Кәрҗинемдә әкият.
материал (младшая группа) по теме

Закирова Алия Василовна

Беренче кечкенәләр төркеме өчен Сөмбелә бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Кәрҗинемдә әкият.41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кәрзинемдә әкият

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән Көз бәйрәменә җыелдык. Карагыз әле, тирә-як нинди матур. Агачларда матур сары яфраклар. Җирдә дә яфраклар күп. Бәйрәмгә Көз кызы үзе дә килеп җитәр кебек. Ә мин сезгә бер шигырь сөйлим.(“Алмалар коела”. Г.Латыйп)

Алмалар коела

Кай ара җылы җил

Көнякка йөгерде,

Алмалар өлгерде,

Бакчага көз керде.

Тәле ис урамның

Буеннан-буена.

Тыпылдап бакчада

Алмалар коела.

Ә кошлар көньякка

Китәргә җыена.

Көзләр соң шуңамы

Ямансу тоела?

Балаларның шигырләре( Руфинә, Ислам, Фәннур)

Залга күңелле музыка астында Көз кызы керә.

Көз: Исәнмесез, нәниләрем! Мин-Көз кызы булам. Көттегезме мине? Мин кәрзинемә көзнең матур бизәкләрен, уңышларын җыя-җыя бераз соңардым.

Тәрбияче. Борчылма Көз кызы, без вакытыбызны бушка уздырмадык, син килешкә яфраклар турында бик матур җыр өйрәндек. Әйдәгез, әле балалар җырлап күрсәтик.

“Листики” җыры башкарыла.

Көз. Рәхмәт сезгә балалар, миңа бик охшады. Балалар, ә сезнең әкияткә кунакка барасыгыз киләме? Мин бик матур әкият беләм. “Башак” дигән әкият ул. Тик ул әкият иле ерак, барганда арымассызмы?

Тәрбияче. Без атлап та барырбыз,

Йөгереп тә барырбыз,

Арып китсәк утырып,

Аякларны язарбыз.

Шулаймы, балалар?

Күңелле музыка сатында марш атлап баралар. “Кайда безнең кулларыбыз” уены уйнала. Әтәч тавышы ишетелә: “Кикрикүк!”

Тәрбияче. Без, балалар, әкият иленә килеп тә җиттек, ахырысы.

Көз. Әтәч, син кайда?

Музыка уйный.

Әтәч. Мин – Әтәч, Кикрикун,

Кикригем дә шуңа зур.

Һәр көн иртән җир себерәм,

Кара, нинди чиста авыл!

Тукта, бер башак таптым.(Иелеп башак ала.)

Нишлим икән, нишләтим?

Тычканнарны чакырыйкчы,

Алар белер нишлисен.

Әтәч тычканнарны чакыра, алар күренми.

Әтәч. Балалар, сез кычкырып карагыз әле, чыкмаслар микән. Исемнәре дә бар аларның – Чәрли һәм Чүрли.

Балалар. Чәрли, Чүрли, әйдә, чыгыгыз!

Тычканнар килә.

Әтәч. (тычканнарга карап)

Менә таптым башак,

Тегермәнгә барып

Тарттырырга кирәк.

Оннан, тәмле итеп,

Пешеребез икмәк.

Кайсыгыз бара соң тегермәнгә?

Тычканнар. Мин түгел. Мин дә түгел.

Әтәч. Ярый, үзем барам,

Сез сакларсыз өйне.

Әтәч чыгып китә. Тычканнар туп уйный.

Тәрбияче. Балалар, тычканнарга бер-береңә һәрчак булышырга кирәклеген аңлатыйк әле.

Балалар.-Сез нигә Әтәчкә булышмыйсыз?

-Әшне бергә эшләргә кирәк.

-Бергә эшләсәң күңелле була.

Тычканнар. Без арыйбыз, күтәрә дә алмыйбыз.

Тәрбияче. Бергә әшләгәндә эш авыр булмый ул.

Капчык күтәреп Әтәч кайта.

Әтәч. Менә он алып кайттым,

Инде басыйк камырын.

Кызарып пешәр бәлеш,

Алмасын да салырмын.

Йә, кем баса камырын?

Чәрли: Мин түгел.

Чүрли: Мин дә түгел.

Әтәч(бармак яный). Эх, сезне! Балалар да көләр әле үзегездән. Балалар, мин камыр басыйм, ә сез берәр җыр җырламассызмы? Күңеллерәк булыр иде.

Тәрбияче. Без сиңа куңелсез булмасын өчен “Чебиләр” дигән җыр башкарабыз.

“Чебиләр” җыры башкарыла.

Әтәч. Рәхмәт сезгә, дусларым. Күңелем дә күтәрелеп китте. Менә камырым да әзер, инде ясап мичкә генә тыгасы калды.

Әтәч бәлеш ясый, балалар аңа булышалар.

Әтәч. Менә булды да. Йә, кем бәлешне мичкә тыгып куя? Чәрли синме? Әллә Чүрлиме?

Тычканнар. Юк-юк, без түгел!

Әтәч. Ярый инде, мичкә дә үзем тыгармын. (Әтәч бәлешне мичкә тыгып куя.) бәлеш пешкәнче нәрсә эшлик икән?

Тәрбияче. Әйдәгез, җырлы уен уйнап алыйк.

Әтәч. Сез миңа да өйрәтегез әле, мин бит җырлы уеннар белмим. Әйдәгез, Чәрли, Чүрли, уенга басыйк.

Чәрли, Чүрли. Без андый уеннар бөтенләй белмибез!!!

Тәрбияче. Бер дә борчылмагыз. Безнең балалар хәзер сезне бик тиз өйрәтерләр.

“Күрсәт әле, үскәнем” җырлы-уены башкарыла.

Әтәч. Мин үземне бер нәрсә дә эшли белмим дип йөри идем. Була икән! Ә сез бик матур җырлыйсыз, биисез балалар. Чәрли, Чүрли сез дә булдырасыз икән бит! Минем бәлешем дә пешеп чыккандыр инде. Алып чыгыйк әле.

Әтәч бәлеш алып чыга.

Әтәч. Йә, кем ашый бәлешне?

Чәрли, Чүрли(йөгереп килеп кычкырып җибәрәләр). Мин ашыйм! Миңа да бир!

Әтәч. Юк инде, мин сезне ашатмыйм. Сез бит берни дә эшләмәдегез.

Тычканнар башларын иеп читкә китәләр.

Әтәч. Нишләргә инде бу тычкннар белән?

Тәрбияче. Без аларны гафу итик, Әтәчкәй. Икенче алар сиңа булышмый калмаслар. Алар гаепләрен аңладылар инде.

Әтәч. Ярый алайса, гафу итик. Ләкин алар безнең бөтенебез алдында, киләчәктә һәркемгә дә булышулары турында сүз бирсеннәр!

Чәрли, Чүрли. Сүз бирәбез!

Тәрбияче. Әйдәгез, әле балалар, без Чәрли белән Чүрлинең күңелләрен күтәрер өчен “Шалтыравык” дигән җырны җырлап китик.

“Шалтыравык” җыры башкарыла.

Әтәч. Рәхмәт, сезгә балалар!

Көз. Балалар сезгә минем әкиятем ошадымы?

Балалар. Әйе.

Көз. Ошаса, мин бик шат. Ә безгә инде китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар!

Әтәч. Әйе,балалар без инде китәбез, ә бәлешемне мин сезгә калдырам, бергәләп, тәмләп чәй эчәрсез! Сау булыгыз!

Тычканнар. Сау булыгыз!

Балалар. Сау булыгыз!

Көз, Әтәч, Тычканнар чыгып китәләр.

Тәрбияче. Ә, без балалар, әйдәгез төркемебезгә төшеп, Көзнең сыйлары, Әтәчнең бәлеше белән чәй эчик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.

Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....

Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.

В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание....

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....

Әкият иленә сәяхәт

Балалар белән математика шөгылендә әкият  иленә сәяхәт итү. Санау күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итү. Уеннар ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту....