Cценарий "Күңелле Сабан туйлары"
классный час на тему
Данный сценарий подходит для проведения праздника "Сабантуй" во всех татарских дошкольных учреждениях.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nuzhny_stsenariy_sabantuy.docx | 20.96 КБ |
Предварительный просмотр:
Сценарий: «Сабантуй»
Бәйрәм барышы: традиция буенча сабантуй әрәпә җыюдан башлана. Бүләкләрне группада балалар алдан әзерләп куялар. Әрәпәне бер төркем балалар җыя. “Сабантуй” җыры астында алар группа саен йөриләр.
Алып баручы: Исәнмесез, дусларым!
Балалар: Исәнмесез!
Алып баручы: Без сезне бәйрәмгә чакырырга килдек!
Шулай итеп бөтен группалардан йөреп чыгалар. Аннан соң, бәйрәмдә катнашучылар барысы бергә алдан бизәлгән мәйданга җыелалар. Татар халык җыры “Сабантуй “ яңгырый. Мәйдан флажоклар, шарлар, плакатлар белән бизәлгән.
Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? Балалар, без нинди бәйрәмгә җыелдык?
Балалар: Сабантуй!
Алып баручы: Әйе, дөрес. Ул халкыбызның иң күңелле, иң яраткан, иң тантаналы бәйрәме. Сабантуй язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә. Бу бәйрәмдә кешеләр көчлелектә, чыдамлылыкта, җитезлектә көч сынашалар. Без бүген шушы күңелле бәйрәмне үткәрергә бергә җыелдык.
Шатлык күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә!
Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә…
Көрәшик тә, узышыйк та
Сабантуй бүген бездә!
Бәйрәм белән барыгызны да!
1 бала: Сабан туе – хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе!
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп
Бәйрәм итик көн буе!
2 бала: Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм!
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән бәйлән!
Җыр “КОЯШЛЫ ИЛ”
Алып баручы: Балалар, карагыз әле, кем анда??? Безнең бәйрәмгә килә түгелме соң бу?!
Шүрәле чыга.
Шүрәле: Ә-ә-ә, менә кая җыелган икән бөтенегез!.. Сезнең бәйрәм иткәнегезне ишеттем дә, килергә уйладым әле. Ә нинди бәйрәм соң сезнең монда?
Балалар: Сабантуй!
Шүрәле: Ә-ә, шулаймыни? Кайчан үткәрәләр соң ул бәйрәмне?
Балалар: Җәй көне!
Шүрәле: Әйе шул! Мин җәйне бик яратам. Сез бигрәк акыллылар икән, бөтенесен беләсез! Бик матур итеп җырлыйсыз, шигырьләр сөйлисез икән. Мин сезгә кү-ү-үп итеп бер капчык күчтәнәч алган идем… Ләкин ашыгып, сезнең янга килгәндә, югалтканмын…
Алып баручы: Капчыгың зур идеме соң, Шүрәле?
Шүрәле: Ме-е-енә мондый зур иде капчыгым һәм авыр иде. Эх, әрәм булды…
Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, бергәләп эзләп карыйк әле Шүрәленең капчыгын. Бәлки, кайдадыр шушында гына ятадыр.
Балалар мәйдан буйлап капчык эзлиләр.
1 бала: Карагыз, карагыз! Таптым! Менә монда, куак астында ята капчык.
Бөтенесе капчык тирәли җыелалар.
Шүрәле: Ай, капчыгым табылды! Хәзер мин аны ачам да, сезгә бүләкләр өләшәм!
Алып баручы: Ой, кирәкми!
Шүрәле: Нишләп???
Алып баручы: Бу капчык бигрәк сәер күренә. Үзеннән үзе селкенә.
Капчык, балаларны куркытып, сикергәләп куя.
Шүрәле: Чыннан да! Ни булган соң минем капчыгыма? Нәрсә булса булыр, барыбер ачырга кирәк инде аны. (Капчыкны ача)
Капчыктан Убырлы карчык килеп чыга.
Шүрәле: Нәрсә инде бу, нинди котсыз җанвар соң син?
Убырлы карчык: Җанвар? Котсыз? Үзең син котсыз! Ә мин – Убырлы карчык! Иң хәйләкәр, иң җитез, иң чибәр! (Көзге алып үзенә үзе соклана.Үпкәләп, балаларга эндәшә.)
Сез мине танымадыгызмыни? Мине бәйрәмгә чакырмадыгыз да! Нинди яхшы Убырлы карчыкны упкәләттегез… Шуның өчен мин сезнең бәйрәмегезне бозам! Бүләкләрегезне инде мин яшереп куйдым, үзем генә белгән урынга. Ә хәзер балаларны урлап урманга алып китәм. Алар бер уен да уйнарга өлгерми калачаклар!…(Мәйдан буйлап балаларны куа, тотмакчы була)
Шүрәле: (Убырлыга каршы төшә) Карале син моны, бөтенләй кызып китте! Бир тизрәк бүләкләрне, алайса хәзер мин сине… (бармак яный)
Убырлы карчык: Нишләтә аласың соң син мине? Хи-хи-хи, хе-хе-хе, хо-хо-хо! Мин бит иң акыллы, иң хәйләкәр, иң көчле Убырлы карчык!
Шүрәле: (котыртып) Ха-ха-ха, хе-хе-хе! Иң көчле, имеш. (Яный) Җитәр монда бушка мактанып торырга. Әйдә, алайса көч сынашып карыйк! Балалар дөресен әйтерләр, кем көчлерәк һәм җитезрәк икән!
Алып баручы Шүрәлегә аркан (канат) бирә. Шүрәле аның бер башын Убырлыга ыргыта. Алар аркан тартыша башлыйлар. Шүрәле җиңә, ләкин көч сынауны туктамый, убырлыны аркан белән чорнап әйләндерә.
Убырлы карчык: Ой- ой-ой, тотыгыз! Очам! Ой, коткарыгыз!
Шүрәле убырлыны җибәрә һәм Убырлы җиргә “егыла”
Алып баручы: Балалар, кем җиңде?
Балалар: Шүрәле!
Алып баручы: Кем иң көчле булып чыкты?
Балалар: Шүрәле!
Алып баручы: Ә Убырлы карчык – мактанчык!
Убырлы карчык: (җылаган тавыш белән) Ничек инде ул алай?! Мин үземне иң көчлесе, иң хәйләкәре дип уйлаган идем, ә Шүрәле мине җиңде… Алайса, мин иң акыллысы!
Шүрәле: Тагын мактанасыңмы? Хәзер мин сиңа бирәм кирәгеңне! (Убырлыга таба бара башлый)
Убырлы карчык: Юк,юк! Бүтән алай итмим! Сез мине гафу итегез инде. Ярыймы миңа сезнең белән бәйрәмдә калырга? Мин дә сезнең кебек уеннарда катнашыр, спорт белән шөгылләнер идем. Ә бүләкләрегезне мин сезгә хәзер кире бирәм. Мин аны ә-ә-ә-нә тегендә яшердем. (Авыр сулый) Бөтен бүләкләрне дә үземә алырмын дигән идем… кире бирергә кирәк… Башта минем табышмакларыма җавап бирегез әле. Сез әзерме?
Табышмаклар:
- Син туктасан, туктый, син барсан, бара.
- Ул нәрсә? Уйлап кара. (Шәүлә)
- Бер тирәк,унике ботак, һәр ботакта дүрт сабак,
- Һәр сабакта җиде яфрак. (1ел, 12ай, 4 ел фасылы, 1 атнада 7 көн)
- Иртә белән чыга, кичен югала. Анын урынына иптәше кала. (Кояш белән ай)
Убырлы карчык: Булдырдыгыз, балалар! Сез бигрәк акыллы, тапкыр икән. Нәкъ минем шикелле!
Алып баручы: Әйе шул, алар әле сабантуй турында шигырьләр дә беләләр!
Шигырьләр сөйләү.
Алып баручы: Балалар, убырлы карчык калсынмы безнең белән уйнарга, ярышырга?
Балалар: Әйе, калсын!
Алып баручы: Убырлы карчык, безнең бәйрәмдә уеннарда катнашырга телисеңме?
Убырлы карчык: Әйе, әйе, телим. Ә ничек?
Алып баручы һәм Шүрәле төрле ярышлар тәкъдим итәләр. Убырлы карчык, оештырырга булыша.
“Капчык сугышы” уены
Шүрәле: (балаларга) Икегезгә ике капчык,
Ягез әле, тотыгыз!
Сабан туенда ярышып
Сез дә бүләк алыгыз!
Ике бала билгеләнә. Алар бер-берсенә карап бер линияга басалар, кулларында зур булмаган мендәрләр. Уенның шарты – көндәшеңне мендәр белән сугып егарга кирәк, шул ук вакытта, аның мендәреннән дә “сакланырга” кирәк.
“Чүлмәк вату” уены
Убырлы: Мактана дип уйламагыз,
Мин урынлы мактанам.
Чөнки бу чүлмәкне
Күрмичә дә вата алам!
Мәйдан уртасына чүлмәк куела. Чүлмәктән ун адым (кем күпме тели – шулкадәр адым) читкә кителә. Уйнарга теләүчеләр, чиратка тезеләләр. Беренче торган балага таяк тоттырыла. Күзләрне күренми торган итеп бәйләп, баланы берничә тапкыр үзе тирәли әйләндерәләр. Бала чүлмәккә таба ун адым атлый һәм сугарга тиеш була.
“Ат чабышы” уены
Алып баручы: Алай итик әле без,
Болай итик әле без.
Күңелле итеп бергә
Уйнап алыйк әле без!
Ике-өч бала старт сызыгына басалар, аларга агач атлар бирелә. Сигнал буенча алар, бер- берсен төртмичә генә, финишка таба хәрәкәт итәләр. Кем беренче финишка барып җитә, шул җиңүче була.
“Капчык киеп йөгерү” уены.
Шүрәле: Кемнәр җитез, кем өлгер,
Минем янга килегез!
Әйдә, карыйк узышып
Капчык киеп ярышып!
Ике команда җыела. Команда саен берәр кеше, капчык киеп, билгеләнгән араны йөгереп килергә тиеш.
“Су ташу” уены
Убырлы карчык: Менә сиңа сулы чиләк,
Көянтә ал иңеңә.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
Егыла гына күрмә!
Ике команда җыела. Команда саен берәр кеше, су салынган чиләкләр белән, билгеләнгән араны йөгереп килергә тиеш.
“Аркан тарту” уены
Бу уенда ике команда ярыша. Кайсы команда арканны беренче тартып чыгара.
“Йомырка белән йөгерү” уены
Алып баручы: Кашыкка салып күкәйне
Йөгерегез тизрәк.
Күрик әле бу ярышта
Кайсыгыз җитезрәк?!
“Бүләкләр кисү” уены
Лентага бүләкләр эленгән. Күзләрне бәйләгән килеш, кем нәрсә тели, шуны кисеп алырга тиеш.
Алып баручы: Афәрин, балалар, булдырдыгыз! Менә сезгә күчтәнәч. (Группа саен чәк-чәк яки кош теле бирә. Шүрәле белән убырлы карчык конфетлар өләшәләр. Табигать кочагында чәй эчәләр)
Убырлы карчык һәм Шүрәле: Бик зур рәхмәт, балалар! Бик күңелле бәйрәм ясадыгыз. Безгә бәйрәм бик ошады, икенче юлы тагын килербез. Ә хәзергә сау булыгыз! (Китәләр)
Алып баручы: Дуслар, бәйрәмебез инде тәмам. Барыгызга да исәнлек- саулык телим, авырмагыз, тәртипле, акыллы булыгыз! Ә хәзер бергә биибез!
Татарча бию
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Развлечения по культурному воспитанию “Сабан туе- халыклар дуслыгы бәйрәме”
Через подобное развлечение давать детям общее представление о культуре и традиции татарского народа. В работе представлен сценарий праздника "Сабантуй", в котором дети читают стихи, поют песни и участ...
“Сабан туе-хезмәт туе”.
Балаларны халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң танатаналы бәйрәме Сабатуй белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру....
Татарский национальный праздник "САБАН ТУЕ"
Татарский национальный праздник «САБАН ТУЕ» Ведущий: Исәнмесез балалар! Исәнмесез хөрмәтле тәрбиячеләр! Исәнмесез кадерле кунаклар! Здравствуйте дети и дорогие гости! Мы собрали...
Сабан туе - хезмәт туе
Мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Балалар гармуннар, шарлар тотып, сәхнәгә үтәләр. Милли киемнәрдән. Колгада чиккән сөлгеләр....
"Сабан туй"
Сабантуй – древний земледельческий праздник, посвященный окончанию сева яровых. Его название происходит от двух корней – сабан (плуг) и туй (праздник). Празднуется Сабантуй всегда весело и зажигатель...
Сабан туй
Сабан туй...
Сабан туе- хезмәт туе!
Татар халкының милли бәйрәме сабан туе турында бәйрәм әзерләнеше....