Күңел ачу кичәсе "Әнием -бердәнберем!"
материал (старшая группа) на тему

Хазиева Айгюль Минниязовна

 Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү. Әниләр турында күбрәк белү, истә калдыру сәләтен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniem_beyreme_2018.docx26.05 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 Олы-Нырты авылы “Милэшкэй”

балалар бакчасының тәрбиячесе
Хажиева А.М.

24 ноябрь 2018

 


Максат: Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү. Әниләр турында күбрәк белү, истә калдыру сәләтен үстерү.

Җиһазлау: Серле сандык, кичәнең исеме язылган плакат, “Ана һәм бала” рәсеме, шарлар, уенчыклар, тартмалар, алъяпкыч, бияләй, яулыклар, туп.

Алып баручы. - Хәерле көн балалар! Без бүген залга күңел ачу кичәсенә җыелдык. (Зал уртасындагы сандыкка игътибар итә) Балалар, бу нәрсә икән? - Сандык, дөрес әйтәсез. Эчендә нәрсәдер бар, бик серле булырга ошаган. Әйдәгез ачып карыйк! Кемнән икән бу серле сандык? (Серле сандыкны ача, аның эченнән хат ала.) – Балалар, монда ниндидер язу да бар бит. Укып карыйк әле.

“Кадерле балалар! Без сезнең барыгызны да яратабыз. Бу сорауларга җавап бирсәгез, уеннарда катнашсагыз, без бик шат булыр идек. Сезнең шат күңел белән өйгә кайтуыгызны көтеп, әниләрегез.”

(Алып баручы сандыктан сораулар язылган кәгазь ала, һәр балага атап сораулар бирә)

– Инзилә, матурым, өстеңдәге бу матур күлмәкне сиңа кем алып кайтты?

– Айзат, үскәнем, сезнең өйдә тәмле ашларны, боткаларны кем пешерә?

– Самат, акыллым, синең күлмәкләреңне, оекбашларыңны кем шулай чиста итеп юды?

– Ильяс, акыллым, иртә белән матур сүзләр әйтеп, йомшак куллары белән иркәләп сине кем уята?

– Динә, алтыным, ә синең чәчләреңне кем матур итеп үрде?

– Рәниф, аппагым, сине бакчага кем алып бара, кем өегезгә алып кайта?

– Ислам, акыллым, сезнең өйдә тәмле коймакларны, өчпочмакларны кем пешерә?

– Әмир, үскәнем, сиңа матур бүрек-башлыкны, курткаңны кем алып кайтты?  

– Азамат, акыллым,синең бакчадан кайтуыңны, өегездә тәмле чәйләр әзерләп кем көтеп тора?

– Камил, ә сезнең өйне кем матур итеп җыештыра,тузаннарны сөртә?

– Мәликә, ә сезнең өйдә кем кичләрен матур-матур әкиятләр сөйли белә?

– Руфия, әйт әле,син авырганда синең өчен борчылучы, тизрәк терелтергә тырышучы кем соң?

– Камил, акыллым, син елаганда юатучы, шатланганда синең белән бергә сөенүче кем икән?

А.Б: – Балалар, сез бик матур җаваплар бирдегез. Күңел ачу кичәсе кемнәргә багышлана булып чыга соң? – Дөрес, балалар, тиздән, ноябрьнең соңгы ял көнендә, әниләр көне билгеләп үтелә. Шуңа күрә без дә бу бәйрәмне искә алырга булдык.

Кая барсаң, күз алдында, Һәрчак күңелдә яши. Ул – безнең иң якын кеше. Ул, белегез, кем – ?

Балалар: – Әни!

А.Б.: – Күрәсезме, балалар, безнең турыда гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче, борчылганда нәни генә кайгыбызны да уртаклашучы кеше – әни икән. Безгә һәрвакыт әни кирәк!   “Иң кадерле кеше җирдә – әни, димәк”, – дип җырлана җырда да. Әйе, җир йөзендә иң әйбәт, иң кадерле кешеләрнең берсе – ул безнең әниләребез. Без дә әниләрне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез. Балалар, әниләр көне килеп җитә дидек бит. Әйдәгез әле, әниләр турында шигырьләрне искә төшерик әле.

(Балалар уртага чыгып,шигырьләрен сөйли.)

Әмир.  Бүген бездә зур бәйрәм,

Һәр кеше дә сөенгән

Чөнки безгә кунакка

Әниләребез килгән!

Ильяс. Әниләр, сезне котлыйбыз

Әниләр көне белән

Матур җыр яңгырасын,

Бүләк булсын ул бездән!

“Әйлән-бәйлән” җыры.

Динә. Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә,

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Камил Закиров. Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Инзилә. Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен. 

Азамат. Сильная, красивая,
Мама у меня,
Умная и милая,
Я люблю тебя!

Камил Зарипов. Мамочка моя
Лучше всех на свете.
Радует меня
Сладкими конфетами.

Ислам. Әнием, кадерлем!

Син энҗе бөртегем.

Син хөрмә җимешем,

Син йөрәк тибешем.

Рәниф. Һәммәбезгә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

Самат. Әни – минем кояшым.

Әнием миңа шулай гел

Иркәләп дәшә, сөеп.

Күңелемне күтәрә ул

“Якты кояшым” диеп.

Бу сүзләрнең әллә бер - бер

Тылсымы да бар микән?

Елмаеп кына йөримен,

Яктырып – балкып китәм.

Бик кызык ачыш ясадым

Бүген иртән торгачтын.

Мин аның йолдызы булсам,

Әни – минем кояшым.

      Рәхмәт әйтәсем килә.

Айзат. Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

-миңа гомер биргән өчен,

-кадерләп үстергән өчен,

-назлы карашлары өчен,

-пешергән ашлары өчен,

-йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Җыр.”Рәхмәт әнием”

А.Б.: – Булдырдыгыз,балалар! Чыннан да әни өйдә булганда безгә бик рәхәт. Ә әнигә кайчан рәхәт соң, беләсезме? (Балаларның җаваплары ) – Дөрес, әгәр син әниеңнең сүзен тыңласаң, уйнаганнан соң уенчыкларыңны җыеп куйсаң, аның кәефе дә яхшы булыр, ул сине тагын да ныграк иркәләр, яратыр, үскәнем, акыллым, дияр. Ә сез, балалар, өйдә әниләрегезгә булышасызмы соң? Әйдәгез әле, ничек булышканны сөйләп күрсәтегез әле.

(Шигырь сөйләүче балалар чыга)

Мәликә. Әни пәрәмәч пешерә,

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Руфия. Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!

Инзилә. Мин әнигә булышам

Табак – савыт юышам.

Чистарган савыт- сабаны

Шүрлекләргә куешам.

Әмир. Мин әнигә булышам,

Урын-җирләр җыешам.

Иртән гөлләргә су сибәм,

Керләрне дә уышам.

Ильяс.Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әнием күк эш остасы

Булу өчен тырышам.

А.Б.: – Ягез, балалар, хәзер карыйбыз, кем әнисенә өйдә булыша икән? Кем дә кем уенчыкларны беренче булып җыеп бетерә, шул уңган-булган, әнисенең ярдәмчесе була.

“Уенчык җыю” уены. Идәнгә уенчыклар таратыла, кечкенәләр, ярышып, уенчыкларны тартмага җыя. (Теләк белдерүче балалар булса, уен яңадан кабатлана)

А.Б.: – Булдырдыгыз,балалар! Бу серле сандыкта тагын нәрсәләр бар икән, беләсе килә бит, карыйбызмы? Алъяпкычлар, яулыклар, бияләйләр... Нәрсә өчен кирәк соң болар? (Балаларның җаваплары) – Дөрес, әниләрнең сезгә тәмле-тәмле ашлар әзерләгәндә кия торган киемнәре икән бу. Нәрсәне ничек кигәнне кем белә? Әйдәгез, тикшереп карыйбызмы?

“Алъяпкыч кию” уены. 5 кыз һәм 5 малай чакырыла. Малайлар кызларны киендерә. “Без яулыклар юабыз” жырына бию.

А.Б.: – Балалар, сез шундый уңган-булган икән, бит әйдәгез яңадан бер матур җырыбызны җырлап алыйк.

Җыр “Әниләр бәйрәме”

А.Б.: – Булдырдыгыз,балалар! Ял да итеп алыйк. Бер хикәя тыңлагыз. Кечкенә кыз урамда әнисеннән артта калган. Үз янында әнисен күрмәгәч, елый башлаган. Аңардан кешеләр:  Син нигә елыйсың?  дип сораганннар. Кыз:  Мин әниемне югалттым, дигән. Кешеләр: Елама, хәзер әниеңне табарбыз. Синең әниең нинди? – дип сораганнар. Кыз аларга:  Сез белмисезмени? Бик матур минем әнием! – дип җавап биргән.

– Балалар, сез менә хәзер үзегезнең әниләрегезне күз алдына китерегез әле. Аңа нинди ягымлы, матур сүзләр белән эндәшәсез икән?

“Әниемә иң матур сүз” дигән уен уйнап алабыз. (Балалар түгәрәккә басалар, музыка уйный, алар тупны бер-берсенә биреп, түгәрәк буйлап йөртәләр. Музыка туктаганда туп кемдә кала, шул бала әнисенә багышлап, ягымлы, матур сүз әйтә.)

А.Б.: – Булдырдыгыз,балалар! Бу серле сандыкта тагын сезнеж узкулларыгыз белән ясаган бүләкләрегездә бар икән.Әйдәгез,әниләребезне бәйрәм белән котлап бүләк итик.  

А.Б.: – Сандыкта башка әйбер калмадымы икән, балалар? Сандык бушаган, димәк, уеннар да уйналып беткән. Бүгенге бәйрәмебез дә ахырына якынлашты.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"

Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

Татарстанда элек ничек иген иккәннәр?

Икмәкнең зур юллар үтеп безнең өстәлгә килүен күләгә театры ярдәмендә күрсәтелә. Балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан үткәрелә....

СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»

Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...