Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм иртәсе программасы
методическая разработка (старшая группа) на тему
Бакчабызда зурлар төркеме балалары белән өлкәннәр көнен билгеләп үттек. Төркем балаларының дәү әти, дәү әни, әби-бабайлары оныклары сөйләгән шигырьләрне, җырлаган җырларны, күрсәткән сәхнәләштерүне зур кызыксыну белән, горурланып карап утырдылар. Бәйрәм азагында истәлеккә күмәк һәм аерым фотога төштеләр, бәйрәмнән бик канәгать булып киттеләр
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Сез безнең тормыш маягы, өлкәннәр! | 27.03 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”
Зурлар “а” төркеме балалары белән өлкәннәр көненә багышлап уздырылган бәйрәм иртәсе программасы
Төркем тәрбиячесе: Галимова Р.Н
Музыка җитәкчесе: Басыйрова Ч.И.
2015-16 уку елы
Тәрбияче: Хәерле көн! Сезне олуг бәйрәм “Өлкәннәр көне” белән! Бу бәйрәм көз көненә туры килгәнгәме, әллә инде өлкән буын вәкилләре үзләре табигатнен әлеге матур чагы кебек юмарт булгангамы, бәлки өлкәнәйгән саен кеше үзенең үткән юлына борылып карап нәтиҗәләр ясар чагын көз мизгеле белән чагыштырып карау гадәте булганмы, бу бәйрәмне уңыш бәйрәме белән бәйләп карыйсы килә. Чыннан да бит өлкән буын кешесе үзен гомер көзенә кердек дип әйтүчән була. Көзләрегез матур, озын, кояшлы булсын хөрмәтле өлкәннәребез! Яшисе килеп яшик, кадерле булып яшик!
Күмәк җыр:«Көз җитте »
Сары яфраклар коелды,
Җәйләр үтте, көз җитте.
Тезелешеп җылы якка
Күлдәге кошлар китте.
Усак, каен, бөдрә таллар
Яфракларын койдылар.
Чыршы белән карагайлар
Яшел көе калдылар.
Диана: Бәйрәмегез котлы булсын
Табыныгыз мул булсын
Күңел шатлык белән тулсын
Көннәрегез гөрләп торсын
Мөхәммәт:Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте мулдан
Өлкәннәр килгән бакчага
Атлап кояшлы юлдан
Ильвина:Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел
Бүген өлкәннәр бәйрәме
Шуңа шатлана күңел
Тәрбияче: Хөрмәтле өлкәннәребез! Бүген сезне зурлар төркеме балалары, сезнең оныкларыгыз бәйрәмегез белән котлар. Сүзне балаларга бирик
Җыр “Әбием ”(Р.Сәрваров муз, Р.Бакиров сүз.)
Иртән торсам кояш чыгып
Нурларын сипкән иде
Әбиемнең чәе кайнап
Коймагы пешкән иде
Без әбине яратабыз
Ул да безне ярата
Якты йөзе, йомшак сүзе
Бар да безгә карата
Әби безгә “Тәмле ашлар
Һәммәсен пешерәм”, – ди
Балаларым, сез дигәндә
Барысына өлгерәм, – ди.
Әби шулкадәр сагынган
Башлардан сыйпап ала.
Яныннан узып киткәндә
Аркадан сөеп кала.
Инсаф: Өйдән чыгып киткән чакта
Иртән бакчага диеп
Кем ул: “Исән йөр балам”-дип
Озатып кала сөеп
Лиана: Я,кем булсын, кемнең шулай
Сүзләре татлы тагы?!
Шулай ярата белә бит
Әбиләр генә бары
С.Диана: Һәр иртәне иркәләп
Дәү әнием уята.
Көләч йөзле әбиемне,
Курчагым да ярата.
Курчагым белән без аңа,
Матур җырлар җырлыйбыз.
Уйнап аргач, дәү әнинең
Әкиятләрен тыңлыйбыз.
Кызлар башкаруында җыр “Әбием-әбекәем”
1. Балам, дия-дия безне
Кадерләп үстерәсең,
Эй, матур син, әбекәем,
Күзләр тия күрмәсен!
(кушымта)Эй, әбием, әбекәем,
Кояш кебек күңелең
Сәламәтлек бирсен Ходай,
Озын булсын гомерең.
2. Өебезнең нуры бит син,
Рәхмәт яусын үзеңә.
Бәхетлебез, әбекәем,
Син булган өчен генә.
Тәрбияче: Ә менә Самир белән Камил бабайлары белән горурлана
Самир:Һәрвакытта иңнәремдә
Тоям бабам кулларын.
Һәрчак тыныч һәм бәхетле
Булсын барыр юлларым.
Камил:Кирәк булса, бабайлар күк
Утлар-сулар кичәрбез.
Илебезне саклау өчен
Батыр булып үсәрбез.
Малайлар башкаруында җыр“Иң шәп бабай”
Сөеп туймас балачак,
Иң бәхетле балачак
Бабай белән үткән кичләр
Мәңге истә калачак.
Куш. Яратабыз сине бабай
Син бит безнең бер генә
Нурлы йөзле, шат күңелле
Иң шәп бабай син генә.
Синең эзләр сакланадыр
Бормалы сукмакларда
Һәй, бабакай, диябез без
Бик сагынган чакларда.
Тәрбияче: Азалия һәм Илназның әби-бабайлары авылда яши, аларга багышлап ятлаган шигырләрен тыңлап үтик
Азалия: Әбиемне көтеп алам,
Авылда яши бит ул.
Ул килгән көн бәйрәм
Аның белән рәхәт шул.
Әби килгәч үзебездә
Кунак кебек йөрибез.
Тәмле әйберләр пешереп
Ашата әбиебез.
Илназ: Гел елмаеп кына тора
Барыбызны да көйләп.
Кич утырганда, җыелып,
Көлдерә кызык сөйләп.
Әбекәем, син, кадерлем,
Тагын кайчан килерсең?
Җәй җиткәч, синең яныңа
Үзем барам, күрерсең.
Күмәк җыр: “Чәй эчәбез бергәләп”
Тәрбияче: Балаларның әбиләренә әйтер сүзләре бар
Дарина:“Иң ягымлы кешем шул син,
Әбием, бердәнберем!
Өйрәт әле, мин дә белим
Әби булуның серен”.
Әби көлә:”Әби булу
Тора бары оныктан.
Мин бит әби булдым, кызым,
Нәкъ син туган минуттан”.
Гомәр: Бөтен эш кулыннан килә,
Әй уңган минем әби!
Мин дигәндә – ул идәндә,
Көчен һич тә җәлләми.
Күңелләре күтәрелә
Бер ертыкны ямаса.
Минем өчен бакчага да
Барыр иде… яраса.
Руфина: Ак яулыклы көләч йөзле,
Шат күңелле, әйбәт тә.
Кем ул, диеп сорасагыз –
Минем әби, әлбәттә.
Тәмле бәлеш пешеруче
Дәу әни безнен өйдә.
Аңардан ашарга сорый
Шаян песиебез дә.
Ранил: Минем әби яшь әле
Минем әби чип-чибәр.
Әбине күргән кешеләр:
“Кызлар кебек син”, – диләр.
Кояштай балкып тора
Әбиемнең карашы.
Ничек менә әбием күк
Көләч йөзле буласы?!
Ландыш: Әби күзлеген эзли,
Кайда икәнен белми,
Күзлеге бит кулында,
Әмма ул аны сизми.
-Әби, әби,-дим аңа,
Каршысына ук килеп,
Күзлегеңне ки элек.
Җайлы булыр эзләргә.
Әби күзлеген кия,
Үзе елмаеп көлә.
–Рәхмәт, табып бирдең, – ди,
Аркамнан сөя-сөя.
Гөлъяз:Яратам әбиемне,
Сөйли ул көлә-көлә.
Укыганын да күрмим
Миннән күбрәк белә.
Аңламасам аңлата
Татлы тел белән генә.
Яхшы йөр, кеше бул,
Иреш, ди теләгеңә.
Илнур: Өйгә кайтсам, өй балкыган –
Өйгә нур иңгән!
Ерак юлны якын итеп,
Әбием килгән!
Үзен ничек сагынганын
Белгән ул, белгән!
“Күрим әле улымны!”- дип, әбием килгән
Татар халык уены : “Зилем-зиләле”
Тәрбияче: Ә хәзер хөрмәтле өлкәннәребез оныкларыгыздан изге теләкләрне кабул итеп алыгыз!
Теләкләр:
Алмаз: Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр,
Онытмабыз сезне һич тә без.
Ренат: Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыбызда ямь булып,
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт!
Данияр: Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
Эльвина: Гөлләр дә елмаеп баш ия:
Яшәгез әбиләр, бабайлар!
Сез булган урында,
Мәңгелек язларның яме бар.
Әнвәр: Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Хәйдәр: Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса, кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Әби-бабай, өлкән кешегә.
Наил: Әби-бабайларга бурычлы без
Рәхмәтле без мең тапкыр
Әгәр берәр эшең булса
Әбием безне чакыр!
Тәрбияче: Хөрмәтле өлкәннәр!
Сызласа да аяк-кулларыгыз,
Сызламасын сезнең җаннарыгыз!
Озын гомер бирсен Ходай,
Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!
Еллар үтә диеп борчылмагыз,
Еллар үтү бер ни түгел ул
Сау-сәламәт булып озак яшәү
Үзе бәхет, үзе шатлык ул
Ата ананың балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия
семинар-практикумга әзерләнгән чыгыш
Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камиль шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.
Рухи яктан бай, эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык авыз иҗаты белән танышу, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы, аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә.
Бала туу һәр гаиләдә сөенечле вакыйга. Әмма аңа белем һәм тәрбия бирү иң кыен, җаваплы һәм гаять мәшәкатьле эш.
Тыңлагыз сез, җәмәгать,
Борынгылардан амәнәт,
Аңа итсәгез хыянәт,
Сезгә булыр яман ат,-
дип амәнәткә хыянәт итмәскә чакыра.
Бала тәрбияләүнең бишектән башлануын китапка язылудан элек халкыбыз болай дип әйткән:
– Ана сөте белән кермәсә,
Тана сәте белән керми.
– Сөт белән кергән,
Сөяк белән китер.
– Җидедә ни булса,
Җитмештә шул булыр.
– Баланы табу түгел,
Багу һөнәр ди халкыбыз.
Гаиләдә баланы дәрес өйрәткән кебек, каршыңа утыртып, озаклап үгет нәсихәт бирүчеләр сирәктер. Барысы да эш арасында бара. Мисаллар кул астында гына. Болай үтәмлерәк тә була кебек. Балалар бит күзәтүчән, тиз үзләштерәләр, әммә тиз оныталар да. Кат–кат әйтергә, игътибарга өйрәтергә кирәк чаклар була. Җанлы мисаллар белән күрсәтеп я әйтеп биргәндә күңелдә ныграк саклана.
Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәку балкуына карап сокланган, яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган, нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнен өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?!
Әлбәттә, бар ул балаларында матурлык идеалы тәрбияләүче, башкаларга үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итми. Шуңа күрә ата-аналарның үзләренең халык авыз иҗатына, аның йолаларына битараф булмавы бик тә мөһим. Балаларга әкиятләр сөйләү, бишек җырлары җырлау, мәкальләр, табышмаклар әйтү иҗаты аша илгә, ата-анага, халыкка мәхәббәт тәрбияли, дөньяны танып белергә өйрәтә, сөйләмен баета, акылын үстерә.
Бу дөньяга берәү дә әни-әти булып тумый, шулай ук һәркем психология һәм педагогика буенча махсус белем дә алмый. Әти-әниләр тәрбия барышында хата җибәрергә, ялгышырга мөмкин яки тәрбиянең тиешле нәтиҗәгә китермәве дә табигый хәл.
Балалар бакчасы коллективның максаты – бала тәрбияләүдә әти-әниләргә һәрьяктан ярдәм күрсәтү, алар белән кулга-кул тотынышып хезмәттәшлек итү. Кыскасы, әти-әниләрнең педагогик белемнәрен күтәрү өстендә эш алып бару кирәк. Бу вазифа беренче чиратта без – тәрбияче-педагогларга йөкләнә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бәйрәм программасы "Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз"
Хуш киләсен, гүзәл Нәүрүз язгы яңа елыбыз, яңа елда туры булсын нурлы булсын юлыбыз......
Яна ел программасы
Яна ел программасы...
ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)
КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...
Яңа ел программасы
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Могҗизалы Яңа ел" бәйрәм иртәсе....
2нче кечкенәләр төркемендәТукай бәйрәме иртәсе программасы
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү....
2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
Т Р Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы» нигезләнеп , Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева ...
2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
Т Р Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы» нигезләнеп , Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева ...