Әниләр бәйрәменә сценарий.
материал (средняя группа) на тему
Предварительный просмотр:
Әниләр бәйрәменә сценарий
Тәрбияче:
Ана назы – җирдә ул мәңгелек,
Мәнгелек жыр – бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
Кадерле әниләр,апалар һәм әбиләр! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, аяз күк йөзе һәм эшегедә, чиксез шатлык – куанычлар телибез. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын.
Тал бишекләрдә тирбәтеп
Кем ул көйләр көйләгән.
Әниләр бит, әниләр бит
Кызык әкият сөйләгән.
Безгә бөтен көчен биреп
Назлап сөеп үстергән.
Давылларда адашмаслык
Һич бетмәслек көч биргән.
Менә шуңа иң изге сүз
Әни сүзе була ул!
Иң кадерле кеше җирдә
Әни узе була ул! (Бергә)
Җыр башкарыла.Балалар кулдан эшләнгән бүләкләрен тапшыралар.
Кадерле әниләребез.Хәзер без сезгә үзебез әзерләгән әкиятләребезне сәхнәләштерербез.
Шалкан әкияте
Әкиятче: Шалкан чәчкән безнең бабай
Майның нәкъ унбишендә.
Уңыш алырга уйлаган
Көзге көннең берендә
Бабай таякка таянып чыга, шалкан тирәли әйләнә.Шалканга аркан бәйләнгән була.Шалканны тартып карый.
Бабай: Нихәл итим, көчем җитми.
Әллә картлык килгәнме?
Әллә инде шалканым соң
Өлгереп җитмәгәнме?
Карчык, карчык, чык әле
Әби: Хәзер, хәзер, картым. (әби чыга)
Бабай: Тот шушыннан арканны
Икәү тартыйк шалканны.
Әби: Каты тартсам арканны
Авырттырыр аркамны.
Бабай: Карчык, хәйлә тапма әле.
Тот тизерәк арканны
Икәү тартыйк шалкынны.
Әкиятче: Әй, тарталар, тарталар.
Манма тиргә баталар.
Әби: Кызым, кызым, кил әле.
Кыз: Хәзер, хәзер, әбием.(чыга)
Әби: Тот шушыннан арканны,
Өчәү тартыйк шалканны.
Әкиятче: Әй, тарталар, тарталар
Манма тиргә баталар.
Бик нык булса да аркан
Һаман чыкмый бит шалкан.
Арып туктыйлар, маңгайларын сөртәләр. Уф, арытты, -диләр.
Кыз: Акбай, Акбай, кил әле.
Дүртәү тартыйк шалканны.
Акбай: Һау-һау, хәзер киләм.(чыга, бергә тарталар)
Әкиятче: Әй, тарталар, тарталар
Манма тиргә баталар.
Бик нык булса да аркан
Һаман чыкмый бит шалкан.
Акбай: Әллә килсен микән песи?
Барыбер ул тотмый күсе.
Тамак тук, өсте бөтен,
Йоклый ул көнен-төнен.
Песи: Нигә шулкадәр шаулыйсыз?
Йокларга ирек бирмисез...
Мин тавышка йоклый алмыйм
Әллә шуны белмисез?
Акбай: Тот шушыннан арканны
Бишәү тартыйк шалканны.
Әкиятче: Әй,тарталар, тарталар
Манма тиргә баталар.
Бик нык булса да аркан
Һаман чыкмый бит шалкан.
Песи: Тычкан-тычкан, кил әле.
Безнең хәлне бел әле.
Тычкан: Хәлегез бик мөшкелме?
Миңа ялыныч төштеме?(чыга, тарта башлыйлар).
Әкиятче: Әй, тарталар, тарталар.
Манма тиргә баталар.
Өзелде шунда аркан
Ниһаять чыкты шалкан.
Барысы бергә шалканны уртага куеп:
Тарттык, тарттык арканны.
Чыгардык бит шалканны.
Әби: Шалканны тартып чыгардык ,
Аннан без авыз итик.
Йомры икмәк тә пешерим,
Әкиятне дәвам итик.
Аклы-ситса яулыгымны
Ап-ак итеп бәйләдем.
Ай, камырым,кабарып пеш.
Булырсың түгәрәгем.
(тәрәзә төбенә куеп)
Тәрәзә төбенә куям,
Китә күрмә тәгәрәп.
Йомры икмәк: Мин , Йомры икмәк, Йомры икмәк.
Мин бик матур түгәрәк
Качыйм әле тәгәрәп.(тәгәрәп китә)
Алып баручы: Тәгәри икән Йомры икмәк, тәгәри икән,аның каршысына
куяннар килә.
1-нче куян: Тамак ялгап алырга
Вакыт та җитеп килә.
Ашыйсыны китереп
Бик тә тәмле ис килә.
2-нче куян: Ай, куркыттың, кем дисәк
Йомры икмәк син икән.
Урынлы туры килдең,
Ашап бетерик микән?
Йомры икмәк: Мин, Йомры икмәк, Йомры икмәк.
Мин әбидән дә качтым,
Мин бабай да качтым,
Сездән дә, куянкайлар,
Кыен түгел качуы.
Алып баручы: Тәгәри икән Йомры икән, тәгәри икән,аның каршысына
бүре килеп чыккан.
Бүре: Нинди чыелдык монда
Йокымны бүлеп йөри?
Ашыйм әле бу икмәкне
Килче,килче,син бире.
Йомры икмәк : Мин, Йомры икмәк, Йомры икмәк.
Мин әбидән дә качтым,
Мин бабай да качтым,
Мин куяннар да качтым,
Синнән дә бүре, кыен түгел китүе.
Алып баручы: Тәгәри икән Йомры икән, тәгәри икән,аның каршысына
аю очраган.
Аю: Ничек тәмле күренәсен.
Үзең матур, йомшак та.
Килә тотып ашыйсым.
Карале бу корсакка.
Йомры икмәк : Мин, Йомры икмәк, Йомры икмәк.
Мин әбидән дә качтым,
Мин бабай да качтым,
Мин куяннар да качтым,
Мин буредән дә качтым.
Синнән дә аю, кыен түгел китүе.
Алып баручы: Тәгәри икән Йомры икән, тәгәри икән,аның каршысына
керпе белән тәти кош очраган.
Керпе: Үзем озын энәле,
Урман җәнлеге булам.
Дустым, дустым, карале.
Ерактан ул кем килә?
Тәти кош: Мин дә бер түгәрәк күрәм.
Бу бит Йомры икмәк.
Безнең тамак ачканны
Йомрыкай каян белгән?
Нәкъ безнең яңга килгән...
Йомры икмәк : Мин, Йомры икмәк, Йомры икмәк.
Мин әбидән дә качтым,
Мин бабай да качтым,
Мин куяннар да качтым,
Мин буредән дә качтым.
Мин аюдан да качтым.
Сездән дә, кыен түгел китүе.
Алып баручы: Тәгәри икән Йомры икән, тәгәри икән,аның каршысына
төлке очраган.
Төлке: Ай, исәнме, Йомры икмәк.
Мин- Төлке, җирән Төлке.
Мин бу урманның күрке.
Ничек матур күренәсең,
Матур җыр да җырлыйсың...
Йомры икмәк : Мин,Йомры икмәк, Йомры икмәк.
Мин әбидән дә качтым,
Мин бабай да качтым,
Мин куяннар да качтым,
Мин буредән дә качтым.
Мин аюдан да качтым.
Синнән дә, кыен түгел китүе.
Төлке: Ай, Йомры икмәк
Бигрәк моңлы тавышың
Колагым начар ишетә
Бәлки монда җырларсың?(борынын күрсәтә)
Әби белән бабай килеп чыгалар:
Менә син кайда йөрисең икән.Сине эзләп алҗап
беттек.Әйдә өйгә кайтыйк.Аздан гына харап булмый
калдың.
Тәрбияче: Кадерле әниләребез.Безнең сәхнәләштерелгән әкиятебез шуның белән тәмам.Сезне тагын бер кат әниләр көне белән котлыйбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
СЦЕНАРИЙ ВЫПУСКНОГО ПРАЗДНИКА В ДЕТСКОМ САДУ. Мы предлагаем вашему вниманию интересный и веселый сценарий выпускного праздника для ДОУ. «Фильм! Фильм! Фильм!»
Сценарии выпускного праздника. Интересный, увлекательный, с любимыми героями сказок....
« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.
Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...
Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"
Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта. В сценарии использован музыкальный материал по программе ...
Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете
Программные задачи. Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...
Сценарий выпускного бала для подготовительной группы. Сценарий утренника для подготовительной группы приуроченного к Международному женскому дню: музыкальная сказка "Аленький цветочек"
Выпускной бал "Фильм-фильс-фильм". Музыкальная сказка "Аленький цветочек"....
Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар
Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...