“ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ” Мәктәпкә әзерлек төркеме белән бәйрәм чарасы
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему
Праздник "В стране сказок" на татарском языке
“ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ”
Мәктәпкә әзерлек төркеме белән бәйрәм чарасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
prazdnik_dlya_konferentsii_v_dou.docx | 124.93 КБ |
Предварительный просмотр:
“ӘКИЯТЛӘР ИЛЕНДӘ”
Мәктәпкә әзерлек төркеме белән бәйрәм чарасы
Максат.
1. Балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын үстерү;
2.Әкият уйлап чыгарырга һәм аны сәхнәләштерергә өйрәтү.
3. Балаларны туган телдә дөрес, матур һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.
4.Әкиятләр аша бер- береңне хөрмәт итәргә , дус - тату булырга өндәү.
5.Татар милли калфагына, орнаментына карата кызыксыну уяту, орнаментларны исләрендә калдыру.
Җиһазлау: һава шары, әкият аланы, Шүрәле, малай, төлке, аю, бүре, тиен, куян, керпе,елан,кошлар, күбәләкләр персонажларына костюмнар, такта,бүрәнә, бау, чәчәк- җиде төс, биремнәр язылган бит, шифалы үлән суы.
Алдан эш:
-әкиятләр белән танышу, калфак бизәү, бию, “Шүрәле”, “Җәй”җырларын, “Болында”уенын өйрәнү.
Әкиятче: Исәнмесез, кадерле кунаклар! Мин сезнең янга биек таулар менеп, калын урманнар үтеп, тирән дингезләр кичеп үттем. Бүген мин сезне сихри дөньяга чакырам. Тик әкиятләр дөньясына юл ерак һәм катлаулы.
Ишектә шаку тавышы ишетелә. Балалар бүлмәгә керәләр.
Бала
Исәнмемез – саумысыз!
Нигә ишек ачмыйсыз?
Шакый –шакый арып беттек,
Нигә каршы алмыйсыз?
Әкиятче.
Исәнмесез, дусларым, ишетмәдем бит, әйдәгез, түрдән узыгыз! Әкият тыңлыйсыгыз киләме?
Сөйли белсәң, тыңлый да бел, дигән бит борынгы бабайлар .
Балалар
Килә, килә.
Әкиятче.
Борын –борын заманда
Булган ди, бер патша.
Ул ясаттырган ди бииик
Матур бер бакча.
Бакчаның коймасы булган ди,таштан
Сөйлимме яңа баштан?
Балалар
Сөйлә, сөйлә.
Әкиятче.
Әкиятләр күп төрле булалар. Әкиятләрдә яхшылык һәм яманлык, батырлык һәм куркаклык, хәйләкәрлек, саранлык, юмартлык турында сөйләнә. Бүген мин сезне әкиятләр иленә сәяхәткә чакырам. Сәяхәткә без сезнең белән һава шарына утырып барырбыз. Шарларыгызны тотыгыз, очтык! ( Музыка)
- Әкиятче.
Менә без беренче әкият илендә. (Кошлар, күбәләкләр, еланнар музыка астында төрле хәрәкәтләр ясыйлар) Нинди матур ил! Сезгә ошыймы?
-Балалар. –әйе.
Саескан. Безнең әкият иленә рәхим итегез, ләкин сәяхәтегезне менә бу биремнәрне чишсәгез генә дәвам итә аласыз.
Әкиятче. Чишәбезме саескан биргән биремнәрне? Яле укып карыйк аларны.
- Әкиятләр, гадәттә, ничек башлана?
- (Борын- борын замандаяшәгән ди, булган ди дип)
- Әкияттә нинди холыклы геройлар була?
- (тыныч, хәйләкәр, зирәк, куркак, явыз, уңай,тискәре....)
- Чуар тавык әби белән бабайга нинди вәгъдә биргән?
- (Мин сезгә күп итеп гади йомыркалар салырмын дигән)
- Өч кызның кайсысы игелекле булган?
- (Төпчек,өченче кыз игелекле булган)
- Сыерчыкның мактанчык күршесе нинди кош?
- (Сыерчыкның мактанчык күршесе чыпчык булган.)
- Нинди кошлар кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?
- (Казлар- аккошлар кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр.)
- Боздан ясалынган өй ныкмы, әллә кайрыдан салынганмы?
- (Кайрыдан салынган өй нык.)
- Бүре башыннан курыкмаган нинди йорт хайваннарын беләсез?
- Кәҗә белән сарык бүре башыннан курыкмаганнар.)
- Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы нәрсә?
- (Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы- песи.)
- Куян кызы ни өчен елый?
- (Аны өеннән төлке куып чыгара.)
- Былтыр исемле егет кайсы әкият герое?
- (Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән)
Музыка астында Шүрәле керә.
Шүрәле: Шүрәле дигән сүз ишеттем мин. Сез мине чакырдыгызмы? Кети- кети уйнап алабызмы? Бик яхшы булды әле бу!
Әкиятче: Исәнме, Шүрәле.
Балалар исәнләшәләр.
Әкиятче.
Без балалар белән әкиятләр иленә сәяхәткә чыктык. Балалар синең турыда язылган әкиятне бик яраталар. Аларны азаплама зинһар!
Балалар, ә без Шүрәле турында җырны җырлап күрсәтик әле..
Җыр: “Шүрәле”
Шүрәле: (йөткерә)
Әкиятче: Әллә авырып киттеңме, Шүрәле?
Шүрәле: Кичә чишмә суын эчкән идем шул.
Әкиятче: Күрсәт әле тамагыңны! (карый) . Ай-яй тамагы да кызарган, борыны да тыгылган. Балалар,Тамагын дәвалау өчен Шүрәлегә нинди киңәшләр бирәсез?
-Балалар. Шүрәлегә үзебез ясый торган сулау гимнастикасын күрсәтик әле. Көн саен шуны ясасаң, чирләмәссең.
Барысы да тезелеп басалар.
Бер, ике, өч! Бер, ике, өч!
Сулыйбыз иркен итеп.
Чүгәлибез, торабыз,
Башны уңга борабыз,
Аннан сулга карыйбыз.
Һәм сикерә башлыйбыз.
Шуңа күрә барыбыз да
Сәламәт, йөзебез шат!
-Балалар. Мәтрүшкә, кура җиләге, юкә чәчәгеннән ясалган шифалы чәй эчеп куй син.
Әкиятче. Рәһим ит, Шүрәле дус! (Шифалы су бирә)
Шүрәле: Рәхмәт сезгә балалар! Тамагым да рәтләнде, борыным да ачылды. Хәзер мин көн саен сулау гимнастикасын ясармын, үлән чәйләре ясап эчәрмен. Сау булыгыз!
Әкиятче: Балалар, карагыз әле, юл буенда серле чәчәк үскән.Кайсы әкияттән икән бу?
-Балалар. “Чәчәк- җиде төс” әкиятеннән.
Әкиятче. Чәчәкне алып карыйм әле, аның таҗларында “Әкиятләрдә аларны ничек атыйлар?” уены язылган. Мин сезгә әкият герое атармын, ә сез аларның ничек аталуын әйтерсез.
Бака-(бакылдык)
Тычкан-чыелдык0
Куян-(куркаккай)
Төлке-(хөйләбай)
Бүре-(соры колак)
Аю-(камыт аяк)
Песи-(йомшаккай)
Әкиятче: Булдырдыгыз,балалар!
Әкиятче: Ә хәзер балалар күзләрегезне йомыгыз да мин сезне нәни әкиятчеләргә әйләндерәм. Мин әкиятне башлыйм, ә сез дәвам итәчәксез.
Борын-борын заманда куе урманда яшәгәннәр ди.. ....балалар әйтәләр....(җәнлекләр). Алар көн дә урманга..........(йөрергә, уйнарга чыгалар). Бер көнне алар әниләреннән сорамыйча елга буена чыкканнар. Җәнлекләр балалар әйтәләр....( су коенырга булганнар). Менә суга кереп йөзә генә башлаганнар иде, балалар әйтәләр....(куян баласы бата башлаган). Ул “Коткарыгыыыыыз !-дип кычкыра башлаган. Җәнлекләр якын-тирәдәге әйберләрне кулланып куянга ничек булышканнар? (балалар җаваплары)
- бүре һәм аю балалары бүрәнә алып килгәннәр,
- төлке бау тапкан.
- керпе такта табып алып килгән.
Шул тирәдәге агачта яшәүче әни тиен килеп җиткән. Бергә-бергә куянны коткарганнар.
Әкиятче: балалар, ә хәзер шул әкиятне сәхнәләштереп күрсәтәбез. Балалар рольләрне үзегез бүлешегез әле.(Балалар рольләрне бүлешәләр).
Җәнлекләр урманга киләләр. “”Болында” дигән уен уйныйлар .
Чәчәкләр үскән болында
Җырлыйбыз әйлән- бәйлән.
Куянкай, куянкай,
Әйләнәсең кем белән?
Куян иптәшен ала. Җыр тагын кабатлана.
Тиенкәй, тиенкәй,
Син каласың уртада.
Хәрәкәт туктала. Бергәләп җыр башкаралар.
Куян баласы. Көн шундый җылы, Әйдәгез, су коенып кайтабыз! Бергәләп су буена китәләр. Суга кереп йөзә генә башлыйлар, куян баласы бата башлый. Ул “Коткарыгыыыыыз !-дип кычкыра . Җәнлекләр якын-тирәдәге әйберләрне кулланып куянга булышалар. Аю бүрәнә, бүре такта, төлке, керпе бау алып килә,тиен куян баласын коткара.
Әкиятче. Бик матур уйнадыгыз балалар.Ә хәзер миңа әйтегез әле, җәнлекләр су коенырга барырга уйлап дөрес эшләделәрме?
-Балалар. Юк, балаларга үзләренә генә су коенырга барырга ярамый.
Әкиятче. Ә куянны дөрес коткардылармы?
-Балалар. Әйе.
Әкиятче. Сезгә үзегез уйлап тапкан әкиятошадымы?
Аны сез бүген кемнәргә сөйләячәксез?
-Балалар. Әнигә, әтигә, сеңлемә, энемә,,,
Әкиятче.– Менә безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Без әле әкиятләр өйрәнүне дәвам итәрбез. -Балалар , “әкиятләр иленә” сәяхәт сезгә ошадымы?
Балалар. -Бик ошады.
Әкиятче: Әкият өйрәтә безне
Батыр, тыныш булырга.
Әдәплелек сыйфатларын
Үзендә булдырырга.
Матурлыкка, дөреслеккә
Өйрәтә ул әкият.
Усаллыкны, явызлыкны
Фаш итә ул әкият.
Изге эшләргә соклана
Әкият тыңлаучылар.
Явызлыкка нәфрәтләнә
Хаклык яратучылар.
Әкиятче.-Булдырдыгыз, балалар. Сез үзегезне сынатмадыгыз. Миңа сезнең актив, бердәм булуыгыз ошады. Һәрвакытта да дус-тату булыгыз, бергәләп уйнагыз, бер – берегезне хөрмәт итегез. Ә хәзер мин сезне балалар бакчасына алып кайтам. Балалар һава шарына утырып китәләр.
Вакыт калса.
Малай керә.
Әкиятче.Балалар , карагыз әле, бу малай бик танышә күренә, ә сезгә?
-Балалар. “Су анасы” әкиятендәге малай ул.
Әкиятче. Нәрә борчый сине?
Малай. Исегездәдер, мин бер заман су анасыннан
Алтын тарак урлап кайттым...шунна,
Озакламый су анасы безнең өйгә килде,
И орышты, и орышты шуңа әни мине.
Шуннан бирле андый эшкә бармый башладым,
“Иясе юк!” дип, әйберләргә тими башладым.
Тик бу хәлне су анасы онытмады,
Өебездән акйбер әйберләр югалды.
Бер заман эссе эссе һава, мин су керәм,
Чү, басмада су анасын тагын күрәм.
Тоткан бер кулында ул тарагын, кигән әниемнең иң матур калфагын.
-“Әгәр күп калфаклар бизәп китерсәң син миңа,
Кире бирермен әнкәңнекен мин сиңа!”
Ах! Харап эш! Ничек итеп калфаклар бизәргә?
Ярдәм сорап килдем, дусларым, мин сезгә.
Әкиятче. Әйе, хәл яхшыдан түгел, тик кайгырма. Балалар, булышабызмы без малайга?
Әкиятче. Әйдәгез, ачыклыйк әле, нәрсә ул калфак?
-Балалар. Калфак- татар хатын- кызларының баш киеме.
Әкиятче. Балалар сезнең калфак бизәгәнегез бармы?
-Балалар. Әйе, әз генә бизәп бетерәсе калды.
Әкиятче. Менә мин сезнең эшләрне тылсымлы таяк белән алып та килдем. Күрәм, бик матур итеп бизәгәнсез. Нинди бизәкләр белән ясадыгыз калфакны?
-Балалар. Уртада- лалә чәчәге, кырыйларында – яфраклар.
Без аны су анасына бүләк итәбез.
Малай. И балалар, рәхмәт сезгә, алтын куллар,
Су анасы, сизәм, көтә.Киттем дуслар.(Китә)
Кунакларны ял иттерү (релаксация).
Әкиятче: Ә хәзер мин сезне рус халык әкиятләр иленә чакырам.
Конспект занятия “В стране сказок” (Старшая группа)
Воспитатель: Дети, давайте поздороваемся. Встали все в круг, улыбнулись. “Ты ладошкой к другу прикоснись и ему приветливо улыбнись.” Ребята, а вы любите путешествовать? Я вас приглашаю в волшебное путешествие в страну сказок. Но сначала скажите, что нужно взять с собой в путешествие, но в рюкзак положить нельзя? (ответы детей: храбрость, внимание, хорошее настроение и т.д.). А чтобы нам веселее было путешествовать, давайте наденем вот эти бантики и носики, и будем как сказочные герои.
Отправляемся друзья
В чудо сказку-вы и я.
В театр кукол и зверей,
Для девчат и для ребят!
Здесь экран волшебный есть,
Сказок тут не перечесть!
- (на экране появляется книга ) Книгу сказок открываем, с ней путешествие начинаем.
Воспитатель: Вот мы и в стране сказок. Посмотрите, эта книга необычная-здесь живут сказки. Попробуйте их узнать. (на экране появляются иллюстрации к сказкам, дети узнают сказку и героев).
Продолжим наше путешествие. Давайте поиграем в игру “Дерево доброты”. Вы должны вспомнить добрые поступки сказочных героев. (дети называют поступки, и на дереве появляются листочки).
Молодцы, вот и вы сделали доброе дело- одели березу в листочки. Пусть оно растет, зеленеет, воздух очищает.
Танец: “Березки”
А мы движемся дальше.
- Вот перед нами сказочный домик. А кто же в нем живет? Как же мы сможем это узнать? Назовите какую мебель вы здесь видите. Сколько?( дети называют) . Назовите пусуду на столе. Заглянем в другую комнату, как она называется? (спальня) а почему вы так решили? (здесь стоят кровати). А вы догадались, чей это домик, кто здесь живет? (три медведя) а как их зовут? (Михайло Потапыч, Настасья Петровна, Мишутка).
Молодцы, дети, продолжим наш путь.
(Под музыку дети идут в сказочную страну имитируя лисичку, медведя, волка, зайца.)
(на экране появляется квадрат)
Воспитатель: Ребята, нас встречает колобок. Как, вы со мной не согласны? А почему? Докажите, что это не колобок (ответы детей).
Воспитатель: Правильно, колобок круглый и желтый. А вот и он. Колобок приготовил вам интересные задания.
- Какие животные были в сказке колобок?
- Сколько человек было в сказке? Посчитайте.
- Сколько животных мужского рода?
- Сколько животных женского рода?
- Лиса какая?
- Волк какой?
- А колобок какой?
- Посчитай, кого больше: сказочных животных или людей?
Воспитатель: а теперь немножко отдохнем.
Будем пальчики считать,
Будем сказки называть.
Рукавичка, теремок, колобок-румяный бок.
Есть снегурочка-краса,
Три медведя, волк-лиса.
Не забудем сивку-бурку-
Нашу вещую каурку.
Про жар-птицу сказку знаем,
Репку мы не забываем.
Знаем волка и козлят.
Этим сказкам каждый рад.
Воспитатель: Дети, а вы помните, что случилось с колобком? (его съела лиса). Жаль колобка, он такой красивый, веселый, румяный. А давайте придумаем другой конец сказки со счастливым концом. (творческие рассказы 2-3детей).
Воспитатель: Спасибо! Вы придумали много сказок. а теперь посмотрите на экран, мы видим пиктограммы к сказке колобок. (чтение предложений по пиктограммам).
А теперь давайте подойдем к столу, откроем салфетки. перед вами тарелки со цветным песком и с изображением героев сказок. выберите себе героя, который вам понравился. Наносим на каждую часть изображения клей и аккуратно насыпаем на нее тонкий слой песка нужного вам цвета. Лишний песок стряхните. Давайте покажем нашим гостям, какие картинки у нас получились. (вопросы к детям: из какой сказки твой герой?).
- вот и закончилось наше путешествие в страну сказок. вы справились со всеми заданиями. Молодцы. А теперь давайте споем нашу песню про сказки.
Песня : “Сказки гуляют по свету”
Кунакларны ял иттерү (релаксация).
Әкиятче: Ә хәзер мин сезне англиягә чакырам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”
Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...
Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"
Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат : балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...
"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)
Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...
Каюм Насыйрига ияреп әкиятләр илендә
Белем бирү эшчәнлеге...
Лэпбук. Тема:"В мире сказок", "Әкиятләр илендә" (УМК)
Авторская разработка "Лэпбук" для дошколҗников " Әкиятләр илендә", "В мире сказок". Цель: активизация знаний детей о татарских, русских народных сказок. Задачи: продолжат...
"Габдулла Тукай әкиятләре илендә"
Досуговое мероприятие для детей совместно с родителями....
План кружка "Әкиятләр илендә"
первая группа раннего возраста...