Сабантуй
материал на тему
Предварительный просмотр:
«Сабантуй»
Төзеде татар теле тәрбиячесе
Маликова А.Ф.
«Сабантуй»
Алып баручы 1: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар,хәерле көн!
Алып баручы 2: Без бүген татар халкының олы бәйрәме- Сабан туена җыелдык. Сабантуй – ул хезмәт бәйрәме.
Алып баручы 1: Сабантуй – ул дуслык бәйрәме.
Алып баручы 2: Сабантуй – ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме!
Бергә: Котлы булсын Сабантуйлары!
Алып баручы 1: Кадерле балалар, балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр,килгән кунаклар,сезнең барчагызга да тыныч балачак,ныклы сәламәтлек,эшләрегездә уңышлар телибез.
Алып баручы 2: Ал көннәрегез дә бүгенге көнне кебек ямьле,күңелле булсын!
Бала 1: Шатлыклар күңелебездә,
Ак кояш күгебездә,
Килегез,дуслар,кунакка:
Сабантуй бүген бездә.
Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә,узышыйк та:
Сабантуй бүген бездә.
Бала 2:
К нам пришёл сегодня праздник,
Весельчак, батыр, проказник,
Сабантуй, сабантуй,
Пой, скачи, борись, танцуй!
Бала 3:
Зазвенел теплом июнь
Здравствуй, праздник Сабантуй!
После сева летним днём
Мы станцуем и споём!
Бала 4:
Победит, кто будет сильным,
Смелым, ловким, удалым!
Пригодиться здесь сноровка
И отвага молодым.
Бала 5:
Быстрый конь летит, как вихрь,
Управляет им джигит,
А чуть дальше, посмотри,
На полянке – силачи!
Бала 6:
Вёдра, полные воды,
Очень быстро пронеси
Смех, улыбки, шутки пляс –
Всё здесь это есть сейчас.
Бергә:
Веселись же или пой!
Это праздник Сабантуй!
Бала 7:
Сабан туе,сабан туе,
Шундый кызык,күңелле.
Ник чыкмаска көрәшергә,
Мин соң егет түгелме?
Егылса да,исем китми,
Булыр еккан чаклар да..
Бүген бәйрәм – Сабан туе
Безнең туган якларда.
Бала 8:
Батыр калу өчен әле
Миңа бераз иртәрәк.
Тик шулай да сабан туен
Үзем башлап җибәрәм!
Җыр “ Сабантуй җыры”
( Камырша белән Батырша чыга)
Алып баручы 2: Камырша,алай булгач, Батырша белән көрәшеп кара.
Камырша: Яле,көрәшик. Хәзер мин сине егып салам.
( Корәшәләр. Батырша җиңә. Балаларны көрәш майданына чакыралар)
( Котбетдин белән Хоппетдин чыга.)
Котбетдин : Минем арттан йөрмә диеп әйттем бит инде.
Хоппетдин: Кем кем артыннын йөри бит әле монда?
Алып баручы 1: Туктагыз әле,сез кем буласыз? Нигә тарткалашасыз? Бүген бездә Сабантуй,иң яхшысы үзегез белән таныштырыгыз.
Бергә: Исәнмесез,балалар! Исәнмесез,кунаклар!
Хоппетдин: Алайса, таныш булыйк. Бу минем игезәк сыңарым - Котбетдин.Котыгыз алынмасын,үзе бик әйбәт ул.(башыннан сыйпый).
Котбетдин: Ә бу минем җан дустым Хоппетдин. Хоппетдин,без дә Сабантуй карыйк әле.
Алып баручы 2: Карап кына утырмагыз әле. Менә сезгә бау. Аркан тартышыгыз.
Котбетдин белән Хоппетдин (бергә) : - була ул!
Алып баручы 1: Балалар, әйдә сез дә булышыгыз!
(аркан тартышалар)
Алып баручы 2: Бүген кайгыру – урынсыз,
Рәхәтләнеп көлегез.
Тирә-юндә уен-көлке,
Мәзәк хәлләр күрегез.
Көлке хәлдән көлә белү
Бик файдалы,белегез!
Алып баручы 1:
Әйдәгез,бер рәхәтләнеп
Шаярыгыз,көлегез.
Рәхәтләнеп көлә белү
Витамин ул,белегез!
Көлегез,көлегез,
Файдасы күп белегез!
Алып баручы 2:
Сабантуй уеннарын дәвам итәбез.
Икегезгә ике капчык,
Ягез әле, тотыгыз.
Сабан туенда ярышып
Сез дә бүләк алыгыз.
(“ Капчык белән йөгерү”)
Алып баручы1:
Кашыкка салып күкәйне
Йөгерегез тизрәк.
Күрик әле,бу ярышта
Кайсыгыз җитезрәк!(Кашыкка күкәй салып йөгерү)
Алып баручы 2:
Чүлмәк ватам,чүлмәк ватам,
Ватып булырмы икән?
Бүләккә бер чиккән яулык
Алып булырмы икән(“Чүлмәк вату”)
Алып баручы 1:
Менә сиңа сулы чиләк,
Көянтә ал иңеңә.
Йөгер тизрәк,иң алдан кил
Егыла гына күрмә! ( Су ташу)
Алып баручы 2: Менә дуслар көтеп алган Сабантуйлары да тәмам.
Алып баручы 1: Барыгызга да саулык-сәламәтлек телибез. Киләсе елга да Сабантуйларында очрашырга язсын.
Бергә : Саубулыгыз дуслар.
Алып баручы 1: Ә хәзер барыгызны да биергә чакырабыз!
Алып баручы 2: А тепер всех приглашаем на татарский танец!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Летний сабантуй
летнее развлечение для дошкольников...
Сценарий праздника Сабантуй
Уважаемые коллеги! Данный сценарий предназначен для национальных татарских групп ДОУ. Рекомендуется для воспитателей и воспитателей по обучению детей татарскому языку и очень надеюсь, что этот с...
Сабантуй в детском саду
сценарий мероприятия...
Сценарий татарского народного праздника "Сабантуй" для дошкольников
Праздник лучше проводить на открытом воздухе, с песнями, стихами, танцами и играми, способствующими развтию национальных чувств....
Проект на тему "Сабантуй в детском саду"
В июне наш детский сад вместе со всеми жителями района отмечает один из любимых национальных праздников — Сабантуй. Сабантуй — древний земледельческий праздник, посвященный окончанию сева яровых...
Сценарий проведения праздника "Сабантуй"
Данный сценарий способствует формированию национальной культуры детей, появлению спортивных увлечений и просто создания хорошего настроения. Рекомендуется для детей средних - подготовительных национал...
Татарский народный праздник Сабантуй. Килегез дуслар кунакка, Сабантуй бүген бездә!
Цель: 1. Продолжать знакомить детей с традициями, культурой и обычаями татарского народа....