Уеннар кичәсе "Әбиемнең серле сандыгы"
методическая разработка (подготовительная группа)
Сценарий для старшей-подготовительной группы для вечера татарских игр "Сундучок моей бабушки"( "Әбиемнең сандыгы")
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
uennar_kichse_biemnen_serle_sandygy_.docx | 21.45 КБ |
Предварительный просмотр:
Уеннар кичәсе “Әбиемнең серле сандыгы”
Алып баручы берничә бала белән (балалар татар киемнәреннән) залга керә. (Башка балалар алдан кереп утыралар).
А.б: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Без бүген сезнең белән үткән көннәргә, әби-бабаларыбызның яшь вакытларына сәяхәткә барырбыз. Бүгенге бәйрәмебезнең исеме дә “Әбиемнең серле сандыгы” дип атала.
Әбиемнең серле сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме?
А.б: Балалар, әйдәгез, без сезнең белән бүген Әсмабикә әби янына кунакка барып кайтабыз. Хәлен дә белербез,әзерләгән бүләгебезне дә тапшырырбыз. Барасыгыз киләме?(....) Балалар, ә безнең барасы җиребез ерак. Бәлки нинди дә булса транспорт белән барырбыз? (Балалар җаваплары) Ә менә безнең әби- бабаларыбыз элекке заманнарда, ерак җирләргә ат белән барганнар. Атны матур итеп бизәгәннәр, муенына кыңгыраулар тагып, дагасын чиккән сөлгеләр белән ураганнар.Әйдәгез,без дә бүген кунакка атка утырып барыйк. Гармунны да үзебез белән алыйк, күңеллерәк булыр. (Балалар бергәләп залны “Куш кулым” җырын җырлап әйләнеп килеп, өй янына басалар)
А.б: Менә килеп тә җиттек. Балалар, карагыз әле, авыл өйләре нинди матур. Халкыбыз элек-электән матур итеп йортларын бизәгән. Шакып карыйк әле. Өйдә кеше бармы? Керергә мөмкинме? (Шакыйлар. Эндәшүче юк. Тагын шакыйлар.)
Әби: Бәрәкәт, балалар килгән икән бит.
Исәнмесез-саумысез, Нигә ишек ачмыйсыз?
Шакый, шакый арып беттек, Нигә каршы алмыйсыз? (Алып баручы кул биреп әби белән исәнләшә.)
Әби. Исәнмесез, балакайларым, зур кызларым,зур улларым!
А.б: Исәнме, Әсмабикә әби. Исән-сау гына яшәп ятасыңмы?
Әби: Аллага шөкер, кызым, рәхмәт! Әйдәгез, түрдән узыгыз!
Әби. И-и,бар иде безнең дә сезнең кебек яшь чаклар. Без дә сезнең кебек бик матур итеп җырлый идек, бии идек, уйный идек. Сезне күргәч, кабат яшьлегемә кайткандай булдым.
А.б: Балалар, бу безнең әбинең өе. Бу өйнең бизәкләрендә күңел нуры, җитез кулларның осталыгы күренә. Балалар карагыз әле, өйнең түрендә ямь биреп сандык тора.
Әби: Әйе, сандыкта халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Минем сандык гади сандык кына түгел бит, тылсымлы сандык, анда минем бабагыз белән яшь чагым саклана. Ул сандыкны болай гына ачып булмый әле. Сез миңа үз ана телебездә- татар телендә берәр бик матур җыр җырлап күрсәтегез, бәлки ачылып та китәр сандыгым.
А.б: Балалар, әйдәгез без әбигә җыр җырлап күрсәтик. “Мин татарча сөйләшәм”
Әби: Менә хәзер сандыкны ачарга була инде. (Кулъяулык ала) Менә без кызлар белән аулак өйдә кич утырып егетләргә бүләк итәргә кулъяулык чигә идек. Кулъяулык белән “Яшерәм яулык” уены да уйный идек. Бергәләп уйныйбызмы шул уенны?
А.б: Рәхмәт, Әсмабикә әби, бик күңелле уен булды. Тагын сандыгыңда ниләр бар соң? (Әби сандыгыннан күлмәк чыгара.)
Әби: Бу минем туй күлмәгем, бабагызга кияүгә чыкканда кигән күлмәгем. Бу күлмәк минем өчен зур истәлек.
Матур изү бизәп тора
Күлмәгенең күкрәген.
Диңгез суы кебек тора,
Дулкынланып итәге.
А.б: Балалар, карагыз әле Әсмабикә әби яшь чагында ничек матур киенгән. Әйе, татар-хатын кызлары милли киеменә –аска киңәеп киткән бала итәкле күлмәк, озын камзул керә. Әсмабикә әби, ә синең алъяпкычың бармы?
Әби: (Балаларга алъяпкычын күрсәтеп) – Әйе бар, карагыз әле ул нинди матур, мин аны үзем кичләрен кызлар белән чигеп утырдым. (Әби калфак чыгара.)
Әби: Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?( Калфак)
Әби: Ә калфакны кемнәр кия? ( Әниләр, әбиләр, кызлар, апалар).
А.б: Әйе, хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора, менә безнең кызларыбыз да сиңа кунакка килгәндә матур калфак киеп килделәр.
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак бигрәк матур,
Бик килешә йөземә.
А.б: Менә безнең матур калфак кигән кызларыбыз үз парларын чакырып, хәзер бик матур итеп биеп тә күрсәтерләр.
Татар халык биюе “Парлы бию”
А.б: Әсмабикә әби, сезнең киемнәрегез кызлар өчен генә мени?
Әби: Нишләп? Бу түбәтәй ошамыймени? (Әби түбәтәй күрсәтә.)
А.б: Нинди осталык белән чигелгән бизәк.
Әби: Түбәтәйне кемнәр кия, балалар? ( Абыйлар, бабайлар, малайлар).
А.б: Әйе, бик дөрес.
Бигрәк матур түбәтәе,
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
А.б: Әсмабикә әби, безнең балалар татар халкының “Түбәтәй” уенын бик яратып уйныйлар. Әйдә бергәләп уйныйк. Тиздән авылдашыбыз Ф.Я-нның туган көне- юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Һәм без балалар б. аның шигырьләрен-җырларын өйрәндек. Җәзалар язучы иҗатына багышланыр.
“Түбәтәй” уены
Әби: Рәхмәт, балалар миңа яшь чагымны искә төшердегез, без дә шулай күңелле итеп уйный идек.(Сандыктан чиккән сөлге чыгара). Ә менә бу сөлге бабагызга сабантуй бүләге.
Сөртенсәң – сөлге кирәк, Көрәшсәң – сөлге кирәк.
Батырларга сабантуйда Бирелгән сөлге бүләк.
Әби: Шушы чиккән сөлгемне бабагыз көрәштә җиңгәндә җилкәсенә салган идем шул. Иии, гомерләр!
Әби: Тагын без бәйрәмнәрдә матур итеп чигеп ясалган читек кия идек.
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөртәләр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
А.б: Ә читекне аны, балалар, биючеләр кияләр. Әйдәгез, “Оста биюче “уенына басыйк әле.
“Оста биюче”
Әби: Ай, булдырасыз икән сез! Ә без биегәндә чабата киеп бии идек. Чабатаның нәрсә икәнен беләсезме соң сез? Менә ул! Без үскәндә сезнеке кебек матур аяк киемнәре юк иде. Әтиләр безгә шундый чабата үреп бирә иде. Яз, көз көннәрендә аякка су үтмәсенгә астына агачтан шакмак кагалар иде.
А.б.: Әсмабикә әби, ә нигә синең сандыгың кырыенда көянтә тора соң?
Әби: И, балалар, бик кадерле бүләк шул ул. Бабагыз кияү бүләге итеп ярминкәдән алып кайтты аны. Килен булып төшкәч, шул көянтә - чиләкләрне алып, чишмәгә су
юлы күрсәтергә алып төштеләр. Элек бит суны җырлый-җырлый чишмәдән алып кайта идек. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды инде ул чакларны.
А.б.: Шул чакларны бергәләп искә алып, “Көянтә белән биюне” карап үтик әле.
“Көянтә белән бию”
Әби: Рәхмәт, оланнарым. Яшәреп киткәндәй булдым. Сез төрле уеннар да уйныйсыз, биюләр дә биисез. Сезнең белән күңелле. Хәзер инде җитезлегегезне дә күрсәтер вакыт җитте.
Йомгак чорнау уены
А.б: Әсмабикә әби, безне кунак иткән өчен дә, сандыгыңның байлыгын күрсәткән өчен дә рәхмәт үзеңә, синдә күңел ачып, халкыбызның милли сәнгате белән якыннан таныштык. Балалар, әйдәгез Әсмабикә әбигә рәхмәт әйтәбез.(Рәхмәт, Әсмабикә әби!),
А.б: Әсмабикә әби, без сезгә буш кул белән килмәдек ,
“Татлы бәлеш” уены алып килдек.
Әби: Рәхмәт сезгә, балалар! Минем дә сезгә күчтәнәчем бар. (Коймак бирә.)
Балалар: Рәхмәт! Сау бул, Әсмабикә әби.
Әби: Сау булыгыз, балалар!
А.б.:Менә балалар, без әбинең серле сандыгын карап,үткәннәргә барып кайттык.
Ягез, нәрсәләр турында сөйләштек,сезнең күңелләрегезгә нәрсәләр бик ошады?
Шуның белән әбиемнең серле сандыгы аша үткәннәргә сәяхәтебез тәмам. Сезнең дә күңел сандыкларыгыз саекмасын,һәрчак тулыланып, баеп торсын! Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)
Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...
Әбиемнең серле сандыгы
Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....
Әбиемнең серле сандыгы
НОД для детей старшего возраста. Ознакомление детей с татарскими национальными одеждами....
Әбиемнең серле сандыгы
Туган җирең Идел буе, Һәр җирнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле....
Әбиемнең серле сандыгы.
Максат:1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уенн...
" Әбиемнең серле сандыгы"
Балаларны татар халкының кул эшләре белән таныштыру....
Әбиемнең серле сандыгы
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу чарасы сценарий...