Нәүрүз бәйрәме
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”
Нәүрүз бәйрәме
Логопед төркеме
I кв.категорияле тәрбияче
Ганиева Л.М.
Нәүрүз бәйрәме.
Максат: Балаларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәме – Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру. Халкыбызның милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.
А.б. : Җылы нурларын көннән – көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килде. Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.
Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз – яз бәйрәме.
- Мин дә балаларны чакырыйм, өйләрендә ятмасыннар әле. Бергәләп өйдән-өйгә кереп Нәүрүз әйтеп, күчтәнәчләр җыеп кайтыйк әле.
- Әйдәгез, балалар, чыгыгыз, Нәүрүз әйтәбез, сый-хөрмәт җыябыз. Башта көнне тагы да җылытып, кояшны яктыртып җибәрик әле.
Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә.
Кояш, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык сабы алтын,
Кирәкми безгә салкын.
А.б. : Язгы матур көнне котлап, әйдәгез, шигырьләребез, җырларыбызны бүләк итик.
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы,
Сагынып көткән яз килә.
Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк.
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк.
Җыр: “Яз җыры”.
А.б.: Әйдәгез, өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны яз белән котлап, аларның барысына да сәламәтлек теләп, сый-хөрмәт җыеп кайтыйк.
Өйдәме, түтәй,
Тизрәк бир күкәй.
Безгә бирсәң өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
- Тавыкларым күкәйне бик күп салды. Мондый изге бәйрәм хөрмәтенә бер ни дә кызганыч түгел.
- Рәхмәт апа, Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Табакка кабак кирәк,
Май, күкәй, калач кирәк.
Күмәчен дә кызганма,
Озак яшә, сызланма.
- Иң изге, иң кадерле ризык ул ипикәй, һәрчак табыныгызның түрендә булсын.
- Рәхмәт апа, Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Балалар өй янына киләләр.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Хәер – дога кыабыз,
Аш-сый көтеп калабыз.
Бергә: Нәүрүз мөбәрәкбад!
Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә.
Бергә: Нәүрүз мөбәрәкбад!
Әй, Иш бабай, Иш бабай,
Мич башыннан төш бабай.
Мич башыннан төшмәсәң,
Биш тиен акча бир бабай.
Бергә: Нәүрүз мөбәрәкбад!
Булмый булса акчагыз,
Йөзегез кызартмагыз.
Ни булса да бирегез.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Бергә: Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Өйдән әби белән бабай чыга.
Әби, бабай: Исәнмесез, оланнарым,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!.
Бергә: Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Бабай: Оланнарым, мондый мөхтәрәм бәйрәм өчен биш тиен генә акча табабыз инде. Хәзерге заманда биш тиен акча нәрсә ул. Кая әле минем янчыгым. ( янчыгын тартып чыгара да, вак акчалар сибә). Ягез, кайсыгыз җитезрәк икән? Күрсәтегез әле җитезлегегезне.
Аягым җиңел булсын
Яңа ел котлы булсын.
Аәлыгыгыз күп булсын,
Башагы биш карыш булсын.
Сыерыгыз сөтле булсын, Нәүрүз бәйрәме бүген,
Атыгыз көчле булсын. Әбекәй, сөен, Нәүрүз!
Урыс капка, тәрәзәң япма,
Ярлыкасын Ходай,
Еллар килсен уңай!
Әби: Керегез, керегез, балакайларым, без сезне күптән көтәбез.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Балалар: Казылык, ярма, сөт, күкәй, кызганма әле бездән.
Әби: Күчтәнәчләрне күптән әзерләп куйган идем инде. Иң элек безгә биеп күрсәтегез әле. Күчтәнәчне бит аны хезмәт куеп алсаң тәмлерәк була.
А.Б.: Балалар, әллә бер биеп күрсәтәбезме?
Бала: Нигә биемәскә, биибез аны.
Татар биюе.
Әби: Булдырдыгыз ичмасам, менә сезгә маем, менә сезгә балым. Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Балалар: Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Алып баручы мактый-мактый күчтәнәчләрне алып куя.
Җырлы - уен “Куш кулым”.
Малай: Тыңлагыз, тыңлагыз!
Табигать патшасының фәрманы бар!
Кыз: Тыңлагыз, тыңлагыз!
Табигать патшасының фәрманы бар!
Бергә: Нәүрүз мөбәрәк булсын!
А.б.: Борын үткән заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Бергә: Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
А.б.: Балалар, инде Нәүрүзбикәнең үзен дә чакырыр вакыт җиткәндер.
Балалар: Нәүрүзбикә, кил, Нәүрүзбикә!
Нәүрүзбикә керә.
Нәүрүзбикә: Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Нәүрүз әйтеп үттем мин.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!.
Бергә: Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде.
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
А.б.: Әйдәгез әле, балалар, Нәүрүзне котлап җырлап алыйк.
Җыр: “Нәүрүз килә”.
Бабай: (түгәрәккә килә) Нәүрүзбикә кызым, безне бу язда нәрсәләр көтә? Ачлыкмы, туклыкмы, кайгы-хәсрәтме, әллә бәхетле шат көннәрме?
Нәүрүзбикә: Хөрмәтле дуслар, сез эш сөясезме? Арагызда ялкаулар юкмы? Әти-әниләрегезгә булышасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме? Мин бик шат. Алтын куллы, уңган кешеләрне шатлыклы көннәр көтә. Җирдән муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр.
Бабай: Рәхмәт балакаем, рәхмәт изге теләкләреңә.
Нәүрүзбикә: Балалар, көн белән төн тоташкан , тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар. Телсезләрнең теле ачылыр. Тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.
Җыр: “Нәүрүз һәм балалар җыры”.
Кыңгырау тавышы ишетелә.
А.б.: Балалар, ишеттегезме кыңгырау тавышы, тагын кунаклар килә ахры.
Кыш бабай керә.
К.б.: Бу нинди җыен монда?. (Нәүрүзгә)
Миңа әйтми киткәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең.
Ха-ха-ха!
Бер өрермен, җил исәр,
Шыткан чәчәкне кисәр.
Ике өрсәм кар ятар,
Елга-күлгә боз катар.
Кит, Нәүрүз, кит!
Нәүрүзбикә: Шыт итсәм җил тынар,
Елмайсам карың елар.
Үзең кит, Кыш!
А.б.: юкка ачуланасың, Кыш бабай. Безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз килә.
К.б.: Шулай да көч сынашыйк, болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.
Нәүрүзбикә: Бөтен шартыңа күнәрмен, Кыш бабай.
К.б.: Менә балалардан сорыйк әле, мәкальләрне синең турыда күбрәк беләләрме, әллә минем турыдамы?
Мәкакльләр
- Кыштан баш тартсаң, ач калырсың.
- Кар күп булса, иген уңар.
- Кышкы кар, көзге икмәк.
- Яз яме чәчәк белән, көз яме көлтә белән.
- Язгы хезмәт, көзге хөрмәт.
- Май ае салкын булса, игенгә туклык.
К.б.: Рәхмәт, рәхмәт.
Менә хәзер карыйк әле ярышып,
Бераз аркан тартышып. (аркан тартышалар)
К.б.: Тагын бер шартым бар,
Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам. (узышалар)
А.б.: Кыш бабай, карт булсаң да, үзең хәйләкәр син. Яңа ел бәйрәмендә бик шәп биегән идең, булмаса биюдә ярышып кара.
К.б.: (исе китмәгәндәй) Бие әйдә, чибәркәй,
Син яшь, мин карт булсам да, биюдә калышмыйм мин.
Бииләр, Кыш бабай егыла.
К.б.: Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем.
Эредем бит, эредем.
Яз алдында хур булдым.
Вакыт җиткән икән шул,
Урынны алышырга.
Нәүрүз кызым, көчле, нык бул!
Бу сабыйлар хакына.
Сау булыгыз, дусларым.
Кыш бабай саубуллашып чыгып китә.
А.б. кара төн, ак көннәр,
Иртәләр һәм кичләр,
гасырлар кичәләр.
Син, Нәүрүз калсана,
Ипи-тоз алсана.
Нәүрүзгә ипи-тоз тапшыралар.
Нәүрүзбикә:
Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз.
Тук булсын малларыгыз,
Мул булсын балларыгыз.
Имин йортта торыгыз,
Кәеф-сафа корыгыз.
Инде мине тыңлагыз,
Моңаеп утырмагыз,
Уйнагыз да көлегез,
Биегез дә җырлагыз.
А.б: Балалар, әйдәгез, Нәүрүзбикәгә һөнәрләребезне күрсәтик.
Бала: Әйдәгез, йөзек салышлы уйныйбыз. Мин санамыш әйтәм, кем чыга, шул сала.
Әлчи-бәлчи,
Әни күлмәк үлчи.
Үлчи торгач җитмәде
кисә торгач бетмәде,
чәүкә, чыпчык,
син кал, бу чык.
1 җәза: Такмаза.
Борын-борын заманда,
Әти дә тумаганда,
Киттек урманга
Җиләк җыярга.
Гыйнвар ае иде,
Җыйдык күп җиләк,
Булды бер чиләк.
Алып кайтырга
Җиктек бер ишәк.
2 җәза: Алдавыч әкият.
Борын-борын заманда яшәгәннәр ди бер әби белән бабай. Аларның өйләре булган ди таштан. Кәҗәләре йөргән ди таштан. Этләре булган ди каштан. Сөйлимме кире баштан.
3 җәза: Җыр җырларга.
А.б.: Балалар, тиздән яшел чирәмнәр чыгар, яшел чирәмнәр өстендә сап-сары каз бәбкәләре, тавык чебиләре йөгереп йөрерләр. Әйдәгез, сары йомшак чебиләрне бирегә чакырыйк әле.
“Чебиләр биюе”.
Нәүрүзбикә: Кадерле балалар, минем сезгә үтенечем бар. Табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен. Зәңгәр күгебезне болыт капламасын, үләннәр гел яшел булсын.
Җыр: “Кил, Нәүрүз”.