Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Кыргый һәм йорт хайваннары» темасы буенча шөгыль конспекты
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Шарипова Аниса Камилевна

Максат:  мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә кызыксыну уяту.

Бурычлар:

белем бирү: Төрле уеннар аша кыргый һәм йорт хайваннары турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм системалаштыру.

үстерү: хәтер һәм фикер йөртү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү; эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү; интерактив такта белән эшләү сәләтен үстерү.

тәрбияви: хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү. Табигатьнең матурлыгына соклану хисе, кошларга карата ярдәм итү теләге уяту.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

«Кыргый һәм йорт хайваннары» темасы буенча шөгыль конспекты

Максат:  мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә кызыксыну уяту.

Бурычлар:

белем бирү: Төрле уеннар аша кыргый һәм йорт хайваннары турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм системалаштыру.

үстерү: хәтер һәм фикер йөртү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү; эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү; интерактив такта белән эшләү сәләтен үстерү.

тәрбияви: хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү. Табигатьнең матурлыгына соклану хисе, кошларга карата ярдәм итү теләге уяту.

Алымнар һәм ысуллар: сорау-җавап әңгәмәсе, тасвирлау, чагыштыру, күмәк уен, компьютер чаралары куллану.

Сүзлек эше: хайваннар, кыргый, йорт, бит, мәгълүмат , шәүлә, сүрәтләнгән.

Җиһазлау: интерактив такта, өстәл, “кыргый һәм йорт хайваннар”дидактик уены, презентация,кыргый һәм йорт хайваннар сүрәтлүре,кыргый һәм йорт хайваннар рәсемнәре, Совуньядан хат2, Совуньяга хат җибәрү видеосы.

Кереш өлеш:

Балалар без бүген үзебез генә түгел, безгә кунакка башка төркемнәрдән тәрбиячеләр килде. Алар безгә комачауламыйлар, сез курыкмагыз, мин сезнең белән, без бер аз уйнап алабыз. Аңлашылдымы?

Бүген миңа ватаспка бер хәбәр килде. Мин аны сезнең белән укырга булдым, сез ризамы?() Алайса әйдәгез укып алабыз. “ Йолдызчык төркеменә” “хөрмәтле йолдызчык балалары, минем исемем Совунья. Минем белән күптән түгел начар хәл килеп чыкты. Минем “җәнлекләр” дигән китабымда бөтен хайваннар да буташып беткәннәр. Зинхар өчен миңа булышыгыз.”

Балар, ничек уйлыйсыз, ни эшләргә икән? (балар җаваплары)

Яхшы, сез булышабыз дисез инде. Ә мин сезгә баштан игътибарлыкларыгызны күтәрер өчен физминутка үткәрергә тәгъдим итәм.

Физминутка.

Бергәләшеп без басыйк

 Бик зур түгәрәк ясыйк

 Кояшның җылы нурыннан

 Йөрәкләргә көч алыйк.

 Татулашыйк, дуслашыйк,

 Шөгылебезне башлыйк.

Төп өлеш: Яхшы. Сез Совуньяга булышырга әзерме?

Балалар бу кемнәр? (бу хайваннар)

Алар ниндий төркемнәргә бүленәләр? (алар ерткыч һәм йорт хайваннарга бүленәләр)

Миңа ерткыч хайваннар турында сөйләп алыгыз әле (ерткыч хайваннар урманда яки кырларда яшиләр. Алар кешеләрдән куркалар. Алар үзлүренә үзләре ашарга эзлиләр. Кыргый хайваннарга: бүре,төлке,аю,куян,керпе,пошый,болан, тукран, тиен керә)

Бик яхшы. Ә хәзер йорт хайваннары турында сөйләп алыгыз.( йорт хайваннары кешеләр янында торалар, сарай яки өйдә яшиләр. Алар кешеләрдән курыкмыйлар. Йорт хайваннарын кешеләр ашаталар, үстерәләр. Аларга: сыер, үгез, сарык, кәҗә, ат, әтәч, тавык, песи, эт керә.)

Бик яшы. Сез кыргый һәм йорт хайваннар турында күп мәгълүмат беләсез.

Хәзер сез ике төркемгә бүленеп бөтен хайваннарны белгәнчә аерырга тиешсез, һәм ни икәнлеген исбатларга тиеш буласыз. Сез әзерме? Алайса башладык.

(Балалар хайваннарны ике төркемгә бүләләр. Һәм берешәр кеше, нигә икәнен аңлаталар.)

Хәзер инде сез Совунья китабын рәтләргә әзерсез. Ихтибарыгыз белән интерактив тактага карыйбыз.

Беренче бирем. Бу рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән? (йорт һәм хайваннар)

Сез бу биремдә нәрсә эшләргә икән дип уйлыйсыз? (йорт хайваннарын табырга дип уйлыбыз)

Әйе, ниндий хайваннар йортта яши? (песи йортта яши, тавык йортта яши, әтәч йортта яши, эт йортта яши)

Дөрес. Ә төлке йортта яшиме? (юк, төлке йортта яшәми, у кыргый хайван)

Дөрес.

Совунья китабының беренче битен әзер.

Алга барабыз.

Бу рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән? (урман һәм хайваннар)

Сез бу биремдә нәрсә эшләргә икән дип уйлыйсыз? (кыргый хайваннарны табырга дип уйлыбыз)

Әйе, ниндий хайваннар урманда яши? (бүре урманда яши, төлке урманда яши, куян урманда яши, аю урманда яши)

Дөрес. Эт урманда яшиме? (юк, эт йорт хайваны, ул йортта яши)

Песи ураманда яшиме? (юк, песи урманда яшәми, песи йортта яши)

Дөрес, әфәрин, булдырдыгыз. Икенче бит тә әзер

Алга барабыз. Бу рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән? (песи,мәче)

Сез бу биремдә нәрсә эшләргә икән дип уйлыйсыз? (мәче нәрсә ашый икәнен әйтергә кирәк)

Әйе. Мәче нәрсә ярата? (мәче сөт ярата)

Әйе, дөрес.

Куян нәрсә ярата? (Куян кишер ярата)

Дөрес. Совуньяның өченче һәм дүртенче бите дә әзер.

Әйдәгез бер аз ял итеп алабыз:

Куян күзен ачуы

Төпкә менеп басуы

1-2-3 утыра

1-2-3 ул тора

Алан тулы төп тә төп,

Сикерәләр дөп тә дөп

Кинәт читкә тартыла

Һәм урынына утыра.

Хәзер инде сезгә 4 хайван арасыннан бер артыгын табырга кирәк, һәм ни икәнлеген әйтергә тиешсез.

Кем артык? (бүре, чөнки ул кыргый хайван)

Бу биттә кем артык? ( бу биттә эт артык, чөнки ул йорт хайваны)

Дөрес. Бу битләр дә әзер.

Бу биттә сезгә хайванның шәүләсен табырга кирәк, шәүлә-тень кабатлагыз, шәүлә, амира, тень татарча ничек? Әйе, Камилла, тень татарча ничек?

Кем безгә язылган сүзләрне укып ала? (песи,аю, куян)

 Бу шәүләдү кем сүрәтләнгән? (песи)

Дөрес. Кем безгә язылган сүзләрне укып ала? (бүре, тычкан, керпе)

Бу шәүләдә кем сүрәтләнгән? (керпе)

Яхшы. Кем безгә язылган сүзләрне укып ала? ( эт, төлке, бүре)

Бу шәүләдә кем сүрәтләнгән? (төлке)

Әфәрин балалар, сез Совунья  китабының барлык битләрен тәртипкә китердегез. Совунья миңа кала бик канәгать калыр. Әйдәгез, без ул битләрне Совуньяга җибәрәбез. (ватсап аша җибәрәбез)

Йомгаклау өлеше. Балалар, хәзер сезнең тәэсирләрегезне тыңлап китәсем килә?

Самира без кемнәр турында сөйләштек?

Г-з кыргый хайваннар кая яшиләр?

Камилла йорт хайваннары кая яшиләр?

Диана, эш барышында сиңа күбрәк нәрсә ошады?

Зәринә ә сиңа?

Рамир без ниндий яңа сүз йорәндек?

Балар мин бик шат сезнең белән эш итәргә. Шуңа күрә мин сезгә йорт һәм кыргый хайваннар рәсемнәрен бирәм.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Игры с экологическим содер ж анием на занятиях по татарскому языку

Слайд 2

Кем яши?

Слайд 3

Кем яши?

Слайд 4

Кем нәрсә ярата?

Слайд 5

Кем нәрсә ярата?

Слайд 6

Нәрсә артык?

Слайд 7

Нәрсә артык?

Слайд 8

Бу кем? Песи Куян Аю

Слайд 9

Бу кем? Бүре Керпе Тычкан

Слайд 10

Бу кем? Эт Бүре Төлке

Слайд 11

Әфәрин балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .Эшне башкарды : Сарман №3 "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Лилия Ф....

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...

"Кыргый һәм йорт хайваннары"

Сөйләм телен үстерү,беренче кечкенәләр төркеме...