Уңыш җыйганда
календарно-тематическое планирование (старшая группа) по теме

Мияссарова Лена Наилевна

О тех, кто работает на полях.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Утренник на татарском языке41.05 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. « Чайкала иген кырлары” җыры яңгырый. Балалар тезелеп залга керәләр.

Тәрбияче: Ни арада җәй үтте.

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим итегез, дуслар,

Көзге бәйрәмгә!

Җыр “ Үтте – китте” К.Нәҗми сүз. Л.Хисмәтуллина көе.

1бала: Бар дөнья ямьләп,

Сары төсләрне барлап,

Табигатьне моңландырып,

Көз матур килә атлап.

2бала: Килә шаулы, алтын матур көзем,

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч!

Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!

Салмак көй яңгырый. Кулына кәрзин тоткан Көз керә.

Көз: Исәнмесез, балалар! Күрәм бүген сездә бәйрәм. Мин дә сезнең яңга буш кул      белән килмәдем, дусларым!

3 бала: Матур,аяз көннәр,

Мул игеннәр –

Синең бүләгең.

Сокландыргыч синеңтабигатең,

Бигрәк матур, ай – һай күлмәгең!

Көз: Рәхмәт матур сүзләрегезгә. Балалар, ә сез беләсезме минем иң олы бүләгем, нәрсә ул?

(Өч бала уртага чыгалар, Шигырьләрен сөйләп ипине кулдан – кулга тапшыралар. Сөйләп бетергәч тәрбияче ипине өстәлнең уртасына куя).

4бала: Көзнең иң олы бүләге –

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле булыр,

Икмәк булган чагында.

5бала: Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

 Кызарып мичтән төшә.

6бала: Шуннан килә өстәлгә

Безгә күәт өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам мин барында.

Көз: Бик дөрес балалар. Ә сез беләсез ме, икмәк кырында кемнәр эшли?

Тәрбияче: Әйдә Көзсылу син утырып тор, ә безнең балалар бу турыда җырлап сөйләрләр.

7бала: Бодай кыры – үзе бер диңгез ул,

Ә комбайн – шунда зур кораб.

Торам шунда игенчеләребезнең

Иген икәннәрен мин карап.

8бала: Күпме көч түккәнен икмәккә

Беләдер бары  тик игенче.

Ипекәй – табынның түтендә

Яшәүгә көч бирүче.

Җыр “Иген кырлары” Г.Зәйнәшева шиг. А.Вәлиева муз.

Көз: Әйе, балалар, игенчеләр эшли кырларда (игенчеләр рәсемен куя) Ә тагын кемнәр эшли?

Воспитатель: Каждый ломтик хлебушка

Пахнет тёплым небушком.

И земля всю силу

В хлебе затаила.

С юга и до севера

Краше злата – серебра  

Зреет рожь – красавица,

Пшеница наливается.

( Два ребёнка выходят в центр зала).

9бала: Пришла горячая пора,

Пора больших забот

Рокочут в поле трактора –

Осенняя уборка.

Лучится зорька за рекой,

Простор осенний чист.

С улыбкой машет нам рукой

Знакомый тракторист.

10бала: Трактористом быть, друзья,

Замечательно!

Трактористом станешь ты,

Трактористом стану я

Обязательно!

Песня: “Выезжают трактора”  слова народные муз. Ю.Слонова

Көз: И это правильно. На поле работают трактористы ( вешает  картинку с изображением трактористов, работающих на поле). А ещё, без людей какой профессии не обойтись  во время уборки хлеба?

Зал уртасына машина макетын чыгарып куялар.  Балалар шул машина тирәли һәм машина өстенә менеп басалар.

11бала: Детсатка барып йөргәнче

Җәяүләп көн дә,..

Үсим генә, шофёр булам

Әтием, мин дә.

Җыр “Шофёр буласым килә” Э. Шәрифуллина сүз. Л.Батыр – Булгари муз.

Көз: Бик дөрес, балалар. Икмәкне алып кайтырга шофёрлар кирәк (камазда эшләүче шофёрлар сүрәтен элә). Карагыз, әле, балалар, купме кеше хезмәте керә, икмәк безнең өстәлләребезгә куелганчы.  Шуңа күрә бик кадерләп тотыгыз аны кулларыгызга, бер бертегедә төшмәсен идәнгә. Булсын икмәк гел түрдә.

Җыр “Икмәк кадере”.

Көз: Балалар, минем әле сезгә бүләк – табышмакларым да бар. Яле, тыңлап карагыз!

1таб. Йөз кат кием,

Барысы да төймәсез.    әбестә)

2таб. Озын, яшел түтәлдә,

Сары, тозлы кисмәктә.    (кыяр)

3таб. Өсте яшел, асты кызыл.

Җирдә үсә.

Ул ни булыр?                      (кишер)

4таб. Ите симез – мае юк,

Тиресе калын. Йоны юк.   (шалкан)

Көз: Бик дөрес, дусларым. Зирәклегегез бик сокландырды. Балалар. Быел яшелчәләр бик уңды, карагыз әле күпме! (өстәлгә күрсәтә)

Тәрбияче: Безнең балалар яшелчәләр турында бик күп беләләр, чөнки үзләре дә бакчада эшләштеләр.

12 бала: Түтәл тулы яшелчәләр

Бакчабызга ямь бирәләр

  • Әйдә, ашап кара, - дип,

Алар миннән көләләр.

13бала: Алмалары, чияләре

Балдай булып пешкәннәр.

Кайберләре бигрәк шаян,

Җиргә сикереп төшкәннәр.

14бала: Көзге муллык кызыктыра,

Һәркем дә авыз итә.

Татлы җимешләрен капсаң,

Авызда эреп китә.

15бала: Ару – талуны белмичә,

Эшләнә бик күп эшләр.

Бәрәңгн казып чүплиләр

Уңган – булган кешеләр.

16бала: Эре бәрәңгеләр белән

Бик тиз тула чиләкләр.

Уңыш бик әйбәт булганга

Барсы да сөенәләр.

Җыр “Урожайная” муз. А.Филиппенко, сл. Т.Волгиной

Көз: Бик матур җырладыгыз,балалар. Ә хәзер әйдәгез бер уйнап алыйк әле. Менә яшелчәләр. Кем күбрәк һәм тизрәк җыяр икән? Әйдәгез тезелеп басыгыз! (Тәрбияче балаларны ике төркемгә бастыра)

Уен “ Яшелчәләр җыябыз”

Тәрбияче: Һәр Көз үзенчә килә ул,

Һәр Көз үзенчә матур.

Елмаешып бер биесәк,

Көзне ярату булыр.

Әйдә, Көзсылу, бас безнең балалар белән түгәрәккә, бер биеп, җилкенеп алыйк әле.

Балалар түгәрәктә, Көз дә алар янына баса. Күмәк бию татар халык көенә.

Көз: Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез.

Барысы өчен рәхмәт.

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Ә киткәнче миннән сезгә күчтәнәчләр. ( Кәрзиндәге күчтәнәчләрен балаларга үзе тарата яки тәрбияче апаларына биреп калдыра)

Балалар: Саубул, Көз! Рәхмәт уңышларың өчен!

Тәрбияче: Хушыгыз! Еллар имин, илнең күге аяз булсын.

 Сабыйларның шат авазы яң гырап торсын,

 Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын.

Хәерле юллар, хәерле еллар!

көзге уңыш

C:\Program Files (x86)\Microsoft Office\MEDIA\CAGCAT10\j0149887.wmf