“Умырзаялар чәчәк атты”
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа)

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

Рәсемләүнең традицион булмаган алымнарын кулланып рәсемләү техникасын ныгыту. (Мамык таякчыклары белән рәсемләү) Өстен манный ярмасы белән бизәү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл umyrzaya_teh_karta.docx20.48 КБ

Предварительный просмотр:

«  Умырзаялар чәчәк атты» темасына

оештырылган белем бирү эшченлегенең технологик картасы

зурлар төркеме балалары өчен

Тема

“Умырзаялар чәчәк атты”

Яшь төркеме

Зурлар

Төп белем бирү өлкәсе

Нәфис-эстетик үсеш

Интеграль белем бирү өлкәләре

Социаль-аралашу үсеше

Танып белү үсеше

Сөйләм үстерү үсеше

Нәфис-эстетик үсеш

Физик үсеш

Максат

Рәсемләүнең традицион булмаган алымнарын кулланып рәсемләү техникасын ныгыту. (Мамык таякчыклары белән рәсемләү) Өстен манный ярмасы белән бизәү.

Бурычлар

Тәрбия бурычы: Эстетик зәвыгъ, иҗадилык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Табигатьтә сезонлы үзгәрешләрне рәсемдә сүрәтләү алымнарын ныгыту.

Мамык таякчык, буяулар белән эшләү күнекмәсен, вак кул маторикасын үстерү.

Белем бирү бурычы: Рәсемдә үсемлек өлешләрен рәсемли белүләрен камилләштерү. Мамык таякчык белән рәсемләү, аны дөрес тоту, осталыкларын ныгыту. Өстенә клей сылап манный ярмасы сибү алымнарын өйрәтү.

Көтеп алынган нәтиҗә

Умырзая чәчәкләрен мамык таякчыклар ярдәмендә ясап, өстенә клей сылап манный ярмасы белән бизәүләренә ирешү. Чиста-пөхтә рәсемләүләренә  ирешү.

Методик алымнар  һәм ысуллар (чаралар)

Әңгәмә, әдәби сүз, күзәтү, нәтиҗә чыгару, мөстәкыйль эш, табышмак, ситуатив аралашу,уен.

Җиһазлау

Үрнәк өчен умырзая чәчәге, П.И. Чайковскийның “Подснежник” музыкаль әсәреннән фрагмент

Таратма материал:кәгазь бите, мамык таякчыклар, яшел, ак, зәңгәрсу төсле буяулар, клей ПВА, манный ярмасы,салфетка, клей өчен савыт.

Индивидуаль эш

Дамир, Матвей Регина белән чәчәк таҗларын рәсемләүне камилләштерү.

Сүзлек өстендә эш

Таҗ, умырзая

Алдан үткәрелгән  эш

Матур әдәбият уку, яз турында рәсемнәр карау, табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында әңгәмә.

 

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Кереш өлеш:  Сюрприз моментын тудыру; әңгәмә.

 5 минут

  1. Төп өлеш: Рәсем ясау; Ял минуты  10 минут
  2. Йомгаклау:        Әңгәмә 5 минут

Эшчәнлек барышы

  1. Сюрприз моментын тудыру 

Балалар кабул итү бүлмәсеннән тәрбияче артыннан П.И. Чайковскийның “Подснежник” музыкаль әсәре астында

төркемгә керәләр.

Төркемдә  балалар күрерлек урында  агач төбендә курчак утыра. Ул елый. Тәрбияче балаларның игътибарын аңа юнәлтә.

Т:– Син кем? Монда ничек килеп эләктең? Урманда сиңа нәрсә кирәк?

Курчак: Мин Настя.Миңа менә бу кәрзингә чәчәкләр җыярга кирәк. Мине үги әнием җибәрде, чәчәксез кайтмаска кушты.

Т:–Ә ул чәчәкнең исеме ничек?

Курчак: Мин аның исемен оныттым.Ул чәчәк турында табышмак беләм.

Бер карасаң-күксел төсле,

Бер карасаң- ай сыман.

Үткән чакта көлә төсле,

Өзеп ал дигән сыман.

Балалар җавабы. Умырзая

Т: Булдырдыгыз балалар. Әйдәгез Настяга булышабыз. Без беләбез чәчәкләрне өзәргә ярамый. Ә ничек ярдәм итәргә соң?

Балалар: умырзая рәсемен ясарга, кәгазьдән ясарга була.

Тәрбияче үрнәк рәсемне күрсәтә.әр ничек Әйе, бу күбәләк. Ул нишләп безнең төркемгә килде икән? Сез ничек уйлыйсыз?

Б: –Балалар җавабы. ( ашыйсы килгән, кунарга чәчәк эзли, безнең белән уйныйсы килгән һ.б.)

Т: Яле үзеннән сорыйм әле. (Тәрбияче күбәләкне колагына якын китереп сорый һәм тыңлый) Ул кунар чәчәк эзли икән балалар. Аңа нәрсәгә чәчәк сез ничек уйлыйсыз?

Б: Күбәләкләр чәчәчкләрдән нектар җыялар. Шулай тукланалар.

Т: – Ә без күбәләккә ярдәм итә алабызмы?

Б: Әйе, без аңа чәчәкләренең рәсемнәрен ясый алабыз.

Т: - Дөрес балалар без аңа төрле төсле чәчәкләрнең рәсемнәрен ясый алабыз. Рәсем ясауга керешкәнче  ял итеп алыйк.

Физкульминутка. «Цветы»

(Дети сидят на корточках)

1,2,3- выросли цветы! (медленно поднимаются)

К солнцу потянулись-(тянутся на носках)

Высоко:

Стало им приятно и тепло!

Ветерок пролетал,

Стебелек качал, (наклоны в стороны)

Влево качнулись,

Низко пригнулись.

Ты цветочки не ломай! (грозят пальцем)

Пусть они цветут, растут,

Детям радость несут. (развести руки в стороны)

2.Рәсем ясау

Т: Сез нинди чәчәкләрне беләсез?

Б: - Ромашка, роза, тузганак һ.б.

Т:- Ә тактада нинди чәчәкләр?

Б:- балалар җавабы.

Т:-Әйдәгез без хәзер күбәләккә чәчәк ясыйбыз. Чәчәк нинди өлешләрдән тора соң?

Б:- чәчәкнең уртасы, таҗлары, сабагы, яфрагы.

Т:- Әйе, балалар, барлык чәчәкләр дә шушы өлешләрдән торалар. Алдан һавада бармаклар белән ясап карыйбыз. Менә шулай иң алдан уртасын түгәрәк итеп, аннан таҗларын озынча итеп тә түгәрәк итеп тә  ясарга була, сабагы яшел төстә, яфрагы шулай ук озынча, яшел төстә ясыйбыз. (Тәрбияче пумала белән тактага эленгән кәгазьгә ясап күрсәтә.)Пумаланы дөрес тотып башлыйбыз буяулар белән.

Балалар рәсем ясыйлар. Эш барышында бүленеп ял минуты үткәрелә.

“Бармаклар”

Менә минем бармаклар,

Шаян алар, шук алар. (Балалар кулларын сузып, кул чукларын әйләндерәләр)

Бармаклар гел уйныйлар,

Уйный-уйный туймыйлар. (Бармакка бармак  сугалар)

Менә минем бармаклар:

Баш бармак, имән бармак,

Урта, атсыз һәм чәнти-

Бик дус алар, гел бергә. (Кулларын күрсәтеп,  уң кулның бармаклары белән сул кулның бармаклары берәм-берәм тотып чыгалар, елмаеп кул чабалар)

Т:- (Тәрбияче балаларны мактый, нинди чәчәк ясауларын сорый)

Б:- Балалар җавабы.

Т:- Бик матур килеп чыкты сезнең чәчәкләр. Күбәләккә мин үземнең чәчәгемне бирәм. (Тәрбияче тактага үрнәк өчен эленеп куелган чәчәккә күбәләкне кундыра) Менә күбәләк шатланды! Ә сез матур чәчәкләрне кемгә бүләк итәр идегез?

Б:- Әнигә, әбигә, апага һ.б.

Т:- Тиздән безнең әниләр көне җитә, шул бәйрәмгә бүләк итәбез.

  1. Шөгыльне йомгаклау.

Т:- Балалар карагыз әле безгә күбәләк никадәр күп кечкенә күбәләкләр алып килгән. (Тәрбияче балаларга күбәләк наклейкалары тәгъдим итә) Үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз һәм чәчәкләрегезгә ябыштырыгыз.

Балалар рәсемнәре әти-әниләр өчен күргәзмәгә эләләр.

Т: – Менә күпме төрле чәчәкләр һәм күбәләкләр булды безнең. Әниләр шатланырлар инде. Өйгә кайтканда алырсыз.

- Т: -Барыгызга да рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Тузганак чэчэк атты"

Проект включает в себя непосредственную образовательную деятельность по развитию познавательных и коммуникативных способностей детей....

Тема: Тузганак чәчәк атты

аша дөрес сөйләм формалаштыру....

Конспект: “Тузганак чәчәк атты”

2 нче кечкенәләр төркемеМаксат: яз билгеләрен ныгыту.Тәрбия бурычы: балаларда белем бирү эшчәнлегенә һәм бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.Үстер...

Атте-аннерен хакли сук

Аттем-анне, сире телей сунатăп! Çуратнăшăн, ÿстернĕшĕн – тавах!...

"Атте, анне, эпӗ-туслӑ ҫемье!"

заняти конспекчӗ....