Без - Тукай шәкертләре
методическая разработка (старшая группа) по теме
Күренекле татар язучысы Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Без - Тукай шәкертләре" дип аталган музыкаль кичә эшкәртмәсе. Тукай иҗаты геройлары:кәҗә белән сарык, шүрәле, убырлы карчык һәм башка әкият геройлары катнашында җырлы-биюле тамаша.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tukay.doc | 67.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Без - Тукай шәкертләре.
БӘЙРӘМ буласы зал бәйрәмчә бизәлә. Стенага Тукай портреты эленә, аның янына кечкенә өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куела. Стенага Г. Тукай әсәрләреннән иллюстрацияләр эленгән.
Магнитофон язмасында “Туган тел” көе яңгырый. Балалар залга керәләр.
Алып баручы. Исәнмесез кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар! Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г.Тукайга багышланган әдәби - музыкаль иртәне башлыйбыз.
1нче бала.
Йөрәкләрне дәртләндереп,
Тирә якны ямьгә күмеп,
Шаулап, гөрләп, яз килә.
Алып баручы. Әйе, балалар кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап- гөрләп яз ае апрель килгәндә. Безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Менә без аның кичәсенә җыелдык. Чөнки ул балаларны бик яраткан. Балалар ягез әле , сез аның нинди әсәрләрен, әкиятләрен беләсез.
( Балалар исемнәрен атыйлар. Стенада Г.Тукай әсәрләреннән илюстрацияләр эленгән.)
Алып баручы. Балалар игьтибар белән карагыз әле, менә әлеге рәсем, кайсы әсәр буенча төшерелгән?
(Шүрәле,” Су анасы”, “Гали б\н кәҗә”, “Бала б\н күбәләк” “ Кызыклы шәкерт”
“Кәҗә белән Сарык”)
Алып баручы.Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга, зурларны хөрмәт итәргә, телебезне, татар телебезне яратырга өйрәткән һәм өндәгән.
Ә хәзер балалар бергәләп ,“ Туган тел” җырын җырлыйбыз.
1. И туган тел, и матур тел
Әткәм - әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы
2. Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән
Аннары төннәр буе,
Әбкәм хикәя сөйләгән.
3. И туган тел һәр вакытта
Ярдәмең белән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым кайгым минем.
Алып баручы. Балалар! Бөек Тукаебызның эшен дәвам итеп безнең бик күп шагыйрьләребез татар теленә мәдхия җырлаганнар.
Телсез идек ,Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек , Тукай безне җырлы итте.
2. Бала.
Татарча да, яхшы бел
Русча да , яхшы бел
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
3. Бала. Татарчасы туган тел
Безгә газиз булган тел
Атаң- анаң , әби- бабаң
Сине сөя торган тел.
Алып баручы. Балалар ,Тукай абыегызның бала чагы авылда үткән. Ул үзенең авылын бик яраткан һәм шигырьләр язган.
4. Бала.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным - тәнем белән.
Уртага 2 бала чыга. Берсе (бала) , икенчесе (Маэмай) булып киенгән.
Алар “ Кызыклы шәкерт” шигырен сөйли.
Малай.
Әйдәле, Акбай! Өйрән син,
5. Бала. Арт аягың белән тор;
Аума - аума! Туп туры тор,
Төз утыр, яхшы утыр.
Маэмай.
6. Бала. Ник газаплыйсың болай син,
Мин әле бик кечкенә
Мин туганга тик
Ике айлап булыр,йә өч кенә.
Юк кирәкми, мин өйрәнмим,
Минем, уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым,
Шунда ауныйсым , килә.
Малай.
5. Бала. Ах, җүләр маэмай!
Тырыш яшьләй,
Зурайгач җайсыз ул,
Картаеп каткач буыннар
Эш белү уңайсыз ул!
Алып баручы. Нәни Тукай халкыбызның “Әнисә”, “Әпипә” көйләренә биергә яраткан. Аның биегәненә сокланмаган кеше булмаган. Ә хәзер “Әпипә” көенә бию. (Айсылу б\н Сәрбиназ биюе.)
Музыка уйный “Күбәләк” очып керә.
Алып баручы. Балалар карагыз әле , “Бала б\н күбәләк” шигырьеннән күбәләк тә бәйрәмгә килгән бит.
Күбәләк куучы кыз керә.
( Кара- каршы басып җырлыйлар.)
Кыз.
7. Бала. Әйт, әле күбәләк
Сөйләшик бергәләп;
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаласыңмы ризык
Күбәләк
8. Бала. Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын.
Якты көн булганда
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомерем бик кыска;
Бары бер көн генә-
Бул яхшы рәнҗетмә,
Һәм тимә син миңа!.
Алып баручы. Ә хәзер бер ничә табышмак әйтеп узыйк. Сез табышмакның җавабын табыгыз?
9. Бала. Боз һәм кар эреде
Сулар йөгерде,
Еглап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.
( Яз)
( Балалар яисә тамашачылар табышмакларның җавапларын әйтәләр.)
10. Бала . Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште,
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә,
Халык ашыга
Китә басуга,
Урагын ура,
Бу кайчан була?
( Җәй)
11. Бала. Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана-
Бу кайчан була?
( Көз.)
12. Бала. Һәр җир карланган
Сулар бозланган,
Уйный җил буран,
Бу кайчан туган?
(кыш.)
Әйе балалар һәм тамашачылар , сез - бик дөрес әйтегез. Ә хәзер Г. Тукай сүзләренә язылган “Карлыгач” шигырен тыңлап үтик.
13. Бала. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын,
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе авызы б\н балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый.
14. Бала. Күп эшләде иренмичә, бара-бара,
Чыгарды ул матур- матур балалар да ,
Ачыксалар карлыгачның балалары,
Чебен- черки тотып кайта аналары.
“ Гали белән Кәҗә”
15. Бала. Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә б\н,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән,
Гали аны чирәм б\н кунак итә
Кәҗә рәхмәт укый: Сакалын селкетә.
Алып баручы. Җырлар да җырладык, шигырьләр дә, сөйләдек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе , әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә бер әкияттән өзек укып күрсәтәм. Балалар, нинди әкиятне тыңларга яратасыз әле сез ?
Балалар ( Шүрәле.)
Алып баручы . Нәкъ Казан артында
Бер авыл Кырлай диләр,
Җырлаганда көй өчен
Тавыклары җырлай диләр.
(Биленә балта кыстырып Былтыр килеп керә.)
Алып баручы. Бик матур бер айлы кичтә
Бу авылның егете
Киткән урманга утынга
Ялгызы бер ат җигеп.
Тиз барып җиткән егет,
Эшкә тотынган баргач үк.
Кисә башлаган утынны
Балта белән тук та тук.
(Былтыр утын кискән кыяфәт ясый)
Шундый тын яхшы һавада
Безнең утынчы кисә
Алны, артны, уңны, сулны
Белмичә утын кисә.
Сискәнеп безнең егет
Катып кала аягүрә
Аңламастан каршысына (Шүрәле керә.)
Әллә нинди зат күрә.
Нәрсә бу качкынмы җенме?
Я өрәкме нәрсә бу?
Борыны кәп - кәкре бөгелгәндер
Тәмам кармак кеби.
Бик озак карашып торгач
Күзне- күзгә нык терәп
Эндәшә батыр утынчы
Былтыр. Сиңа миннән ни кирәк?
Шүрәле. Бер дә шикләнмә егет
Мин карак угры түгел,
Юл да кисмимен шулайда.
Мин бик үк тугры түгел
Гадәтем ялгыз кешеләрне
Мин кытыклап үтерәм
Әле сине күргәч тә
Шатлыгымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр
Минем бармакларым
Булгалыйдыр көлдереп
Адәм үтергән чакларым.
Кил әле синдә бераз
Бармакларыңны селкет.
Яле килче! Килче икәү уйныйк.
Бераз кети- кети.
Былтыр. Яхшы – яхшы сүздә юктыр
Мин карышмыйм уйныймын
Тик син минем шартыма
Күнмәссең дип уйлыймын.
Шүрәле. Нәрсә шартың сөйлә
И бичара адәмчекенәм
Тиз – тизүк уйныйкчы зинһар
Нәрсә кушсаң да күнәм.
Былтыр. Сөйлим шартымны сиңа
Яхшы тоңлап тор: әнә
Шунда бар, бик озын
Һәм бик юан бер бүрәнә.
Бүрәнәнең бер очында,
Бар әрчелгән ярыгы,
Шул очыннан тот
Әй син урман сарыгы.
Алып баручы. Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде , килмичә кире. ,
Китте кушкан җиргә, атлап адымын эре –эре.
Егет суга балта б\н кыстырылган чөйгә гел
Хәйләсен китерәдер әкрен -әкрен көйгә бу.
Шүрәле тыккан кулын – селкенмидер, кузгалмыйдыр:
Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып бушап китеп,
Шүрәленең бармагы калды кысылды шап итеп.
Хәзер инде Шүрәле безнең егеткә ялына:
Шүрәле. – Син бераз кызган мине,
Коткарчы и адәмгенәм:
Моннан ары үзеңә, угьлыңа
Нәселеңә тимәм...
-Егет, һич юк икәндер
Мәрхәмәт хисең синең;
Әйтче зинһар, мәрхәмәтсез!
Кем син? Исемең кем синең;
(Шүрәле кычкыра, очкынырга теләп йолкына.)
Былтыр. - Әйтсәм әйтим, син белеп тор:
Чын атым “ Былтыр” минем.
Бу егет абзаң булыр бу,
Бик белеп тор син, энем!
(Былтыр чыгып китә. Шүрәле кычкыра – кычкыра да тынып кала. Гөмбә
җыя-җыя, кызлар килеп керә. Музыка уйный. Кызлар бии. Бию ахырында
кызлар, Шүрәлене күреп, куркып бер почмакка сыеналар.)
Шүрәле. – Кысты, кысты, бармагымны Былтыр кысты!
Бик авырта бит бармагым, коткарыгызчы мине!
Алып баручы. Балалар , бигрәк кызганыч бит әйдәгез коткарабыз Шүрәлене ( Балалар Шүрәлене коткаралар.)
Шүрәле. И рәхмәт , балалар.
Сез бигрәк михербанлы икәнсез
Болай булгач, сезнең б\н берәр
Уен уйнап алмыйча булмас
Сезгә дә күңелле булыр.
Минем дә авыртуларым басылыр.
Шүрәле кытыклап йөри.
Алып баручы. Балалар безнең Г. Тукайебыз бала чагында “Ачык авыз” уенын яратып уйный торган булган. Әйдәгез без дә шул уенны уйнап алабыз.
Уен: Һәр бала икешәрләп баса. Иптәше калмаган бала (уртада җәза бирелә. Ул бала бии, яисә шигырь сөйли һ.б. ) уен шулай дәвам итә.
Һәм Г. Тукай бәйрәменең кечкенә генә сценариясе шуның б\н тәмам.