Бәйрәм программасы "Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз"
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) по теме
Хуш киләсен, гүзәл Нәүрүз язгы яңа елыбыз, яңа елда туры булсын нурлы булсын юлыбыз...
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
byrm_baryshy.docx | 24.73 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Бәйрәм программасы “Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!”
Кызлар “Каз канаты” көенә чигү чигеп утыралар.Малайлар “Ал чия төпләрендә” көенә җырлап керәләр.
Ф.Адель: Кызыкайлар,дускайлар,
Җитте ич Нәүрүз айлар.
Эшегезне ташлагыз,
Йон йомарлап катмагыз!
Зөфәр: Орчык шырылдатмагыз!
Нәүрүз җитте,уйнагыз!
Каз,күкәй,каймак,май
Әзерләек без давай!
Бергә малайлар: Нәүрүз котлы булсын!
Ангелина: Нәрсә,нәрсә? Нәрсә сөң ул Нәүрүз? Аны нәрсә белән ашыйлар соң?
Малайлар: Әй,кызлар! Нәүрүз ул – яз бәйрәме.
Алып баручы: Гасырдан гасырларга
Офыктан офыкларга
Оча – оча Нәүрүз кайта
Тарихтагы дусларга!
Әйе,балалар элекке заманнарда карлар эреп,гөрләвекләр акканда безнең әби-бабаларыбыз көн белән төн тигезләшкән көнне Нәүрүз бәйрәме үткәрә торган булганнар.Яз белән бергә Яңа ел килә дип саналган.Нәүрүз-яңа елны,язны каршылау,иге-
лек,дуслык бәйрәме булган.Хәзер барыбыз бергә Нәүрүз йоласы буенча башкаларны да бәйрәм белән котлап,сый – хөрмәт җыйнап килик. ( “Ал чия төпләрендә” җырын җырлап беренче өйгә киләләр.)
Сагир : Әй, Ишбабай, Ишбабай,
Мич башыннан төш, бабай.
Биш тиен акча бир, бабай,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Нәүрүз мөбарәкбад!
Бергә: Нәүрүз котлы булсын!
Бабай чыга.
Бабай:Исәнмесез,балакайларым! Нәүрүз мөбарәк булсын!
Балакайларым мондый зур бәйрәм өчен күчтәнәчләремне күптән әзерләп куйган идем.Иң элек сез миңа берәр хөнәрегезне күрсәтсәгез иде.Күчтәнәчне бит аны хезмәт куеп алсаң,тәмлерәк була.
Алып баручы: Балалар,әйдәгез әле җырлы -биюле уен уйнап алыйк.
Җырлы-биюле уен “Кәрия-Зәкәрия”.
Бабай: Булдырдыгыз ичмасам,
Менә сезгә күчтәнәчләр.
Балалар: Рәхмәт бабакай.
А.б. Әйдә,бабакай,безнең белән бәйрәмгә син дә рәхим ит.(Икенче өйгә китәләр).
Булат: Ач ишегең,керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез!
Бергә: Нәүрүз котлы булсын!
Булат: Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә.
Әби. Нәүрүз мөбарәкбад! Мондый изге бәйрәм хөрмәтенә бер әйбер дә жәл түгел.Ләкин башта без яшь чакта уйный торган бер уен уйнап алыйк әле. Балалар “Йөзек салыш” уенын беләсезме.Әйдәгез уйнап алыйк әле.
Уен “Йөзек салыш”.
Әби. Булдырдыгыз ичмасам,
Менә сезгә маем, менә сезгә балым ,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Бабай.Яшь чаклар искә төшеп китте. Әйдәле,күрше,балаларга бездә бер биеп күрсәтик.
(Әби белән бабай бииләр.)
Әби.Балакайларым, сез күңел ача торыгыз,ә мин коймакларымны җиткерим.
А.б.Балалар бик күп күчтәнәчләр дә җыйдык.Яңадан бергә сыйланырбыз.Ә хәзер җырлар җырлап,шигырьләр сөйләп бәйрәмебезне дәвам итик.
Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын
Нурлы булсын юлыбыз
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз.
“Яз җитә” җыры (Ф.Кәрим сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы) башкарыла.
А.б. Бик яхшы. Әйдәгез, балалар,Нәүрүзбикәне чакырабыз.Нәү-рүз-бикә-ә-ә-ә!
Юк,күренми нишлик инде?Әйдәгез, балалар, сезнең белән язның беренче билгеләрен санап чыгыйк.
Алина: Кояш ныграк кыздыра башлады.
Зөфәр: Карлар эреп гөрләвекләр ага.
Карина: Көннәр озая, төннәр кыскара.
Залина: Кар астыннан куаклар, хәтта җир күренә.
Рәмилә: Җылы яклардан кошлар кайта.
А.б. Дөрес, балалар, сыерчыклар, кара каргалар җылы яклардан туган җирләренә әйләнеп кайттылар.
(Каргалар очып керә.)
Кар-кар-кар!
1 карга. Ачылды ак калын юрган,
Исә язгы җилләр дә.
Без кайтабыз,сагындырган
Туган – үскән җирләргә.
2 карга. Көннәрне юлда үткәреп,
Куанышып сезгә очтык,
Канатларга күтәреп,
Сезгә язны алып кайттык.
Яз кызы Нәүрүзбикә
Тиздән сезгә килеп җитә.
А.б. Рәхмәт, каргалар, әйдәгез безгә бәйрәмгә рәхим итегез.
Ангелина:Тышта яз әле.
Яңа башлана
Тамчылар тып-тып,
Түбәдән тама.
Алина: Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
“Яз килә” җыры башкарыла.
(Нәүрүзбикә керә)
Агымсулар кичтем мин ,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Динияр: Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде яз килде,
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
Нәүрүзбикә.Котлап сәләм бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз
Имин йөртта торыгыз,
Кәеф-сафа корыгыз!
Инде мине тыңлагыз,
Моңаеп утырмагыз –
Уйнагыз да көлегез,
Биегез дә җырлагыз.
Кыңгырау тавышы ишетелә.
А.б. Балалар, ишеттегезме, кыңгырау тавышы.Тагын кунаклар киләләр ахры.( Кыш бабайны күреп). Менә кем килә безгә,рәхим ит түребезгә!
Кыш бабай:
Бу нинди җыен монда?
(Нәүрүзгә)
Миңа әйтми киткәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең,
Ха – ха – ха!
Бер өрермен – җил исәр,
Шыткан чәчәкне кисәр,
Ике өрсәм – кар ятар,
Елга – күлгә боз катар.
Кит,Нәүрүз,кит!
Нәүрүз:
Шыт итсәм – җил тынар,
Елмайсам – карың елар.
Үзең кит,кыш!
Кыш бабай:
Минем җитез тайларым бар:
Гыйнвар,февраль айларым бар.
Нәүрүз:
Минем дә бит тайларым бар:
Җылы апрель,майларым бар.
А.б. Кыш бабай,юкка ачуланасың.Безнең балалар да беләләр бит инде:кыш артыннан яз килә.
Кыш бабай: Ә шулай да көч сынашыйк.Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.
Нәүрүз: Бөтен шартларыңа да риза.
Кыш бабай: Менә балалардан сорыйк әле,мәкальләрне синең турыда күбрәк беләләрме,әллә минем турыдамы!
Нәүрүз: Ярый,мин риза.Башлыйбыз.
Адель: Сары сулар акмый кыш булмый,
Яңгыр сулары акмый кыш булмый.
Инзилә: Кыштан баш тартсаң,ач калырсың.
Алина: Кар күп булса – иген мул булыр.
Сагир: Яз языл – кыш кысыл.
Динияр: Язгы көн – яшь килен йөзе.
Адель: Язның бер көне ел туйдыра.
Рәмилә: Көз өчен яз яхшы,
Авыз өчен көз яхшы.
А.б. Кыш бабай,Нәүрүзбикә,менә күрәсезме,балалар икегезне дә бик яраталар.
Кыш бабай:
Рәхмәт, рәхмәт!
Менә хәзер карыйк әле ярышып,
Бераз аркан тартышып.
Нәүрүз: Мин риза.
Кыш бабай: Әле минем көчем җитәрлек.
(Кыш бабай, Нәүрүз аркан тартышалар.)
Кыш бабай:
Бер шартым бар:
Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа, чибәркәй.
Син дә йөгер, мин дә калмам,
Кайсыбыз килер алдан?
(Ярышалар)
А.Б. Кыш бабай, карт булсаң да, үзең хәйләкәр син.Яңа ел бәйрәмендә биегән идең.Булмаса, биюдә ярышып кара.
Кыш бабай (исе китмәгән сыман):
Бие – бие, чибәркәй,
Мине узалмассың син.
Син яшь, мин карт булсам да,
Биюдә калышмыйм мин.
(Бииләр.Кыш бабай егыла.)
Кыш бабай:
Уф, арыдым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем,
Харап булдым, җиңелдем,
Эредем бит, эредем,
Яз алдында хур булдым.
Рәмилә:
Кыш бабай, ачуланма син безне,
Яратсак та үзеңне,
Быелга син китеп тор,
Нәүрүзгә бир көнеңне.
Кыш бабай:
Вакыт җиткән икән шул,
Урынны алышырга.
Нәүрүз кызым, көчле, нык бул,
Бу сабыйлар хакына!
Сау булыгыз, дусларым!
(Нәүрүзнең кулын кыса.Саубуллашып чыгып китә.)
Алып баручы:
Кара төн,ак көннәр,
Иртәләр һәм кичләр,
Гасырлар кичәләр.
Син, Нәүрүз,калсана,
Ипи – тоз алсана!
Залина: Салкын кышны яз җиңде
Моны барчагыз күрде.
Хәзер барыбыз бергә
Без бәйрәм итик инде.
Карина: Әйтегезче кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам
Әммә яз күңеллерәк.
Инзилә: Яз килә, яз килә,
Сыерчыклар килә
Гөрләшеп,сайрашып
Җырчы кошлар килә.
Искәндәр:Туктап сана,
Тамчы тама:
Тып – тып –тып.
Төшә – төшә,бозны тишә:
Тып –тып –тып.
“Тамчылар бии” җыры башкарыла.
Нәүрүзбикә. Булдырдыгыз балалар.Мин дә сезгә әйтәсе теләкләремне, бирәсе киңәшләремне җырлап бирәсем килә.
“Нәүрүз һәм балалар” җыры башкарыла.
Нәүрүз саубуллашып чыгып китә.
А.б. Хөрмәтле кунаклар!
Сезне барыгызны да Нәүрүз бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Язгы гөрләвекләр сезгә эшегездә,тормышыгызда бәхет -
куаныч,саулык – сәламәтлек,бәхетле,шатлыклы көннәр
алып килсен!
Елларыбыз тыныч торсын
Күкләребез аяз булсын
Изге догаларыбыздан аермасын,
Мәңге шат яшик!
“Матур булсын” җыры белән бәйрәм тәмамлана.