Яңа ел килә безгә.
план-конспект занятия на тему
Предварительный просмотр:
Яңа ел бәйрәм иртәсе.
Максат: Балаларның бәйрәмгә катнашу теләген уяту; сәләтләрен үстерү; сәнгатьле сөйләм телен камилләштерү; бәйрәм кәефе тудыру.
Бүлмә бизәлгән. Уртада чыршы тора.
Алып баручы: Кыш фасылы иң матуры
Тышта — Яңа ел таңы!
Бураннары, салкыннары,
Һәм суык җилләр назы.
Ява карлар, ап – ак карлар
Дөньяга аклык сибеп
Яшик дуслар бергәләшеп
Дөньяның ямен белеп!
Хәерле көн, дуслар! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау бәйрәменә җыелдык. Әйдәгез, бәйрәмне башлап җибәрик.
1. Ап-ак мамык кар ява,
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады.
Без килдек бүген монда
Яңа ел бәйрәменә,
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
- Тышта нурлы, күңелле
Җиргә ап – ак кар ятты.
Җырлап – биеп каршылыйбыз
Яңа ел таңы атты.
- Шатланабыз, сөенәбез,
Зурлыйбыз яңа елны.
Яңа елда , яңа утлар,
Яктыртсын безнең юлны.
- Күрегез чыршыбызны!
Чыршының да чып – чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.
5. Яшел чыршы тирәсендә
Үткәрәбез зур бәйрәм.
Җырлыйбыз да ,биибез,
Уйныйбыз әйлән - бәйлән.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, дусларыбызны чакырып, бәйрәмне башлап җибәрик.
Балалар күмәк бию белән керәләр.
Алып баручы: Әйдә, килегез, тизрәк,
Чыршы янына чыгыйк.
Бергәләшеп уйнап - көлеп,
Яңа елны каршылыйк.
Бергә: С новым годом
Всех мы поздравляем,
Дружной песней
Новый год встречаем.
Җыр: “Яшел чыршы”
6. Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын бер ел үтте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
7. Яңа елны каршылыйбыз
Шатлыклы җырлар белән,
Матур булып балкып торган
Якты йолдызлар белән.
Алып баручы: Балалар, безгә кемдер кунакка килә. Матур көй ишетелә.
Кар кызы керә:
Ап-ак карлы аланнарда
Биеп йөрдем мин.
Чыршыларга ак энҗеләр
Сибеп йөрдем мин.
Ак сакаллы, ак күңелле
Бабам белән без,
Җир өстенә аклык-пакьлек
Алып киләбез.
Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим. Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим. Чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!
Алып баручы: Исәнме Кар кызы! Балалар да җыелды, кунаклар да килде. Ә кайда соң Кыш бабай?
Кар кызы: Кыш бабай курай бирде
Ул бик тылсымлы, диде.
Бу курайда уйнасаң,
Утлар кабыныр – диде.
Курай тавышын ишетеп
Килеп җитәрмен, диде. (Кураен агач төбенә куя)
Мин курыкмыйм бураннан,
Мин кар, буран яратам.
Бизәп йөрим бар дөньяны,
Кар бөртеге таратам. (кар бөртекләре тарата)
Алып баручы: Балалар, Кар кызы безгә бик матур кар бөртекләре алып килгән. Әйдәгез әле, кар бөртекләре белән уйнап алыйк.
Уен: “Кар бөртеген җый” (музыка уйнаганда бииләр, көй туктауга кар бөртеген җыялар, урыннарына утыралар)
Алып баручы: Кар бөртекләре бигрәк матурлар, аларда сер бар, һәрберсенә табышмак яшеренгән. Тыңлагыз әле, табышмакларның җавапларын белерсезме икән?
- Җир өстендә, ак мамык (Кар)
- Үзе су, үзе каты (Боз)
- Кыш көне дә, җәй көнне дә бертөсле (Чыршы)
- Аяксыз, кулсыз, капка ача (Җил)
- Ишектән керер, түргә менеп утырыр (Суык)
- Йолдыз- йолдыз вак кына,
Ак мамык сыман кына,
Ак киемеңә куна,
Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге)
Бүре керә: У-У-У, кемнәр шаулаша монда? Мине бәйрәмгә дә чакырмыйлар, ә үзләре күңел ачалар.
Алып баручы: Бүре – Соры колак, ачуланма әле син безне. Син бит бөтен әкиятләрдә дә усал. Шуңа без сине чакырмадык та.
Бүре: Мин бүген усал булмам.
Алып баручы: Балалар, Бүре безнең бәйрәмдә калсынмы? (калсын)
Балалар, кунаклар белән бергә әйләнеп, җырлап - биеп алыйк.
Хоровод:”Шоколадные мишутки” (Җыр вакытында Бүре курайны ала)
(уен тәмамланганнан соң Карчәчәк уйга кала, чыршы тирәли акрын гына йөри, нидер әзләнә)
Карчәчәк: И ходаем кая киткән?
Курайкаем югалган
Монда гына куйган идем бит
Кайсы явызы алган?
Алып баручы: Нәрсә булды Карчәчәк,
Ник кайгырасың?
Карчәчәк: Бар иде минем кураем
Кем алды икән аны?
Алып баручы: Балалар, сез алмадыгызмы?
Карчәчәк: Безгә Кыш бабайны чакырырга,Чыршының утларын кабызырга вакыт җитте, тизрәк курайны табарга кирәк. Мин, дусларым, эзләп килим әле.
(Кар кызы чыгып китә. Балалар утыралар)
Бүре чыга: Кар кызының кураен мин урладым. Хәзер уйныйм да Кыш бабайны чакырам. Бөтен күчтәнәчләрне үземә алам (уйнап карый) . Нишләп бер көй дә чыкмый? Чыршының уты да кабынмый?
Алып баручы: Бүре дускай туктале,
Явыз булырга ярамый.
Кыш бабабыз бит юмарт ул,
Бүләксез калдырмас сине дә.
- Бүре: Чынлапмы, алдамыйсызмы? Ярый бирәм алайса.
Алып баручы: Уйнатыйк курайларны,
Кабызыйк без утларны.
(Балалар курайда уйнаган хәрәкәтләр ясыйлар, курай уйнаган тавыш ишетелә. Чыршының утлары кабына.)
Алып баручы: Менә чыршыбызның уты кабынды, тагын да күңеллерәк булып китте. Тиздән Кыш бабабыз да килеп җитәр.
Чыршы янына чакырам
Матур итеп басыгыз.
Кыш бабабыз килгәнче
Күмәк җырлап алыгыз.
Җыр “Кыш бабай” (җыр вакытында Бүре чыгып китә)
Кыш бабай керә.
Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар. Яңа ел бәйрәмегез котлы булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди матур чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык! Без бу бәйрәмгә бик күп бүләкләр белән килдек.
Кар бураннар туздырып.
Барыгызны туңдырып,
Киләм сезнең янга мин.
Көткәнегезне белдем мин.
Күрәм чыршыгыз бизәлгән ( чыршыга карап )
Сез дә үсеп җиткәнсез (таягы белән үлчи)
Рәхмәт сезгә балалар,
Мине сагынып көткәнсез.
Алып баручы: Бабакай килүеңне чынлап та түземсезләнеп көттек . Сез килүгә җырлар, уеннар, шигырьләр өйрәндек. Сез килүгә чыршыбызны матур итеп бизәдек.
Балалар, Кыш бабабыз белән бергә җырлап – биеп алыйк әле.
Җыр “Ай – һай, Кыш бабай”
Алып баручы: Кыш бабай, син бик ераклардан килгәнсең, утырып тор, ә балалар һөнәрләрен күрсәтерләр.
Кыш бабай, Кыш бабай,
Ягымлы сөйләшәсең.
Алып килгән бүләкләрне
Кемнәргә өләшәсең?
Кыш бабай: Капчык тулы бүләкләр,
Күчтәнәчләр, уенчыклар.
Бирермен җырчыларга,
Биючеләргә, шигырь сөйләүчеләргә.
Күрсәтегез һөнәрләрегез
Булса безгә, һәммәгез.
Ә без сезгә кул чабабыз,
Бүләкләрне җәлләмәбез.
1. Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Саф һава – рәхәт суларга,
Яп – якты бөтен урын.
Кыш бабай килде кунакка,
Җир киде йомшак тунын.
2. Көн салкын, тышта
Уйный кар – буран.
Ак төскә керде –
Бизәлде урам.
Кыш бабай мине
Бүген син макта.
Бер яшькә үстем
Син килгән чакта.
3. Бәйрәмебез син килгәч,
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
4. Без яңа елга килдек,
Чыршыга шарлар элдек.
Айлар, йолдызлар тактык,
Көмеш тасмалар тарттык.
Аннан килде Кыш бабай,
Безгә бүләкләр алып.
Сокланып тордык карап
Чыршыбызга таң калып.
- Килеп җитте кыш та,
Ай – яй салкын тышта.
Өч ай торыр торса,
Аның гомере кыска.
Тәңкә карлар сипкән
Җирне ап – ак иткән
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
- Ак куян, йомшак куян,
Безгә кунакка килгән.
Аның койрыгы кыска,
Колагы җиргә тигән.
- Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә бик таныш бабай.
Сакал-мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан.
Бүләкләр алып килгән,
Бүреген кыңгыр кигән.
Әйлән-бәйлән уйната,
Биетә дә җырлата.
Алып баручы: Кыш бабабыз торсын шаккатып
Биик әле аяклар тыпырдатып.
Бию: “Полька”
Кыш бабай: Бигрәк оста биедегез. Тагын нинди осталыкларыгыз бар, күрсәтегез. Ә без бүләкләрне әзерләп торырбыз.
Алып баручы: Кыш бабай, безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр.
8. Кыш бабай килгән Чыксаң, өшетә,
Ап-ак тун кигән. Битне чеметә
Көтә кем генә Менә шул аның
Чыгар дип өйдән. Бөтен эше дә.
9. Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре кара күмер,
Дидек: "Син урам себер".
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
10. Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай
Әйлән – бәйлән уйный идек
Килеп керде Кыш бабай.
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
11. Снежинки серебристые
На веточках блестят.
И льдинки, как бубенчики,
Тихонечко звенят.
Мы водим возле елки
Веселый хоровод,
И вместе с нами елочка
Встречает Новый год.
Алып баручы: Бабакай, балаларның шигырьләре ошадымы?
Кыш бабай: Ошады кызым ,бик ошады.
Алып баручы: Бабакай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме соң?
Кыш бабай: Беләм кызым, бик күп шигырьләр беләм. Хәзер берәр шигырьне сөйләп тә күрсәтәм. Тик сез үзегез беләсегез мин бик карт, хәтерем бик начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм балалар миңа ярдәм итәрсезме?
Балалар: Итәрбез, итәрбез.
Кыш бабай:
Уянып............ Әйдәгез............
Карасам.......... Чанада...........
Ак сакаллы........... Бер тузан............
Кар............... Җиргә..........
Рәхмәт балалар. Балалар, сез уйнарга яратасызмы? Уенның исеме “Туңдырам”
Кулыгызга, борыныгызга
Кар бөртеге кундырам.
Кем миннән качып өлгерми,
Салкын өреп туңдырам. (бииләр дә, “катып” калалар)
Алып баручы: Бабакай, ә хәзер балалар сиңа уен уйнатырлар.
Уен: ”Чыгармыйбыз”
Кыш бабай: Бигрәк оста уйнадыгыз, җитез дә икәнсез. Минем Карчәчәгем дә һөнәрен күрсәтсен әле.
А.Б. Кыш бабай, Кыш бабай ,
Озак көттек без сине.
Сагындырдың килмичә,
Китмисең биемичә.
Башта безне карап тор,
Аннан үзең әзер бул.
12. Просыпайся поскорей,
Выгляни в окошко.
Мухи белые летят
Прямо на дорожку.
Шубку белую надел
Серенький зайчишка,
И в берлоге спит уже
Косолапый мишка.
Кечкенәләр биюе: “Зайка и мишка”
13. Үзең шаян, үзең юмарт,
Үзең һаман шулай карт.
Безнең белән бие, җырла,
Бүлмәбезгә ямь тарат.
Кыш бабай. Биим, биим шатланып,
Шатланып, канатланып.
Чыршы бәйрәменә килеп,
Булмас биеми калып.
Кыш бабай биюе.Утыра.
( уеннар барышында Бүре килеп капчыкны сыпыргалап китә. Кыш бабай биегәндә капчыкны эләктереп чыгып кача.)
Кыш бабай. Уф, арыдым, җылындым.
Кайда минем суыгым.
Яусыннар ап - ак карлар.
Минем дусларым алар.
Кар бөртекләре биюе.
14. Безгә Кыш бабай килгән,
Яңа ел алып килгән.
Капчыгына күп итеп
Күчтәнәч салып килгән.
Көттек сине сагынып.
Исән – саумы, Кыш бабай.
Өләш бүләкләреңне,
Капчыгыңны чиш бабай.
15. Суык бабай, кил безгә,
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Уенчыклар, бүләкләр
Безгә тагын алып кил.
Соңга калма, бабакай,
Атлап түгел, чабып кил!
Кыш бабай: Рәхмәт сезгә балалар,
Бигрәк оста икәнсез.
Менә шундый осталарга
Без бүләкләр бирәбез.
Кызым бик озак кунак булдык. Балалар бик матур җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнгәннәр. Бүләкләребезне таратыйк та кузгалыйк, безне башка бакчаларда да көтәләр( капчыгын эзли таба алмый.) Кызым капчыгымны күрәсеңме? ( эзлиләр )
Балалар: Бабакай, капчыгыңны бүре урлады. Хәзер нишлибез инде?
Кыш бабай: Кайгырмагыз, дусларым. Мин хәзер капчыгымны эзләп килим әле. (капчык чыга – кача)
Кыш бабай: Карагыз әле, капчык бездән кача. Хәзер тотам мин аны.(чыгып китә дә капчыгын күтәреп керә)
Бүләк өләшү.
А.б.: Рәхмәт, рәхмәт, күп бүләк
Китергәнсең безгә син.
Без, нәни дусларыңны
Сөендерим дигәнсең.
Җыр: “Яңа ел”
Рәхмәт әйтеп җыр башкарыйк.
Кыш бабай: Күңелле булды бәйрәм,
Уйнадык әйлән-бәйлән.
Матур җырлар җырладык,
Кунак булып туймадык.
Тик китәр вакыт җитте.
Көтә безне янә юл.
Рәхмәт сезгә, балакайлар,
Котлы булсын Яңа ел!
Кар кызы: Сау булыгыз, дусларым! Сау – сәламәт булыгыз! Киләсе елга кадәр, киләсе елга кадәр. Ел буена дуслар белән булды күңелле. Тик шулай да китәр вакыт җитте! Сау булыгыз балалар! (чыгып китәләр)
Җыр: “Чыршы бәйрәме”
Җыр бетүгә сәгать сугу тавышы ишетелә 12 суккач, Яңа ел керә.
Яңа ел: Исәнмесез, минем дусларым!
Яңа ел котлы булсын!
Килдем сезне күрергә
Бәхет телим илемә.
Алып баручы: Рәхмәт сиңа яңа ел! Төкле аягың белән! Әйдә монда түргә үз!
Син, Яңа ел, инде безгә
Матурлык кына китер.
Ныгысын дуслык, татулык
Бетмәсен мәрхәмәтлек.
Иман бир балаларга.
Саулык-сәламәтлек китер
Озак - озак елларга.
Кадерле балалар, кунаклар, сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Сезгә яңа шатлыклар, бәхетләр телим!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Көз безгә нәрсәләр алып килде?
Открытый урок...
Су безгә яшәү өчен кирәк
Балаларга Кеше тормышында суның әһәмияте, Яшәү чыганагы булуын төшендерү, елга һәм чишмәләрне сакларга кирәклеген алату....
Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе.
Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в средней группе, на татарском языке....
"Алар безгә Җиңү бүләк итте". - "Они подарили нам победу". (Открытка ко Дню победы)
Познакомить детей с нетрадиционной техникой рисования - оттиском и методом "тычка". Формировать у детей представление о подвиге народа, воспитывать любовь, гордость и уважение к Родине и к ее защитник...
Тормышыбызда сез безгә үрнәк әле.
Урамда алтын көз. Елның иң бай һәм иң матур фасылы. Шундый көннәрнең берсендә без бәйрәмгә - Өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. 1 октябрь ел саен Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу кө...
"Кызыл әтәч безгә килмәсен"уртанчылар төркеменә эшчәнлек конспекты
Бу эшчәлектә балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышалар ....
Проект "Күчмә кошлар безгә яз алып килде"
Кошлар-безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны һәр төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать сакчылары. Ал...