Яңа ел әкияте
методическая разработка на тему
Предварительный просмотр:
Яңа ел әкияте.
Балалар ярым түгәрәк ясап басалар.
Җыр: “Елочка”
1.Маленькой елочке 2. Сколько на елочке 3. Бусы поквесили,
Холодно зимой. Шариков цветных, Стали в хоровод.
Из лесу елочку Розовых прянников, Весело, весело
Взяли мы домой. Шишек золотых. Встретим Новый год!
А.б.Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән.
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
1 б. Исәнме, чыршы, исәнме. Лилия
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
2 б. Саумы, саумы, чыршыкай, Азамат
Саумы, саумы, Яңа ел!
Яшел чыршы тирәли
Әйләнәбез елмаеп.
Җыр: “Чыршы янында”.
1.Яшел чыршы тезелешеп 2.Җәй көне җиләк җыярга 3.Рәхмәт менә син килгәнсең
Әйләнәбез тирәңдә. Урманга барган идек. Әйләнәбез тирәңдә.
Куанабыз Яңа елга Ямьле чыршы Яңа елга Яңа һөнәрләр өйрәндек
Син кунакка киләнгә. Кунак булып кил дидек. Яңа елга килгәндә.
3 б. Күрегез бу чыршыны Рамина
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек.
Тора түшәмгә тиеп.
4 б. Кунак булып яшел чыршы Камил
Урманнан безгә килгән.
Ел да безне шаккатыра,
Ничек матур киенгән.
5 б. Төрле-төрле утлар яна, Әдел
Без уйныйбыз әйләнеп.
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.
Җыр: “Чыршы янында”.
1.Ямь-яшел ылыслары 2. Сиңа килгән кунаклар - 3. Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Балкып тора утлары. Аюлар һәм куяннар. Биибез дә җырлыйбыз.
Чыршыкай, чыршыкай, Чыршыкай, чыршыкай, Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай. Бигрәк матур чыршыкай Бигрәк матур чыршыкай.
Күңелле көй агышында залга Буратино керә. Кулында – алтын ачкыч.
Буратино. Исәнмесез! Яңа ел белән! Сез мине таныдыгызмы? Әйе, мин Буратино – әкият герое. Тортилла исемле ташбака миңа шушы матур ачкычны бүләк итте. Бу гади ачкыч түгел. Аның тылсымы бар. Мин үземнең дустым Мальвинаны эзлим. Ул монда юк икән. Аны эзләп килгәнче ачкыч чыршыда эленеп торсын әле. (чыршыга ачкычын элеп, чыгып китә).
Залга төлке Алиса белән песи Базилио керәләр. Песи таякка таянган, төлкенең пычкысы бар.
Төлке. Без мескеннәрне бәйрәмгә кертегезче.
Песи. Безнең дураклар илендә шундый суык. Өшеп беттек.
Төлке. Безгә учак ясар өчен зур агач кирәк. Учак җылысында җылыныр идек.
Песи. О! Кара әле, Алиса. Нинди зур, күркәм агач (чыршыны күрсәтә). Бу агачтан утын күп чыгар.
Төлке. Менә шәп бу. Әле аның бизәкләре, уенчыклары да бар.
Песи. Ә без агачны кисик, уенчыкларын җыеп алыйк һәм үзебезнең дураклар илендә аларны сатарбыз. Күп итеп акча эшләрбез!
Төлке. Шәп фикер бу! Мин инде уенчыкларны ничек бүләсен дә исәпләдем: сиңа икесе, миңа өчесе. Тигез итеп бүлү була.
Песи. Тигез итеп булмый бит алай!
Төлке. Ярар, мырылдама! Әйдә башта агачны кисик әле.
Чыршының утлар сүнә.
Песи. О! Кара әле: чыршының утлары сүнде! Үпкәләде бугай ул безгә.
Песи белән Төлке чыршыны кисмәкче булалар һәм анда ачкыч эленеп торганын күрәләр.
Төлке. Базилио, кара әле: ачкыч бит бу! Алтын бит бу. (ачкычны алып тешләп карый). Буратиноның ачкычы түгелме соң бу?!
Песи. Шуныкы, шуныкы. Димәк, ул үзе дә шушы тирәдә йөридер.
Күңелле көй агышында залга Буратино белән Мальвина керәләр.
Буратино. Менә, Мальвина, син чыршы бәйрәменә килеп тә җиттең.
Мальвина. Мин бик шатмын.
Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, кунаклар!
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен! (баш ия, реверанс ясый).
Буратино. Мальвина, кара әле, миңа Тортилла нинди матур ачкыч бүләк итте. Мин аны чыршыга элеп торган идем (чыршыны әйләнеп чыга, ачкычны тапмый).
Төлке. Хә-хә-хә. Ачкычны эзлисеңме? Менә бу ачкыч кирәкме сиңа? (күрсәтә). Без аны сиңа бирмибез. Алтын үзебезгә кирәк!
Песи. Әйе, үзебезгә кирәк! Сиңа да кирәкме?
Мальвина. Әйе, бу ачкыч Буратинога кирәк. Аныкы бит ул.
Төлке. Кирәк булса соң.
Песи. Без аны бушка гына бирмибез.
А.б. Сез ачкычны кире Буратинога бирсен өчен без нишлик соң?
Төлке. Безнең күңелне күтәрергә кирәк.
Песи. Әйе, күтәрегез күңелне.
А.б. Ярар. Әйдәгез, безнең белән биергә басыгыз, бергәләп биеп алыйк, әниләрне дә чакырыгыз.
“Карабай” биюе. Төлке белән Песи дә бииләр.
Төлке. Биюләре күңелле булды. Ләкин әле безнең яңа ел турында шигырьләр дә тыңлыйсыбыз килә.
Песи. Алар шигырьләр сөйли белмиләрдер әле.
А.б. Нишләп белмәсеннәр?! Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйли белә. Менә тыңлап карагыз әле.
6 б. Без бүген чыршы янында Рәсимҗан
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
7 б. Яңа ел ул Яңа шул Илина
Иске ел булмас әле.
Шатлыгын да, бәхетен дә
Кызганып тормас әле.
Төлке. Ярар, ярар... шигырьләр беләсез икән. Менә алыгыз ачкычны!
Песи. Әйе, алыгыз.
Буратино белән Мальвина ачкычны алып, чыгып китәләр.
Төлке. Ә син беләсеңме, Базилио, монда тиздән Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Ул Кар кызының чибәрлеген күрсәң син...
Песи. Карап та тормыйм.
Төлке. Әйдә, Базилио, без ул чибәр Кар кызын урлап китәбез дә, аны бүләкләргә алыштырып алабыз. Рәхәтләнеп конфет, шоколад ашарбыз.
Песи. Дөрес фикер йөртәсең син, Алиса. Рәхәтләнеп ашыйбыз тәм-томнарны. Ләкин Кар кызын ничек урларбыз соң?
Төлке. Ә без Кыш бабайны йоклатырбыз.
Песи. Ничек йоклатырбыз соң аны?
Төлке. Без Кыш бабайга компот эчертербез. Ә компотка йокы даруы салырбыз!!!
Песи. Ә-ә-ә. Менә нинди шәп хәйлә. Бабакай йоклагач, без Кар кызын урлыйбыз. Әйдә, Кыш бабай килгәнен көтеп торыйк.
А.б. Кемне кигән киемнәре
Энҗе кар бөртекләре?
Кемнең көмештәй сакалы
Чәчләре, керфекләре.
Кем соң безгә шундый ямьле
Яңа ел алып килә?
Матур кәгазь капчыкларга
Күчтәнәч салып килә.
Балалар. Кыш бабай!
А.б. Балалар, Кыш бабай суыкны һәм карны ярата. Ул безгә тизрәк килеп җитсен өчен, юлны кар белән капларга кирәк. Кар бөртекләре, килегез монда очып.
Кар бөртекләре биюе.
А.б. Ә хәзер Кыш бабайны чакырыйк.
Бергә. Кыш бабай! Кил безгә,
Ямь бир бәйрәмебезгә.
Килче тизрәк, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!
Кыш бабай керә.
Кыш бабай. Саумы, көтеп алган бәйрәм!
Саумы, чыршыкай!
Исәнмесез, бар кунаклар,
Сезне күреп шатландым.
Бу хәерле сәгатьтә,
Бәйрәм теләге сезгә,
Шат яшәгез гомергә.
Кар бураннар туздырып,
Барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
А.б. Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә, тизрәк уз, бабай.
Балалар сине көтте,
Тагын бер яшькә үсте.
Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән сезне!
А.б. Исәнме, Кыш бабай! Безнең чыршының утлары янмый бит әле.
Кыш бабай. Хәзер без моны төзәтәбез. (Чыршы янына килә, тылсымлы таягы белән селки). Чыршы, чыршы, кабын син, утларыңны балкыт син!
Чыршыда утлар яна.
Кыш бабай. Чыршы янына чакырам,
Матур итеп басыгыз.
Яңа елда әйлән-бәйлән
Җырлап-биеп алыгыз.
Җыр: “Исәнме, чыршыкай!”
1.Исәнме, чыршыкай, 2.Без сине матурлап 3.“Куяннар”, “бүреләр” 4.Елмеп, Кыш бабай
Сагынып килдеңме? Бизибез, зурлыйбыз. Бергә гөр киләбез. Бүләкләр өләшә.
Дусларың зарыгып Биибез тирәңдә, Кыш бабай биесә, Тәрәздән карый да,
Көткәнне белдеңме? Шатланып җырлыйбыз. Шатланып көләбез. Шаян ай көнләшә.
5.Әй, рәхәт, күңелле,
Биеп тик йөрибез.
-Яшәсен Туган ил
Һәм Яңа ел! – дибез.
Кыш бабай. Сезнең белән бигрәк күңелле булды. Бераз эсселәп тә киттем. Су эчәсем килә.
Чокыр тотып Төлке белән Песи йөгереп киләләр.
Төлке. Ай, Кыш бабай, эчәсең киләме? Менә безнең тәмле суыбыз бар. Авыз итеп кара.
Песи. Сусауны бик тиз баса.
Кыш бабай. Нинди эчемлек соң ул?
Песи. “Йокыкола”.
Кыш бабай. Бер дә ишеткәнем юк мондый эчемлек турында.
Төлке. Менә дигән эчемлек ул. Син эчеп кара.
Кыш бабай. Ярый алайса, бирегез. Бик сусадым мин.(эчә). Ай, нәрсә булды миңа?.. күзләрем йомыла... йоклыйсы килә... йоклап китәм бугай... (йоклый).
Төлке (шатланып). Менә булды!
Песи. Йоклаттык бит бабайны.
Кар кызы керә.
Кар кызы. Исәнмесез, кадерле дусларым. Менә мин дә килеп җиттем. Кыш бабайны күрмәдегезме сез?.. Ай, бабакайга ни булган? Йоклый түгелме ул?
Төлке. Әйе, йоклый шул. Арыгандыр.
Песи. Ә син безнең белән барырсың. Без сине бүләкләргә алыштырып алабыз.
Кар кызы. Болай булмый бит. Алай явызланмагыз!
Төлке. Әйдә, тизрәк. Әнә Кыш бабай уяна инде. (Кар кызын алып чыгып китәләр).
Кыш бабай (уянып). Ой, нәрсә булды бу?.. Балалар бәйрәм хөрмәтенә шигырьләр әзерләгән, ә мин йоклаганмын. Ягез, нәни дусларым, миңа шигырьләрегезне сөйләгез инде.
1 б. -Кыш бабай, ник инде Лилия
Ай саен килмисең?
Әллә соң үзеңне
Көткәнне белмисең?
2 б. Бик күп яудырдың Азамат
Кыш бабай карны,
Киләсе кышка
Тагын кар бармы?
3 б. -Ешрак кил дә син Рамина
Кыш бабай, көмешем.
Бәйрәм итәрбез
Гөрләп, көлешеп.
4 б. -Кыш бабай безгә Камил
Чабып килерсең.
Шигырь сөйлим дә,
Бүләк бирерсең.
5 б. -Таудан шуганда Әдел
Әй кызык, рәхәт.
Кар тавың өчен
Кыш бабай, рәхмәт!
10 б. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай Нургиз
Безгә якын дус бабай!
Көтеп алдык без сине,
Күңелләргә хуш бабай.
Ак туныңны кигәнсең,
Безне котлап килгәнсең.
Сине көтеп торганны,
Әллә каян белгәнсең.
11 б. Кыш бабай син дә, Рәсимҗан
Нәни булдыңмы?
Безнең шикелле
Чанада шудыңмы?
Кар тәгәрәтеп
Шар ясадыңмы?
Сиздерми генә
Кар ашадыңмы?
12 б. Кыш бабайның куллары Данис
Салкын диеп уйладым.
Башымнан сөйгән иде,
Чак-чак “эреп” куймадым.
Җылы икән, бик җылы
Кыш бабайның куллары.
Шуңа күрә гел актыр,
Аның йөргән юллары.
13 б. Кыш бабай, Кыш бабай Дилбәр
Безгә бик таныш бабай.
Сакал, мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан.
Үзең шаян, үзең юмарт,
Үзең һаман шулай карт.
Безнең белән бие, җырла
Бүлмәбезгә ямь тарат.
14 б. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай, Илина
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.
Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!
15 б. Кыш бабай килгән, Назлыгөл
Ап-ак тун кигән.
Көтә: кем генә
Чыгар дип өйдән.
Чыксаң чеметә,
Битне өшетә,
Менә шул аның
Бөтен эше дә.
Кыш бабай. Мин әле һаман уянып бетә алмыйм. Әллә бергәләшеп биеп алыргамы?
Җыр: “Кыш бабай биетү”.
1.Яшел чыршы тирәсендә Куш. Ары баса Кыш бабай 2. Әйрәмебез син килгәч
Җыелып бер тугандай. Бире баса Кыш бабай. Матурланды тагын да.
Әйлән-бәйлән уйный идек Шушы бию көйләренә Бик күңелле уйнавы
Килеп керде Кыш бабай. Өзеп баса Кыш бабай. Яшел чыршы янында.
Кыш бабай. Ай, арып киттем әле мин. Картайдым шул... Ә минем оныгым Кар кызы кая соң?
Балалар җавабы.
Төлке, Песи, Кар кызы керәләр.
Песи. Нәрсә шаулашасыз? Менә ул Кар кызыгыз!
Төлке. Кыш бабай! Кар кызың кирәкме? Без аны бүләкләргә алыштырабыз!
Кыш бабай. Ай-ай-ай!!! Сез ничек оялмыйсыз? Ярар, сезнеңчә булсын, алыгыз бүләкләрне. Минем кызымны кайтарыгыз.(капчыгын бирә).
Песи белән Төлке капчыкны алып чыгып китәләр.
Кыш бабай. Исәнме, кызым! Менә, ниһаять, син безнең белән. Ә сез, балалар, борчылмагыз. Мин бит тылсымчы. Төлке белән Песи алып киткән капчыкта чын бүләкләр түгел, ә күркәләр һәм ылыслар гына булыр!
Кыш бабай. Ярый, инде балаларны бүләкләр белән сөендерер чак җитте.
Песи белән Төлке керәләр.
Песи. Гафу итегез безне.
Төлке. Без бүтән алай явызланмабыз.
Икесе бергә. Бәйрәмегездә калырга рөхсәт итегезче.
Кыш бабай. Балалар, гафу итәбезме бу явызларны?
Балалар. Итәбез.
Кыш бабай. Ярар, елга бер генә килә торган тылсымлы Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә гафу итәбез сезне. Калыгыз безнең бәйрәмебездә.
Кыш бабай. Менә дусларым сезгә
Яңа ел бүләкләре.
Матур, рәхәт яшәгез,
Шул минем теләкләрем.
Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга бүләкләр өләшәләр.
Кыш бабай. Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел Назлыгөл
Һәрбер өйгә киләчәк.
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
Яңа ел керә.
Яңа елга яңа юлдан, Нургиз
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!
Җыр: “Бер яшькә үстем”.
1.Көн салкын тышта К. Ямьле Кыш бабай 2.Тагын ямьлерәк 3. Кыш бабай мине
Уйный кар-буран. Килдең син безгә Итәргә илне Бүген син макта
Ак төскә керде Кунак булырсың Иске ел үтеп Бер яшькә үстем
Бизәлде урам. Кер өебезгә. Яңа ел килде. Син килгән чакта.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Өч кыз” әкияте
Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль...
"Шалкан"әкияте
сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...
Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....
«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге
Әкиятне тәрбияче ярдәмендә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...
Колосок әкияте
" Колосок" әкияте буенча сценарий...
«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)
«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...
ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.
Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат: Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...