“Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә шөгыль конспекты.
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа) на тему
. Гади предметларны сурәтләгәндә тиешле сурәтләү чаралары кулланып үз-үзеңә һәм мөмкинчелекләреңә ышаныч формалаштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
deres.kazlar_akkoshlar_ilene_seyahet.doc | 42 КБ |
Предварительный просмотр:
“Казлар - аккошлар” әкияте иленә сәяхәт
Максат: Гади предметларны сурәтләгәндә тиешле сурәтләү чаралары кулланып үз-үзеңә һәм мөмкинчелекләреңә ышаныч формалаштыру.
Бурычлар:
1. Түгәрәк һәм овал формаларны, туры һәм авыш сызыкларны ясаганда мөстәкыйль ясау алымнарын сайлау сәләтен үстерү.
2. Зур кәгазьдәге өлкәне “штамп” белән тутыруда күнекмәләр булдыру.
3. Киң пумала, губка белән кәгазьне башка төскә буяу.
4. Халык әкиятләренә карата кызыксыну уяту, гомуми эш өчен берләшергә, бер-береңә ярдәмгә килергә өйрәтү.
Эшчәнлек барышы: (тәрбияче балаларны төркем бүлмәсенә чакыра)
Тәрбияче: Балалар! Ә сезнең тылсымчы буласыгыз киләме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Бүген безнең тылсымлы рәсем шөгыле була. Үзегезнең эш урыныгызны карагыз әле. Нәрсәләр җитми?
Балалар: Альбом битләре.
Тәрбиче: Дөрес, альбом битләре. Ә безнең альбом битләрен казлар-аккошлар алып киткән. Сез казлар-аккошларны беләсезме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Шуңа мин сезне казлар-аккошлар әкиятенә сәяхәткә чакырам, анда без үзебезнең альбом битләрен табарбыз.
(Балалар тәрбияче белән шигырь юлларына туры килгән хәрәкәт ясап әкияткә китәләр)
Балалар урманга баралар (йөрү)
Анда агачлар үсә (кулларны өскә күтәрәләр, бармакларны җәяләр)
Агачта – сандугач (бармаклар белән кошны күрсәтәләр)
Агач төбендә - төлке (чүгәлиләр)
Агачта – яфраклар (куллар өстә, яфракларны күрсәтү)
Агач төбендә-гөмбә (чүгәлиләр)
Тәрбияче: Ой, балалар, карагыз әле, нәрсә бу?
Балалар: Бу яфраксыз агач.
Тәрбияче: Дөрес, бу алмагач. Әйдәгез әле, алмагачтан сорап карыйк, казларны-аккошларны күргәнме икән?
Балалар: Алмагач, алмагач, казлар-аккошларның кайсы якка очканнарын күрмәдеңме?
Тәрбияче: Балалар, алмагачның яфракларын көчле җил алып киткән. Алмагач бездән ярдәм сорый, аңа яфракларын ясап бирсәк, ул казларны-аккошларны кайсы якка таба очканнарын әйтәчәк. Булыша алабызмы алмагачка?
Балалар: Әйе. Булыша алабыз.
Тәрбияче: Яфракларны нәрсә белән ясарга икән?! Карагыз әле, безнең өстәлдә бәрәңге бар. Без узган ел андый алымнар белән ясадыкмы?
(Бәрәңге эчен буяп штамп итеп куярга)
Тәрбияче: Ой, нинди матур яфраклар килеп чыкты! Күп итеп ясап куйдык. Алмагачка бик ошады яфраклар, һәм ул, казлар-аккошларның елгага таба очып киткәннәрен әйтте. Әйдәгез, елгага киттек.
(Балалар тәрбияче белән елгага таба шигырь сөйләп һәм хәрәкәтләр ясап баралар)
Без елгага барабыз (берсе-артыннан берсе бара)
Анда балык тотабыз (куллар белән дулкын күрсәтәләр)
Алтынны һәм зур койрыклыны.
Тәрбияче: Менә елга янына килеп тә җиттек. Әйдәгез, сорап карыйк әле, елга казлар-аккошларның кайсы якка таба очканын күргәнме икән?
Балалар: Елга, елга, әйтче безгә, казлар-аккошлар кайсы якка очтылар?
Тәрбияче: Ә елга бездән ярдәм сорый. Карагыз әле, балалар, монда күпме вак-вак матур балыклар йөзә, ә качарга аларга урын юк. Әйдәгез әле, без качар өчен аларга үләннәр һәм вак ташлар ясыйк, аннары елга безгә казлар-аккошларның кая таба очканын әйтер.
(Балалар тампон белән вак ташларны (гуашь суы белән), ә карандаш беләп үләннәрне ясыйлар)
Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз. Хәзер балыкларга куркыныч түгел, чөнки алар сез ясаган ташлар һәм үләннәр арасына кача алалар. Ә елга безгә казлар-аккошларның урмандагы убырлы өенә очып киткәннәрен әйтте. Рәхмәт сиңа, елга! Ә без юлны дәвам итик.
(Балалар тәрбияче белән урман эченә кереп китәләр)
Без урманга барабыз, һәм өйне табабыз.
Убырлы карчык өен таптык,
Туктадык.
(Урманда тавык аяклары өстендә төрле якка борылып бер йорт тора)
Тәрбияче: Менә без убырлы карчык өенә барып та җиттек.
Әйдәгез аяклар белән тыпырдыйбыз (аяклар белән тыпырдыйлар)
Куллар белән чәбәклибез (кул чабалар)
Тәрәзәдән карыйбыз (тәрәзәгә карыйлар)
Һәм сандыкны табабыз. (сандыкны алып чыгылар)
Үзебез белән алабыз.
Тәрбияче: Менә без сихерле сандыкны таптык, аның эчендә безнең тылсымлы кәгазь битләре.
(Тәрбияче сандыкны ача да, аннан альбом битләрен ала, Аннары һәр балага альбом битләрен өләшә, балаларга үз урыннарына утырырга куша)
Бармак гимнатикасы:
Түгәрәккә керәбез (басалар)
Чәбәк-чәбәк итәбез (кул чабалар)
Кая сезнең учларыгыз?
Менә безнең учларыбыз (алга сузып күрсәтәләр)
Ә учка качты бармаклар (кулларын йомарлыйлар)
Тиктормаслар алар, шуклар
Бармаклар эш эшләделәр (баш бармак белән бармак очларына кагылу)
Рәсем ясап карадылар
Азрак кына арыдылар (кулларын ял иттерәләр)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер тылсымга күчәбез. Сезнең алдыгызда серле альбом битләре, губка кисәкләре һәм төсле гуашь сулары.
(Губканы суда юешләп гуашька маналар һәм бөтен альбом битләрен буйыйлар)
Тәрбияче: Менә, балалар, сез үзегезнең тылсымчы булуыгызга ышандыгызмы? Нинди матур рәсемнәр килеп чыкты.
Йомгаклау
Тәрбияче: Балалар, кайсыгыз әйтә ала, без кая сәяхәткә бардык?
Балалар: Казлар-аккошлар әкиятенә.
Тәрбияче: Без кемнәргә булыштык?
Балалар: Алмагачка яфраклар ясадык, елгага – үләннәр һәм ташлар.
Тәрбияче: Булдырдыгыз! Сезнең тырышлыгыгыз өчен алмагач сезгә сюрприз ясарга булды (балаларга алмалар өләшенә).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль
Максат:- Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...
“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).
Балаланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...
2 нче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль конспекты
Конспект: “Серле капчык”2 нче кече яшьтәгеләр төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыльМаксат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, пре...
Презентация к занятию "Казлар - аккошлар әкияте эзләре буйлап"
Презентация к занятию "Казлар - аккошлар әкияте эзләре буйлап"...
Конспект: “Казлар-аккошлар әкияте эзләре буйлап”
Әкият һәм төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....
Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "Әбиемнең истәлекләр саклаган сандыгы".
Балаларны татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, йолалары белән таныштыру,...
Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".
Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...