“Яңа ел тамашасы” (сценарий)
материал (старшая, подготовительная группа) на тему
Яна ел бэйрэменэ багышланган сценарий конспекты (зурлар торкеме)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yana_el_tamashasy._baryy_mazharalary.doc | 113 КБ |
Предварительный просмотр:
Балалар матур көйгә залга биеп керәләр. Урыннарына басалар.
1 алып баручы: Бәйрәм бүген - Яңа ел,
Бөтен җиргә кар кунган.
Яңа елны каршылап,
Кунаклар да җыелган.
Балаларга куаныч:
Монда чыршы килгән ич!
Кабызган йолдызларын,
Балкыта ул йөзләрен.
2 алып баручы. Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Бергә. Котлы булсын Яңа ел!
Хәерле көн барыгызга да! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык. Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.
Ләйсәнә. Тышта нурлы, күңелле
Җиргә ап – ак кар ятты.
Җырлап – биеп каршылыйбыз
Яңа ел таңы атты.
Шатланабыз, сөенәбез,
Зурлыйбыз яңа елны.
Яңа елда , яңа утлар,
Яктыртсын яңа юлны.
Даша. Будет весело сегодня,
Будет некогда скучать.
Здравствуй, праздник Новогодний
Мы пришли тебя встречать.
Әмир. Ап – ак карлар ява
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына,
Яшел чыршы җыйнады.
Чыршыбыз Яңа елга,
Матур итеп бизәлгән.
Баштан алып аска кадәр,
Уенчыклар тезелгән.
Айсылу. Күрегез лә чыршыбызны!
Чыршының да чып – чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.
Н. Камил. Уйнап – җырлап әйләнербез,
Бүген синең яныңда.
Үзең матур, үзең чибәр
Кадалмый бер энәң дә.
Эльвина. Нинди гаҗәп:
Һәр кешегә бәйрәм бүген.
Бар да матур киенгән
Чыршыбыз да әйтерсең лә
Укалы күлмәк кигән.
Кирилл. Возле елки в Новый год
Водим, водим хоровод.
Елочка – красавица
Детям очень нравится.
Вот она какая
Стройная, большая!
Риназ. Көтә чыршы сабыр гына
Безнең җыр җырлаганны
Тирәсендә әйлән – бәйлән
Уеннар уйнаганны.
Алып баручы. Балалар, чынлап та, әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.
Җыр : “Чыршыкай-купшыкай” (Х.Әхмәтшин сүзл., Р.Сәрвәров муз.)
1. Урман кызы Чыршыкайны
Көтеп ала барсы да,
Яңа елны дәшә бит ул,
Өй түренә баса да.
Кушымта:
Яңа елда кунак булып
Кил син безгә,Чыршыкай!
Яңа елда кунак булып
Кил син безгә, Купшыкай!
2. Ашыгабыз Яңа елга
Урман кызын бизәргә.
Әткәй-әнкәй ярдәм итә
Уенчыклар эләргә.
Кушымта шул ук.
3. Урман кызы Чыршыкайның
Күлмәкләре яшелдән.
Кыш бабай да бүләкләрен
Чыршыкайга яшергән.
Кушымта шул ук.
Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәм башланды, тик бер кунагыбыз күренми бит әле.
Эмилия. Апа, кем турында әйтәсез сез?
Алып баручы. Убырлы әбиебез ел саен мине чакырмыйсыз дип үпкәли бит, менә бу юлы чакырып хат салган идек, әллә хатыбыз барып җитмәде микән?
Ашыгып Убырлы керә.
Убырлы. Ишеттегезме? Белдегезме?
Яңа ел булмый диләр?!
Кыш бабай килми диләр?!
Алып баручы. Исәнме, убырлы әбекәй! Әле сине искә төшереп алдык. Каян ишеттең бу хәбәрне? Кем әйтте?
Убырлы. Кибеттәге әбиләр
Булмас быел, диделәр.
Кая таба тәгәрибез?
Ниләр күрербез диләр?
Алып баручы. Ә юк икән, бу гайбәт.
Булмас андый әкәмәт
Чыршыбыз бар, кар да бар
Уйнарбыз, җырларбыз.
Кыш бабабыз ишетер дә
Тиз генә килеп җитәр.
Камилә. Кыш бабабыз килми калмас
Яңа ел бәйрәменә
Безнең белән бергәләп
Җыр җырлап әйләнергә.
Алып баручы. Әйе, бер елны да Яңа елның булмый калганы юк. Син борчылма, убырлы әбекәй.
Убырлы. (кунакларга карап). Белмәссең, мине чакыргач кына булмавы да бик мөмкин. Ә хатыгызны алгач бик куандым, мине хөрмәт итә башлавыгызга бик зур рәхмәт сезгә!
Алып баручы. Ярый, әбекәй, без дә синең килүеңә бик шатбыз. Әйдә менә балалар янына рәхим ит. Балалар, мин тагын кемнедер күрәм.
Кемдер килә бу якка
Кем икәнен белегез
Колак озын, үзе ак
Аңа шулай яхшырак.
Балалар. Куян! (куян керә) (убырлы аның янында бөтерелә)
Алып баручы. Карагыз әле, балалар! Кечкенә куян. Адашты микәнни? Әйдәгез, белешик әле.
Син кем?
Куян. Мин - Куян.
Алып баручы. Кая барасың?
Куян. Мин йөрим эзләп кишер.
Әни әйтә: кимер-кимер!
Ашасаң син витамин
Булырсың өзәрдәй тимер.
Бер нәрсәдән курыкмам
Бүредән торып чапмам!
Алып баручы. Кишер бирербез без сиңа, балалар да аны яратып ашый бит, алар беләләр, кишер ашаган бала зур үсә һәм көчле була.
Убырлы. Менә-менә үзем генә бирәм, мин дә яратам аны. (куян белән убырлы икәү утыралар)
Алып баручы. Балалар! Чыршыбыз да бар, җырларыбыз да, кунакларыбыз да, тик бәйрәмебезнең төп кунаклары күренми. Без кемнәрне көтәбез әле?
Балалар. Кыш бабай белән Кар кызын! (Телефон шалтырый.)
Алып баручы. Гафу итегез инде, кемдер шалтырата. Әйе, тыңлыйм! Кем бу? Кар кызы! Исәнме, Кар кызы! Сез кайда? Ник килмисез? Тукта, тукта! Нәрсә булды? Елама. Сөйлә. Сөйли алмасаң язып җибәр.
Куян.(торып баса) Мин аларга теге атнада ук кереп чыккан идем, соңга калмыйбыз, вакытында килеп җитәбез, дигәннәр иде.
Алып баручы. Димәк нәрсәдер булган. Туктагыз әле, Кар кызыннан СМС ка килде. (Укый)
Балалар! Кыш бабай миңа алданрак барып, сезнең белән уйнап, җырлый торырга, аны каршы алырга әзерләнә торырга кушты. Машинамның тәгәрмәчләре карга батты, урманда чыга алмый ятам, килеп сөйрәтеп алмассыз микән?
Убырлы. Ха-ха-ха! Кем инде кыш көне урманда машина белән йөри. Гомергә Кар кызы ат белән йөрде.
Алып баручы. Шулай да, тик нишләргә?... Уйлап таптым! Минем тылсымлы китабым бар, кем шул китапны укый, аның көче арта. Көчле кеше генә Кар кызына булыша ала. Тик китап битләре ачылсын өчен матур шигырьләр, җырлар биюләр башкарырга кирәк.
Адилә. Ник биемәскә, биибез
Биюдән без һич туймыйбыз.
Кар кызына булышыйк
Матур итеп биеп алыйк.
Бию “Ой, снег, снежок”
Динияр. Яңа елны каршылыйбыз
Барыбыз да шундый шат.
Кыш бабай почта аша
Җибәргән берничә хат.
Иркә. Бер хатында язган безгә
Тиздән килеп җитәсен
Кыш бабай һәм Карсылусыз
Ничек бәйрәм итәсең?
В.Камил. Алар килеп керү белән
Башланыр уен-көлке
Күрерсез ничек бии
Убырлы, куян, бүре.
Сиринә. Шау гөр килеп шатланышып
Уза безнең балачак
Яңа елның бәйрәмннәре
Күңелләрдә калачак.
Алып баручы. Балалар! Китапның битләре ачыла ахры. Тик аны кемгә бирергә?
Куян. Мин беләм, моннан ерак түгел Барый исемле малай яши. Ул көне буе мич башында җылынып ята. Аның көче дә күптер әле.
Алып баручы. Аның исеме дә бит ялкау Барый, ул булышыр микән соң?
Куян. Барып карыйк.
Алып баручы. Ярый, өенә шакып карыйк булмаса.
Куян. Барый!Тор әле. Тор инде.
Барый.(өй эченнән кычкыра) Кем бар анда! Ник уяттыгыз мине.
Куян. Барый! Тор инде, Кар кызын кардан сөйрәп алырга кирәк. Булыш инде.
Барый. (чыга) Кем? Минме? Юк! Мин арыдым. (урындыкка утыра)
Алып баручы. Ничек ардың? Син бит көне буе мич буенда ятасың.
Барый. Менә бу кырыем белән ятып арыдым. Мин берүзем ул Кар кызын тартып та чыгара да алмыйм әле.
Алып баручы Ә сиңа куян белән убырлы әбекәй булышырлар.
Барый. Болармы, бу бит бәләкәй куян, куркак. Ә бу әби карт.
Убырлы. Нинди карт булыйм ди мин, миңа 100 яшь кенә әле. (көзгесенә карана)
Куян. Ә мин хәзер үсәм! Чыгып ашап кына керәм. (Кишерен алып чыга, аның урынына зур куян керә.)
Куян. Күрдеңме? Вот ничек үстем мин. Хәзер барасыңмы?
Барый. Юк! Бер шигырь сөйләмәсәгез бармыйм.
Алып баручы. Балалар, ягез кем сөйли?
Ислам. Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген Кыш бабай килә!
Безнең күңел җырларга
Һәм биергә җилкенә.
Куян. Барый, әйдә инде!
Барый. Ю-ю-ю-к!Бер биемәсәгез бармыйм!
Убырлы.Тискәреләндең инде чистый! Әйдәгез балалар, минем биюне бер биеп күрсәтегез әле.
Бию. Бабки-ежки.
Убырлы. Я, малай, киттекме?
Барый. Башта әз генә арган идем, хәзер бөтенләй ардым инде.(сузылыа ятмакчы була)
Куян. Ну Барый! Үзебез генә китәбез. Сиңа бүләк тә булмаячак …
Барый. Ә ярый-ярый! Куркыттыгыз инде. Әз генә ял итәргә дә ярамый.
Куян. Ярый балалар! Без озакламабыз.
Убырлы. Китапны да бирегез әле. Көч артык булмый ул. (чыгып китәләр)
Алып баручы Әйбәт кенә кайтып җитсәләр ярый инде болар. Балалар, әйдәгез без шигырьләребезне сөйли торыйк.
Г. Камил. Бакчадагы йомшак карны
Тәгәрәтеп уйныйбыз .
Салкын көннән, ап-ак кардан
Никтер бер дә туймыйбыз .
Азат ясый Кар бабай
Ильдар ясый Бал бабай
Уйный торгач сизмәгәнбез,
Өшегәнбез ай-яй-яй.
(Ишектән әкрен генә Куян белән Убырлы арттан, Барый алдан машина этеп керәләр)
Куян. Әйдә инде, Барый! Кыймылда инде.
Барый. Бүләк бирә димәсәгез өйдән дә чыкмый идем инде.
Алып баручы. Балалар! Кар кызы килде!(көй яңгырый.)
Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!
Мин Кар кызы! Кар кызы!
Кыш бабайның йолдызы!
Бу бәйрәмне яратам
Барчагызга шатлык таратам.
Сезне борчыдым! Көттердем. (Кар кызы янына кар бөртекләре йөгереп киләләр) Сез дә зарыгып көттегезме, балалар?
Балалар. Әйе.
Кар кызы. Мин бик шатмын. Сезне шулкадәр сагынганмын.
Убырлы. Ә Кыш бабаң кайда соң синең?
Кар кызы. Ул бүләкләр тутырып калган иде. Озакламый килеп җитәр. Әйдәгез, ул килеп җиткәнче, бер уен уйнап алабыз. Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз. Дөрес әйтмәсәм аяклар белән тыпырдарсыз. Аңлашылдымы?
-Кыш бабай, барыбызга да таныш бабай. Дөресме? – Дөрес.
-Ул җәй көне килә. Дөресме? – Юк.
-Кар кызы белән Кыш бабай дуслар. Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай салкыннан курка. Дөресме? – Юк.
-Кыш бабай шугалаклар бүләк итә.Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай яңгырлар яудыра. Дөресме? – Юк.
-Кыш бабай бураннар туздырып таулар өя.Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай галошлар кия Дөресме? – Юк.
- Кыш бабабыз тиздән килә Дөресме? – Дөрес.
- Бүләкләр алып килә. Дөресме? Дөрес.
Кар кызы. Афәрин! Сез бик игътибарлы икәнсез.
Кар кызы. Нигәдер Кыш бабай соңга кала, әллә арып йоклап китте микән? Әллә чакырып карыйкмы, балалар?
Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!
Кыш бабай. Эһе-һей! Киләм, киләм. (көй яңгырый)
(Дугалы бүреләр белән Кыш бабай килеп җитә.)
Кыш бабай. Исәнмесез, балалар! Ерак җирләрдән, тирән көртләрдән бүреләрне чаптырдым, сезнең янга килеп тә җиттем. Исән-сау тордыгызмы? Әти-әниләрегезне тыңладыгызмы? Әз генә булса да үстегезме? Ярар, үзем дә күрәм, үскәнсез.
Алып баручы. Бабакай! Син нишләп атлар урынына бүреләр җиктең?
Кыш бабай. Бу явызлар атларымны куркыттылар бит. Хәзер миңа хезмәт итсеннәр инде.
Бүре. Без бит ялгыш кына.
Кыш бабай. Ярар. Чү! Балаларның бәйрәмен бозмыйк! Менә монда утырып кына бәйрәмне күзәтегез.
Алып баручы. Кыш бабай! Безнең нәниләребез сиңа бүләккә җыр-бию өйрәнделәр бит.
Кыш бабай. Әйдәгез әле наныйларым, шушында җайлап кына утырып карыйм әле.
Җыр. «Здравствуй, Дедушка Мороз!”»
1. Хрустальные деревья цветут под Новый год,
Веселые метели, сплетаясь в хоровод,
Для Дедушки Мороза станцуют и споют
О том, как дети этот праздник ждут!
Припев:
Здравствуй, Дедушка Мороз,
Борода и красный нос
Мы тебя так долго ждали, ждали, ждали
Добрый Дедушка Мороз
Мы тебя так долго ждали, ждали, ждали
Добрый Дедушка Мороз
2. И оживут игрушки на ёлках у ребят,
Захлопают хлопушки, встречая маскарад,
Стучится снова праздник в нарядные дома
И радуется зимушка-зима
Припев тот же.
3. Январь придёт под вечер на смену декабрю,
Последний день отмечу, конец календарю,
Пробьют часы двенадцать, гирлянды свет зажгут,
Снежинки вьюге хором подпоют
Припев тот же.
Кыш бабай. Ай, рәхмәт, бик матур җырладыгыз. Ә матур шигырьләр өйрәндегезме?
(Балалар Кыш бабайга бүләккә шигырьләр сөйлиләр)
Ранис. Елак көзләр үтеп китте,
Ак сакаллы кыш җитте.
Кыш бабай да капчык асып,
Бәйрәмгә килеп җитте.
Розалина. С Новым годом! С Новым годом!
Здравствуй, дедушка Мороз.
Он из леса мимоходом
Ёлку нам уже принес.
Эмилия. Гармунсыз да биетәсең,
Ай-ай шаян икәнсең!
Бигрәк инде! Тау шуганда
Битне тешләп киткәнсең!
Әй шук бабай, ул кадәр үк
Ярамый бит инде,
Кит инде!
Инзилә. Яңа елда Кыш бабайны,
Чынлап килә дип белдем.
Шундый әйбәт бу бабайны,
Төшләремдә еш күрдем
Тик белсәгез яңа елда.
Биеп йөргән җиреннән
Сакал – мыегы шуды
Тәрбияче апам икән
Бабай киемен кигән!
Кыш бабай мин – дигән булып
Ул безне хәйләләгән.
Кыш бабай. Юк, мин чын кыш бабай, шулай бит кызым.
Кар кызы. Әйе, бабакай, чып-чын.
Марат. Яратам мин Кыш бабайны
Шундый шаян бабай ул.
Безнең белән уйнаганда,
Әйтерсең бер малай ул.
Җырласа да, биесә дә,
Хәзер инде бик карт ул.
Дәү әтием кебек үзе,
Шулкадәрле юмарт ул.
Кыш бабай. Карт түгел әле мин, балалар.
Алып баручы. Алайса, бабакай, хәзер балалар сиңа уен уйнатырлар. Алар нишли, әйтеп бир. Җавабын бик нык уйла.
1.Балалар курайда уйнау хәрәкәте ясыйлар.
Кыш бабай. Белдем, белдем сез шешәдән сөт эчәсез.
2. Балалар скрипкада уйнау хәрәкәте ясыйлар.
Кыш бабай. Белдем, белдем сез минем сакалымны тарыйсыз
3. Балалар барабан кагу хәрәкәте ясыйлар.
Кыш бабай. Белдем, белдем сез тузанлы мендәр кагасыз.
4. Балалар утын яру хәрәкәте ясыйлар
Кыш бабай. Белдем, белдем сез мунчада себерке белән чабынасыз.
Алып баручы. Бабакай берсен дә белмәдең. Әллә соң Кар кызы белән бергәләп биеп аласызмы?
Кыш бабай. Яле, кайда бию көе, бер биеп алыйм булмаса.
Кыш бабай белән кар кызы бииләр. Убырлы да кушыла.
Кыш бабай. Билем, билем, мин чынлап та картайганмын ахрысы. Бераз буран чыгарып алыргамы соң? Бигрәкләр эссе булып китте.
Кар кызы. Хәзер, бабакай, кар бөртекләремне чакырам. Әйдәгез, кар бөртекләре! Бәйрәмнәргә ямь өстәп бер биеп алыйк әле.
«Кар бөртекләре биюе»
Кыш бабай. Менә ичмасам, һавалар чистарып китте. (Убырлыга карап) Әй, убырлы, син дә монда икән, әллә бер яманлык эшләргә йөрисеңме тагын?
Убырлы. Юк инде, мине балалар үзләре бәйрәмгә чакырдылар.
Кыш бабай. Шулаймыни?! Ә син миңа нинди бүләк әзерләдең алайса?
Убырлы. Бүләк? Ә син үзең бүләк бирмисеңмени?
Кыш бабай. Һөнәреңне күрсәтсәң, бүләк синеке.
Убырлы. Ярар, балалар, минем белән бер уен уйныйсызмы?
Балалар. Уйныйбыз
Уен “Хвост Бабы Яги”
Уен уйнаган арада Кар кызын бүреләр алып китә.
Кыш бабай. Әй, Убырлы осталыгың бар икән. Кая әле Кар кызы, капчыгымны бир әле, бүләкләр кирәк, балаларның хатлары да шунда. Кызым син кая соң? Кар кызы!
Балалар. Аны бүреләр алып киттеләр!
Кыш бабай. Ай явызлар! Акылга утырмадылар инде. Мин аларны. Выж -выж итәм! Кар итәм, боз итәм!
Убырлы. Хәзер үзем табып киләм, ерак китмәгәннәрдер әле. (өстерәп алып керә)
Бүреләр. Булды, булды без алай бүтән эшләмибез.
Кыш бабай. Балаларны мина язган хатлары кая?
Бүре. Менә, менә. (Капчыкны бирәләр)
Кыш бабай. Ә Кар кызын кая куйдыгыз?
Бүре. Үзе бит: бәйләгез мине, бәйләгез мине, ди.
Кыш бабай. Ишшу алдашып тора. Ух сине!
Бүреләр. Бетте, бетте. Хәзер алып киләм. Әйдә инде. (Кар кызын эткәләп алып керәләр)
Кар кызы. Бабакай. Сизми дә калганмын бит.
Кыш бабай. Кәефемне бетерделәр шушылар. Ничек акылга утыртырга инде. Минем балаларга дигән бүләкләремне алып килегез әле монда (бүреләргә ымлый), тиз булыгыз!
Алып баручы. Бабакай, әйдә әле борчылма, балаларның сиңа тагын күчтәнәчләре бар бит.
Бию “Африкадан кунаклар”
(Бүреләр чана тартып керәләр, чанада бүләкләр)
Алып баручы. Бүләкләр килә! (Балалар кул чабалар)
Кыш бабай. Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт. Ә бу урман җәнлекләрен ачуланмагыз инде, икенче елга алар акылга утырып, яхшылыкка өйрәнеп килерләр. Ә безгә китәргә кирәк.
Кыш бабай. Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Хушыгыз, хуш дусларым,
Сау- сәламәт булыгыз.
Без тагын килербез әле,
Яңа елны көтегез.
( Саубуллашып китәләр.)
1. Алып баручы. Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
2. Алып баручы. Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
Җыр: “Яңа ел”
1. Җем-җем көмеш тун кигән,
Яңа-яңа ел килгән.
Яшел чыршылар белән,
Яңа җырчылар белән.
Кушымта:
Яңа ел, Яңа ел,
Безгә зур кунак килгән.
Кыш бабай һәм кар кызы
Күп бүләкләр китергән.
2. Дуслар белән җыелдык,
Бергә-бергә күп булдык.
Әйлән-бәйлән уйнарга
Кулны-кулга тотындык.
Кушымта шул ук.
Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы
“Яңа ел тамашасы”
Зурлар төркеме өчен сценарий
Әзерләде: 1 квалификацион категорияле
тәрбияче
Миннуллина Люция Әмир кызы
2015 ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Яна ел тамашасы.
Новогодний утренник с песнями и играми для разновозрастной группы....
яңа ел тамашасы
Яңа ел тамашасы. Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-ш...
Яна ел тамашасы
Зурлар торкеме балары белэн кыш бабай белэн кар кызын кунелле итеп каршы алу кичэсе...
Открытое занятие.яңа ел тамашасы
Откры Муниципальное бюджетное образовательное учреждение ...
Яңа ел тамашасы “Сагынып көттек ел буе...”
Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга ...
ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ.
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Яңа ел бәйрәменә сценарий....