Сценарий праздника посвященный ко дню рождения Габдуллы Тукая
материал (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему
Сценарий на двух государственных языках (татарский и русский), для детей разновозрастной группы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.tukay_tugan_kone.docx | 33.23 КБ |
Предварительный просмотр:
Праздник посвященный ко дню рождения Габдуллы Тукая МБДОУ Д/С "Тюльпан" д. Ирекле. Экскурсия в сельскую библиотеку. Встреча со школьниками.
Сценарийны I категорияле тәрбияче әзерләде: Яушева Э.Ф.
Дата проведения: 21 апреля 2017 г.
Тема: “Мәңге яшә Тукай.”
Максат:
1.Балаларның китап укуларына юнәлеш бирү, аларны китап уку белән кызыксындыру.
2.Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен ныгыту, тулылындыру һәм системалаштыру.
3.Диалогик сөйләм телен, балаларның фикри эшчәнлеген, хәтерен үстерү, тулы һәм дөрес җөмлә төзүләренә ирешү.
4.Күмәк эшләгәндә бер – береңне тыңлый һәм ишетә белү сыйфатларын булдыру, кызыксыну уяту.
Җиһазлау: Китапхана, Зал түрендә Тукай портреты. Ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлгән. “Г. Тукай – татар халкының бөек шагыйре” дигән темага китап күргәзмәсе, шунда ук балалар ясаган иллюстрацияләр урнаштырыла.
Алып баручы: Балалар без бүген китапханага кунакка килдек. Монда төрле китпалар саклана. Ә ни өчен кирәк соң ул китап? Ягез әле. Китап турында мәкәллар әйтеп үтик.
Полина: Күп укыган күп беләр.
Никита: Белемле кеше югалмас.
Радмир: Китап – тормыш көзгесе.
Алсу: Китап –белем чишмәсе.
Алмаз: Белемдә көч.
Шамиль: Белемлекнең чиге юк.
Ралина: Белмүәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.
Эдгар: Күп укысаң күп белерсең.
С. Карим: Беләктән белем көчле.
Тимур: Белем-нур, белмәү-хур.
Булат: Күп укыган күп белер.
Диляра: Кояш җирне яктырта, уку кешене.
Алып баручы: Рәхмәт балалар, ә хәзер инде әйтеп утик бу китапларны кемнәр язган икән? (Язучылар, шагырьләр)
-Нинди Язучыларны исегездә калдырдыгыз икән? (Абдулла Алиш, Габдулла Тукай, Резеда Валиева, Роберт Миннуллин ,Муса Җәлил, Корней Чуковский, Лев Толстой, Константин Дмитриевич Ушинский, Александр Сергеевич Пушкин, Константин Паустовский, Сергей Есенин, Братья Гримм, Афанасий Афанасьевич Фет, Николай Николаевич Носов, Евгений Иванович Чарушин, Агния Барто, Михаил Пришвин).
“Туган тел көе яңгырый”.
Алып баручы: Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры – “ Туган тел”
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
Әйе, балалар, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Бүгенге кичәбез Тукай иҗатына багышланган. Без бүген Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә килдек.
Алып баручы: Габдулла Тукай турында безнең балалар сөйләп үтә.
Диляра: Апрель аеның кояшлы матур бер көнендә безнең яраткан шагыйребезнең Г.Тукай туган. Аның бала чагы бик авыр булла. Әмма дә ләкин, ул кечкенәдән тырыш, акыллы була, бик иртә ул язырга, укырга өйрәнә.
Никита: В прекрасное весеннее время, когда вся природа оживает появился на свет наш любимый татарский писатель Г.Тукай. он родился 26 апреля в деревне Кушлавыч, в семье муллы. Детство у него было очень трудное. Маленький Габдулла рано остался сиротой, жил у родных людей, часто голодал. Он прожил очень короткую жизнь – всего 26 лет. Он рано начал писать стихи. Г. Тукай оставил нам много стихов, сказок. Которые учили наши дедушки и бабушки, читали мамы и папы.
Ведущая: « Есть аул вблизи Казани
По названию Кырлай,
Даже куры в том Кырлае
Петь умеют… дивный край!»
Кто написал эти замечательные строчки? Да, эти строчки написал наш любимый поэт Габдулла Тукай?
О чем рассказывают его стихи? (о родном крае, языке, о природе, о дружбе)
Алып баручы: Балалар, әйдәгез « Туган тел» җырын җырлыйбыз!
Песня «Туган тел»
Ведущая: Ребята, а какие стихи вы знаете, татарского поэта Габдуллы Тукая
Дети: ( Счастливый ребенок, Родный язык, Сабыйга, Карлыгач, Гали белән кәҗә, Бишек җыры Һ.Б.)
Ведущая: Кто сейчас хочет рассказать стихотворение?
Радмир “Гали белән кәҗә”
Ведущая: А что еще писал Габдулла Тукай?
Дети: Сказки
Ведущая: Правильно, сказки - әкиятләр. Вспомним героев сказки Шүрәле!
Дети: Шүрәле, Былтыр, и друзья Шурале.
Алып баручы: Балалар Былтыр нинди?
Дети: Ул көчле, ул батыр, ул яхшы, ул әйбәт, ул зур.
Алып баручы: Безнең малайларыбыз да былтыр бик көчле.
Ягез әле малайлар көч сынашып алсыннар. Уен: бау тартышу.
( 2 тапкыр уйнала)
Ә хәзер гантель күтәрәбез. Кем җиңә? ( 2 тапкыр)
Сез бик әйбәт, җитез балалар икәнсез.
Җырлы уен “Шүрәле”
- Җен дә түгел, җил дә түгел
Күренеп йөри торган
Шүрәлене саклап тора
Татарда кара урман
Куш:
Шүрәле, шүрәле, син Булатны күр әле
Үзе бии, үзе җырлый, Куллар чабып тор әле.
- Бер мөгез дә, бер койрыгы
Кети-кети уйный ул
Кием-салым кими ул,
Балаларга тими ул.
Куш:
Шүрәле, шүрәле, Диләрәне күр әле
Җырга оста җырлый ул, һич оялып тормый ул.
- Шүрәлене беләбез
Ул килгәндә көләбез.
Пышылдый җил искәндә.
Рәхәт безгә үскәндә.
Куш.
Шүрәле, Шүрәле безнең янга кил әле
Уртага чык та бии, килешеп тора көе.
Алып баручы: Җәй көне эссе һавада
Мин суда йөзәм, коенам.
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам
Башым белән сунны сөзәм.
- Балалар, ә мин сезгә кайсы әкияттән өзек укыдым?
- Су анасы әкиятеннән.
- Су анасы әкиятен безнең балалар бик ярата. Балалар кайсыгыз әкиятне сөйли ала? (Эчтәлеген сөйләү)
Мәктәп балалары “Су анасы” әкиятенән өзек күрсәтә.
Алып баручы: Ә хәзер табышмаклар әйтеп узабыз.
Табышмакның җавабын әйт! Кайсы әсәрдән икәнен бел!
- Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк,
Файдасы өйдә булгач
Яланга сәфәре юк. (песи “Безнең гаилә”)
- Сакаллы килеш туа,
Берәүдә гаҗәпләнми аңа. ( кәҗә “Гали белән кәҗә”)
- Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып. (күбәләк “Бала белән күбәләк”)
- Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә,
Тоягы була ярык,
Исеме аның...... (сарык “Кәҗә белән сарык”)
Җыр (Ралина белән Диләрә).
«Бала белән күбәләк»
Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Алып баручы: Ә хәзер бер уен уйнап алабыз. Дидактик уен“Мин башлыйм, ә син дәвам ит” дип атала.
« Мәкальләрне дәвам ит»
1. Эш беткәч... уйнарга ярый.
2. Эше юкның .... ашы юк.
3. Аз сөйлә... күп эшлә
4. Агач җимеше белән... кеше эше б/н матур
5. Агачны яфрак бизи ... кешене хезмәт бизи
6 Калган эшкә.. . кар ява.
7. Эшләгән.. ашаган
8. Ялкаулык – хурлык... Тырышлык бәхет.
А сейчас пословицы продолңите на русском языке.
1.Кончил дело, гуляй смело.
2. Играть играй, а дела не забывай.
3. Ученье и труд рядом идут.
4. Глаза боятся, руки делают.
5. Полюби работу и тебя полюбят.
6. Чужим трудом не прокормишься
7. Больше знай, меньше болтай.
8. Что делаешь завтра, обдумай сегодня.
9. От лени болеют, от работы здоровеют.
10. Летом ленился, зимой спохватился.
Елның дүрт фасылы
1.Диләрә: Боз һәм кар эрде,
Сулар йөгерде;
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Алсу: Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? —
Иә, әйтеп кара. (яз)
2.Ралина: Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,—
Бу кайчак була?( җәй)
3.С. Кәрим Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,—
Бу кайчак була? ( көз)
4.Радмир: Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран,—
Бу кайчак, туган? ( кыш)
Кызыклы шәкерт (Ролләргә бүлеп уйнау)
Ралина
Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Диляра
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
—Ралина- Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
Алып баручы: Безнең балалар үзләренең яраткан әкиятләренә рәсемнәр ясадылар. Без ул рәсемнәрне китапханага бүләк итәбез. Ә хәзер китапханага килгән яңа китапларны карыйбыз. Китапханачы яңа китаплар белән таныштыра.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Праздник, посвященный ко дню рождения писателя Габдуллы Тукая
Праздник понравился всем....
Праздник посвященный ко дню рождения Габдуллы Тукая в детском саду.
Дети подготовительных групп,ознакомившись с произведениями Г.Тукая,участвуют в викторине "Знаешь ли ты Тукая?",воспоитанники читают стихи поэта,инсценирают его сказки,поют песни на его слова,показываю...
Праздник посвященный ко дню рождения Габдуллы Тукая.
Мы в детстве знали, учили стихотворения, сказки великого поэта Габдуллу Тукая. И нынешняя поколения помнит, знает великого поэта....
Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”
Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...
Конспект развлечения посвященный дню рождения Габдуллы Тукая
Знакомство с жизньюи творчеством татарского поэта Габдуллы Тукая...
Праздник, посвященный ко Дню рождения Габдуллы Тукая
Праздник, посвященный ко Дню рождения Габдуллы Тукая...
Сценарий праздника,посвященного творчеству Габдуллы Тукая.
Сценарий праздника,посвященного творчеству Габдуллы Тукая "Тукаевские напевы"...