Сценарий праздника "Сабантуй"
учебно-методический материал

Зиангирова Альбина Мунировна

Праздник в детском саду – это радость, веселье, торжество, которое разделяют и взрослые, и дети.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabantuy.docx17.02 КБ

Предварительный просмотр:

Иртәдән башлап мәйданда Сабантуе турында җырлар яңгырый.

Сабантуй бәйрәмен милли киемдәге алып баручы “Бәйрәм итик, әйдәле” җыры белән башлый.

Алып баручы.

Хәерле иртә, бар дөнья!

Хәерле иртә, илем!

Илем — көнем, динем — телем,

Сөекле халкым минем!

Хәерле иртә барчагызга,

Олыгызга, кечегезгә,  

Бабайларга, әбиләргә,

Газиз әти-әниләргә,

Сөекле җиребезгә.

Бүген сезгә Сабантуй бәйрәме хәерле иртә тели.

 

  Сабантуй җитте, дусларым —

       Килгәнсез, рәхмәт сезгә,

       Булыр бүгенге бәйрәмдә

       Милли моң, тәмле сүз дә.

Балалар, хөрмәтле бакчабыз хезмәткәрләре, әти-әниләр, кунаклар! Милли бәйрәмебез Сабантуйны ачу һәм котлау өчен сүз бакча мөдиребез Румия Камил кызы  Салиховага бирелә.

Рәхим итегез!

Әмир.

Булсын, әйдә, булсын, әйдә,

Шаулап-гөрләп торсын, әйдә,

Һаман бәйрәм, һаман туй,

Күңелле туй, шаян туй –

Ул бит безнең Сабантуй!

Сабантуй турында җыр.

Кәримә.

Сабан туе, Сабан туе,

Без бакчада уйныйбыз.

Ярышабыз, узышабыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Даниэль.

На весёлом Сабантуе

Даром времени не трать!

Хорошо на Сабантуе

В игры разные играть.

Алып баручы.

Бәйрәм тамашасының уеннары борынгыдан калганнар — халыкныкылар. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, ат чабышы. Без сезне уеннарда катнашырга чакырабыз!

Әмир.

Кемнәр өлгер, кемнәр җитез                      
Минем янга килегез.                                  
Әйдә карыйк ярышып,                             
Капчык киеп чабышып.                          

Дарина.

Подходите все ко мне,
Ловкие, умелые.
Залезайте-ка в мешки-

Вы же у нас смелые.

(Капчык киеп йөгерү уенын оештыру.)

Алып баручы.

Сабантуй елга бер килә,

Күңелле, олы бәйрәм.

Нур өстенә нурлар иңсен,

Биеп алыйк ичмасам.

Кызлар биюе.

Алмаз.

Малайлар алып килгәннәр                        
Иң җитез юртакларны.                                
Үзләре дә сынатмыйлар,                          
Читтә торсын атлары.                                

Дарина.

Участники привели
Самых лучших скакунов.
Сами тоже удалые,
Посмотри на мальчиков.

(Ат чабышы уенын оештыру.)

Алып баручы.

Сабантуйлар өчен юк чит-ятлар,

Үз итә ул барлык өммәтне;

Сабантуйлар йөри илләр гизеп,

Берләштереп халык, милләтне.

Удмурт биюе.

Камил.

Чүлмәк ватыш уены –

Бигрәк тә кызык инде.

Әйдә, уйнап карагыз әле

Бу кызыклы уенны.

Ассель.

Состязание с горшками

Интереснее всего!

Ты с закрытыми глазами

Подойди, разбей его.

(Чүлмәк вату  уенын оештыру.)

Алып баручы.

Биючеләр, биегез,

Матур сезнең көегез;

Биегез, биегез,

Матур булсын илебез!

“Акчәчәкләр (ромашки)” рус  биюе.

Азизнур.

Кашык кабып йөгерәм, дип,                        
Мактанырга ашыкма.                                 
Ә син менә йөгереп кара                            
Күкәй салып кашыкка.                                

Илина.

Не составит вам труда
Бегать с одной ложкою,
А ты сноровку прояви,

И с яичком пробеги.

(Йомырка салынган кашык кабып йөгерү уенын оештыру.)

Килешеп тора көе,

Уртага чыгып бие!

Ялындырып тормачы,

Чакырганны бормачы!

Бие-бие җилкенеп,

Мәйдан торсын селкенеп!

Осталыгың күрсеннәр:

-Их, шәп баса!-дисеннәр.

Татарча бию.

Милана.
Менә сиңа сулы чиләк,                              
Көянтә эл иңеңә.                                        
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,                      
Егыла гына күрмә!    

Ислам.                                  
Вот тебе ведро с водой,
С коромыслом пробеги.
Первым будь, быстрей беги,

Но смотри, не упади.

(Сулы чиләк-көянтә белән йөгерү уенын оештыру.)

Алып баручы.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Биеп алыйк, әйдәле;

Котлы булсын, гөрләп торсын, 

Сабантуйлар бәйрәме.

Күмәк бию.

Алып баручы.

КҮҢЕЛЛӘРНЕ РӘХӘТЛӘНДЕРӘ  ТОРГАН , ҖАНГА  ҖЫЛЫ  БИРӘ ТОРГАН  САБАН  ТУЕ  УЗЫП  БАРА. САБАНТУЙ БУЫННАРГА ДӘРТ, ЙӨРӘКЛӘРГӘ КОДРӘТ ИЛӘ КУӘТ, ҖАННАРЫБЫЗГА  ИМИНЛЕК, ТЫНЫЧЛЫК  ИҢДЕРСЕН!  ИЛ-ҖИРЕБЕЗ  ИМИН, БАЛА-ЧАГАЛАРЫБЫЗ, КАРДӘШ - ЫРУ,  ТУГАН-ТУМАЧА  САУ- САЛӘМӘТ  БУЛСЫН!  ТАБЫННАР  ТҮГӘРӘК  БУЛСЫН!!!

ВОТ И ПОДОШЕЛ К ЗАВЕРШЕНИЮ НАШ КРАСИВЫЙ САБАНТУЙ! СПАСИБО ВСЕМ,  КТО НАШЕЛ ВРЕМЯ ПРИЙТИ НА НАШ ПРАЗДНИК! МЫ ЖЕЛАЕМ ВАМ КРЕПКОГО ЗДОРОВЬЯ, СЧАСТЬЯ И ХОРОШЕГО НАСТРОЕНИЯ! ВСЕГО ВАМ ДОБРОГО! ДО НОВЫХ ВСТРЕЧ!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...