Айтуган йөгереп керә.

                     Ерак Кырлай ягыннан

                     Хәбәрчебез саескан:

                    “Шүрәлене саклагыз”,-дип

                       Телеграмма суккан.

                                 Айтуган

                        Чөнки  байтак урманнар

                        Шүрәлесез, ди хәзер.

                        Киек-җанвар аннан башка

                        Ямь табалмый нигәдер.

                                  Алып баручы

                       Борчылмагыз,дусларым,

                      Миннән сезгә киңәш шул.

                       Кичәбезнең түрендә

                       Бүген олы  кунак ул.

   Алып баручы:Балалар Г.Тукай татар халык уеннарын ярата торган булган.Шундыйларның берсе “Ачык авыз” дигән уен.Әйдәгез шуны уйнап алыйк.

       “Ачык авыз” уены уйнала.Парсыз калган балага җәза бирелә.

Шүрәле: Балалар ,сез матур итеп җырлыйсыз,шигырләр сөйлисез,биисез дә.Ә менә сез тапкырмы,җитезме?Инде шуны сынап карарга булдым.Бер табышмак тыңлагыз:

       Алан тулы түмгәк-түмгәк,

       Өсте кызыл түгәрәк,

       Җиргә тоташ сабагы,

       Ничек була җавабы?

Балалар:Гөмбә.

Шүрәле:Сез билгеле гөмбә җыярга яратасыз Ә гөмбәне кем  тиз җыя икән?(Шүрәле белән балалар “гәмбә”җыюда ярышалар).

Таңсылу:Кадерле дуслар,безгә китәргә кирәк.

Айтуган:Шүрәле дус,балалар белән хушлашыр вакыт җитте.

Шүрәле:Рәхмәт сезгә балалар.Мин бүген үземне бик бәхетле итеп сизәм,чөнки сез миңа күпме шатлык, куаныч , дуслык хисләре бүләк иттегез.Миннән бүләк кабул итегез.(Эченә төрле бүләкләр салынган зур “ гөмбә”не һәм табышмаклар язылган кәгазьдән эшләнгән”каен ботагы”н алып баручыга бирә).

Шүрәле:Сау булыгыз, җәй көне урманга гөмбә җыярга килегез. Айтуган, Таңсылу, Шүрәле китәләр.

Алып баручы: Шаян да инде бу Шүрәле. Карагыз инде, балалар, гөмбә белән каен ботагы бүләк итте. “Энә дә бүләк”, -диләр бит, рәхмәт инде... Тукта, тукта болар гади бүләкләр генә түгел, монда ниндидер сер бар кебек. Карыйк әле. (Каен ботагын сүтә башлый.)

Чынлап та, балалар, әлеге каян ботагы чыннан да серле булып чыкты. Каен тузына табышмаклар язылган икән бит. Табышмакның җавабын табып, кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә кирәк. Дөрес җавап биргән баланы бүләк көтә диелгән...  Бүләге кайда икән соң аның сез белмисезме?

Балалар: Гөмбәдә.

Алып баручы (гөмбәнең эшләпәсен ача): Я, балалар кайсыгыз табышмакларны чишеп, бүләк алырга тели? Кайсыгыз Тукай әсәрләрен яхшы белүен күрсәтә ала? Игътибар белән тыңлагыз.Мин хәзер табышмаклар әйтәм:

                1.Нәкъ кеше кебек үзе,

                   Бар мангаенда мөгезе.

                  “Былтыр кысты”,-дип акыра,

                    Туганнарын  чакыра,

                   Ул кем әле? ...  Шүрәле. (“Шүрәле әкияте”)

                 2.Туннарга киендерә,

                   Җылыта,сөендерә,

                   Тоягы була арык,

                  Исеме аның ...Сарык.   (“Кәҗә белән Сарык “ әкияте)

                3. Кешенең якын дусты,

                    Йортның тугры сакчысы.

                    Аннан гел игелек көт.

                    Ә исеме ничек?... Эт. (“Кызыклы шәкерт”.)

                        4.Кулы юк, балчык ташый.

                           Балтасы юк, өй ясый..(“Карлыгач”.)

                       5.Аның ике иҗеге

                          Безгә көн дә сөт бара.

                          Өченчесен үләннән

                          Кояш алып бетерә.(“Бала белән сыерчык”.)

 .                     6.Җәен соры, кышын ак,

                       Аңа шулай яхшырак. (“Бичара куян”.)

                   7.Чуар,йомшак күлмәге,

                     Тотсаң уңа бизәге.

                     Тоттырмый,китә очып,

                     Я кала җирдә посып.(“Бала белән күбәләк”.)

           Алып баручы: (балаларга бүләкләр өләшә.)Рәхмәт сезгә, балалар,Г.Тукайның  әсәрләрен яхшы беләсез икән. Димәк,сез шагырь  абыегызның яңа шәкертләре, Аның шигырьләрен,әкиятләрен укып,яраткан җырларын җырлап,тормыш сабагы аласыз. Сез – яшь тукайчылар. Изге туган телебезгә,газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез

               

                     

                     

                       

             

 

                                       

 

     

                 

 

 

     

     

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

Без - Тукай шәкертләре

Күренекле  татар язучысы Габдулла Тукай  иҗатына  багышланган  "Без - Тукай  шәкертләре" дип аталган   музыкаль кичә  эшкәртмәсе. Тукай иҗаты  геройлары:кәҗә бе...

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...