"Кечкенә Апуш белән сөйләшү"
методическая разработка (старшая группа) на тему
Бу сценариемны узем һәм барлык хезмәттәшләрем өчен сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның истәлегенә һәм туган көнендә зурлап үткәрер өчен яздым. Билингвалкалар вакытында бу сценариемны рәхәтләнеп кулланырга була дусларым.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
apush.docx | 21.05 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Кечкенә Апуш белән сөйләшү. (үзем язган сцераний 100%)
Бурычлар:
1. Г.Тукай шигырьләре аша балаларда матур әдәбиятны, туган илне, туган телне ярату, туган жиреңнең табигатенә, аның урманнары, кошлары, җәнлекләре,йорт хайваннарына карата мәхәббәт тәрбияләү.
2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыкларын,иҗадилыкларын үстерү.
3. Балаларда оештыру һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру, үзләренең эш-гамәлләрен, уенны алып
баручы һәм башка катнашучыларның гамәлләренә яраклаштырырга өйрәтү.
Җиһазлар: аудиоязма(чишмә, кошлар тавышы)атрибутлар, УМК,проектор.
-Балаларга «Г.Тукайның тормыш юлы»-кыскача.(Арча.Кушлавыч.Өчиле. Кырлай.Кечкенәдән ятим калуы .Нәни чакта аны кечкенә Апуш дип йөртүләре.)
- Г.Тукай əсəрлəре безне нәрсәгә өйрәтә?(акыллы, тәртипле булырга, туган телебезне , туган җиребезне, туган ягыбызның табигатен яратырга,эш яратып усәргә өйрәтә)
-Кадерле балалар, без бугенге шөгыльдә Апуш янында кунакта булырбыз.Аның белән сөйләшергә, аралашырга тырышырбыз.Без инде анын бик куп шигырьләрен беләбез. Менә шул белгәннәрдән чыгып безгә аның белән күзгә - күз карашып сөйләшү авыр булмас. Әйдәгез безнең Ислам Апуш булып уйнасын.(Апуш “Су буенда” моңланып утыра.)(“Әллүки” көе)
Тәрбияче: Гөрләвекләр белән кошлар кайткан
Гап-гади бер апрель көнендә.
Нәни генә, орчык чаклы малай
Туа ул көн Арча җирендә.
Ача малай чишмә ачкан кебек
Бу дөньяга олы йөрәген.
Күңел елгалары киң булса да
Тормыш биргән аның кирәген.
Кушлавычта туган бу малайга
Габдулла дип исем кушылган.
Каккан, суккан аны авыр язмыш
Пар канаты сынган кыл сыман.
-Менә шул кечкенәдән әти-әнисез калганга күрә, балалар, Апуш белән юньләп сөйләшүче булмаган.Менә сезнең һәрберегезнең әти-әниләре бар, алар сезне бик яраталар, сезнең белән сөйләшәләр. Ә ул табигать белән сөйләшкән, агачлар, күбәләкләр, кошлар ,хайваннар,җәнлекләр белән аралашкан, күңелен аларга ачкан, үскәч аларны шигырьләренә кушып язган.
“Апуш уртада”.Балалар аның тирәли түгәрәкләнеп утыралар.Берәм-берәм янына киләләр.
1 бала.Күбәләк.
Апуш:-Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп
Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?
Күбәләк:-Син миңа тимә, тимә, мин бит бер генә көн яшим, мине рәнҗетмә.
Апуш: Тимим, тимим Күбәләгем, китмә, тормышыңны сөйлә, минем янымда гына очып йөр.
Күбәләк:-Ярар Апуш, рәхмәт сиңа, син әйбәт малай! Мин тагын килермен(очып китә)
Акбай чабып килә:-Апууш, әйдә уйныйбыз!Нинди матур көн бит!Гел уйныйсы гына килеп тора.
Апуш:-Әй Акбай, гел уйнап кына йөрмиләр инде, әйдәле, арт аягыңда тор! Аума! Туп-туры тор! Төз утыр! Яхшы утыр!
Акбай:-Әй Апуш, ник газаплыйсың син мине, мин бит әле кечкенә!Өйрәнәсем килми, уйныйсым гына килә!
Апуш:-Әй юләр син Акбай! Тырыш яшьләй! Зурайгач җайсыз ул! Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
Акбай:-Ярар, Апуш, өйрәнермен, ачуланма, хәзер мин тиз генә уйнап киләм яме(тәгәрәп китеп бара)
Песи килә.Тычканны куып йөри.Апуш күзәтеп тора.
Тычкан:-Ой,ой,эләгәм инде песинең үткен тырнагына,ой!!!
Апуш:-Ииии, песием, һаман тота алмыйсыңмени әле шушы тычканны?
Песи:-Иии Апуш, мин аны тота алам! Минем аның белән уйныйсым килә. Мин бит аның белән шаярам гына.
Апуш:-Шулай-шулай Йомшагым, синең дә эшең күп инде, өйне тычкан явыздан саклыйсың!
Песи:-Рәхмәт Апуш! Мин сине бик яратам!
Апуш:- Озак йөрмә, тагын кил, Акбай белән икегезне арт аякта торырга өйрәтермен!
Кәҗә килә:-Апуш, син мине бүген тәмле чирәм белән сыйлыйсыңмы?
Апуш:-Сыйлыйм Кәҗәкәем, син моның өчен миңа нәрсә әйтергә тиеш?
Кәҗә:-Мәәә, рәхмәәәт!!!
Апуш:-Исән бул!
Куян килеп Апушка сыена. Апуш аның башыннан сыпыра. Кайгысын сорый.
-И Куян, куркак Куян, йомшак Куян! Моңланасың нинди хәсрәт-кайгыдан?
Куян:-И Апуш, син белмисең.Минем кайгым зур! Балаларымны явыз Бүре ашап китте.Иптәшемне Аучы атып утерде! Менә шуннан бирле ашым аш түгел. Бер ялгызым моңланып елап йөрим.
Апуш:-Син Куянкай елама.Мин синең дустың булырмын! Кайгың булса да, шатлыгың булса да минем яныма кил!Бергэ еларбыз, бергә көләрбез!
Куян:-Рәхмәт сиңа Апуш! Мине аңлаганың өчен! Мин тагын килермен!
Карлыгач, Сандугач килэлэр:Чут-чут-чут(2),әй, Апуш, ник моңаеп утырасың, әйдә безгә кушылып җырла.
Апуш:-Курыкмагыз кошларым миннән, мин тимим сезгә, тимим, әллә иректә сайрауның кадерен белмимме мин? Тын да алмыйча тыңлармын сезне, сайрагыз гына.Карлыгачым, син ни эшләр башкарып йөрисең?
Карлыгач:-Мин Апуш балчык ташыйм, балчык белән матур итеп оя ясыйм.Аннары балалар чыгарам.Аларны чебен-черки белән сыйлыйм.
Апуш: -И уңган да инде син Карлыгач! Ә син Сандугачым ник сайрамыйсың? Сайра син Сандугач! Шат була куңелем минем син сайрагач!
Сандугач:И Апуш, мине бит читлеккә яптылар.Өч балам ятим калды. Иптәшем миннән башка саргаеп, моңаеп яши.Алтын читлек булса да- читлек бит ул. Без бит ирек яратучы кошлар. Читлектә яши алмыйбыз.
Апуш:-Бар җаным, мин сине читлектән чыгарам, урманыңа оч, ятим кошчыкларың белән кавыш.
Сандугач:-Рәхмәт сиңа Апуш, мин сиңа изге дога кылырмын!
Апуш: (Чишмә аккан көй куела) И чишмәм син көне- төне челтер-челтер агасың! Ә сез матур каеннарым, чыршым, нарат! Төбегездә ятыйм әле хәл җыеп күккә карап!Төбегездә купме гөмбә, кызыл җиләк, һичшиксез җыярсың бер чиләк!
Әйдәгез дусларым, бер уен уйнап алыйк әле.Уен:”Җиләк җыям-как коям”(барлык катнашучылар белән уйнала)
Апуш:-Дусларым, карагызчы, нинди матур, Тау башына салынгандыр безнең авыл!( бер куплетын бергә хор белән сөйләп китәләр)инешеңне, чишмәләреңне,яз, җәй, көз-кышларыңны, көтүчең,эт, угез, сыер-сарыкларыңны барысын да яратам Туган авылым!!!
“Туган авыл” җыры белән шөгыль тәмамлана.
Тәрбияче:-Балалар сезгә Нәни Апушта кунак булу ошадымы?Апуш турында тагын ниләр беләсегез килә?
Балалар:Апушның әкиятләренә кунакка барасыбыз килә!
Тәрбияче:-Мин сезне һичшиксез алып барырмын!
Туган телнең бөеклеген белдек. Шигырьләре аша Тукайның!
Ул узе дә бөек! Кабатланмас! Андый берәү җирдә юк тагын!
Саба районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы 1 квалификацион категорияле тәрбиячесе: Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызы.2016 ел.25 апрель.(туган көнем)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)
Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....
Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле
Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы 2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...
Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты
Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша табигатьнең матурлыгын кү...
"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)
Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....
Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.
Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия. Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...
Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)
“Кечкенә шырпы – зур бәла”( II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...
Кечкенә Апуш- Маленький Апуш
Габдулла Тукайның балачагы турында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен...