Традицион булмаган алым белән рәсемләү ысулы.
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
“Камка”
Максат:
- Төркемдә уңай психологик халәт тудыру;
- Сыйфатларны белдерүче сүзләр белән таныштыра башлау;
- Татар теленә генә хас булган авазларны дөрес әйтергә өйрәтүне дәвам итү;
- Балаларны узләренең гәүләрендә ориентлашырга ярдәм итү;
- Гади сорауларга җавап кайтара белүләренә ирешү;
- Сенсорик алымнар ярдәмендә балаларның тирә-юньне кабул итүләрен тагын да киңәйтү;
- Кул моторикасын ныгытуга басым ясау;
Методик алымнар:
- Ситуация : “ Камка кунакка килгән” .
- Хәрәкәтле уен : “ Камкаларга әйләнү”, “Камка һәм җил”.
- Традицион булмаган алым белән рәсем ясау.
Кулланма материаллар: уенчык камка, рәсем өчен алдан әзерләнгән камка өлгесе,буяу, ноутбук.
Шөгыль структурасы:
- Оештыру: уңай психологик халәт тудыру, психогимнастика.
- Төп өлеш : “Камка кунакка килгән”,әйтем белән уен,сулыш гимнастикасы, “камкаларга әйләнү” уены, “камка һәм җил” уены,рәсем ясау.
- Йомгаклау: сөенеч мизгеле.
- Оештыру:
уңай психологик халәт тудыру; психогимнастика:
Бир миңа ,үскәнем ,кулыңны,
Сыпырыйм йомшак учларыңны.
2.Төп өлеш:
Тәрбияче балаларга уенчык камканы күрсәтә:
- Балалар карагыз әле,безгә кунакка камка очып килгән. Карагыз әле , ул шундый матур! Әйдәгез исәнләшик аның белән. ( исәнме камка)
- Әйдәгез әле балалар миңа камканың нинди икәнен сөйләп бирегез, ул нинди төстә, аның формасы нинди , зурлыгы? (кызыл, түгәрәк, ул кечкенә)
- Алга таба бергәләшеп камканың аркасындагы кара тамгачыкларын бармак белән тиеп алыйк. Балалар ул нинди төстә? ( кара)
- Менә бит безнең бөҗәгебез.Алар нинди матурлар.
Тәрбияче артыннан шигырь юлларын сөйли0сөйли хәрәкәтләр ясыйлар:
Камка,камка очып кит! уч төпләрен күрсәтәләр
Безгә икмәк алып кил! кулларын селкетәләр
Булсын аның агы да, үзләренә каратып селкетәләр
Булсын аның карасы да, кул чабалар
Безгә ашыйсы. бармак белән яныйлар.
- Урамда салкын,туңган,өшегән безнең камкабыз, оча да алмый башлаг.
Әйдәгез , аны өреп җылытыйк.
Сулыш гимнастикасы:
- Менә җылынды безнең бөҗәгебез,ягез,өреп җибәрик аны. (Өрәләр)
- Ә хәзер , балалар, узебез дә камкаларга әйләник.
Әйлән-бәйлән камкаларга әйлән.
Нинди матур камкалар.
Камкалар,камкалар кайда сезнең башларыгыз?
Камкалар,камкалар кайда сезнең борыннарыгыз?
Камкалар,камкалар кайда сезнең авызларыгыз?
Камкалар,камкалар кайда сезнең кулларыгыз?
Камкалар,камкалар кайда сезнең аякларыгыз?
Камкалар,камкалар кайда сезнең корсакларыгыз?
- Бик яхшы,ә хәзер “ Камка һәм җил” уеннын уйнап алырбыз.
- Камка агач яфракларыннан үрмәләп йөри(дүртаяклап идәндә йөрү).
- Усал җил исә,камка егыла,әйләнә(балалар аркаларына ятып,аякларын селкетәләр).
- Җылы җил чыга,камкаларны һавага күтәрә,камкалар очалар(балалар салмак кына “очып йориләр”).
- Камка кач,кош оча(балалар тәрбияче янына йогереп киләләр).
- Камкалар кая сезнең тамгачыкларыгыз? Тамгачыкларыгызны җил очырткан.Әйдәгез сезнең белән камкаларга тамгачыклар ясыйк. Өстәл артларына утырабыз, матур итеп , төз итеп утырабыз.Бер кул белән кәгазьне тотабыз, икенче кул белән 1 бармак белән камкага тамгачык ясыйбыз.Алдыгыздагы кара гуашка бармакларны манчыйбызда тамгачыкларны рәсемгә төшерәбез .
3.Йомгаклау:
-Безгә кунакка нәрсә килед?
-Без камкага нәрсәләр ясадык, нинди төстә, формада?...
- Камкага сез бик ошадыгыз,шуңа күрә ул сезгә күчтәнәч бүләк итә.
- Рәхмәт камка,балалар ләкин безгә дустыбыз камка белән аерылышырга вакыт килеп җитте. Сау бул,камка!
Сарман муниципаль районы “ Гомуми үсеш төрендәге 4 нче номерлы “Сандугач” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
“Камка”
( Балалар бакчасында һәм Сарман муниципаль районының “Тәрбияче 2017” конкурсында күрсәтелгән эшчәнлек)
Тәрбияче: Шайхутдинова А.Р.
2016 ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
презентация на тему " Рәсем ясауның традицион булмаган төрләре"
презентация на тему " Рәсем ясауның традицион булмаган төрләре"...
"РӘСЕМЛӘҮДӘ ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ" дигән темага доклад.
РӘСЕМЛӘҮДӘ ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ....
Нетрадиционный педагогический совет. «Рус лотосы» уены моделе буенча традицион булмаган педкиңәшмә.
laquo;Рус лотосы» уены моделе буенча традицион булмаган педкиңәшмә....
«Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кейс- ысулы»
laquo;Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кейс- ысулы»...
Балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү
Рәсем эшчәнлегендә,түгәрәкләрдә балаларны традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү....
Квилинг ысулы белән милли бизәкләр ясау.
Мастер - классКвилинг ысулы белән милли бизәкләр ясау....
Фелтинг ысулы менән һүрәт төшөрөү
Маҡсат: өлкән төркөм балаларын халыҡ-ҡулланма сәнғәте, « фелтинг » технологияһы менән таныштырыу. Ҡулдан эшләнгән әйберҙәргә ҡыҙыҡһыныу уятыу....