Сомбелэ бэйрэме
материал (старшая группа) на тему

Уртенник  "Сомбелэ" на татарском языке с воспитанниками старшей группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл combel_byrme.docx29.69 КБ

Предварительный просмотр:

Cөмбелә бәйрәме

                                                  (зурлар төркеме өчен)

                  Катнашалар: алып баручы, Сөмбелә, Әтәч,Төлке,Куян

Максат.Балаларны ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү.   Көз билгеләрен искә төшерү, аларны сөйләмдә куллану. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру. “Сөмбелә” бәйрәменең көз көне генә үткәрелүен, аның  көзге уңыш бәйрәме икәнен табигать күренешләренә, көзге байлыкка бәйләп аңлату. Балаларда сәнгатьлелек, артистлык сәләте тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият:

Г.З.Гарәфиева “Сөмбеләне кем белә?”, К. В. Закирова “Күңел ачыйк бергәләп”, З.Зарипова “Балачак бәйрәмнәре”

Музыка астында балалар залга керәләр. Түгәрәкләп басалар.  

Алып баручы.

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

-Карагыз әле балалар, бүген безнең залда ничек матур. Бөтен җирдә төрле төстәге яфраклар. Безгә нинди бәйрәм килде микән?

Балалар.  Көз бәйрәме – Сөмбелә бәйрәме

Алып баручы.

-Әйе , балалар, дөрес, бүген бездә  көз бәйрәме. Ул Сөмбелә  дип атала. Сөмбелә бәйрәме көзге байлыкны җыеп алгач уздырыла. Әйдәгез бәйрәмне матур шигырьләр белән башлыйбыз.

  1. Үтте, китте матур җәйләр,  

       Көзләр килеп җиттеләр.                

      Ак каенның яфраклары                  

      Саргаешып киптеләр.                      

  1. Көз килде дә, бөтен җирне

            Сары төскә буяды.

            Яшелгә дә буяр иде ...

             Юктыр, ахыры буявы.

     3.   Көз һаман рәсем ясый                          

   Төрле төсләре белән.

    Сөендерә, куандыра

    Мул уңышлары белән.

4.    Көз килде, уңыш булды,                                                                                      Табын сый белән тулды.                                                                Рәхим итегез, дуслар,                                                           Көзге бәйрәмгә.

5.      Җилдә назланып оча

        Алтын , сары яфраклар.

        Сокланмый мөмкин түгел,

        Бигрәк матур шул чаклар.

6.       Яңгыры явып торсын,

          Көннәре суык булсын,

          Мин барыбер яратам,

          Мин көзләрне яратам.

                                                                                                                                         

Алып баручы.Рәхмәт, балалар, тылсымлы көз турында матур шигырьләрегез өчен. Ә хәзер , әйдәгез, зонтикларбелән бер матур    бию биеп алыйк.

Зонтиклар белән бию.

 Җыр “Осень золотая”

1.Ни арада җәй үткән,                                2.     Яшел куаклар буялды

Алтын көз килеп җиткән.                                            Ак, кызыл, сары төскә.

Җимешләр өлгергән бакча,                                            Көз көне яңгыр артыннан

Бигрәк тә матур икән.                                        Яфраклар ява өскә.

3.  Көз ашыкты агачларга                        

Үз бизәген салырга                                

Урманнарны, болыннарны                                

Буяп китте сарыга.        

Жыр “Яфрак бәйрәме”

Яфраклар биюе                

Алып баручы. Балалар безнең бәйрәмгә кемдер килә бугай, сез ишетәсезме?  Хәзер сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын табыгыз әле.  

Башы тарак, койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын, уята барысын.

Балалар. Әтәч. (Аудиоязмада “Әтәч” җыры яңгырый. (М.Җәлил, Җ.Фәзи)

                           (Әтәч тавышы ишетелә. “Кикри-кук!)Залга Әтәч керә.

Әтәч.  Исәнмесез, балалар.Ай-ай-ай, сез бүген нинди матурлар. Мин дә матур бит, әйеме?!  (үзен-үзе мактый).

Алып баручы. 

Без бүген Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Матур җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Әтәчкәй , ә безнең балалар синең турында шигырь белә.

               1 бала. Әтәч менгән киртәгә,        2 бала.        Әтәч әйтә: “Бармыйм”,- ди.

                             Кик-ри-күк әйтергә.                            Тавык әйтә: “Калмыйм”- ди,

                             Әтәчкә повестка килгән                      Китә калсаң, армиягә,

                             Армиягә китәргә.                                 Бер күкәй дә салмыйм”,- ди.

                                                        3 бала  

                                                        Әтәч китте армиягә

                                                        Чабатага утырып,

                                                        Тавык мескен карап калды

                                                         Ике күзен тутырып.

Әтәч.  Бигрәк күңелле шигырь бит бу. Рәхмәт сезгә. Рәхәтләнеп көлдем ичмасам. Күз яшьләрем яңгыр булып акты. Яңгыр дигәннән, балалар, сезнең яңгыр яуганын күргәнегез бармы?  Була шундый яңгырлар, әкрен генә ява (әкрен генә кулы белән чәбәкли), көчле яңгыр (катырак чаба), бик көчле коеп ява торган яңгыр (бик каты итеп чаба). Әйдәгез шундый уен уйнап алабыз,  “Нинди яңгыр?”  дип атала.

 Уен “Нинди яңгыр?”

Уенны Әтәч алып бара, төрле командалар бирә.“Әкрен генә ява”,  “Көчле яңгыр”, “Бик көчле яңгыр”. Балалар командаларга туры китереп кул чабалар.

Алып баручы.Әтәчкәем, без бит яңгырбелән уйнаган арада болыт килгән (экранда болыт  күренә) һәм чынлап яңгыр башланырга тора, нишләргә инде безгә?

Әтәч.  Әйдәгез җилне чакырабыз, ул бик көчле бит, болытны куып җибәрер.

(Балалар болытка таба өрәләр, болыт урынына кояш чыга)

Алып баручы. Менә кояш чыкты, күңелләр күтәрелеп китте,   җырлыйсы килә башлады. Җырлап күрсәтикме?

Әтәч.  Күрсәтегез, әлбәттә, мин бик рәхәтләнеп тыңлыйм.

Җыр “Листик желтый”

Җыр беткәч, Әтәч тамагын тотып, йөткерә башлый.

Алып баручы. Нәрсә булды сиңа,Әтәчкәй?

Әтәч.  Яңгыр астында йөргән идем, өстемә дә, аягыма да кимәгән идем, салкын тиде бугай.

Алып баручы. Шулай ярыймы инде,Әтәчкәй, әйдә бер уен уйнап алабыз, син дә җылынырсың, терелеп тә китәрсең.

Әтәч.  Ярар инде уйнасак уйнарбыз.

Алып баручы. Менә резин галошлар, шуларны киеп, кулга зонтик тотып, әнә теге баштан әйләнеп килергә кирәк, ике кеше ярыша, кем беренче килә?

Уен “Галош киеп йөгерү”

(1 галош әтәчкә, икенчесе - балага)

Әтәч.Ай-ай-ай бигрәк күңелле сезнең белән, терелеп тә киттем. Китим әле мин, дусларыма сөйлим әле, шундый матур, күңелле  балалар бар икәнен. Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен!                      (китә)

Алып баручы.       Менә Әтәч тә китте, безнең янга тагын кемдер килә...

                                                     Нечкә билле, көлтә койрыклы.

Әдәпле генә кодача, тавыкларны ярата.

Балалар. Төлке.

Музыка астында Төлке керә.

Төлке. Әйе, мин әле бу, Төлкебикә апагыз. Якыннан гына үтеп бара идем, сезнең матур итеп күңел ачканыгызны ишетеп кердем. Минем дә бит биисем, җырлыйсым  килә.

Алып баручы. Бик рәхәтләнеп, Төлкебикә.

Төлке.  Менә минем тикшереп карыйсым килә, сез   балалар бакчасында     нәрсәләргә өйрәндегез микән. (Балалар түгәрәккә басалар)

                                        Җырлы уен “Куш кулым”

Төлке. Булдыралар икән, бик матур уйнадыгыз.  

Ашыга-ашыга Куян керә һәм әвәләнеп егыла, кәрзинендәге кишерләр идәнгә коела.

Куян. Ой-ой-ой, аягым, аягым минем.

Төлке. Кая ашыгасың болай, Озын колак?

Куян. Менә әниемә күчтәнәчкә кишерләр җыйган идем, сезнең тавышны ишетеп йөгереп керә идем, менә егылдым, хәзер аягым авырта инде, ничек җыйыйм инде бу кишерләрне?

Алып баручы. Кайгырма,  Куянкай, хәзер балалар җыеп бирерләр.

                                   Уен “Күз йомып, кишер җыю”

Куян. Рәхмәт сезгә, балалар. Аякларым да төзәлде, мин хәзер тагы рәхәтләнеп сикерә, йөгерә  алам.

Төлке. Куянкай, нишләп сине барысы да Озын колак, Тиз аяк дип йөртәләр?  Син чыннан да тиз йөгерәсеңме? Әллә инде мактанасың гынамы?

Куян. Хи, Төлкебикә, әйдә узышабыз.

Төлке. Әйдә.

                                Йөгереп китәләр, Төлке Куянны тота алмый.

Төлке. Чыннан да бик тиз йөгерәсең икән. Балалар, сез дә шулай тиз йөгерә аласызмы?

Куян. Әйдәгез Төлке белән уйнап алабыз.Бу уен тылсымлы уен, без хәзер барыбыз да куяннар булабыз (маскалар-колаклар  кияләр). О-о-о, ничек күп куяннар. Төлке үзенең өнендә йоклый, без барабыз да аны уятабыз, ул безне тотарга тиеш, ә без тизрәк өйләребезгә йөгерәбез. Килештекме?!

                                Җырлы уен           “Төлке һәм куяннар” 

Төлке. Юк булмады бу, берсен дә тотып булмады, бигрәк җитез икән сез. Ярар, балалар, безгә кайтырга кирәк, сау булыгыз. (Куян белән Төлке китәләр.)

Алып баручы. Балалар безнең бәйрәмгә Әтәч тә килде, Төлке белән Куян да килде, нишләп  Сөмбелә килми соң? Безне таба алмый микән. Ягез әле Сөмбеләне чакырып,  шигырьләр сөйләп күрсәтик, бәлки ишетер...

1 бала

Сөмбелә дип матур исем

Кушты икән кем генә?

Сөмбел гөлдән өзелеп төшкән

Чәчәк кебек Сөмбелә.

2 бала

Сөмбеләнең килүен

Бик нык сагынып көттек.

Ул килешкә күп шигырьләр

Бик күп җырлар өйрәндек.

        

Музыка астында Сөмбелә керә.

Сөмбелә.  Исәнмесез, дусларым! Берүзем моңаеп, агачларда калган соңгы яфракларны санап йөри идем, колакка сезнең шат авазларыгыз ишетелде дә, сезнең янга йөгердем.

Алып баручы. Исәнме,Сөмбелә, без сине инде күптән көтәбез.

Сөмбелә. 

Сөмбелә мин, Сөмбелә,

Мине һәркем дә белә.

Илгә байлык китерәм,

Җиргә муллык китерәм.

- Ә балалар ничек үскәннәр, әле былтыр гына кечкенә генә иделәр, ә быел шундый зурлар.

Алып баручы. Әйе, алар бит җәй буе кояшта кызынып, витаминлы яшелчәләр ашап, чыныгып килделәр.                                             

Алып баручы. Сөмбелә, без сиңа шигырьләр өйрәндек.

Сөмбелә. 

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә

Сөйләп бирегезче безгә.

Кәбестә.

Безнең бакча балалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур

Мәсәлән, мин кәбестә.

Кабак:   Мин булам—кабак,

            Әйтмим кабат- кабат.

             Бик файдалы зат мин,

            Тик мин җәяү кайтмыйм.

Суган:   Минем исемем –суган,

               Мин Һиндстанда туган.

              Мине бик тә мактыйлар,

               Шифалы дип атыйлар.

               Салатка да турыйлар,

               Тураганда елыйлар.

Кишер: 

Минем исемем—кишер,

Теләсәң болай пешер,

           Теләсәң ашка тура.

           Мине яраткан бала

           Озын гомерле була.

Чөгендер:

 Чөгендер булам мин менә,

 Мине бар халык белә.

 Төсем матур, үзем тәмле,

 Ашым була бик ямьле.

Бәрәңге.

Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле.

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

Шалкан:

               Мин бик таныш әкияттән.

               Мине таныйсызмы сез?

Балалар. Таныйбыз. “Шалкан” әкиятеннән.

Алып баручы.

-Балалар, сез әкият яратасызмы? Алайса җайлабрак утырыгыз әле. Әкият тыңлыйбыз! (Әкиятне сәхнәләштерү)

Әкиятче:

Шалкан чәчкән безнең бабай

Майның нәкъ унбишендә.

Уңыш алырга уйлаган

Көзге көннең берсендә.

(Бабай чыга, шалкан тирәли әйләнә, аркан алып чыга).

Бабай:

-Нихәл итим, көчем җитми,

Әллә картлык килгәнме?

Әллә инде шалканым соң,

Өлгереп җитмәгәнме?

Чыкмады шул шалканым,

Актарсам да балчыкны.

Чыгарырбыз бәлки икәү-

Чакырыймчы карчыкны.

(Әби чыга)

-Тот шушыннан арканны

Икәү тартыйк шалканны.

Әби:

-Каты тартсам арканны,

Авырттырыр аркамны.

Бабай:

-Карчык, хәйлә тапма әле,

Тот җәтерәк арканны.

Әби:

-Җыелышка барасым бар,

Кайткач сыер савасым бар.

Аннан мичкә ягасым бар,

Ит бәлеше саласым бар. (Уйланып)

Тартсам тартырмын, ярар,

Синеңчә булсын, давай!

Әкиятче:

-Әй тарталар, тарталар, шабыр тиргә баталар.

Бабай:

-Юк шул, карчык көч җитми,

Бигрәк хәлсез булдыкмы,

Әллә шалкан бик ныкмы?

Чакырыйк соң оныкны. (Онык җырлап чыга)

Онык:

-Әй, тала, тала, тала,

Тала ике беләгем.

Әби:

-Тот шушыннан арканны,

Икәү тартыйк шалканны.

Әкиятче:

-Әй тарталар, тарталар, шабыр тиргә баталар.

Бик нык булса да аркан

Һаман чыкмый шул шалкан. (Арып туктыйлар)

Онык:

-Бәлки Акбай булышыр,

Сөяк бирсәң тырышыр.

Акбай, Акбай, кил әле,

Безнең хәлне күр әле!

Акбай керә:

-Ничә ел өй саклыймын,

Отпускы да бирмисез.

Инде яшем дә шактый

Пенсия түләмисез.

Китәрмен беркөн качып,

Калырсыз авыз ачып.

Тартырмын-бер сарык суйсаң,

Алга майлы калҗа куйсаң!

Бабай:

-Ярар инде суярбыз,

Алдыңа ук куярбыз.

Булма ул кадәр үҗәт.

Тот шушыннан арканны,

Дүртәү тартыйк шалканны.

Әкиятче:

-Әй тарталар, тарталар, манма тиргә баталар.

Бик нык булса да аркан,

Һаман чыкмый шул шалкан.

Акбай:

-Әллә килсен микән песи,

Барыбер тотмый өйдә күсе.

Тамак тук, өсте бөтен

Йоклый ул көнен-төнен. (Песи чыга, киерелә, иснәнә)

Песи:

-Нигә шулкадәр шаулыйсыз,

Йокларга ирек бирмисез,

Мин тавышта йоклый алмыйм,

Әллә инде белмисез?

Бабай:

-Тот шушыннан арканны,

Икәү тартыйк шалканны.

Әкиятче:

-Әй тарталар, тарталар, шабыр тиргә баталар.

Песи:

-Сарай идән астында

Яши таныш тычканым.

Әллә әйтеп карыйм микән,

Шушы тычкан дуска мин.

Тычкан керә:

-Хәлегез бик мөшкелме,

Миңа ялыныч төштеме?

Минем өчен шалкан тарту

Ярты минутлык уен.

Тычкан халкы арасында

Мин беренче чемпион.

Әкиятче:

-Әй тарталар, тарталар, манма тиргә баталар.

Өзелде шунда аркан, ниһаять, чыкты шалкан.

(Шалкан тирәли әйләнәләр).

Барысы бергә:

-Тарттык, тарттык арканны, чыгардык бит шалканны.

Сөмбелә. Рәхмәт сезгә, балалар. Көзге бакчада йөргәндә, мин бик матур яулык таптым бит әле, менә хәзер шул яулык белән бер уен уйнап алыйк, сез ризамы?

Уен “Тылсымлы яулык”

Күңелле музыка уйный, балалар зал буйлап, биеп йөриләр. Музыка салмаклана, балалар чүгәләп утыралар да учлары белән күзләрен каплыйлар.Көз балалар арасыннан йөреп, бер баланы яулык белән каплый.Балалар кем икәнен танырга тиеш.

Сөмбелә. Бер, ике, өч  күзләрне ачтык

Яулыкта кем икәнен бик тиз генә таптык.

Балалар белсәләр, яулыкны ачалар, яулык эчендәге балага кул чабалар, күңелле музыка уйный.  Берничә тапкыр уйнала .Соңыннан   кәрзин тулы алмалар алып кереп, шуны каплыйлар. Яулыкны ачсалар, анда алмалар.

                                          Көз балаларга алмалар өләшә.

Көз. Бик күңелле сезнең белән, тик шулай да китәргә вакыт. Рәхмәт сезгә , балалар, киләсе очрашуларга кадәр.

Музыка астында Сөмбелә чыгып китә.

Алып баручы.

-Менә, балалар, безнең Сөмбелә бәйрәмебез төгәлләнде. Бәйрәм сезгә ошадымы? Еллар тыныч, уңышлар мул булсын! Исән-имин яшәргә язсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай бэйрэме

Материал можно использовать на конкурсе посвященный Г.Тукаю....

8 март бэйрэме

8 март бэйрэме(2 нче кече торкем балалары очен)...

Сомбелэ бэйрэме.

Сөмбелә бәйрәме (сценарий)Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән (төрле төстәге яфраклар, яшелчә рәсемнәре…)Залга бәйрәмчә киенгән балалар керәләр.Алып баручы: Кадерле балалар, кунаклар! Без сезнең...

Праздник "Сомбелэ"

Этот праздник проводится осенью, после полевых работ и уборки урожая....

Сценарий "Сомбелэ бэйрэме"

Зурлар торкеме балалары очен сценарий конспекты...

Осенний праздник «Сомбелэ»

Осенний праздник «Сомбелэ»...

Конспект развлечения "Сомбелэ"

Конспект представлен для старшей возрастной группы...