Хуш киләсең,Яңа ел!
методическая разработка (старшая группа) на тему
Зурлар төркеме балалары өчен яңа ел бәйрәменә сценарий.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yana_el.docx | 30.11 КБ |
Предварительный просмотр:
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада чыршы агачы. Балалар чыршы тирәли тезелеп утырганнар.
Кулларына ноутбук тоткан Марти б-н Динжи керә. Динжи шигырь сөйли.
Шылдыр-мылдыр кылдырап
Алдыр-болдыр җөрдирлап
Синдер-миндер зәрзерки
Сүлдер-гүлдер гәлдерки.
Марти ноутбукка баскалый үзе сөйләнә.
Марти – Тәк-тәк Теләкәй авылы монда, Үзәк урамда мәктәп, балалар бакчасы. Эһә монда мәктәп эчендә балалар бәйрәмгә җыелганнар.
Менә мондарак Фәнис утыра, монысы Камил.
Д- Әй Марти, куй әле шул тартмаңны. Без бит инде күптән җирдә, ә син һаман да шул тартманы актарасын?. Әнә кара әле нинди матур косандра куйганнар, утлары да янып тора, нәкъ бездэге кебек.
М- Әйе шул, чыннан да бик матур, Динжи кара әле (чыршыны тотып карый) бездәге касандраның энәләре юк бит, ә бу моның энәләре (кулында кадап карый) Әллә-лә авырттыра бит.
Д Тукта әле Марти бу ниндидер тылсымлы түгел микән, шалтыратып сорыйк әле үзебезнең башлыктан.
М- (телефонын шалтырата) Алло! Прием!Прием!
Безнең олы башлыгыбыз,
Синең өчен хәбәр бар:
Изге җаннар даласында
Без белмәгән агач бар.
-Әйе.әйе аңладым,үзләреннән сорап карыйм әле.
Бу агачның исемен
Кем белеп безгә әйтә.
Шуны зурлап чакырырбыз.
Без бәйрәмнең түренә.
(Бер бала чыгып шигырь сөйли).
Дөнья йокы кочагында
Изрәп яткан чагында.
Тәрбияче апа беркөн
Шатлыклы хәбәр әйтте:
Салкын кышнын бер көнендә
Безнең бәйрәмне котлап
Рәмзил абый карурманнан
Дәү чыршы алып кайткан.
Д. Кара әле дустым МАрти бу агач чыршы дип атала микәнни: (тотып, иснәп, кабып карыйлар). Үзара сөйләшәләр...
- Кара-кара – нинди матур.
- Энәләре кадый икән.
- Э-һ тәмле исе дә бар.
1бала. Бүлмәдә чыршы агачы
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
2 бала. Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз.
Матур җырлар җырларбыз.
А.б. Әйдәгез әле балалар, чит планета кунаклары белән чыршы әйләнеп бер җыр җырлап алыйк әле. (“Каршылыйк дуслар, бергәләп”).
М. – ай, балалар, сездә бик күңелле икән, әллә безне үзегез белән бәйрәм итәргә калдырасызмы?
А.б. ә сезнең нинди һөнәрләрегез бар сон? Сез ниләр эшли беләсез?
Д. М. Бер-берсенә карашып.
- Әллә соң үзебезнең планетадагы яратып бии торган биюне башкарабызмы?
- әйдә, булмаса биик. (биииләр).
Саескан хат китерә.
Яңа ел бәйрәменә
Әйлән-бәйлән әйләнергә
Бабай белән икәү бергә
Бик ашыгып килгәндә
Юлларыбыз чуалды.
Адашып куе урманда
Калдык бит буталып.
Безгә ярдәм кирәк бит
Булышмассызмы, балалар?
А.б. Б-р әллә соң үзебезнең яңа дусларыбыз Д б-н м. Кыш бабайны эзләргә җибәрәбезме? Аларның тылсымлы тартмалары да бар бит.
Д. – Була ул балалар. Без аны хәзер эзләп алып киләбез. (Ноутбукны баса-баса чыгып китәләр).
- Тәк-тәк монда кыш бабай эзләре күренә дип сөйләнә-сөйләнә чыгып китәләр.
А.б. Әйдәгез б-р без К.б. килгәнче бәйрәмебезне дәвам итә торыйк.
Шигырь сөйлиләр.
Нинди гаҗәп:
Һәр кешегә бәйрәм бүген.
Бар да матур киенгән.
Яңа елда җирне бизәп,
Гүя энҗе сибелгән.
Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген Яңа ел килә!
Безнең күңелләр җырга
Һәм биюгә җилкенә.
Яңа елны каршылыйбыз
Шатлыклы җырлар белән.
Матур булып балкып торган
Якты йолдызлар белән.
Әйдә, бергә биеп алыйк
Әйдә, бергә уйнашыйк.
Бизәкле чыршы янында
Гөрлик, көлик, җырлашыйк.
Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
Яңа, яңа, Яңа ел,
Бүген шундый яңа ул!
Яшел чыршы очында
Йолдыз булып яна ул.
Дуслар белән җыелдык,
Бергә шундый күп булдык.
Әйлән-бәйлән уйнарга
Кулны-кулга тотыштык.
Җыр:
Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә.
Ак сакаллы кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Кар яуган, яунан
Мамык кебек кар.
Ап-ак булганнар
Урманнар, кырлар.
Салкын саф һава
Йомшак кар ява
Урамна чыксаң
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна
Үзләре салкын була.
Яшел чыршы тезелешеп
Әйләнәбез тирәңдә
Куанабыз яңа елга
Син кунакка килгәнгә.
Син килдең бүген киенеп
Бизәнеп, матурланып.
Безгә, нәни дусларыңа.
Күңелле җырлар алып.
Йомшак кына кар яуды
Бөтен җирне каплады
Ап-ак булды болыннар
Ап-ак булды киң кырлар.
Кул тотынышып түгәрәктә
Биик, дуслар, бергәләп.
Кунакларны бәйрәм белән
Котлап җырлыйк күмәкләп.
Җыр:
Без теләкләр телибез
Бүген бер-беребезгә
Бәхет елы булып кил
Син туган җиребезгә.
Күрәсезме чыршыны
Матур итеп киенгән.
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
Салкын кыш килде,
Ак карлар яуды,
Буран уйнады,
Таулар ясады.
Җыр: “Кыш җитә”
Саескан – “таптык- таптык” К.б.ны таптык. Киләләр-киләләр. Каршы алыгыз К.б. б-н К.к. килә.
К.б. б-н к.к. керә.
К.б. Исәнмесез,балалар
Исәнмесез,кунаклар.
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен.
Кар-бураннар туздырып
Барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Кар кызы:
Сез дә безне көткәнсез,
Чыршы бизәп куйгансыз.
Җем-җем яна утлары
Яктыртсын ул юлларны.
Килсен күп-күп кунаклар
Аю,бүре,куяннар,
Төлкеләр һәм керпеләр,
Тагын соң,тагын кемнәр?
К.Б.:Яңа ел белән,дуслар,тәбриклибез без сезне,
Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм көне.балалар монда килгәндә юлны бутап адаштык бит.Менә безнең чит планета кунаклары килеп ярдәм итмәсә без килеп җитә алмаган да булыр идек.Аларга рәхмәт әйтик.Бенең белән килергә чыккан Кыш бабай да адашып калды бит,аларга да ярдәм кирәк иде.Алайса иске Кормаш балалары кыш бабайсыз һәм бүләксез калалар бит.
М.белән Д. Була ул Кыш бабай киттекме динҗи.тәк Иске Кормаш уңдарак Турыга.(чыгып китәләр)
Әй кыш бабай кыш бабай
Хуш киләсең уз бире
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине.
А.Б. Балалар,Кыш бабай килгәч бергәләп чыршы тирәли җыр да җырлап алыйк әле.
Җыр: “Кыш бабай белән балалар җыры”
К.Б. И рәхмәт балалар.сез без килүгә нинди һөнәрләр өйрәндегез соң?
А.Б.Бабакай безнең балалар сез килүгә бик күп шигырҗләр җырлар өйрәнделәр Син утырып ял итеп алган арада алар үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп китәрләр.
Чыршы бәйрәме
Ямьле бәйрәм бит
Чыршы янында
Җырлап әйләник.
Кыш бабай килгән,
Ап-ак тун кигән.
Көтә: кем генә
Чынар, дип, өйдән.
Чыксаң чеметә,
Битне өшетә,
Менә шул аның
Бөтен эше дә.
Кыш бабай, Кыш бабай
Безгә бик таныш бабай;
Сакал-мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан.
Бүләкләр алып килгән,
Бүреген кыңгыр кигән –
Әйлән-бәйлән уйната,
Биетә һәм җырлата.
Бәйрәмебез, син килгәч
Матурланды тагын да,
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка.
Кыш бабабыз ишетеп
Килде безгә кунакка.
Елмаеп ул эндәшә
Исәнмесез, дусларым!
Ямҗле бәйрәм кичендә
Яусын сезгә котлавым.
Әй, Яңа ел, Яңа ел
Килеп тә җиттеңмени? Ю
Юлларга ак сәйләннәр
Сибеп тә үттеңмени?
Һәр елның үз сәйләне
Күчтәнәче буладыр
Сагындырып, көттереп
Кабатлана елга бер.
Яңа ел килде диеп
Бар дөнья шатлана.
Җир өсте аклана
Күңелләр пакълана.
Яңа ел килде диеп
Җәнлекләр сөенә
Яңа ел, Яңа ел
Рәхим ит өенә.
Ямьле, кыш бабай,
Килдең син безгә
Кунак булырсың
Кер өебезгә.
Суык бабай, кил безгә
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Уй-фикергә хаклык төяп,
Теләкләргә пакүлек төяп,
Ниятләргә ныклык төяп.
Кил син безгә, Яңа ел!
Без теләкләр телибез
Бүген бер-беребезгә
Бәхет елы булып кил
Син туган җиребезгә.
Онытмадык , бу яңа ел
Былтыр да килгән иде
Сөендереп, безгә бик күп
Бүләкләр биргән иде.
Менә тагын килеп җитте
Ул яңадан яңарган
Бүләкләрнеәдә яңасын
Алабыз без анардан.
Бабай килә диеп
Җырлар өйрәндек без
Гармун уйнап, биеп
Җырлап җибәрдек без.
Кыш бабай килә, кыш бабай
Чәчәк карлар яуганда
Кыш бабайның капчыгы бар
Ниләр генә юк анда.
Әй кыш бабай, кыш бабай,
Безгә яґкын дус бабай
Көтеп алдык без сине
Күңелләргә хуш бабай.
Урамнарга, бакчаларга
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә тәшә генә.
Безгә бүген КЫш бабай
Зур бәйрәм бүләк итте.
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы да килеп җитте.
А.Б. хәзер балалар бергәләп “Кыш бабайны биетү” дигән җырны җырлап китик.Без җырлаганда кыш бабай безгә үзенең биюен бүләк итәр.
К.Б. Минем күңелне күрдегез,рәхмәт сезгә балалар!
Күп шигырьләр өйрәнгәннәр.хәтта бии беләләр,
Менә шундый осталарга күп бүләкләр бирәләр.
Карчәчәгем,назлы кызым бирче миңа капчыкны,
Әйткән сүзне үтик;капчык авызы ачыкмы?
Кар кызы:хәзер бабакай балаларга дигән бүләкләр әзер.
К.Б. Кадерле балалар безнең китәр вакыт та җитте.Башка балалар янына да барасым бар.Сәламәт булыгыз Әти-әниегезнең сүзләрен тыңлагыз,акыллы тәүфыйклы булыгыз.Хушыгыз!
А.Б.Хуш Кыш бабай Хуш кар кызы.Әбез бәйрәмебезне дәвам итик.
Концерт номерлары:
Җыр: Яңа ел такмаклары.
Ильнара бию
Айгиз шигырь
Кеч башкаруында бию
Җыр К.Эльвина Г.рәмилә
Камил Фәнис бию
Ильнара җыр “Шүрәле”
Нинди гаҗәп:
Һәр кешегә бәйрәм бүген.
Бар да матур киенгән.
Яңа елда җирне бизәп,
Гүя энҗе сибелгән.
Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген Яңа ел килә!
Безнең күңелләр җырга
Һәм биюгә җилкенә.
Яңа елны каршылыйбыз
Шатлыклы җырлар белән.
Матур булып балкып торган
Якты йолдызлар белән.
Әйдә, бергә биеп алыйк
Әйдә, бергә уйнашыйк.
Бизәкле чыршы янында
Гөрлик, көлик, җырлашыйк.
Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
Яңа, яңа, Яңа ел,
Бүген шундый яңа ул!
Яшел чыршы очында
Йолдыз булып яна ул.
Дуслар белән җыелдык,
Бергә шундый күп булдык.
Әйлән-бәйлән уйнарга
Кулны-кулга тотыштык.
Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә.
Ак сакаллы кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Кар яуган, яунан
Мамык кебек кар.
Ап-ак булганнар
Урманнар, кырлар.
Салкын саф һава
Йомшак кар ява
Урамна чыксаң
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна
Үзләре салкын була.
Яшел чыршы тезелешеп
Әйләнәбез тирәңдә
Куанабыз яңа елга
Син кунакка килгәнгә.
Син килдең бүген киенеп
Бизәнеп, матурланып.
Безгә, нәни дусларыңа.
Күңелле җырлар алып.
Йомшак кына кар яуды
Бөтен җирне каплады
Ап-ак булды болыннар
Ап-ак булды киң кырлар.
Кул тотынышып түгәрәктә
Биик, дуслар, бергәләп.
Кунакларны бәйрәм белән
Котлап җырлыйк күмәкләп.
Без теләкләр телибез
Бүген бер-беребезгә
Бәхет елы булып кил
Син туган җиребезгә.
Күрәсезме чыршыны
Матур итеп киенгән.
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
Салкын кыш килде,
Ак карлар яуды,
Буран уйнады,
Таулар ясады.
Чыршы бәйрәме
Ямьле бәйрәм бит
Чыршы янында
Җырлап әйләник.
Кыш бабай килгән,
Ап-ак тун кигән.
Көтә: кем генә
Чынар, дип, өйдән.
Чыксаң чеметә,
Битне өшетә,
Менә шул аның
Бөтен эше дә.
Кыш бабай, Кыш бабай
Безгә бик таныш бабай;
Сакал-мыек ап-актан,
Килгән безгә ерактан.
Бүләкләр алып килгән,
Бүреген кыңгыр кигән –
Әйлән-бәйлән уйната,
Биетә һәм җырлата.
Бәйрәмебез, син килгәч
Матурланды тагын да,
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка.
Кыш бабабыз ишетеп
Килде безгә кунакка.
Елмаеп ул эндәшә
Исәнмесез, дусларым!
Ямҗле бәйрәм кичендә
Яусын сезгә котлавым.
Әй, Яңа ел, Яңа ел
Килеп тә җиттеңмени? Ю
Юлларга ак сәйләннәр
Сибеп тә үттеңмени?
Һәр елның үз сәйләне
Күчтәнәче буладыр
Сагындырып, көттереп
Кабатлана елга бер.
Яңа ел килде диеп
Бар дөнья шатлана.
Җир өсте аклана
Күңелләр пакълана.
Яңа ел килде диеп
Җәнлекләр сөенә
Яңа ел, Яңа ел
Рәхим ит өенә.
Ямьле, кыш бабай,
Килдең син безгә
Кунак булырсың
Кер өебезгә.
Суык бабай, кил безгә
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Уй-фикергә хаклык төяп,
Теләкләргә пакүлек төяп,
Ниятләргә ныклык төяп.
Кил син безгә, Яңа ел!
Без теләкләр телибез
Бүген бер-беребезгә
Бәхет елы булып кил
Син туган җиребезгә.
Онытмадык , бу яңа ел
Былтыр да килгән иде
Сөендереп, безгә бик күп
Бүләкләр биргән иде.
Менә тагын килеп җитте
Ул яңадан яңарган
Бүләкләрнеәдә яңасын
Алабыз без анардан.
Бабай килә диеп
Җырлар өйрәндек без
Гармун уйнап, биеп
Җырлап җибәрдек без.
Кыш бабай килә, кыш бабай
Чәчәк карлар яуганда
Кыш бабайның капчыгы бар
Ниләр генә юк анда.
Әй кыш бабай, кыш бабай,
Безгә яґкын дус бабай
Көтеп алдык без сине
Күңелләргә хуш бабай.
Урамнарга, бакчаларга
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә тәшә генә.
Безгә бүген КЫш бабай
Зур бәйрәм бүләк итте.
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы да килеп җитте.