Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе.
план-конспект занятия по сценарий праздника по теме
Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gabdulla_tukaynyn_125_ellygyna_bagyshlangan_byrm_kichse.doc | 39.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе.
“И туган тел, и матур тел...” (мәктәпкә әзерлек төркеме)
Зал матур итеп шарлар, чәчәкләр белән бизәлгән, стенада Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр , Г.Тукай портреты һәм “И туган тел, и матур тел...” дип язылган стенд.
Кичә барышы.
Г.Тукайның “И туган тел “ көе яңгырый . Г. Тукай әсәрләрендәге персонажлар булып киенгән, ярымтүгәрәк ясап утыралар.
Татар халык киеменнән тәрбияче керә.
Тәрбияче:
Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган-
Тормыш белән тулган көннәрең,
Шуңа ахры,искә алынмыйча
Үткән синең туган көннәрең.
Бәйрәмнәрең алда икән әле ,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.
Халкың килде сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр итеп күтәреп.
Син күрмәгән яңа буын килде
Котлап бүген туган көнеңне,
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган телеңне”
Ш.Галиев.
Балалар Г. Тукайның “Туган тел “ җырын башкаралар.
Тәрбияче:
Г.Тукай ямьле яз аенда 26 апрельдә дөньяга килә. Ләкин ул яшьли әти,әнисез кала. Нәни Тукайның бала чагшы Кырлай аылында Сәгъди абзый гаиләсендә үткән. Ул кулдан кулга йөреп төрле гаиләләрдә үскән. Г. Тукай үзе үскән авылларны искә төшергән, аның матурлыгын, табигатен төрле әсәрләрендә сурәтләгән . үзенең уйнап үскән дус ишләрен, тормыш авыр булуга карамастан, бик яраткан.
Г. Тукайның “Туган авыл” көе яңгыры, көйгә кушылып бер тәрбияче җыр башкара.
Тәрбияче:
Балалар, Г. Тукай шулай ук хайваннар, кошлар турында шигырьләр, әкиятләр язган. Ягез әле, балалар сез аның хайваннар турында нинди әсәрләрен беләсез?
Балалар:
“ Бичара куян”, “Гали белән Кәҗә”, “Кызыклы шәкерт” һ.б.
Балалар “Бичара куян” ( З. Хәбибуллин көе) җырын башкаралар.
Тәрбияче: Балалар бик матур җырладыгыз. Менә сезнең арагызда малай белән Акбай да бар икән.
Балалар (бала белән Акбай булып киенгән бала)”Кызыклы шәкерт” шигырен сөйлиләр.
Кыз бала Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” рәсемен күрсәтеп “Гали белән кәҗә “ шигырен сөйли.
Тәрбияче:
Урман, урман !
Синдә күпме сихәт .
Кызганмыйсың гөмбә,җиләген,
Чыршы,нарат,каен исләреннән
Рәхәтләнеп яллар итәсең.
(Матур көй яңгырый, сәхнәгә күбәләкләр булып киенгән кызлар чыга, бию көе башкаралар)
Күбәләк булып киенгән кыз бала белән малай “Бала белән күбәләк” шигырен сөйлиләр.
Кулына кечкенә генә матур чиләген тотып кыз бала чыга.
Кыз :
Монда нинди күңелле! Бик күп кызарып пешкән җиләкләр! Мин аларны дәү әниемә җыеп алыйм әле.(җыя)
Җиләк җыям чиләккә,
Дәү әнигә бүләккә.
Ул бүләккә шатланыр, мине бик тә яратыр.(Шомлы көй яңгырый , Шүрәле килеп керә).
Я матур кыз кил әле, исемеңне әйт әле?!
Бер дә шикләнмә миннән,
Мин карак, угры түгел.
Юлны да каисмимен, шулай да,
Мин бик үк тугры түгел.
Кыз:
Минем исемем- Алсу
Ә син кем- карачкы?
Шүрәле:
Минем исемем -Шүрәле, Тукай абый әкиятен укыганың бармы синең?
Кыз: Әйе, мин бу әкиятне бик –бик яратам. Ә урманда сиңа Кәҗә белән Сарык очрамадылармы
Шүрәле:
Ә-әнә, тар сукмактан үзләре дә күренә.
(Аркаларына капчык асы, сарык белән кәҗә керәләр.)
Кәҗә
Килдек сезгә кунакка, “Ак каен”бакчасына
Кәнфит белән перәннекне ,
Салдык бик зур капчыкка.
Сарык
Әби белән бабайның,
Азыклары бер дә юк.
Шуңа күрә бүре башын
Салып куйдык алдан ук.
Кәҗә
Балалар, менә тыңлагыз әле, минем сезгә бер табышмагым бар.
Туннарга киендерә,
Җылыта,сөендерә.
Тоягы аның ярык
Исеме аның ...(сарык)
Сарык
Әйе, ул мин, дусларым,
Тоягым ярык булса да,
Уйнарга бик яратам
Уеннар уйнгаганда
Барысын үземә каратам.
(Балалр белән “Йөзек салыш уены уйныйлар)
Тәрбияче:
Дусларыбыз, сезнең белән безгә бик күңелле булды. (әкият геройлары саубуллашып китәләр)
Салмак кына “Бишек көе” яңгырый.
Тәрбияче:
Балалар, бу нинди моңлы көй соң?
Балалар:
“Бишек көе”
Тәрбияче:
Дөрес балалар .
Сәхнәдә күренеш бер бала бала йоклата һәм көйли.
Бишек җыры
Габдулла Тукай шигыре, Татар халык көе.
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, углым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Еглап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем,
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син,
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!
Тәрбияче:
Менә, нәни дусларым , без Г. тукай абыебызның күп кенә әсәрләрен искә төшердек. ә хәзер мин сезне сынап карыйм әле. (әкиятләрдән иллюстрация күрсәтә)
Балалар җавап бирәләр.
1 бала .
Илдә кояш,җирдә кояш
Йөздә кояш ,күздә кояш,
Көндәгечә, көлә кояш,
әмма бүген үзгә кояш.
2.
Бүген аның каршысына
Канатланып чыккан бөре...
Аваз сала томшыклары
Тукай көне!
Тукай көне!
3.
Илдә кояш,җирдә кояш
Тукай көне канат җәйгэн
Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген
Тукай көне,безнең бәйрәм!
Кичә тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Развлечение для детей: “Габдулла Тукайны искә алып”
Развлечение для детей : “Габдулла Тукайны искә алып”...
Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен).
Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган музыкаль кичэ.
Балалар бакчасында балаларны Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре һәм шигырьләре белән таныштыру. Аларга кызыксыну уяту....
Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе.
Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичәэшкәртмәсе....
Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шөгыль Тема: « Җиңү геройлары - балалар» (мәктәпкә әзерлек төркеме)
- Бөек Ватан сугышы чоры балалары турында белемнәрен гомумиләштерү;- сүзлек запасын баету һәм үз фикерләрен төгәл әйтә белү;- балаларның-Бөек Ватан сугышы Геройларының сугышчан...
“Габдулла Тукайның туган көне” бәйрәменә сценарий
ldquo;Габдулла Тукайның туган көне”бәйрәменә сценарий...
“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм әсәрләре буенча сәяхәт.”
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә, сөйләм теленнән "Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм әсәрләре буенча сәяхәт" исемле бик кызыклы катнаш шөгель. Монда балалар "Туган тел" җыры б...