Сценарий "Сау бул, бакчам"
материал (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Сау бул, бакчам!!!
Зал бәйрәмчә бизәлгән! Вальс көенә кулларына шарлар тоткан балалар керәләр.
Т. Эльвина: Бу нинди көй, нинди моң агыла,
Нинди бәйрәм, нинди кичә бу?
Моңлы бу көй – саубуллашу көе,
Аерылышу көе икән бу?
Тәрбияче: Аерылышу көе, тик шатлыклы көй бу,
Сабыйларыбыз үсеп җиткән бит.
Үсеп, ныгып, белем дөньясына карап,
Канатларын кага икән бит.
Миф. Эльвина: Саубуллашыр чак та килеп җиткән,
Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.
Сизмәгәнбез айлар, еллар белән,
Матур балачакның үткәнен.
В. Гөлчәчәк: Без бакчага килгән көнне
Бик – бик бәләкәй идек,
“Әннә кил тизрәк”, - диеп,
Ишеккә күрсәтеп еладык.
“Тизрәк кил әннә” диеп
Ятсындык, ят иттек,
Ул көнне апабызны.
Ике – өч көн үтүгә, аңладык хатабызны.
Апабыз әнидәй, бик яхшы икән бит,
Без аның кулында
Сизмәдек әнинең киткәнен.
Тәрбияче А.: Сез бәләкәй, без яшерәк идек,
Тәүге тапкыр бире килгәндә,
Вакыт бик тиз үткән – ышанасы килми,
Аерылышу көне җиткәнгә.
Килгән көнне, әйе, син еладың,
“Әннә” диеп, тәрәзәгә гел – гел күрсәттең.
Без юаттык: “хәзер килә”, - диеп,
Көне буе йөрдек күтәреп.
Еллар үтте, сез үстегез инде,
Без дә инде бераз картайдык.
Ничек кенә булсын, үткәннәрне,
Булмый инде, булмый кайтарып.
З. Энҗе: Борчылмагыз, апа,китәсез дип,
Яныгызга килеп йөрербез.
Сез өйрәткән белем тәрбиянең,
Һәр адымда кадерен белербез.
А. Адель: Бакча белән саубуллашу көне,
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны.
И. Адель: Күңелле дә, күңелсез дә
Хәлемне белмиләр шул.
Китмәс идем, зур малайлар,
Бакчага йөрмиләр шул.
Ильяс: Тик елыйсы килә минем,
Инде ни хәл итәсе.
Бакчадан, дуслар яныннан
Бер дә килми китәсе.
Җыр: “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.
1.Каләм тотып кулларга,
Хәрефләрне төзергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә,
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
2. Бишкә бишне кушарга,
Иҗектән сүз ясарга,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
Белер өчен бик күпне,
Яратырга китапны,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
3. Таңнар ничек атканын,
Кояш ничек батканын,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
Табарга утрауларны,
Биек, биек тауларны,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
4. Өтер белән ноктаны
Кайчан, кайда куйганны,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
Дуслык кадерен белергә,
Сузылсын дип гомергә,
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
Тәрбияче И.: Безнең арада әле мәктәпкә китми, тагын балалар бакчасына
йөрисе балалар бар. Хәзер шуларга сүзне бирәбез.
Илүзә: Мин бакчада калам әле,
Мәктәпкә яшем җитми,
Бакчада да бик рәхәт,
Калуга исем китми.
Булат: Миңа да әни әйтә,
Ашыкма ди мәктәпкә,
Бер көз, бер кыш, бер яз, бер җәй,
Кем түзмәс ди рәхәткә.
Г. Энҗе: Калып торам әле мин дә,
Бер генә елга тагын.
Күп өйрәнү, үсү кирәк,
Уйлыйм әле шул ягын.
Рәзил: Шатлыклы көн дә бит үзе,
Әмма моңсуландыра.
Дуслар киткәч, бик күңелсез
Булыр дип уйландыра.
Артур: Уенчыкларыгызга да
Булыр инде бик моңсу.
Сез киткәндә безгә дә бит,
Бигрәкләр дә ямансу.
Ләйсән: Бик мәктәпкә барыр идем,
Бернигә дә карамый.
Тәрбияче апа әйтә:
Әле пока ярамый!
Алмаз: Бакчабызда бүген бәйрәм,
Сезгә серне ачабыз.
Иң якын дусларыбызны
Без мәктәпкә озатабыз.
Эльза: Саубуллашырга җыелдык,
Озатырга мәктәпкә.
Телибез барыгыз да,
Укырга бары бишкә.
Әмир: Безгә карагач,
Сезгә кызыктыр,
Без бик кечкенә,
Ә сез нинди зур,
Марсель: Дусларыбыз, сез киткәч,
Без дә йоклап ятмабыз.
Укырга да өйрәнербез,
Ни кирәген ятларбыз.
Мәликә: Әй, нишләп күңелсезләнергә,
Шатланырга кирәк ич,
Бакчада йөреп кенә гел,
Бик зур үсеп булмас ич.
Мин. Эльвина: Саубуллашу көне диеп,
Боегып тормыйк әле,
Бар дөнья ямьләнеп китсен,
Әйдә бер җырлыйк әле.
Җыр: “Иң гүзәл кеше икәнсез”.
Чәчәк эзләп йөрим кырларда,
Белмим сезне ничек зурларга.
Теләп сезгә изге теләкләр,
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
Кайгыларны сыйпап аласыз,
Хәерле юл теләп каласыз.
Сез бит шундый назлы һәм чыдам,
Сезне уйлап юлга мин чыгам.
Мактагансыз тиеш урында,
Яклагасыз тиеш урында.
Күңлебезгә ак нур сипкәнсез,
Сез иң гади кеше икәнсез.
Күзләрегез көлеп торсын гел,
Юлыгызга яусын алсу гөл.
Җырыбыз булсын сезгә бүләк,
Тәрбияче апалар, рәхмәт.
Тәрбияче: Ә хәзер балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшереп, уен уйнап
алыйк әле. Уен: “Күз йомып, санны таны” дип атала. Өстәлдә
кисеп ясалган саннар, бер баланың күзен бәйлибез, санны ала
һәм ничә икәнен әйтә. Әниләрне дә уйнатырга мөмкин.
Уен:
З. Энҗе: Беләм апа, беләм,
Син бит орышсаң да,
Якын итеп кенә орыштың.
Өйрәткәннәрне белмәсәк,
Әниләрчә син бит борчылдың.
Тәрбия һәм белем биргәндә,
Мавыктыргыч юллар эзләдең,
Безнең өчен тырышканнарың
Маңгаеңа сырлар салганың
Сизмәдең син, беләм, сизмәдең.
И.Адель: Тәртипсез чаклар булгандыр,
Шаян чак та булгандыр,
Барысы өчен, барысы өчен
Апалар гафу итсен.
Аларда булган сабырлык,
Гомер буена җитсен.
А.Адель : Урамда уйнаган чакта
Сезне күрербез әле,
Бакчаның хәлен белергә
Килеп йөрербез әле.
Сагындырыр группадашлар,
Сагындырыр уенчыклар,
Бик еш кына искә төшәр,
Бергә уйнаган чаклар.
Алсу: Бик күңелле бакчабыз,
Тик сез генә китәсез
Үзебезнең күчтәнәчне
Биеп бүләк итәбез.
Бию: “Уенчыклар белән хушлашу вальсы”
Эльвина Миф.: Әниләрнең күзе нигә яшьле,
Нигә моңаялар апалар?
Канат кагып алга кузгалабыз,
Алда борма юллар яталар.
Борчылмагыз, бердә безнең өчен,
Сынатмабыз белем илендә.
Зур кешеләр булып матур киләчәкне,
Без төзербез туган илемдә.
Гөлчәчәк: Сумкалар да әзер, формалар да,
Без мәктәпкә күптән җыендык,
Инде менә соң мәртәбә бакча белән
Хушлашырга бире җыелдык.
Шаяра алмый, никтер моңсу бүген,
Шушы көнне күптән көтсәм дә,
Бакчам чыкмас истән, оныта алмам
Саубуллашып аннан китсәм дә.
Хәрефләрне таратабыз “Хуш бакча!” сүзе чыга.
Бию : “Хушлашу вальсы”.
Тәрбияче: И. Сабыйларым, әле дә сез бар.
Сезнең белән яшим яшәреп
Картаясым килми, беләсезме?
Яшим ахры сездән көнләшеп.
Тәрбияче: А. Әле дә ярый сез бар сабыйларым,
Йөгереп килеп мине кочасыз.
Кайгы – хәсрәтемне оныттырып
Борчуларны читкә кагасыз.
Т.Эльвина: Тәрбияче!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул күңелләрнең иң җылысы.
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора
Алар сине әниседәй якын күрә.
Г. Энҗе: Тәрбияче!
Көйсезләнсәк, еласак та,
Сез гел сабыр булдыгыз.
Безнең баштан сыйпап торды,
Сезнең йомшак кулыгыз.
Тәрбияче!
Эльза: Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен.
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.
Миф. Эльвина: Тәрбияче!
Үз улыдай, үз кызыдай якын күреп,
Үстерәсең ничә буын балаларны.
Киткән чакта бакча белән саубуллашып,
Елый – елый озатасың син аларны.
Тәрбияче: А. Еллар үтә торыр бер – бер артлы
Ерагая барыр аралар,
Кая китеп кемнәр булсагыз да
Бәхетле булыгыз, балалар.
Ак юл сезгә, аяз тормыш күге,
Юлдаш булсын сезгә зур шатлык,
Күңелегезне һәрчак биләп торсын
Якты уйлар, сафлык һәм пакълык.
Бәхетсезлек, бәла – казалардан
Ходай сезне үзе сакласын!
(Кыңгырау чыңлый) .
Тәрбияче: И. Челтер – челтер, челтер – челтер
Тәңкәләр челтериме,
Әллә инде чишмәләрнең
Язгы бу бер җырымы?
Челтер – челтер, челтер – челтер
Кыңгырау чыңлавы бу
Балаларның бакча белән
Хушлашып җырлавы бу.
Җыр: “Уйларымда бакча еллары”.
1). Балачакның гүзәл бер мизгеле
Хәтеремдә минем бүген дә
Кулга тотып чәчәк бәйләмнәрен
Килгән кебек уен иленә.
Шау – гөр килгән бакча елларына
Алып кайта мине уйларым
Тәрбияче апам дәшә сыман
Улларым сез минем, кызларым.
2). Хуш килдең син, әйдә балам, диеп
Алып киттең тормыш юлыннан,
Авыр чакта ярдәм кулы суздың,
Сакладың син ялгыш адымнан.
3). Өйрәттең син, ярат балам диеп
Туган илне, әткәм – әнкәмне,
Гомерең буе халкың өчен тырыш,
Онытма син туган телеңне.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...
Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге
Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...
Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (презентация)
Презентация...
«Бар матур бакча»
Конспект занятия по татарскому языку....
Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»
Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...
Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК
Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...