Осень в гости к нам пришла
календарно-тематическое планирование (средняя группа) на тему

Мияссарова Лена Наилевна

Сценарий осеннего утренника на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий на татарском языке.23.2 КБ

Предварительный просмотр:

«Осень в гости к нам пришла».  Сценарий осеннего утренника в старшей группе.

Звучит запись осенней песни. Дети парами входят в зал, встают около стульчиков.

Тәрбияче: Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Вот художник так художник!

Все леса позолотил

Даже самый сильный дождик

Эту краску не отмыл.

Отгадать загадку просим!

Кто художник этот?

Дети: Осень!

Тәрбияче балалар белән залның матурлыгын күзәтәләр.

Тәрбияче: Ребята, давайте споем песенку про осень.

Дети исполняют песню «Ах какая осень» (муз. и сл. З. Роот). И после исполнения песни в зал входит Осень, в руках у нее палитра с кистью. Она подходит к заранее подготовленному мольберту и начинает раскрашивать листья, а сама одновременно разговаривает с детьми.

Көз: исәнмесез, балалар! Мин Көзсылу. Җәй үтеп китте инде, хәзер минем чиратым җитте. Бөтен дөньяны алтын-сары төскә киендергән. Кешеләр белән җыйган уңышка алар белән бергә шатланам.

Тәрбияче? Син, Көзсылу, безнең түгәрәк уртасына килеп бас. Ә балалар син буяган яфраклар белән биерләр.

Көзсылу: Бик шатланып биим балалар белән бергә.

Бию “Яфраклар оча (балалар биеп бетергәч уен уйныйлар).

Тәрбияче: Әйдә әле, Көз, кил, утыр,

Балаларны карап тор.

Көзнең матурлыгын мактап

Шигырьләрен сөйләрләр.

Көзсылу әзерләнгән урынга барып утыра, балалар шигырьләрен сөйлиләр.

1 бала: Кояш елмаеп тора,

Дөньяга нурын коя.

Урамда бала-чага

Якты көнгә шатлана.

2 бала: Җиргә килгән алтын көз,

Бөтен җир балкып тора.

Ничек урамга чыкмыйсың-

Үзеңә тартып тора.

3 бала: Җылы, эссе матуры көннәр,

Җәй белән бергә күмелеп,

Безгә көз килеп җитте.

4 бала: сары күлмәк киенеп,

Көзләр килә сөенеп.

Яфракларны көйдереп,

Йөри җилләр йөгереп.

5 бала: Яфрак җиргә коелган

Сукмактан атлап барам

Матур теләкләр теләп

Көзне озата барам.

6 бала: Менә инде табигаттә

Алтын көз килеп җитте.

Кошалр да инде күптән

Җылы якларга китте.

Җыр “Үтте-китте, матур җәйләр”.

7 бала: Урамга чыксан әгәр,

Көн буе яңгыр ява.

Бөтен дөнья бик моңсу,

Бик салкын хәзер һава.

8 бала: Көз көне, ни дисәң дә,

Бик матур, гүзәл вакыт.

Шул матурлыкка карап,

Сокланам мин һәрвакыт.

9 бала: Бакчада бик күп кеше,

Төрле эшләр башкара

Балалар тезелешеп,

Иртән детсатка бара.

10 бала: Исәнме, көз, алтын көз!

Безне сагынып килдеңме

Агачларга, куакларга,

Сары чуклар элдеңме?

Песня «Листопад».

Көзсылу: Балалар, бик матур шигырьләр өйрәнгәнсез. Мин сезне рәхәтләнеп тыңлап утырдым. Ә менә мин сезгә табышмаклар әзерләп килдем. Әйдәгез әле мине белемнәрегез белән дә шатландырыгыз.

Тәрбияче: Балалар, Көзсылу табышмак әйтә, кем җавапны белә, кулын күтәрә.

Табышмакар яфраклар артына языла.

1 таб. Катлы – катлы  булып үсә

Җир өстендә, ул нәрсә? (кәбестә)

2 таб. Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә

Үзе бик матур, аны кем белә? (помидор)

3 таб. Ул җир астында үсә,

Ашка тәм һәм төс бирә

Аны кем әйтеп бирә? (чөгендер)

4 таб. Алсу битле кыз усте,

Кызарып җиргә төште. (Алма)

5 таб. Ашка салсаң тәм кертә

Борынга салсаң – төчкертә. (суган)

6 таб. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

Көзсылу: менә булдырдыгыз! Яшелчә – җимешләрне бик яратасыз икән. Аларда бик күп витамин.

Тәрбияче: Көзсылу, безнең балалар сиңа “Яшелчәләр биюендә әзерләделәр әле.

Бииләр “Яшелчәләр биюен” (яшелчә төшкән маскалар башларына киеп)

Көзсылу: Ай-һай матур биедегез, балалар. Минем сезне уйнатып аласым килә. Уйныйсызмы? Әйдәгез әле уйнап алыйк.

Уен “Уңыш җыябыз, кәрзингә тутырабыз(Көзсылу яшелчәләр чәчә-чәчә сөйли).

Көзсылу: Бөтенесе өлгерде, бөтенесе җитеште,

Бик мул булыр бу уңыш.

Ялкауланма, кил җыеш! (балалар яшелчәләр җыялар, уен 2-3 тапкыр уйнала).

Көзсылу: Бик күп уңыш җыйдыгыз. Җитезләр икән үзегез.

Тәрбияче: Һәр көз үзенчә килә ул,

Һәр көз үзенчә матур.

Елмаешып бер җырласак

Көзне ярату булыр.

Мин көзләрне яратамҗыры.

Көзсылу: Рәхмәт, дуслар, мине шулай яратканга. Табигатьне бик яратасыз икән. Сокланып тыңлап тордым.

Тәрбияче: Көзсылу, син безнең белән күмәк биюгә дә бас инде. Эш беткәч уйнарга да, биергә дә ярый.

Көзсылу: Әйдәгез, әйдәгез! Бик рәхәтләнеп.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез барыбыз да түгәрәк ясап басыйк.

Күмәк татар биюе

Көзсылу: Бигрәк оста биисез дә икән, рәхмәт, балалар! Ә миңа китәргә вакыт. Муллыкта, рәхәт тормышта яшәгез сез, дусларым! Мин сезгә үземнең күчтәнәчемне калдырам. (балаларга күчтәнәчен өләшә)

Сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий осеннего праздника для детей старшего дошкольного возраста "Осень в гости к нам пришла".

Сценарий содержит танцевальный и песенный материал. Цель: Создать детям радостное праздничное настроение....

Сценарий осеннего утренника "Осень в гости к нам пришла"

Праздник осени расчитан на детей старшей разновозрастной группы(старшая и средняя подгруппы)....

Осенний праздник для детей первой младшей группы «Осень в гости к нам пришла!»

Музыка, художественное слово, изобразительное искусство - источник особой детской радости в дошкольном возрасте. Ребёнок открывает для себя волшебную силу искусства и, при достаточном богатстве впечат...

Сценарий осеннего праздника «Осень в гости к нам пришла» для детей дошкольного возраста (4-5 лет)

Осенний праздник, в котором принимают участие Лесовичок, Дождик, Осень и мышка. Материал могут использовать музыкальные руководители и работники дополнительного образования....

Осень в гости к нам пришла (праздник осени в группе кратковременного пребывания)

Состоялся первый утренник в группе кратковременного пребывания «Осень в гости к нам пришла». Дети и родители активно включились в игровую деятельность. Утренник прошел весело и позитивно. Следует отме...

Сценарий осеннего праздника "Осень в гости к нам пришла"

Праздник прошел очень весело.Все остались довольны....