Исәнмесез кошкайлар
материал (средняя группа)
Предварительный просмотр:
Актаныш муниципаль районы №5 гомуми усеш бируче балалар бакчасы
“Кошлар-безнең дуслар!”
Уртанчылар төркеме балалары өчен бәйрәм иртәсе программасы
Төзеде музыка җитәкчесе:
Салихова Ч.Д.
с.Актаныш
Зал матур итеп бизәлгән. Балалар музыка астында залга керәләр һәм ярым түгәрәк ясап басалар.
Исәнмесез, балалар һәм килгән кунаклар! Без бүген “Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз!” дип исемләнгән, кошлар кайту хөрмәтенә оештырылган бәйрәм иртәсенә җыйналдык.
(Алмагачны күрәләр). Алмагачкай, ник син моңаеп утырасың? Сөйләче безгә.
Балалар: Сөйлә инде.
Алмагач: Мин сезнең яныгызга кунакка килдем әле. Менә тагын кошлар кайтып җиттеләр. Мин аларны шундый сагынып көтеп алам. Тик менә мин үсә торган бакча янындагы өйдә бер тыңлаусыз малай бар. Әнә үзе дә килә. Күреп торыгыз.
(....................... бик ачулы, усал итеп атлап килә).
................: Тагын килде бу кошлар. Алмагачка куналар да бөтен чәчәкләрен коеп бетерәләр. Мин аларны куачакмын, таш белән атачакмын.
Кыз: ............, син нишлисең әле?
................: Мин кошларның кайтуын теләмим.
Кыз: Син ник алай дисең?
................: Алар алмагачка кунып чәчәкләрен коялар, алмаларын ашап бетерәләр.
Кыз: Тукта әле, син дөрес сөйләмисең.
............: Кит моннан, мин сиңа барыбер ышанмыйм.
Кыз: Ярар, ышанмасаң, соңыннан аңларсың әле. (кыз китә).
............: Барысы да өйрәтәләр. Килеп кенә карасыннар, күрсәтәм мин ул кошларга! (малай чыгып китә).
Алмагач: Балалар, күрдегезме инде? Мин тагын быел чәчәк ата алмаячакмын. Алмаларым да үсеп җитмичә коелачаклар. (Сыерчык алмагач янына килә). Кошкайлар, исән-сау килдегезме?
Сыерчык: Исәнме, алмагач. Без туган җиребезгә кайттык. Ничек яшәп ятасың?
Алмагач : Хәлләрем бик яхшыдан түгел шул. Менә минем кайрымның эчке ягында корткыч кортлар бик күбәйделәр. Бөреләремне дә ашыйлар. Яфрак та яра алмам инде.
Сыерчык: Кайгырма, алмагачкай. Без сиңа ярдәм итәрбез. Хәзергә мин оя сайлыйм әле. Күршедәге Айгизләр бик матур оя ясаганнар икән.
Алмагач: Рәхмәт.(чыгып китә)
А.Б: Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Шул исәптән безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан, үз туган илләренә очып кайта башлыйлар. Билгеле инде, аларның кайтуы безнең өчен дә зур куаныч. Әйдәгез, искә төшерик әле, кошлар турында без ниләр беләбез икән.
“Яз җитә”җыры яңгырый. (Ф. Кәрим шигыре. Җ. Фәйзи көе)
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага
Диңез ягына.
К У Ш Ы М Т А.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып, тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
Агачка куна чыпчыклар,
Чыелдашалар.
Яшькелт-кара сыерчыклар,
Әй, җырлашалар.
К У Ш Ы М Т А.
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
К У Ш Ы М Т А.
1 бала: Ачылды ак юрган
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган-үскән җирләре
2 бала: Көннәрен юлда үткәреп
Куанышып очалар.
Канатларына күтәреп
Яз китерә ич алар.
3 бала: Көн ямьле, көн аяз,
Сайрый яз кошлары.
Кадерле безгә яз
Без бит яз дуслары.
4 бала: Яз килә. Яз килә.
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
А. б: Сыерчык – күчмә кош. Алар җылы яклардан гөрләвекләр ага башлау белән кайталар. Ул бик матур итеп сайрый. Башта ата сыерчык килә. Шуңа күрә аның җыры моңсурак була. Ә инде ана сыерчыклар кайтакач, алар бергәләшеп җырлыйлыр.
5 бала: Шатлыгы сыймый эченә,
Сайрый ул сузып-сузып.
Я әйләнә бытбылдыкка,
Я җырлый тургай булып.
6 бала: Юкка сөенми, аңа бит
Бик ошый яңа оя.
Шуны ясап биргән өчен,
Ул безгә концерт куя.
а) “Сыерчык җыры” яңгырый (Гасыйм Лотфи шигыре, Ислам Шәмсетдин көе.)
Өй түрендә бакчада,
Тал чыбык куначада,
Сыерчык канат кага
Яз килүгә шатлана.
Җилкенә ул, талпына,
Шатланып сайрап куя:
Ак каенның башында
Бик матур оя тора.
Кем ясаган ояны -
Сыерчык белә аны.
Чут-чут итеп сайравы -
Аның оя сайлавы.
Сыерчык күкәй салып,
Балалар да чыгарыр,
Үсеп җиткәч, аларны
Кырларга алып барыр.
б)Татар халык биюе.
7 бала: Аны яз кошы диләр,
Еракта кышлый, диләр.
Берече булып кайта да
Ул куа кышны, диләр.
8 бала: Кара карга кар куа, -
Кара җирләр калкуга,
Сабанчы белән бергә
Төшә дә җылы җиргә
Ул атлап йөри ипләп,
Төрле кортларны чүпләп.
а)“Карлыгач”җыры яңгырый. (Г. Тукай шигыре, З. Хәбибуллин көе)
1. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән карлыгачым.
Ул көн буе авызы белән балчык ташый, -
Балчык белән матур итеп оя ясый.
2. Күп эшләде иренмичә, бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар карлыгачның балалары,
Чебен, черки тотып кайта аналары.
3. Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да,
Бер канатының астыныа тыга башын,
Уянмый ул бөтен кеше тавышлансын.
4. Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен, -
Ни булса да бары да бер аның өчен,
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.
9 бала: Тукран һәр агачны
Тук-тук-тук сугып карый,
Көчле һәм очлы борыны
Шундый зур эшкә ярый.
10 бала: Агач кимергән кортларны
Эзләп, чукып бетерә.
Урман докторы булып, ул
Бик күп файда китерә.
11 бала. Кар сулары аккан чакта,
Тезелешеп җылы яктан
Торналар кайтты безгә,
Канатлар какты безгә.
1 бала: Кычкырдылар: “Торыйк-торыйк”
Сезнең белән дуслар булыйк.
Көзгә чаклы бергә торыйк!
Торыйк-торыйк, торыйк-торыйк.
А. б: Торна башка кошлардан аерамалы буларак, агачка кунмый.
12бала: Ул сандугач – дус сандугач!
Көн дә бездә кунакта.
Минем өчен җырлар җырлый
Бакчабызда – кунакта.
13бала. Канат кагып ил күгендә
Күгәрченнәр очалар!
Хезмәт сөйгән һәр күңелгә
Сөекле кош ич алар.
а) Җыр: “Кояшлы ил” (Ә. Рәшитов шигыре, Л. Батыр-Болгари көе)
б) “Чебиләр” биюе.
А.б: Менә безнең нәни дусларыбыз кошлар турында бик матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ә хәзер әйдәгез, килгән кунакларыбызның да белемнәрен тикшерик әле.
Табышмак әйтеш.
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы. (Сыерчык. )
Гөрли-гөрли җырлый ул,
Кызыл читек кия ул.
Күлмәкләре күгелҗем,
Татулыкны сөя ул. (Күгәрчен. )
Борыны озын, боты озын,
Камышлыкта көнозын.
Сазлык җирләрдә йөри.
“Тату торыйк”, – дип сөйли. (Торна. )
Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе җирдә,
Җыры – күктә. (Тургай)
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)
Агач башы тукылдык,
Тукый –тукый тук булдык. (Тукран)
А.б: Әфәрин! Табышмакларга төгәл җавап бирдегез. Сынатмадыгыз.
Ә хәзер нәни дусларыбыз белән “Очты, очты. . . ” уены уйнап алыйк.
Рәхмәт. Безнең нәни дусларыбыз да бу уенда бик уяу булдылар.
А.б: Әйдәгез әле, бергәләп, кошлар турындагы сынамышларны да искә төшереп үтик. Әлбәттә инде, килгән кунаклар да кушылсын.
а) Чыпчыклар агач очына кунсалар, көн салкын була, түбән ботакларына кунсалар, җил чыга.
б) Торна биесә, һава җылыныр.
в) Яңгыр буласы булса, карлыгач бик түбәнтен очар.
г) Тилгән кычкырса, озак аяз булыр.
А.б: Менә күрдегезме инде, безнең канатлы дусларыбыз турында күпме шигырьләр, җырларлар иҗат иткән безнең язучы абыйларыбыз һәм апаларыбыз. Әлбәттә, ул шигыгьләрне ятлаганнары һәм бүгенге иртәдә матур итеп, килгән кунакларыбызга сөйләгәннәре өчен безнең нәни дусларыбызга зур рәхмәт. Чыннан да, кошлар безнең дусларыбыз. Кошларны беркайчан да рәнҗетмәгез, ояларын туздырмагыз. Кошлар өчен оялар, җимлекләр ясап элегез!Алар сезгә үзләренең сайраулары аша рәхмәтләрен җиткерәләр. Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исәнмесез дусларым
зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе...
Сау булыгыз, кошкайлар!
кошлар белән саубуллашу...
"Исәнмесез, кошкайлар!"
Бүген сезнең белән канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле искә төшерик, сез нинди кошларны беләсез? Аларның кайсылары безнең якта кышлый? Бүгенге бәйрәмебез күчмә кошлар ту...
« Исәнмесез, кошкайлар!»
Праздник «День птиц» является ежегодным мероприятием в рамках природоохранной акции «Наши пернатые друзья», которая длится с сентября по май. Цели и задачи акции: вовлечение обучающихся в природ...
Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!
Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!...
Исәнмесез кошкайлар
Тема: Канатлы дусларыбыз яз алып килә. Уртанчылар төркеме балалары белән Кошлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.Максат:-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрб...
"Исәнмесез кошкайлар"-шигырь кичәсе
Максат: кошлар турында белемнәрен тулыландыру, сак караш булдыру....