Бәйге сценариясе "Әни - җирдә иң кирәкле кеше"
материал на тему

Салихова Раиса Канифовна

Бәйге сценариясе " Әни җирдә иң кирәкле кеше"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bygestsenariyaseni-zhird_in_kirkle_keshe_2017_el.docx29.96 КБ

Предварительный просмотр:

«Әни – җирдә иң кирәкле кеше»

Әниләр һәм балалар бәйгесе. ( 6-7 яшьлек балалар өчен)

Максат: Әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.Сәләтле балаларны ачыклау. Логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

Катнашучылар: Алып баручылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әниләр.

Репетуар: «Әнием» дигән җыр, татар бию көйләре.

Алдан эшләнгән эш: сценарий язу, кирәкле әсбапларны әзерләү. Әниләр белән сөйләшү, презентация ясау.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: Әниләр турында сөйләшү, әкият китапларын карау, «Су анасы», «Куян кызы», «Шүрәле», «Өч кыз», «Ике кыз», «Кәҗә белән Сарык »,«Сертотмас үрдәк» әкиятләрен уку, мәкаль һәм әйтемнәр өйрәнү, җыр, шигырьләр өйрәнү, милли киемнәр белән таныштыру.

 

Зал бәйрәмчә бизәлә.

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле әниләр, хөрмәтле кунаклар, тәрбиячеләр! Безнең бүгенге кичәбез җир йөзендәге иң гүзәл, асыл затларга – әниләргә багышлана. Менә инде ничәнче ел ноябрьнең соңгы якшәмбесе – Аналар көне итеп бәйрәм ителә. Без әниләребезгә сәламәтлек, озын гомер, бәхетләр, һәрвакыт шат күңелле, көләч йөзле булуларын телибез.

Ана бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

Алып баручы: Әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу- мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер–берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык…Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнең балаларыгыз!  (музыка)

Балалар кереп, тезелеп басалар һәм шигырьләр сөйлиләр, җыр башкаралар.

1 бала: Әнидән дә кадерлерәк

              Дөньяда кем бар икән?

              Аларның чын кадерләрен

              Һәркем дә белә микән?

2 бала: Мин әниемне яратам,

             Ул да мине ярата.

             Шуңа һәркөн йокымнан

             Улым диеп уята.

3 бала: Әниемнең ашлары,

             Чәкчәге,бавырсагы

             Һәрвакыт тәмле була –

              Әнием бик булдыра.

4 бала: Дөньяда иң яхшы әни,

            Беләсезме, кемнеке?

            Белмәсәгез, үзем әйтәм,

            Ул әни бит – минеке.

5 бала: Ул булганда дөнья матур,

             Өебез дә бик ямьле.

             Аның белән без бәхетле,

             Ашларыбыз да тәмле.

6 бала:  Әнием минем матур,                    

             Күзләре якты, көләч.

             Шундый күңелле була,

             Ул өйгә кайтып кергәч.  

 7 бала: Җил-яңгырдан саклар өчен,

              Усаллардан яклар өчен,

              Әни кирәк, әни кирәк.

8 бала:  Ашлар тәмле булсын өчен,

              Дөнья ямьле булсын өчен,

              Әни кирәк, әни кирәк,

9 бала:  Гөлләр чәчәк атсын өчен,

              Бәхет-шатлык артсын өчен,

              Әни кирәк, әни кирәк.

              Иң кадерле кеше җирдә

              Әни, димәк.      

Алып баручы: Әниләрне тыңлагыз,

                          Рәнҗетмәгез, сөегез!

                          Җир йөзендә иң кирәкле

                          Алар – шуны белегез!

Җыр:  «Әнием».    (Җырдан соң балалар урыннарына утыралар.)

Алып баручы: Хөрмәтле әниләр, без бүген сезнең белән бәйге дә үткәреп алырга булдык.

Бәйгедә катнашучы әниләрне бирегә чакырабыз.Рәхим итегез,кадерле әниләр! (Катнашучы әниләр чыгалар.) Бүгенге бәйгедә әниләре белән катнашучы балаларны да бирегә чакырабыз. Рәхим итегез, балалар! (Катнашучы әниләр янына балалар чыга, алып баручы аларның исемнәре белән таныштыра.)

Алып баручы: Бәйгене башлаганчы, бүгенге кичәдә бәя бирүче  жюри  әгъзалары белән таныштырып үтәм. (Таныштыра.)                                       Хөрмәтле тамашачылар, кадерле әниләр һәм балалар. Бәйгене башлыйбыз.

Беренче бирем «Мәкальне тәмамла»  дип атала. Әниләр турында, олылар турында.яхшылык турында  мәкальләр бик күп, аларны беләбез микән, шуны тикшереп карыйбыз.Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

- Ана куены ...(туннан җылырак)

- Яктылык – кояш янында, яхшылык – ...(ана янында)

- Олыласаң олыны,   (олыларлар үзеңне)

- Өлкәннәрнең хәлен белешеп тор, гомерең...(озын булыр)

- Кешегә яхшылык итсәң, үзеңә ...(файда булыр)

- Яхшы кеше эштә ...(беленер)

- Өйнең яме –... (ана  белән)

- Ата-анасына игелек күрсәтмәгән үзе дә ...(игелек күрмәс)

- Әткәй – шикәр, әнкәй – ...(бал)

- Әнкәм йорты –...( алтын бишек)

Алып баручы: Булдырдыгыз! Әти-әниләргә, олыларга булган хөрмәтләү хисләре җырларда гына түгел, ә мәкальләрдә дә киң чагыла.

Алып баручы: Икенче бирем «Балаларыбызны беләбезме? » дип атала. Сезгә сораулар бирелә, балаларның җавапларын без инде беләбез.Сорауларга җаваплар балаларыгызныкы  белән туры килерме, әллә юкмы? Хәзер тикшереп карарбыз.

- Балагыз нинди төс ярата?

- Нинди кием кияргә ярата?

- Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

- Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

- Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

- Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

(Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла.)

Алып баручы: Балаларыгызны бик яхшы беләсез! Рәхмәт! Ә хәзер балалар белән бергә уйнап алыйк. Әниләр капка ясыйлар, ә балалар көй барышында чылбырны өзмичә капкалардан чыгып йөриләр.

Уен «Капкалы». (Бию көе)

Алып баручы: Бәйгебезне дәвам итеп, сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карарбыз. Кечкенәдән без барыбыз да әкияләр тыңларга яратабыз. Бигрәк тә йоклар алдыннан укылганнары, сөйләгәннәре истә кала. Өченче бирем «Әкиятләр беләсеңме? » дип атала. Сорауларга дөрес җавапны экраннан карап әйтә аласыз.Башладык.

1) - « Куян кызы» әкиятендә әнисе кызына нәрсә бүләк иткән?

       1) яңа чана                                   2) җылы оекбашлар

       3) киез итекләр                            4) йомшак тун

2) - «Өч кыз» әкиятендә олы кыз нәрсәгә әверелгән?

    1) үрмәкүчкә                           2) күбәләккә

    3) бакага                                   4) тычканга                                      

3) - Бу әсәрләрнең барысын да Г.Тукай язганмы?

    1) «Су анасы»                                    3) «Куян кызы»

    2) «Шүрәле»                                       4) «Кәҗә белән Сарык әкияте»

4) -  Кайсы әкияттә әнисе улын кеше әйберенә кагылмаска, урлашмаска өйрәтә?

  1) «Өч кыз»                                         3) «Куян кызы»

  2) «Сертотмас үрдәк»                         4) «Су анасы»

5) - Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер?

1) туп                                                 2) бүре башы

3) куян                                               4) алма

6) - Ике сугыш чукмары әтәч турындагы әкиятнең исеме ничек?

1) «Куян кызы»                                                 2) «Өч кыз»

3) «Чукмар белән Тукмар»                              4) «Ике кыз»

7) - «Сертотмас үрдәк» әкиятендә үрдәк кемне эзләп киткән?

1) Куян кызын                                                 3) Аучыны

2) Чукмар белән Тукмарны                            4) Ике кызны  

8) -  «Кәҗә белән Сарык» әкиятендә  капчыкта бүре башы ничә булган?

1) унике                                                3) өч

2) бер                                                    4) җиде

9) - «Өч кыз» әкиятендә анага кызларын ярдәмгә чакырырга кем булышкан?

1) Куян                                             3) Тиен        

2) Керпе                                           4) Каз    

10) - Г. Тукайның «Шүрәле» әкиятендәге егетнең исеме?

1) Әмир                                            3) Былтыр      

2) Салават                                        4) Тукай  

11) Су анасы чәчен нинди тарак  белән тараган?

1) Кызыл тарак                                       3) Озын тарак      

2) Алтын тарак                                       4) Көмеш тарак  

12) Әкиятләр, гадәттә, ничек башлана?

1) Борын-борын заманда                       3) Кыш көне      

2) Кичә кич белән                                   4) Бүген  

Алып баручы: Бәйгебезне дәвам итәбез. (музыка – Бишек җыры).                   Ана нәни баласына аның теле ачылганчы, сүзләрне ишетә, аңлый башлаганчы ук бишек җырлары аша үзенең теләкләрен, өмет-хыялларын җиткерә. Бу җырлар аша балаларны туган тел белән таныштыра башлый. Кадерле әниләр, сез  бала  йоклатканда нинди бишек җырлары җырладыгыз икән? Дүртенче бирем «Бишек җырлары» дип атала. Хөрмәтле әниләр, без сезнең җырларны тыңларга әзер. Рәхим итегез! (Әниләр бишек җырларын җырлап күрсәтәләр.)

Алып баручы: Ә хәзер балаларны тыңларбыз. Әйдәгез, балалар.

1 бала: Йокла, курчак, нәни курчак,

             Әлли-бәлли итәрсең.

             Таза булып, матур булып,

              Курчагым зур үсәрсең.

2 бала:  Әлли-бәлли итәр бу,

              Йокыларга китәр бу,

              Бәү-бәү итеп, күз йомып,

              Изрәп кенә китәр бу.

3 бала:  Әлли- бәлли итәр бу,

              Мәдрәсәгә китәр бу,

              Тырышып сабак укыгыч

              Галим булып китәр бу.

4 бала:  Йокла, улым, йом күзең

              Йом, йом күзең, йолдызым,

              Кичтән йокың кала да,

              Елап үтә көндезең.

              Әлли-бәлли, әлли-бәлли

              Әлли-бәллиүбәү.

5 бала:  Йокла инде,энем,йокла инде,

              Син йокласын диеп кояш сүнде.

              Йокла, энем, йокла инде...

              Озын юллар үтеп йокы килде.

6 бала:  Әлли-бәлли көйләрем,

              Хикәятләр сөйләрем,

              Сиңа теләк теләрем,

              Бәхетле бул, диярем.

Алып баручы:  Булдырдыгыз! Бишек җырлары газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Шуңа да бишек җырларын ешрак җырлагыз!

Алып баручы:  Әни куллары - иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.  Бәйгенең соңгы биреме  «Иң оста» кул дип атала.Хәзер сез һәм балалар  татар халкының элек- электән киелгән милли киеме алъяпкычны бизәрсез. Өстәлдә кирәкле әйберләр әзерләп куелган. Рәхим итегез!(Әниләр аерым, балалар аерым бизиләр.)  

                            Ак алъяпкыч челтәрле,

                            Илдә матур бетәрме?

                            Илдә матурлар бетәрме?

                            Җан сөйгәнгә җитәрме?

Җыр: “Әнием” – Айсылу Ибрагимова.

Алып баручы:   Бик матур алъяпкычлар килеп чыкты. Рәхмәт!

Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри  җиңүчене билгеләгән арада без сезнең белән күмәк бию биеп алыйк.

Күмәк бию әниләр белән бер түгәрәктә  башкарыла.

Алып баручы:  Җир йөзендәге иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый. Балалар, әниләрегезне  хөрмәт итегез, яратыгыз,сүзләрен тыңлагыз.Хөрмәтле әниләр, сезне тагын бер тапкыр чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек,бәхет, шатлык,озын гомер телибез, балаларыгызның хөрмәтен, игелеген тоеп яшәргә язсын.

        Жюрига сүз бирелә, җиңүчеләр билгеләнә.Бәйгедә катнашучы әниләргә һәм балаларга тантаналы рәвештә мактау кәгазьләре тапшырыла.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Әниләргә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко дню 8 марта на татарском языке...

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Сигезенче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценариясе.

Сценарий праздничного концерта посвященного на Международный женский день....

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

Иң кадерле кеше -Әни!

Коннен яктылыгы – кояшта,Кукнен матурлыгы – йолдызларда,Жирнен гузэллеге – Энилэрдэ! ...