Березняк авылында балалар бакчасы ачу тантанасы
материал на тему
Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Бакча бәйрәме икәнен
Бар кеше белеп торсын.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bereznyak_avylynda_balalar_bakchasy_achu_tantanasy.doc | 52.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Березняк авылында балалар бакчасы ачу тантанасы.
Кунакларны каршы алу.
1 Кыз Ипи-тоз, якты йөз белән
Кунак каршына чыктык.
Сезгә зур ихтирам белән
Тәмле нигъмәтләр тоттык.
2 Кыз Сездәй кадерле дусларны
Зурлыйбыз чын күңелдән.
Ипи-тоздан авыз итеп,
Әйдә, узыгыз түрдән!
Икесе бергә : Рәхим итегез!
( Кунаклар ипи-тоз һәм чәк-чәктән авыз итәләр, бакча бинасына кадәр үтәләр.)
1 алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, әти-әниләр!
2 алып баручы. Бүген бездә зур бәйрәм,
Бик күңелле көн безнең.!
Иртәдән үк кояш көлә,
Бизәп зәңгәр күк йөзен
1 алып баручы Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Бакча бәйрәме икәнен
Бар кеше белеп торсын.
Бүген бездә зур тантана .Балалар бакчасы ишекләрен киң ачып,яңа бинада нәни дусларын каршылый.
1 алып баручы. Авылыбызда мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны үсә. Алар - районыбызның, авылыбызның киләчәге.
2 алып баручы. Бүген ачылычак балалар бакчасында 20 бала тәрбияләнәчәк.
1алып баручы Хөрмәтле кунаклар,әти-әниләр! Сезне балалар бакчасына йөрүче сабыйлар сәламли:
1 бала. Матур итеп киендек,
Бүген бәйрәмгә килдек.
Сезне күргәч, кунаклар,
Шатландык та сөендек.
2 бала Бакчага йөгереп килсәм Бүлмәләргә нур иңгән Ерак җирне якын итеп , Абый – апалар килгән
3 бала. Рәхмәт абый-апаларга,
Күркәм бакча төзегәнсез,
Нәни малай һәм кызларга
Матур булсын дигәнсез.
4 бала. . Безнең күк нәни булгансыз
Сез бакчага йөргәндә.
Кара ничек зур үскәнсез-
Кызыгабыз күргәндә.
5 бала Тиздән без дә сезнең кебек
Үсеп җитәрбез әле.
Матур кыз, батыр егетләр
Булып китәрбез әле.
6 бала Әни йокыдан уятты “Тизрәк кызым тор”-диеп Йөгерә-йөгерә килдем монда Ап-ак күлмәгем киеп.
7 бала Бакча безне каршы алды
Ишекләрен киң ачып
Тәрбияче апалар да
“Хуш киләсез!”- дип әйтеп
8 бала Безнең бакча шундый җирдә-
Тирә-ягы гөл генә,
Гөлдәй балалар бакчасы
Березнякта бер генә.
Барысы бергә : Рәхмәт сезгә,абый- апалар!
Балалар шар очырта.
2 алып баручы : Бәйрәм дәрте бүген һәрбер өйдә
Куанычлар балкый йөзебездә.
Бәйрәмебез ямен уртаклаша
Зур кунаклар бүген түребездә.
1 алып баручы. Сүз Кукмара муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Рауиль Шәйдәүләт улына бирелә.
Чыгыш
2 алып баручы Бәйрәмебез гөрләп үтсен,
Истә калсын гомергә
Шатлыкларны уртаклашып,
Кунаклар килгән безгә.
1 алып баручы Березняк авыл җирлеге башлыгы Сабирҗанов Нурсил Наил улына бирелә.
Чыгыш
2 алып баручы: Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел.
Бүген- бакчабыз бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Әти- әниләр исеменнән сүз Зайнагиева Фәнзилә Ахмадулла кызына бирелә
Чыгыш:(Хөрмәтле районыбыз җитәкчеләре, килгән кунаклар! Безнең сабыйларыбыз бүгеннән башлап искиткеч матур, җылы,иркен бакчага йөри башлыйлар.Шатлыгыбызның чиге юк. Безнең балаларыбызга шундый зур бүләк ясавыгыз өчен рәхмәт Сезгә, Рауиль Шәйдәүләтович!Рәхмәт республикабыз житәкчеләренә, төзүчеләргә көнне төнгә ялгап эшләгәннәре өчен. Рәхмәт җирле үзидарә җитәкчеләренә,бакча коллективына, әти-әниләргә.Сезгә баргызга да зур сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим.)
1 алып баручы. Тәрбияче!
Сездәдер ул йөрәкләрнең иң олысы
Сездәдер ул күңелләрнең иң җылысы
Һәр көн сезгэ ничә сабый карап тора
Алар сезне әниседәй якын күрә
Сүз балалар бакчасы мөдире Сибгатуллина Илһамия Мансур кызына бирелә:(Хөрмәтле кунаклар, балалар һәм әти-әниләр! Бүген зур дулкынлану белән шатлык,сөенеч хисләрен кичерәбез. төзелгән бакчабыз балалар кабул итәргә әзер. Һәр бүлмәдә өр-яңа җиһазлар, уенчыклар,савыт-саба...Монда балаларны мәктәпкә әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Хөрмәтле Рауиль Шәйдәүләтович ,төзүчеләр, килгән кунаклар,әти- әниләр Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сабыйларыбыз монда яратып йөрсен, сау – сәламәт булсын, тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен көчтән килгәннең барысын да эшләрбез. Барыгызны бәйрәм белән котлыйм.Эшегездә уңышлар телим.
2 алып баручы: Кадерле дуслар! Бәйрәмебезнең дулкынландыргыч мизгелләре килеп җитте .
Нинди бакча , дип тормагыз
Бу бакчаны күрегез.
Ал тасмаларны кисеп
Әйдә,түрдән үтегез!
1 алып баручы. Тасманы кисү өчен Кукмара муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Рауил Шәйдәуләт улы, балалар бакчасы мөдире,авыл җирлеге башлыгы, жаваплылыгы чикләнгән Промкомбинат ширкате житәкчесе Шакиров Расих Нафик улы.............
Тасманы кисү (эчкә үтәләр)
1 алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, балалар! Күркәм бакчага рәхим итегез!
2 алып баручы:
Хәерле юл сезгә нарасыйлар
Матур булсын сезнең уйларда
Тормыш юлыгызның дәвамы да
Ошасын иде шушы көннәргә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә
Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре белән танышт...
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”
Максат: Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.
Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)
Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....
«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"
Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...
«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"
Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...