Хушыгыз, кошкайлар!
план-конспект занятия на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

Балаларның көзге табигать, кошлар турында булган белемнәрен баету. Кошларга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hushygyz_koshkaylar.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы

Әҗәкүл балалар бакчасы

«Хушыгыз, кошкайлар!»

 бәйрәм иртәсе программасы

Төзеде:

I категорияле тәрбияче:

Миннахметова Н.Х.

Максат: Балаларның көзге табигать, кошлар турында булган белемнәрен баету. Балаларда бәйрәм рухы тудыру. Кошларга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Әзерлек: җырлар, шигырьләәр, уеннар, кошларны аерырга өйрәнү, маскалар ясау, залны бизәү.

Бизәлеше: Сәхнәдә урман күренеше. Балалар урындыкларда утыралар.

Бер кош керә (сөйләнә): «Олы юлга чыгар вакыт та җитте, ә минем иптәшләрем кайда икән? Мин үзем генә, нишләргә дә белмим. Миңа аларны тиз генә табарга кирәк. Мөгаен, алар урманда җыелганнардыр. Кая әле, шунда очыйм, урман белән дә саубуллашасым бар» (Очып чыгып китә).

Тәрбияче: Әйе, балалар, көз көне шуңа да моңсу инде ул. Кошларны каршы алган идек, менә тагын аларны озатыр вакыт җитте. Әйдәгез, без дә урманга барыйк, кошлар белән саубуллашып, алар белән бәйрәм итеп кайтыйк. Барасыгыз киләме? Урманга без атка утырып барырбыз (атта бару хәрәкәтләре ясап, бер урап чыгу).

Менә килеп тә җиттек. Урманда бигрәк матур була икән ул көз көне. Монда нинди генә кошлар җыелмаган (магнитофон тасмасыннан кошлар тавышы ишетелә).

Җылы якка китүче, бездә калучы кошлар да бар. Без дә, балалар, алар белән бергәләп күңел ачыйк, бәйрәм итик.

Җыр: «Алтын көз»

1 бала:         Күрәмсез дусларым, көз килде тышта

Озак тормас, килер, ак тунлы кыш та.

Китә башлады инде бездән кошлар

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

2 бала:         Көз килде,

Үләннәр саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

3 бала:         Кошлар инде җырламый,

Чикерткәләр чыңламый,

Чебен-черки безләми,

Бал корты бал эзләми.

Күбәләкләр очмыйлар,

Чәчәкләрне кочмыйлар.

4 бала:         Йөк ташымый кырмыска

Көннәр китте кырыска.

Йоклады бик күп җанвар

Кырлар буш, тулы амбар.

Җыр: «Көзге моң» М.Андрьянова көе һәм сүзләре.

Җыр беткәч, ишектән, торнаны култык астына кыстырып, төлке керә (як-ягына карана).

Төлке: Монда кошлар тавышы ишетелә, торналар да бик күп бугай. Башта боларын тотып карыйм әле, сине яңадан ашармын.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, төлке түгелме соң? Төлке, син нишлисең? Шундый бәйрәм көнендә кошларны рәнҗетеп йөрисеңме? Җибәр син аны, ник тиясең аңа? Иптәшләре белән китсен җылы якка, аерма син аны иптәшләреннән. Алар булмаса, су буйлары, безнең урман-кырларыбыз матур да булмас, көннәр җылынгач, алар тагын әйләнеп кайтырлар һәм безне сөендерерләр.

Төлке: Ярар соң, алай булгач, җибәрермен. Башта мин балаларны тикшереп карыйм әле, табышмакларга җавап бирә белерләрме икән?

  1. Гөлдер-гү, гөлдер-гү

Кызыл тәпи кемдер бу? (күгәрчен).

  1. Кигән киеме чуар

«Чыр-чырыйк», - дип чырылдар.

Борчак җыяр, кырда кунар. (чыпчык).

  1. Үзе аклы-каралы,

Озын һәм җиз койрыклы.

Җәен далада, кышын калада. (саескан).

  1. Кара жилет, сары күлмәк,

Кара бүреген кияр.

Бертуктаусыз «син-син», - ди

Кайсы кош ул, кем белә? (песнәк).

  1. Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран).

Төлке: Бигрәк күп беләләр икән бу балалар, кошларны бигрәк яраталардыр инде.

Тәрбияче: Шулай шул, алар кошлар турында бик күп шигырьләр дә беләләр әле.

5 бала:                 «Торыйк-торыйк!», - дип килә ул

Килмидер һич китәсе.

Җылы туны юк шул аның

Тәпиләре дә шәрә.

Салкын көздә җылы якка

Китмичә ни эшләсен?

6 бала:                 Кыйгак! Кыйгак!

Бу якларда озак тормыйк:

Күрәсезме, тирә-якта кара болыт

Озакламый кар да явар,

Җыйналышып, очыйк-очыйк!

7 бала:                             Көз ае матур булса да,

Кошларсыз безгә моңсу.

Кыр казлары, торналарның

Җырлары саубуллашу.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, төлке белән түгәрәктә җырлап, биеп тә алыйк.

«Җырлы бию».

Төлке: Бигрәк матур биедегез, балалар. Китим инде мин, комачаулап йөрмим. Рәхәтләнеп бәйрәм итегез, кошларны озатыгыз. Сау булыгыз, балалар, хушыгыз, кошкайлар! Киләсе очрашуларга кадәр.

Тәрбияче: Балалар, бәйрәмебезне дәвам итәбез. Хәзер башка кошларны да тыңлап карыйк, аларның да әйтер сүзләре бардыр.

              8 бала:         Очасы юлым ерак

Ныклы канатлар кирәк.

Сезнең кебек якын дуслар

Безгә һәрчак бик кирәк.

9 бала:Ерак юлларга чыкканчы,

            Бергәләп уйнап алыйк

            Җыйналыгыз түгәрәккә

            Шаярып, көлеп алыйк.

Уен: «Сыерчык, чык» (җиңелүче «Сыерчык» җырын башкара).

10 бала:                 Җәй буена тик «кар» да «кар»

Булды бөтен сүзләре.

Кар явуга, җылы якка

Сыпырттылар үзләре.

11 бала:                 Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте

Җылы якка – көньякка.

        Тәрбияче:         Хушыгыз, хуш, кошкайлар!

Якын булсын юлыгыз.

Исән-имин барып җитегез,

Язга чаклы сау булыгыз!

Балалар, монда калучы кошларыбыз да моңаеп утырмасыннар, алар турында да бераз шигырьләр сөйләп алыйк.

12 бала:         Тукран һәр агачны

Тук-тук-тук сугып карый.

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

Агач кимергән кортларны

Эзләп, чукып бетерә,

Урман докторы булып, ул

Бик күп файда китерә.

13 бала:         Песнәк китми җылы якка

Бездә ул кышлый,

Анны карлар һәм бураннар

Һич тә куркытмый.

Орлык салганымны күрсә

Ул җимлегенә,

Канатларын җилпи-җилпи

Шундый сөенә.

14 бала:         Саескан ак кофта белән

Кара сарафан кигән.

Ала канатында нинди

Яңалык алып килгән.

Тешен кайрый, шакылдата

Нәрсәдер хәбәр итә.

Ул якында чыркылдаса,

Кунаклар килеп җитә.

Уен»Ябалак».

15 бала:         Килеп кунды тәрәзәгә,

Шакылдата шык та шык.

Минем туган көн икәнен

Каян белгән бу чыпчык.

Әни белән кунакларга

Ясый идек пәрәмәч

Бер пәрәмәч артык бөктем

Чыпчык кунакка килгән.

Җыр: «Чыпчык».

Бию: «Полька».

16 бала:         Җырладык та, биедек тә,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Матур итеп уйнап алдык

Бер дә читенсенмәдек.

Бүгенгә без хушлашабыз

Бәйрәмне тәмамлыйбыз.

Тәрбияче: Балалар, монда калучы кошларга кыш көне җим табуы кыенлаша, ә без аларга ничек итеп ярдәм итә алабыз? (җимлек ясап, җим салырга кирәк).

Җимлек элү, җим салу.

Килегез, кил, кошкайлар

Көндә кунак булыгыз!

«Көзге җыр» җыры ( М.Андрьянова көе һәм сүзләре) белән бәйрәм тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сау булыгыз, кошкайлар!

кошлар белән саубуллашу...

"Исәнмесез, кошкайлар!"

Бүген сезнең белән канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле искә төшерик, сез нинди кошларны беләсез? Аларның кайсылары безнең якта кышлый? Бүгенге бәйрәмебез күчмә кошлар ту...

"Сау булыгыз, кошкайлар!"

“Сау булыгыз, кошкайлар!”Максат:-Балаларның көзге табигать, кошлар турындагы белемнәрен баету;-Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлык, сак караш тәрбияләү;-Балаларда бәйрәм рухы тудыр...

« Исәнмесез, кошкайлар!»

Праздник  «День птиц» является ежегодным мероприятием в рамках природоохранной акции «Наши пернатые друзья», которая длится с сентября по май. Цели и задачи акции: вовлечение обучающихся в природ...

Саубулыгыз кошкайлар

Көз көне кошларны озатуга багышланган күңел ачу кичәсенә конспект....

Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!

Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!...

Кошкайлар

2 нче кечкенәләр төркемендә  үткәрелгән сөйләм үстерүдән эшчәнлек  конспекты...