Мамин праздник (Әниләр бәйрәме)
методическая разработка (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Балалар урындыкларда утыралар, залга алып баручылар чыга.
( салмак көй уйнала, слайдлар күрсәтелә)
1а.б Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар
эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп
Кайгыларга түзем, сабырлы?
2а.б Кем елмая җәйге таң аткандай
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык
Көләчлеккә аңа тиңнәр юк.
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз.
Ул- әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз!
Хәерле көн кадерле әниләребез, кунакларыбыз, бакча хезмәткәрләре! Менә ничә ел инде 26 нчы ноябрь “Әниләр көне” итеп билгеләп үтелә. Сезне барыгызны да шушы матур бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, бәхет телибез. Беребезгә дә бала кайгысы күрергә язмасын.
3а.б Туарына бер көн кала бала Алладан сораган: “Мин иртәгә җирдә булачакмын диләр. Мин анда ничек яшәрмен, мин бит бик бәләкәй һәм ярдәмчесез?” Алла әйткән: “Мин сиңа сине көтеп торучы бер фәрештә бүләк итәрмен.” Бала уйланган һәм яңадан телгә килгән:”Синең янда мин җырлыйм һәм көләм. Бәхет өчен миңа шул җиткән”. Алла: “Синең фәрештәң бары синең өчен генә җырлар һәм көлер, син аның мәхәббәтен тоеп бәхетле булырсың.” Бала: “Мин аны ничек аңлармын, мин бит аның телен белмим? Ә сиңа мөрәҗәгат итәсем килсә, мин нишләрмен?”-дигән. Алла(башыннан сыйпап): “ Синең фәрештәң сиңа дога өйрәтер. Шул догалар аша без синең белән аралашырбыз”. Бала: “Җир йөзендә явызлык бар дип итшеттем. Мине кем саклар?” Алла: “Үз тормышын кызганмыйча, фәрештәң сине саклар. Фәрештәң сиңа минем турында сөйләр. Мин гел синең янында булырмын” Шул чакны Җир йөзеннән тавыш ишетелде һәм бала ашыгып сорады: “Аллам , фәрештәмнең исемен әйтче?!” Алла әкрен генә тавыш белән: “Аның исеме бик гади генә—Әни”-диде.
1а.б Әни, әнкәй.... Бу якты дөньяга килгәч тә безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак,җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Ягымлы, кадерле әниләребез! Бүген безнең кичәбез сезгә багышлана.
Инзилә: Күмәкләшеп без дә, дуслар
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, ямьле булсын
Әниләрнең бәйрәме.
Туган ил, Ана,Икмәк-
Бөекләрнең бөеге.
Әнә шуларга сыенып,
Без яшибез сөенеп. Җыр: “Уятыйм әле, кояшны....”
Азалия: Әни безне тудырган
Әни безне үстергән.
Ана сөте гомерлеккә
Җитә торган көч биргән.
З. Алмаз: Авырсаң, янда тора ул
Төн буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый,
Ул безне саклый, яклый.
Зилә: Җиңеләйткән кебек әнкәй
Безнең һәрбер сулышны,
Зур булып үсеп җиткәч тә,
Без әнигә бурычлы!
Ислам: Йөзең синең һәр вакытта
Балкып тора, әнием.
Аш- суыңнан тәмле исләр
Аңкып тора әнием.
Айгөл: Нинди назлы, нинди эшчән
Синең куллар әнием!
Бөтен дөнья бәйрәм итә
Сине зурлап, әнием!
Нуршат: Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерле әнием!
Яхшылыкта, изгелектә
Әниемә тиң-илем!
Инсаф: Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын.
Әниләрнең нурлы йөзе-
Гел көләч булып калсын. Җыр: “Кем тегә матур күлмәкләр..”
К. Алмаз: Мин сине, әнием,
Үскәч тә сөярмен.
Әнием-бәгырем,
Күз нурым, диярмен.
Барысы өчен дә
Мин синең алдыңда
Башымны иярмен.
Гөлия: Синнән дә яктырак,
Синнән дә яхшырак,
Матуррак кеше юк,
Бөтен җир шарында.
Вилназ: Китсәм дә читләргә
Әнием, шикләнмә,-
Талпынып яныңа
Кайтырмын ерактан.
Илназ: Ни генә булса да
Мин сине елатмам,
Синең күзләреңне
Яшьләргә чылатмам.
Мәликә: Әниләрдән газиз кем бар җирдә?
Алар күңелендә изгелек
Әниләрне, зинһар, саклый белик,
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.
Рәсим: Балам диеп, ана гомер буе
Яши бары бала хакына.
Телик аңа бәхет-шатлыкларны
Рәхмәт әйтеп барсы-барсына.
Илнара: Синең шатлык- безнең шатлык бит ул,
Синең кайгы- безнең кайгы ул.
Кайгыларны әни, бер дә күрмә,
Гел бәхетле, шулай көләч бул!
Фәриз: Әниләргә рәхмәт укыйк,
Түр башында гына тотыйк.
Авыр сүзләр әйткәндә дә,
Каршы килми, эчкә йотыйк.
Кадерлик аналарны!
Айнур: Сездән күчкән яктылыктан,
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы хәсрәт күрми генә.
Яшик әле бергә-бергә!
Айсылу: Аналарның күңеле- балаларда,
Бала күңеле диләр далада,
Тик онытмыйк шуны, ике килми.
Хезмәт итү ата-анага. Җыр: “Иң якын кешем син, әнием”
Балалар утыралар
Ф. Яруллинның “Аналар бәхете нәрсәдә” шигыре укыла.
2а.б- Балалар, ә әниләрне бәхетле итү өчен без нәрсәләр эшли алабыз? Әниләр бәхетле булсын өчен аларны ярату гына җитми.
- сүзләрен тыңларга;
- юк-бар сорап йөдәтмәскә, рәнҗетмәскә;
- булышырга , авырганда ярдәм кулы сузарга:
- үрнәк тәртибең,эшкә тырыш булуың белән сөендерергә;
Ә тәртипле, әдәпле бала әнисен беркайчан да рәнҗетми. Әниләребез безне назлары белән иркәлиләр, сулышлары белән җылыталар, тәмле ризыклар ашаталар. Кояш җирне җылытса, икенче кояш-әни безне җылыта.
Кояш нурлары ясап бию(кызлар)
3а.б Кадерле әниләр, тәрбия процессы халык авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнештә. Ул- гасырлар буе тупланган хәзинә. Әйдәгез сезнең белән кечкенә бер уен уйнап алабыз .Ул “Мәкальнең дәвамын бел” дип атала
1. Анаң өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да..(бурычыңны кайтара алмассың)
2. Анасыз корт ...(бал җыймас)
3. Әни суккан...(авыртмый)
4. Әнкәм йорты...(алтын бишек)
5. Ана балага авызыннан...(өзеп каптырыр)
6. Ата беләк, ана... (йөрәк)
7. Әткәй –шикәр, әнкәй.. (бал)
8. Йомырка тавыкны...(өйрәтми)
9. Алтмышка җитсен бала...(анасы өчен һаман да бала)
10. Суга бата башлагач, бабай да...(әнием, дип кычкырган)
Менә халык аналарга нинди зур бәя биргән .
Малайлар башкаруында татар биюе.
1а.б Әниләр – бөек, илаһи зат. Әниләр каргышы дигән гыйбәрә бар. Әгәр дә рәхәт тормыш кичерәсең килсә, әни каргышы ала күрмә. Бу турыда “Сак-сок” бәетен ишеткәнегез, тыңлаганыгыз бар.
Ә менә ана теләкләре мөнәҗәтләргә салып көйләнгән(берничә мөнәҗәт тыңлау), җырларда җырлана, догаларда укыла. Барлык ана да баласының игелекле, мәрхәмәтле, акыллы, намуслы булуын тели. Ә менә шушы дүрт сүзнең баш хәрефләрен генә алып укысак “ИМАН” дигән сүз килеп чыга. Димәк, һәр ана баласының иманлы булуын тели.
Ә нәрсә соң ул иман? Иманлы кеше нинди кеше? Ә имансыз кеше нинди кеше? Әйдәгез без бу сорауга җавапны Нөнәгәр гомуми урта мәктәбенең әхлак дәресләрен һәм мәчетебездә дин сабаклары укытучы, бүгенге кичәбезнең кунагы Дания ханымнан сорыйк. Дания ханым, сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез!
Бик зур рәхмәт сезгә Дания ханым., без сезнең киңәшләрне истә тотарбыз. Ә хәзер кешенең биш асылы турында балаларга сүз бирик.
Инзилә: Кеше өчен иң әүвәл- намус, дигән
Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен, көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән.
Мәликә: Икенчесе- акыл , дигән
Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.
Акылсызда намус та юк, иман да юк
Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.
Илнара: Өченчесе-әдәп, дигән,
Әдәп-көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк тә юк,
Кеше исемен күтәрү гаҗәп, дигән.
Гөлия: Дүртенчесе- күңел, дигән,
Күңеле бозык кеше-кеше түгел, дигән.
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.
Айсылу: Бишенчесе- сабыр, дигән
Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.
А.б Әйе, кеше өчен-барысы да иң кирәкле сыйфатлар. Алар бер-берсе белән нык бәйләнгәннәр.Барыбыз да –бу сыйфатларны сакласак, иманлы булыр идек.
К. Алмаз: Оран салмыйм, кычкырмыйм мин,
масаймыйм синең белән
Киләчәккә барасың син.
Туган тел минем белән.
Ислам: Синең белән булганга мин
шатланып җырлыйм менә.
Җырлаган саен яңа җыр.
Канат җәя күңелемә.
Фәриз: Аннан, күтәрелеп китеп,
Оча дөнья күгенә
Туган телем, хәзер миңа
Бөтен дөнья күренә.
җыр:
А.б: Кадерле әниләр, сезнең алда баш иябез. Безгә шундый күп шатлык, елмаю бүләк иткән өчен бик зур рәхмәт. Сезгә ничә яшь булсада, күңелегез Һәрвакыт яшь, чибәр, мөлаем булып калыгыз. Барыгыз да зур уңышлар, шатлыклар телибез. Балаларыгызның игелеген күреп озын-озак яшәргә язсын.
Балалар бүләкләрен тапшыралар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий праздника к 8 марта "Веселимся и играем, мамин праздник мы встречаем"
Сценарий рассчитан на детей подготовительной группы и имеет единый развёрнутый сюжет. Интересен тем, что весь...
Методическая разработка сценария к празднику в младших группах «Мы мамин праздник отмечаем!»
В сценарии праздника для младшего возраста "Мы мамин праздник отмечаем!" раскрыты две темы: тема Весны и День 8 Марта.Действующие лица:Весна - воспитатель;Ручеек - ребенок;Солнышко - ребенок;Лис...
Это мамин праздник, это мамин день!!!
Праздничное развлечение, посвященное Дню матери в старшей группе....
План проект "Мамин праздник мамин день" для детей 2-младшей группы.
Краткосрочный проект к Международному женскому дню 8 Марта для детей 2-младшей группы....
Проект " Мамин праздник, мамин день"
Очень большое значение для развития личности ребёнка имеет взаимопонимание между ребёнком и матерью. Для каждого из нас самый дорогой и близкий человек – это мама. Любовь мамы - это забота и пом...
Проект в младшей группе «Мамин праздник, мамин день»
Праздник « 8 Марта» - это возможность продолжить формирование у детей уважительного отношения к маме, как человеку. Начать формирование понимания того, что вокруг живёт ещё много таких люд...
Проект "Мамин праздник мамин день"
Проект "Мамин праздник мамин день"...