"Исәнмесез, кошкайлар!"
методическая разработка (средняя группа) по теме
Бүген сезнең белән канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле искә төшерик, сез нинди кошларны беләсез? Аларның кайсылары безнең якта кышлый? Бүгенге бәйрәмебез күчмә кошлар турында.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
isnmesez_koshkaylar.docx | 18.31 КБ |
Предварительный просмотр:
“Исәнмесез, кошкайлар!”
Хазиева Венера Мазгаровна
Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш
балалар бакчасы
Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннога безнең якларда кышлаучы кошларның рәсемнәре куелган. Тирәк һәм каен ботакларына сыерчык оялары һәм җимлекләр эленгән. Икенче як стенасына яз,кошлар темасына ясалган балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырыла.
Алып баручы: Бүген сезнең белән канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле искә төшерик, сез нинди кошларны беләсез? Аларның кайсылары безнең якта кышлый? Бүгенге бәйрәмебез күчмә кошлар турында.
Кышның салкын бураннары үтә,
Менә кабат җиргә яз килә.
Таллар бөре ача, кояш көлә
Язгы кошлар җиргә тавыш бирә.
Кошлар тавышы грамъязмада бирелә.
Айгиз: Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган – үскән җирләре.
Раяз: Көннәрен юлда үткәреп
Куанышып очалар,
Канатларын күтәреп
Яз китерә ич алар.
“Кошлар” очып керәләр. Балалар һәм “кошлар” бергә “Яз җитә” (Җ.Фәйзи музыкасы,Ф.Кәрим сүзләре) җырын җырлыйлар.
А.Б. Иң беренче булып нинди кошлар кайта? Аларны яз хәбәрчесе дип тә атыйлар.
1слайд “Кара карга”(кара карга тавышы)
Нурислам: Кара карга кардан бара,
Канатларын кага – кага.
Әй мактана, әй мактана.
Рузиль (кара карга): Канат очларына тагып,
Яхшы хәбәр килдем алып.
Яз башлана, яз башлана.
Балалар: Яз башлана, яз башлана.
Нәркизә: (кара карга) Килдек, килдек очып ерак җирдән,
Курыкмыйча ачы, салкын җилдән
Яз хәбәрен сезгә китердек без,
Гафу, дуслар, озак көттердек без,
Хәзер менә оя ясап, тизрәк
Бала – чага үрчетергә кирәк.
Алып баручы: Кара каргалар бик бердәм, дус кошлар. Оялары кеше яши торган җирдә була. Бакча һәм урам агачларында.
Март ае үтеп барганда сыерчыклар кайта. Иң башта ата сыерчыклар кайта, аннары ана сыерчыклар кайта. Бергәләшеп ояга урнашалар.
2 слайд “Сыерчык” (сыерчык тавышы).
Чү! Туктагыз, тыныгыз,
Бу бит таныш моңыбыз
Кем ул анда сызгыра?
Өздерепме, өздерә,
Ерак түгел, якында,
Әнә теге тирәктә,
Бу бит таныш сыерчык,
Сыерчыгым, очып чык!
Солтан: Яз килә! Яз килә,
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
4 “сыерчык” очып чыга.
Таңсылу (сыерчык): Туган якны сагынып юлга чыктык,
Күп авырлыклар юлда күрдек без.
Җил – давыллар, кар – бураннар кичтек,
Тик барыбер кайтып җиттек без.
Самат (сыерчык): Туган илдә шундый рәхәт,
Дусларыбыз көтеп торган.
Агачларга безнең өчен,
Матур – матур оя корган.
Хәйдәр: Файдалы кош сез, беләбез,
Менә шуңа күрә дә без
Сезне сагынып бетәбез,
Оя ясап көтәбез.
Җыр: “Сыерчык” И.Шәмсетдинов музыкасы, Г.Лотфи сүзләре.
Камиль (сыерчык): Ерак – ераклардан канат кагып,
Диңгезләрне кичеп, арып – талып,
Туган җиребезне сагынып кайттым,
Җылы яктан сәлам алып кайттым.
Ә, үзегез ничек кышладыгыз?
Салкын булмадымы кышларыгыз?
Х. Рамазан (песнәк) Бик ямансу булды кышлар,
Сездән башка, якын дуслар
Әмма без дә тик ятмадык
Урманнарны, бакчаларны
Корткычлардан сакладык.
Таһир (кызылтүш): Безнең дуслар – балалар,
Безне кунак иттеләр.
Җимлек ясап элделәр,
Тәмле җимнәр сиптеләр.
А.б. Сыерчыклардан соң күп тә үтми тезелешеп торналар кайталар.
3 слайд “Торна” (торна тавышы).
Азалия (торна): Торыйк, торыйк, торыйк дип,
Кайда оя корыйк дип,
Туган җирдә торыйк дип,
Аваз салып ерактан,
Сазларга, кырларга
Очып килә торналар.
С.Рамазан (торна): Без туган якка очтык
Урманнар, кырлар аша.
Кичтек зур диңгезләрне,
Очтык без таулар аша.
Артур (торна): Салкыннар безне өшетте,
Ә кояшта без пештек.
Ничек итсәк тә иттек
Туган илгә без җиттек.
А.б. Торналар бии торган кошлар. Май ае башланып, көннәр матурлангач күке тавышы ишетелә башлый. Күке күкелдәмичә яз яме булмый диләр. 4 слайд “Күке”(күке тавышы).
Зилә (күке): Бала чыгармыйсың, диеп.
Гаеплисез, мин беләм.
Йонлач кортларны аулыйм мин,
Мактаулы шуның белән.
А.б. Тора – бара шундый вакыт килә - соңгы суыклар чигенеп сандугачлы җылы төннәр башлана (май аенда). Сандугач үзе кечкенә булса да, тавышы зур, көчле. Ул 40 – 45 көн сайрый да тынып кала.
5 слайд “Сандугач” (сандугач тавышы).
Алия (сандугач): Төскә - биткә бәхәссез,
Гап – гади кош мин үзем.
Тавышымны тыңлап кара
Кемлегемне белерсез.
А.б. Сандугачлар артыннан карлыгачлар да кайта. Алар чебен – черки күренеп, азык мул булган чакны көтәләр. Алар ояларын түбә астында балчыктан салып ясыйлар.
6 слайд “Карлыгач” (карлыгач тавышы).
Ильмир (карлыгач): Койрык озын, ак түшем,
Кыска томшык мин үзем.
Соңга калып киләм мин,
Чебен, черкиләр чүплим,
Үз эшемне беләм мин.
Җыр: “Кайт карлыгач” Л. Батыр – Болгари музыкасы, Н. Сынгаевский сүзләре, Р. Вәлиева тәрҗемәсе.
А.б. Безнең бәйрәмдә башка кошлар да бар, әйдәгез аларны тыңлыйк.
7 слайд “Тургай” (тургай тавышы)
Ильсияр (тургай): Кырлар өстеннән очам
Күлдән иелеп су эчәм.
Сайравым белән – җырларга,
Шигырь юлына күчәм.
8 слайд “Кыр казы” (кыр казлары тавышы).
Ильдар (кыр казы): Нинди якты уйлар уйлап,
Кыр казлары кыйгак – кыйгак,
Болын буйлап, кырлар буйлап
Кайта безгә язны зурлап.
Ильяр (кыр казы): Тезелешеп гаскәр кебек,
Ераклардан илләр гизеп,
Кычкыралар: “Кайттык урап,
Исәнмесез, кыйгак – кыйгак”.
Р. Зәйнәп: Исәнмесез, кошкайлар,
Безнең якын дускайлар!
Карлыгачлар, актүшләр,
Сандугачлар, тургайлар.
Әминә: Хуш киләсез, кошкайлар,
Сайрагыз көнен – төнен!
Кайда ошый? Сайлагыз
Җир – сулар бик киң безнең.
Балалар: Әйтегезче, кошкайлар,
Сез кайларда булдыгыз?
Әйтегезче, кошкайлар,
Нинди илләр күрдегез?
Кошлар: Ерак, ерак илләрдә
Бик кызу җәйләр.
Йөриләр анда маймыллар
Һәм зур – зур филләр.
Балалар: Ничек яшәдегез соң
Сез чит илләрдә?
Бар идеме соң анда
Дус – ишләр дә?
Кошлар: Без сагындык авылны,
Көмеш сулы чишмәне,
Зифа буйлы каенны,
Монда калган дусларны.
Сез безнең ояларны туздырмагыз,
Безне саклагыз!
Балалар: Юк! Тимибез без сезгә!
Сезнең матур сайравыгыз
Нур сибә безнең җиргә.
Җыр: “Кошлар килде”. Г. Латыйп сүзләре, Ш. Мәҗитов музыкасы.
Элида: Без шат сезгә кошкайлар!
Сез киләсен белдек без.
Агачларга матур, матур
Өйләр ясап элдек без.
Мәрьям: Хәзер инде сайрашыгыз,
Оялар сайлашыгыз.
Җиләк – җимеш бакчасында
Күбрәк кайнашыгыз!
А.б. Язын кошларны сагынып көтәбез дә, ә кайберләрен җәй көне яратып бетермибез. Нигә дисезме? Чөнки аларның начар гадәтләре бар шул, бәбкә - чеби урлыйлар.
Эвелина (тилгән): Бүген безнең якларга
Көньяктан кошлар килгән.
Арада бар бер горур кош
Исеме аның – тилгән.
Яз җитте исә зәңгәр күктә,
Бик матур кошлар сайрый.
Тилгән исә сайрый белми,
Бары тик бәбкә сайлый.
Чеби – бәбкә булып киенгән балалар музыка астында биеп йөриләр, шулчак тилгән булып киенгән бала шомлы музыка астында “очып” чыга. Чеби – бәбкәләр “куркышып” калалар, ә тилгән аларны “сагалап” тирәли “очып” йөри.
Җыр: “Тилгән” Халык сүзләре, Г. Гыйләҗетдинова көе.
Алып баручы: Шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, бик тә күңелле булды. Хәзер инде хушлашырга вакыт җите. Рәхмәт, кошкайлар, безгә язны алып килдегез.
Рузиль: Саубуллашмыйк, очрашырбыз
Урманнарда, кырларда,
Бакчаларда, күлләрдә.
Сылу: Рәхмәт, дуслар, оялар һәм
Җимлекләр элгән өчен,
Бурычлы булып калмабыз,
Сайрарбыз иртә - кичен.
Алисә: Бакчаларны, басуларны
Җырга – моңга урарбыз.
Зарарлы бөҗәкләр белән
Балаларны сыйларбыз.
Ә хәзергә хушыгыз.
Безнең дә күп эшебез.
Зилә: Бүген бездә зур тантана
Бүген – кошлар бәйрәме.
Бәйрәм булгач, җырсыз булмый,
Җырлап алыйк, әйдәгез, әле.
Җыр : “Птичка” Т. Потапенко көе, Н. Найденова сүзләре.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исәнмесез дусларым
зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе...
Сау булыгыз, кошкайлар!
кошлар белән саубуллашу...
« Исәнмесез, кошкайлар!»
Праздник «День птиц» является ежегодным мероприятием в рамках природоохранной акции «Наши пернатые друзья», которая длится с сентября по май. Цели и задачи акции: вовлечение обучающихся в природ...
Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!
Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!...
Исәнмесез кошкайлар
Тема: Канатлы дусларыбыз яз алып килә. Уртанчылар төркеме балалары белән Кошлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.Максат:-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрб...
Исәнмесез кошкайлар
Уртанчылар төркемендә бәйрәм кичәсе...
"Исәнмесез кошкайлар"-шигырь кичәсе
Максат: кошлар турында белемнәрен тулыландыру, сак караш булдыру....