Балалар бакчасында Өлкәннәр көне.
материал (старшая группа) на тему

Шайхутдинова Гузель Робертовна

Открытое мероприятие на День пожелых людей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Өлкәннәр көне46 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль  районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

Бакчада өлкәннәр көне

Төзеде: Шайхутдинова Г.Р.

Iкв. категорияле тәрбияче

Максат: балаларны өлкәннәр көне белән таныштыру. Өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.

Бәйрәм барышы.

А.Б.: Исәнмесез, безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган, өлкәннәребез. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, хөрмәтле өлкән хезмәттәшләребез, сезне шушы олуг бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Ә хәзер котлау өчен сүзне балалар бакчасы мөдире Нургалиева Йолдыз Саитовнага бирәбез... Сүзне профсоюз председателе Нуртдинова Фәнирә Готуфовнага бирәбез...

- Җитәкче апаларыбызның җылы теләкләренә кушылып, без дә сезгә кечкенә генә концетр тамашасы тәкъдим итәбез.

                        Дәү әни дә, әби дә сез,

                        Сөйкемле әни дә сез.

                        Сез булганга дөнья ямьле,

                        Йөзебез һәрчак нурлы.

                        Сездә мәңгелек шатлык,

                        Көзге муллык, язгы нур,

                        Кунакларыбызга багышлана

                        Дөньядагы иң матур җыр.

                                Җыр: Әбием- дәү әнием.

А.Б.: Бөтен Россия буйлап үтә бу матур бәйрәм. Безнең бакчага килгән кунак апаларыбыз да зурайдык инде дип күңелләрен төшереп утырмасыннар әле. Аларга берсеннән- берсе матур шигырь бәйләмнәре бүләк итик.

Шигырьләр:

Бакча бүген гөрләп тора,                           Кояш кщлеп уянды да

Шаулап тора күгебез.                                Нурларын сипте мулдан.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,                      Әбиләр килде бакчага,

Әллә шуны белмисез?                               Кәзге кояшлы юлдан.

 

Һәр җирдә бер хикмәт көтә:                      Әбием, әбекәем, дип,    

Бүген гади көн түгел.                                 Дәшәмен сиңа кат-кат.    

Бүген өлкәннәр бәйрәме,                           Бүген синең дә бәйрәмең

Шуңа шатлана күңел.                                 Шуңа безнең күңел шат.

Син булганга , өйләр ямьле,                      Җылы сүзләр, изге теләк

Нурлы һәрбер иртәләр.                              Синең өчен уемда.

Син өйрәткән догалар да                           Сәламәт һәм көр күңелле

Уңышларга илтәләр.                                   Бул син гомрең буена!

Әби кеше гел яхшылык тели,                    Яшәгез сез мәңге яшьбулып

Гаебебез булса, кичерә                               Туган йөртыгызга ямь булып.

Гомер буе калыйк тугрылыклы                 Сез булсагыз таза- сәламәт,

Әби дигән изге кешегә.                               Оныкларыгызга булыр бик рәхәт.

Оныкларга терәк булып,                              Картаймыйча шулай кояш кебек

Яшәгез сез шатлыкта.                                   Балкып торыгыз сез иртә- кич.

Сәламәтлек, ак бәхетләр                              Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

Юлдаш булсын сезгә шатлыкта.                 Онытмабыз сезне һич тә без.

Бүген сөенә- сөенә

Шушуы җырны җырлыйбыз.

Сезне кадерле әбиләр,

Бәйрәм белән котбыйбыз.

Җыр: “Минем әби”

А.Б.: Балалар, безнең кунак апаларыбыз үзләре дә күптән инде әбекәйләр, дәү әниләр, аларның да сезнең кебек үк яраткан оныклары бар, ә сез әбекәйләрегезне яратасызмы? Шул турында сөйләп китегез әле.

Шигырьләр:

Ак яулыклы, көләч йөзле,                           Тәмле бәлеш пешерүче

Шат күңелле, әйбәт тә.                                Дәү әни безнең өйдә.

Кем ул, диеп сөрыйсызмы?                        Аңардан ашарга сорый

Дәү әнием, әлбеттә.                                      Шаян песиебез дә.

Өйгә кайтсам өй балкыган,                         Үзен ничек сагыннанны

Өйгә нур иңгән!                                            Белгән ул белгән.

Ерак җирне якын итеп                                “Күрим әле улымны”- дип

Әбием килгән.                                               Әбием килгән.

Дөньяда иң җылы әби                                    Дәү әнинең кочагында

Безнең әби, беләбез.                                       Китәбез эреп кенә,

Шуңа күрә энем белән                                   Яшәрбез әле үскәч тә

Куенына керәбез.                                           Кадерен белеп кенә.

Иртән торсам, кояш чыгып,                          Ашыгып, йөгерен кайтам өйгә

Нурларын сипкән иде.                                   Тәмамлангач дәресләр.

Әбиемнең чәе кайнап,                                    Мине көтә син пешергән

Коймагы пешкән иде.                                    Өчпочмаклар, бәлешләр.

Күргәнем юк дәү әнинең                               Дәү әнием кет-кет көлеп

Тик утырып торганын.                                  – Бетсен инде эшем,- ди

- Ял ит инде арыгандыр                                 Эшсез торып, минем тизрәк

Аякларың, кулларың...                                    Картаясым килми, -ди.

А.Б.: Хөрмәткә лаеклы әбиләребез, безнең  өлкәнбуыныбыз. Алар безне әдәпкә, әхлакка өйрәтүчеләр, халкыбызның йолалары, гөреф- гадәтләре белән таныштыручылар,  догалар өйрәтүчеләр, күңелгә сеңеп калырлык итеп киңәшләрен бирүчеләр. Балалар , мин хәзер үзебезнең өлкән апаларыбызга менә шушы серле тартманы җибәрәм, алар шуңа үзләренең җылы теләкләрен, акыллы фикерләрен, торыш киңәшләрен салырлар.

А.Б. кунакларга шкатулка җибәрә, кунаклак аны кулдан-кулга күчереп сүзләрен әйтәләр.

        А.Б.: Карагыз ничек авырайган безнең серле татрма, без аны үзебездә саклап кына тотарбыз, кирәк вакытта акыллы киңәшләреннән файдаланырбыз.

- Балалар, өлкәннәр көне дигәч тә сез гел әбекәйләрегезне мактыйсыз да, мактыйсыз , ә шул йөмшак, сөйкемле , җылы куллы әбекәйләребез янында кемнәр бар әле?(бабыкайларыбыз). Бабыкайлар нинди ул? ( көчле, сабыр, гадел, батыр, эшчән...). Әйдәгез батыр дәү әтиләргә дә матур җыр бүләк итик әле.

Җыр: “Дәү әти”

Бабыкайларыбызга хөрмәтне шигырьләребез аша җиткерик.

Шигырьләр:

Исем китә безнең бабай                               - Без, оланнар яшь чагында

Җитмеш төрле һөнәр белә.                           Тырай тибеп йөрмәдек,- ди,

  • Каян болай, ничек алай?                     Әти нәрсә кушса, шуны

Дисәң әгәр , көлә генә.                                   Иренмичә эшләдек, - ди.

Җитмеш төрле һөнәр белү-                            Әйтсәм әйтим, - диде бабай,-

Зур тырышлык хикмәте,- ди,-                       - Гомер буе гел эшле бул.

  • Һөнәре юк кешеләрнең                         Иң- иң татлы, затлы җимеш-

Булмый иде икмәге, -ди.-                                Тырыш хезмәт җимеше ул.

Безгә бүген кем килә?      Өстәлебез дә әзер,                  Килә ике әбием,          

Саескан күптән белә.        Мунча куйган ягылып.          Килә ике бабаем.

Өйдә пешә пәрәмәч,          Килә олы кунаклар,              Мин аларны яратам,

Бәлеш исләре килә.           Көтәм күптән сагынып.        Һәрвакыт көтеп алам.

Төрле- төрле бүләк алып,                              Прәнник, канфитлар куеп,

Барча дуслар килгәннр.                                 Чәй әзерләгән әби.

Өлкәннәр кәне булганга,                                Курай уйный минем бабам,

Бәйрәмчә киенгәннәр                                      Кунаклар бию бии.

Бию: Финская полька

А.б.: Сәламәтлек ташламасын сезне

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта- дигән теләкләрне “Йөрибез җир шары өстендә”  җырына төреп кабул итегез.

Җыр: “Өйрибез җир шары өстендә”

Шушының беләнбезнең бәйрәмнең беренче өлеше тәмам, ә хәзер сезнең игътибарыгызга “Өч кыз” тататар халык әкиятен тәкъдим итәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары

Кече яштәге балаларга режим моментлары үткәрү, аларга татар телен өйрәнүгә бик булыша.Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары  үткәрү:1 нче нечкеләр төркемендә 10-15 мин.2 нче нечкеләр ...

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...