8 март - әниләр бәйрәме!
материал на тему

сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_marta_10gr.docx23.61 КБ

Предварительный просмотр:

    8 МАРТ бәйрәме - 2014                           10 гр.   

Музыка астында башта малайлар, аннары кызлар чыга.

Бию хәрәкәтләре ясап, ярымтүгәрәккә басалар.

Бүген - әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

Җыр: «Әнием, кадерлем»

Почему сегодня всюду

И улыбки, и цветы,

Почему смеется солнце,

Знаю я, и знаешь ты.

Знают все, сегодня праздник,

Женский день у наших мам,

Оттого смеется солнце,

Все с цветами тут и там.

Поздравляю тебя, мама,

И желаю тебе я,

Чтобы вечно, словно солнце,

Ты светила для меня.

Мамочка наша родная,
Эти нежные строки - тебе.
Самой милой и самой красивой,
Самой доброй на этой Земле.

Песня: «Мамина улыбка»

Музыка астында бию хәрәкәтләре ясап, балалар утыралар.

«Өч кыз» әкияте

Алып баручы: Ә хәзер бергәләшеп бер әкият карыйк. Татар халкының «Өч кыз» әкияте.

Борын-борын заманда яшәгән ди урманда бер хатын. Аның булган ди өч кызы.

Музыка астында табак тоткан Әни керә. Табактагы яулыкларны юып элә.

Әни: Кызларым, сез кайда?

Кызлар: Без монда әнием.

Әни: Яратасыз да инде уйнарга.

Кызлар: Әнием, безгә әкият сөйлә әле.

Әни: Кара әле син боларны, зур үскән кызлар. Әниләреннән әкият сөйләтмәкче булалар.

1нче кыз: Әнием, алтыным, мин сине бик яратам!

2нче кыз: Иртәдән бирле эшлисең дә эшлисең, әнием, аргансыңдыр, утырып ял ит.

3нче кыз: Кызлар, әйдәгез, биеп әнинең күңелен күтәрик әле. (яулыкларны алалар)

Бию: «Каз канаты»

Әни: Рәхмәт, кызларым. Әйдәгез, өйгә керәбез. Ашап-эчеп алырга кирәк.

Алып баручы: Шулай кызлар берсеннән-берсе матур булып үсеп тә җиткәннәр.

Ә бер көнне чишмәгә суга киткәннәр…

Музыка астында малайлар бер-берсе белән күрешәләр. Берсе гармун тоткан.

Бию: «Гармунчы малайлар биюе»

Малайлар: Егетләр, кызлар килә!

Көянтә-чиләк күтәреп, кызлар керә.

Бию: «Парлы бию»

Алып баручы:Кызлар үсеп җиткәннәр, берәм-берәм кияүгә дә чыгып киткәннәр. Көннәрдән бер көнне әниләре авырып киткән.

Әни: И, әллә нәрсә булды әле миңа, картаям бугай. Бер хәлем дә юк. Тиен дустымны чакырыйм әле. Кызларымны чакырсын. Тиен дустым, син кайда?

Тиен: Нәрсә булды, әнисе?

Әни: Авырып киттем бит әле, дустым. Син минем кызларымны чакырып кайт әле.

Тиен: Хәзер, хәзер чакырам. Син ятып кына тор. Мин хәзер барып кайтам.

Музыка астында Тиен йөгереп 1нче кыз янына бара.

Тиен: Тук-тук!

1нче кыз: Кем бар анда?

Тиен: Бу мин – Тиен. Әниең авыртып китте бит, балам.

1нче кыз: И-и, барыр идем дә шул, идән юасым бар.

Тиен: Алайса, син гомер буе идәнеңне ю!

Кыз бакага әйләнә.

Музыка астында Тиен йөгереп 2нче кыз янына бара.

Тиен:Тук-тук!

2нче кыз: Кем бар анда?

Тиен: Бу мин – Тиен. Әниең авыртып китте бит, балам.

2нче кыз: И-и, барыр идем дә шул, носкиемны бәйләп бетерәсем бар.

Тиен: Алайса, син гомер буе бәйләмеңне бәйлә.

Кыз үрмәкүчкә әйләнә.

Музыка астында Тиен йөгереп 3нче кыз янына бара.

Тиен: Тук-тук!

3нче кыз: Кем бар анда?

Тиен: Бу мин – Тиен. Әниең авыртып китте бит, балам.

3нче кыз: Ай, аллам, нәрсә булган. Хәзер, хәзер барам.

Музыка. Аяк киемен дә кияргә онытып, әнисе янына чаба.

3нче кыз: Әнием, җаным, нәрсә булды сиңа? Нигә иртәрәк чакырмадың? Хәзер, хәзер мин сине дәвалыйм.

Әни: Кызым, борчыдым инде сине. Үзеңнең дә эшләрең күптер.

3нче кыз: Борчылма, әнием, эш качмый ул. Яле, менә бу даруны эчеп җибәр әле. Хәзер хәлең яхшырып китәр. Я ничек, әнием?

Әни: Рәхмәт, кызым. Чыннан да җиңел булып китте.

Тиен: И, игелекле бала. Шундый ярдәмчел булганың өчен гомер буе рәхәт күр.

Рәхмәт сиңа.

3нче кыз: Мин әниемә үзем рәхмәтлемен. Олыгайган көндә әниләргә булышу балаларның бурычы инде ул.

Әни: Кызым, берәр матур җыр җырла әле.

Җыр: «Бер кыз бала җыр чыгарган»

Кызга кушылып, башка балалар да җырлый. Әни белән кызны түгәрәк эченә алалар.

Алып баручы: Шулай итеп бу хатын терелгән. Ул өченче кызы белән әле дә рәхәтләнеп гомер кичерә ди.

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Уйнарга бик ярата.

Алып баручы: Әйдәгез, уйныйк алайса.

Уен: «Бубен»   (Татар халык бию көе.)

Девочек наших

Мы поздравляем!

Девочек наших
Мы обожаем.

На веселый танец
Мы их приглашаем.

Танец парный.

Балалар утыралар.

Алып баручы: Балалар, бүген – Әниләр бәйрәме. Без аларны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Безнең әниләрнең дә әниләре бар. Алар безнең дәү әниләр, әбиләребез. Аларны без бик яратабыз! Бәйрәм белән сезне, кадерлеләребез!

Разговор с бабушкой.

Ходит наша бабушка

Палочкой стучя.

Говорю я бабушке:

- Вызови врача.

Выпьешь ты лекарства,

Будешь ты здорова.

Если будет горько,

Ну что же тут такого.

Ты потерпишь чуточку.

А уедет врач –

Мы с тобой на улице

Поиграем в мяч.

Будем бегать, бабушка,

Прыгать высоко.

Ну что же тут такого,

Это так легко!

Говорит мне бабушка:

- Что мне доктора?

Я не заболела, просто я стара.

Просто очень старая.

Волосы седые.

Где-то потеряла я

Годы молодые.

Где-то за далекими

За лесами темными,

За горой высокою,

За водой глубокою.

Как туда добраться –

Людям не известно.

Говорю я бабушке:

- Вспомни это место.

Я туда поеду, поплыву, пойду.

Годы молодые

Я твои найду!

Җыр: «Дәү әнием»

Танец «Джеймс Браун»

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта

Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.

Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы

Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016

Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...