Уртанчылар төркемендә язгы күңел ачу кичәсе “Карга боткасы”
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Бадертдинова Резеда Раисовна

Уртанчылар төркемендә язгы күңел ачу кичәсе

“Карга боткасы”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urtanchylar_t_1257_rkemend_1241_karga_botkasy.docx29.27 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль бюджет учреждениясе

Муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасы”

Уртанчылар төркемендә язгы күңел ачу кичәсе

“Карга боткасы”

                                                                                                     

                                                                                                   

                                                                                       

       

                                                                                   Тәрбияче:

                                                                 Бадертдинова Резеда Раисовна

                                                                                                                                                                           

 

                                                                         

Үткәрү көне:

26 нчы апрель 2018 нче ел.

Максат:

Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

Балаларның яшь төркеме:

Уртанчылар төркеме

Бурычлар:

Өйрәтү: Балаларны татар халкының мәҗүси бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү.        Үстерү: Карга боткасы мәҗүси йола-бәйрәме, ырымнары, уеннары,такмазалары аша сөйләм үстерү.                                                                Тәрбияви: Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлар:

 Кошлар рәсемнәре,ботка пешерү өчен казан,балалар санынча кашык-савытлар,татар халык уеннары өчен атрибутлар.

Белем бирү өлкәләре:

Сөйләм үсеше;

Социаль- коммуникатив;

Танып-белү үсеше;

Сәнгать һәм эстетик зәвык үсеше.

Тәрбияченең эшчәнлеккә әзерләнү буенча алдан эшләнәсе эше:

 Кичәне үткәрү өчен урын әзерләү,уеннар өчен атрибутлар әзерләү.

Балалар белән алдан эшләнәсе эш:

Алдан шигырьләр,татар халык уеннарын уйнау.

Методик алымнар:

  1. күрсәтү; 2)сөйләү; 3)уен.

Структура:

I.Кереш өлеш.

а) Балалар залга   керәләр.Исәнләшү.

б)Җыр: “Умырзая”

II. Төп өлеш.

а)  Язгы чәчәкләр турында сөйләшү.

б)”Карга боткасы” турында аңлату.

в) “Тамчы там” җыры.

г) “Күгәрчен гөрлидер” җыры.

Ботка өчен әйберләр җыю.

Д)”Шәл бәйләдем” җыры

е)”Болында”уены

ж)Уен:”Уң ягымда дустым бар”

з) “Наза” уены

и) “Яшерәм яулык” уены

III. Йомгаклау өлеше.

Ботка ашау.

                                                                                                   

                                 

                                     Күңел ачу кичәсенең барышы:

Матур итеп бизәлгән алан. Чишмә тавышы (магнитофон тасмасында). Бер агач түмгәге өстендә, чишмә  агышына сокланып Бабай утыра. Балалар керә.

Балалар: Әссәламәгаләйкем, бабай!

Бабай: Вәгәләйкем әссәлам, балалар!

1 бала: Нинди матур алан!                          АРТУР

2 бала: Нинди серле чишмә тавышы!        С.ДИЛЯРА

Бабай: Әйе,  балалар, менә кар сулары да, шушы чишмә суларына кушылып, гөрләвек тавышы чыгарып агалар. Әнә тегендә, яз килүен безгә хәбәр итеп, беренче умырзая чәчәкләре баш калкыта.

Тәрбияче: Бабакай, без бит бабалар бакчасыннан. Ә умырзая турында бик матур җыр беләбез. Җырлап күрсәтикме?

                              Җыр “Умырзая чәчәге”

Тылсымчы: бигрәк матур җыр икән. Умырзая кар астыннан иң беренче баш калкытучы чәчәк шул. Бик матур җырладыгыз. Рәхмәт сезгә балалар.

Тәрбияче: Бабакай, сез монда ни эшләп йөрисез соң?

Тылсымчы: шушы язның матурлыгына сокланып, табигатькә хәйран калып йөрим әле. Яз җитте бит. Яз! Һәрбер кош, агач, җан ияләре белән исәнләшәсем, аларга хәерле иртә диеп әйтәсем килә.

Таңнар саен хәерле көн телим

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә.

Һәм именлек телим иленә.

Хәерле көн димен һәр бөҗәккә               ТИМУР

Хәерле көн телим гөлләргә.

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Һәм сабырлык телим ирләргә.

Юлчыларга хәерле көн телим,                ЭМИЛИЯ

Чәчәкләргә карап елмаям

Җиргә якты җылы нурын сипкән

Кояшыма карап сокланам.

Тәрбияче:  Күңелләргә үтеп керерлек шигырь сөйләдегез. Без барыбызда табигатьне бик яратабыз. Аның кояшлы көннәренә, чәчәкле җәйләренә, ак карлы кышларына сокланабыз. Ә бүген шушы матур аланга яз бәйрәмен – “Карга боткасы”н билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдә, синдә безнең белән бәйрәм ит бабай!

Бабай: Бик, рәхмәт, балалар, әйдәгез бергәләп бәйрәм итик. Элекке заманнарда “Карга боткасы” бәйрәмен бөтен авыл халкы бергә җыйналып бәйрәм итә торган булган. Бергәләп утырып, ботка ашаганнар. Ә сез бу бәйрәмнең ничек килеп чыкканчы беләсезме соң?

1 бала:  Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр ди. Алар язны кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. (С.ДИЛЯРА)

2 бала:  Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.(ЭЛЬВИНА)

Тәрбияче:  Әйе, “Карга боткасы” – яз бәйрәме ул. Шагыйрьләр яз турында бик матур шигырьләр язганнар. Әйдәгез, шуларны искә төшерик әле.

Кар сулары ага гөрләшеп,                    ДИНАРА

Дулкын-дулкын серләшеп,

Ярларына сыймый ташкындай,

Кар сулары ага гөрләшеп!

Ак күбекләр уйный, сикерә,                К.ДИЛЯРА

Кыш бабайның соңгы кырларын

Алып китеп ерак диңгезгә,

Ак күбекләр җирдә бөтерелә.

Кышның салкын бураннары үтә,         С.ДИЛЯРА

Менә каба җиргә язлар килә,

Таллар бөре ача, кояш көлә

Язгы кошлар җиргә тавыш бирә.

Карыйм да мин сокланам                    АЙЗИЛӘ

Бу нинди иртә икән?

Һәр түбәдән су таша

Кая су җитә икән?

Җыр: “Күгәрчен гөрлидер”

Вак шарлар кебек тәгәрәп                 АДЕЛЯ

Ак карга төшә тамчы

Үзенә ясап тагарак

Бозларны тишә тамчы!

Ник көн дә шулай биидер                  НАРИНА

Туктамый һич тә алар?

Мин белдем, белдем ниндидер

Зур бәйрәм көтә алар!

Тамчылар бии тып та тып                 АРТУР

Амчылар сикерәләр

Аларны булмый туктатып

Алар яз китерәләр!

Тәрбияче: Ә яңгыр тамчылары язын тагын да ашыктыралар. Карлар тизрәк эри, агачлар яфрак яра, үләннәр яшелләнә, игеннәр дымга туена. Әйдәгез, язгы яңгыр турында җырлап алыйк.

                              Җыр “Тамчы там”

Тәрбияче:  Балалар, безнең бәйрәмгә тиздән кунаклар килер. Кара каргалар да очып килеп җитәрләр. Ә безнең әле бернәрсәбез дә әзер түгел. Әйдәгез, бәйрәм өчен нәрсәләр кирәклеген искә төшерик.

Балалар: Ярма, сөт, күкәй, казылык,ит.

Тәрбияче:  Шулай, ә без аларны каян алырбыз икән?

Тылсымчы:  Элек бәйрәм өчен сыйны балалар өй буенча җыеп йөргәннәр. Әйдәгез бездә шулай итик.

  Ә мин тиз генә учак ягып җибәрим.

Тәрбияче:  Ә без киттек, әйберләр җыерга. Әйләнеп өй янына киләбез.

Балалар бергә: Өйдәме түтәй?

                             Бир зинһар күкәй

                             Бирсәң безгә күкәй,

                            Тавыгың салыр йөз күкәй!

Әби күкәй бирә. Балалар рәхмәт әйтәләр, юлларын дәвам итәләр, икенче өй янына килеп

Балалар бергә: Өйдәме түтәй?

                             Кызганма түтәй

                             Май кирәк безгә, яярма кирәк,

                         Карга туена бар да кирәк!

3 бала: Шикәр кирәк, тоз кирәк, чыгар, түтәй, тизрәк!    МИЛАНА

4 бала: Ярма! Сөт! Күкәй! Ит!                                            АЛИНА

              Казылык та бир әле, түтәй!

Өйдән әби белән бабай чыгылар!

Әби: Менә, балалар, бар да бар, май да, сөт тә!

Бабай: Күкәй дә, ит тә. Ботка бик тәмле булыр.

(Балалар әби-бабайга рәхмәт әйтәләр)

5 бала: Безне сөендергән өчен сезне Ходай сөендерсен. Бабай, әби әйдәгез, сез дә безнең белән карга боткасы ашарга.                 ДИНАРА

6 бала:  Менә боткага бөтен әйберләрне дә ңыеп алып килдек.

Җыр “Шәл бәйләдем”

Җырдан соң балалар чәчәк өзәргә үрелә.

Бала: Әгәр мин чәчәк өзсәм

            Әгәр син чәчәк өзсәң

            Әгәр бергә – син һәм мин

            Матур чәчәкләр өзсәң

            Бушап калыр бу алан

            Бетәр шушы матурлык.

Тылсымчы: Әйе, балалар, әгәр без барыбыз да шушы матур чәчәкләрне өзсәк, кошларны җәберләсәк, агачларны сындырсак, безнең урманнарның яме бетәр иде.

Әби: Мондый тәртипле, уңган балалар күбрәк булсын иде. Әллә бер биеп алабызмы?

Татар халык уены:”Болында”

Тәрбияче: Ә без хәзер үзебезнең шигырьләрне дәвам итәбез.

Яз җитте          Резедә Валиева

Җылы җир сирпеп үтте               АЙЗИЛӘ

Агачларны селкетте

  • Уяныгыз, уян тизрәк!

Яз җитте!

Әй, яз җитте!

Кояш нурларын сипте                РАТМИР

Тәрәз битләрен үпте

  • Ачылыгыз, ачыл тизрәк,

Яз җитте

Әй, яз җитте!

Сыерчык сайрап үтте                    САМИРА

Һавалар зыңлап китте

  • Чыгыгыз, чык, әй балалар

Яз җитте,

Әй, яз җитте!

Яңгыр сибәләп үтте                        МИЛАНА

Кырлар яшәреп китте

Нурга тулды туган җирләр

Яз җитте

Әй, яз җитте!

                          Җыр “Уң ягымда дустым бар”

Бабай:  Шудый матур халык җырларын җырлагач бик күңелле булып китте бит әле!

Әби:  Сиңа әйтәм бабай исеңдәме яшь чакта нинди уеннар уйный иде?

Бабай: Исемдә, исемдә, алар бит бик күп. Менә без яшь чакта “Наза”уенын яратып уйный идек.

Тәрбияче: Бездә беләбез аны! Әйдәгез балалар уйныйбызмы?

 Тәрәзәдән карама                      АМИНА

 Бурекләрең алама

 Бар базарга ямауга,

 Бурегеңне ямарга

 Аннан килерсең безгә

“Аулак өй”дә уйнарга.

Уен “Наза”

        Шулчак “Кар-кар” диеп аланга каргалар килеп керә.

Бала: Кар-кар-кар-кар               ЯНА

Бала: Язлар җитте балалар       ИСЛАМ

Бала: Матур бәйрәм көнендә бар да күңел ачалар!

Тәрбияче: Менә безнең көткән кунакларыбыз, яз хәбәрчеләре каргалар килде. Әйдәгез уйнап алабыз!

Уен:”Кулъяулыгым яшел,яшел”

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, кошкайлар, безгә шундый матур яз алып килгәнегез өчен.

Бабай: Безнең боткада пешеп җитте. Әйдәгез, боткадан рәхим итегез!

Җырлап ботка ашарга түгәрәккә утыралар.

Балалар:         Ал да итәек әле                           

                        Гөл дә итәек әле

                        Күңелле итеп бергәләшеп

                        Ботка ашаек әле.

(Түгәрәккә утыралар, ботка ашыйлар. Ашап бетергәч савытларынәйләндереп куялар, кашык белән кага башлыйлар)

Тәрбияче: Безнең шуның белән “Карга боткасы” тәмам.

                Яңгырлар вакытында явып

                Кояш – вакытында җылытып

                Игеннәр уңып

                Еллар тыныч булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника КАРГА БОТКАСЫ

Самым популярным весенним праздником татарского народа несомненно является "Карга боткасы"В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят вороны. Поэтому как то...

Фольклорный праздник "Карга боткасы"

Конспект праздника на тему "Карга боткасы". Это праздник проводиться весной....

Карга боткасы

Балалар бакчасында фолклор кичәсе...

Тема: «Карга боткасы» (на татарском)

Максат: “Карга боткасы бәйрәме” белән таныштыру.Бурычлар:-тәрбия: татар халкының традияләренә һәм культурысына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.-үстерү: сөйләм телен үстерү,игътибарлык,тапкырлык һәм р...

"Карга боткасы"

Балаларны элекеге бэйрэмнэр белэн таныштыру,кошлар турында белем биру,аларны сакларга ойрэту.Татар халык йола бэйрэмнэренэ кызыксыну уяту....

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...