"Кыш бабай бүләк өләшә" әкияте
материал (старшая группа)
Зурлар төркеме балалары белән әзерләгән әкият
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 44.5 КБ |
Предварительный просмотр:
«Кыш бабай бүләк өләшә»
А.б: Борын-борын заманда тугел безнең көннәрдә була бу. Зәңгәр урманга Кыш бабай килгән көннең кичендәге тынлыкны озын койрык Саескан чәлпәрәмә китерә:
Саескан:
-А-һа-һай! Ишеттегезме әле? Күрдегезме әле? Мин нәрсәләр күрдем, нәрсәләр белдем!
Тычкан:
-Ни булды? Сөйлә инде тизрәк! - дип чыелдады ул.
Тиен:
-Әллә ...Әллә урманга аучы килгәнме? , - дип калтыранды.
Төлке:
-Капкын куйганнар мәллә? , - диде ул.
Куян ялт-йолт каранып:
-Нәрсә булды икән?
Саескан:
-Кыш бабай килә, Суык бабай! - дип кычкырды ул.
Төлке: Кыш бабай!
Аю: Нинди соң ул Кыш бабай?
Буре: Бик куркынычмы ул?
Куя н: Усалмы?
Тычкан: Ул ябалак шикелле ме?
Тиен: Тешләмиме?, - дип шаулашты жанварлар.
Саескан: Хи-хи-хи! Бик шаян ул Кыш бабай. Зур капчыгына салып, күп бүләкләр алып килә. Минем шикелле акыллы кошларга бушлай өләшә. Ә сезгә бүләк эләкмәячәк, чөнки сезнең башыгыз эшләми.
Бүре: Ә миңа? Миңа?, - диде Саескан:
Саескан: -Сиңа да юк, Ха-ха-ха! . Гомумән, сезнең арада акыллы җан иясе юк. Бер мин генә бөтен урманга акыллы, зирәк кош!
Төлке:
-Ә...ә нәрсә бүләк итәчәк соң сиңа Кыш бабай?
Саескан:
-Маш- шина!, - дип күкрәк киерде. Шундый зур машина. Аңа утырып мин бөтен урманны әйләнәчәкмен, ә сезне бары тик акчага гына утыртачакмын.
Ала карга: “Кар-р-р!”, “Кар-р-р!”, -Кыш бабай килде!, “Кар-р-р!’\ “Кар-р-р!’
А.б: Әйе, зәңгәр урманга Кыш бабай килде. Салкын ак томан булып килде ул, көмеш бәс булып, агач ботакларына сарылды. Аннары ак сакаллы, ак тунлы, зур гәүдәле мөлаем бабайга әверелде.
Кыш бабай:
-Саумы нәни, дусларым!
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә аяз көннәрдә ,
Буран алып килдем мин.
Җәнлекләрем, кошларым, ни хәлләрегез бар, ничек яшәп ятасыз?
Җәнлекләр, кошлар барысы бергә: Әйбәт, әйбәт , Кыш бабай!
Кыш бабай:
-Мин сезгә би-и -к күп бүләкләр алып килдем.
Саескан: -Миңа! Миңа! (— дип кычкырды ул, Кыш бабай кулындагы сыбызгыны күргәч.)
Кыш бабай:
-Кил әле монда Тычкан. Мә, сиңа сыбызгы!
Саескан:
-Ә миңа? Миңа нәрсә? - дип үрсәләнде.
А.б: Ә Кыш бабай әйтерсең аны курми дә уңга-сулга бүләкләр өләшә:
Кыш бабай:
- Куянга да бүләгем бар бит әле ? Мә, Куян сина - барабан.
Куян: Рәхмәт , сиңа Кыш бабай!
Кыш бабай:
-Тиен, мә сиңа - курчак.
Тиен: Рәхмәт Кыш бабай!
Кыш бабай:
-Аюга да бүләк алып килдем. Мә, Аю, сиңа көрәк.
Аю:
Кыш бабай:
-Төлке, кил әле монда. Мә , сиңа туп.
Төлке: Рәхмәт, сиңа Кыш бабай!
Кыш бабай: Бүре, мә сиңа машина!
Бүре: Рәхмәт, Кыш бабай!
Куян:
-Бабай! Кыш бабай, ә Саесканга нәрсә?
Кыш бабай:
-Ә Саескан өлешсез калдымыни әле? - дип хәйләкәр генә елмайды . Сезнеңчә ничек, бүләк тиешме Саесканга?
Тычкан:
-Мин үземнең сыбызгымны бирәм , - диде.
Куян:
-Мин барабанны.
Төлке:
Тиен:
-Мин курчагымны бирәм.
Бүре:
- Мин машинамны бирәм.
Кыш бабай:
-Я, ярый монда Саесканга да бүләк калган икән әле. '“Кил, әле яныма Саескан, мә сиңа шар”.
Саескан:
-Рәхмәт Кыш бабай! Минем шарым бар, шарым! ( Саескан, нишләргә белмичә.)
А.б: У л үзенең зәңгәр шарын бөтен халык алдына - каен ботагына элеп куйды. Урман өстенә сыек зәңгәр томан таралды.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шалкан"әкияте
сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге
Әкиятне тәрбияче ярдәмендә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.
Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат: Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...