"Кыргый һәм йорт хайваннары"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)
Сөйләм телен үстерү,беренче кечкенәләр төркеме
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kyrgyy_hm_yort_hayvannary.docx | 21.36 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема | “Кыргый һәм йорт хайваннары” |
Интеграцияләү олкэлэре: | Социаль-коммуникатив үсеш, сөйләм телен үстерү, нәфис-нәфасәти усеш өлкәләре. |
Төре: | Интеграциялэнгэн белем биру эшчэнлеге. |
Максат: | Балалар белән әңгәмә алып барганда,аларның дөрес итеп сүзләрне әйтү,тулы мәгънәле булган җөмләләр төзергә өйрәтү. |
Бурычлар: | Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту,җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү.Җәнлекләр белән кызыксындыру. |
Методик алымнар: | Әнгәмә,уен алымы,кабатлау,сорау,мактау. |
Җиһазлар һәм материаллар: | Агач макетлары,Куян,Аю,Керпе йомшак уенчылар.Өстәл уены. |
Алдан үткәрелгән эш: | Уеннарны кабатлау.Искә төшерү. |
Сүзлек эше: | Куян, Аю, Керпе, Эт, Песи, Сыер. |
(Бүлмәдә агач макетлары тора анда җәнлекләр)
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче:Карагыз әле нинди матур агачлар тора.
Тәрбияче:Балалар әле анда кемдер утыра бит?
Тәрбияче: Кем бу?
Балалар:Куян. (Активлаштыру)
Тәрбияче: Куян кайда яши?
Балалар: Урманда (Активлаштыру)
Тәрбияче:Куян безнең соры төстә
Тәрбияче: Куянның колаклары кыскамы? Әллә озынмы?
Балалар:Озын (Активлаштыру)
Тәрбияче: Ә карагыз әле куянның койрыгы нинди озынмы? Әллә кыскамы?
Балалар: Кыска (Активлаштыру)
Тәрбияче: Балалар карагыз әле ул шундый йомшак. Балалар белән бергәләп йомшак сузен (активлаштыру)
Тәрбияче:Ул нигәдер бик боек утыра нәрсә булды микән? Тыңлап карыйк әле.Ә балалар аның уйныйсы килә икән иптәшләр кирәк әйдәгез аңа булышыйк әле
Тәрбияче: Әйдәгез киттек балалар.Карагыз монда кем утыра?
Балалар: Аю (Активлаштыру) бик дөрес әйтәсез.
Тәрбияче:Аю зурмы ?Әллә кечкенәме?
Балалар: Зур (Активлаштыру)
Тәрбияче:Аның тәпиләре юан (Активлаштыру)
Тәрбияче:Аю кайда яши?
Балалар:Урманда (Активлаштыру)
Тәрбияче: Аю ничек йөри? Алпан тилпән (Активлаштыру)
Тәрбияче: Менә бит әле тагын кемдер бар .Кем соң бу?
Балалар:Керпе (Активлаштыру)
Тәрбияче: Ул нинди? Энәле (Активлаштыру)
Тәрбияче:Кечкенәме әллә зурмы?
Балалар: Кечкенә (Активлаштыру)
Тәрбияче: Бу хайваннарны берләштереп әйткәндә кыргый хайваннар (Активлаштыру) булалар шулай бит балалар.
Тәрбияче: Куянга иптәшләрдә таптык .Әйдәгез әле куянга тагында күңеллерәк булсын өчен “ Ак куян” уенын уйнап алабыз.
1.Ак куян утырып тора
Колакларын селкетә
Менә шулай,менә шулай
Колакларын селкетә
2.Куян туңа башлагач
Аякларын җылыта
Менә шулай,менә шулай
Аякларын җылыта
3.Куян һаманда туңа
Сикереп ала шуна
Менә шулай,менә шулай
Сикергәли ул шуңа.
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар.
Тәрбияче: Әйдәгез монда килегез әле тагын уйнап алабыз. Ә болар нинди хайваннар?
Балалар: Йорт хайваннары (Активлаштыру) бик дөрес.
Тәрбияче:Бу нәрсә?
Балалар: Эт (Активлаштыру) бик дөрес.
Тәрбияче:Ничек итеп өрә эт? Һау-һау (Активлаштыру)
Тәрбияче: Балалар эт нәрсә ярата ашарга?
Балалар: Сөяк (Активлаштыру)
Тәрбияче:Бу нәрсә?
Балалар: Песи (Активлаштыру)
Тәрбияче:Ул ничек итеп кычкыра? Мяу-мяу (Активлаштыру)
Тәрбияче:Нәрсә ярата ул эчәргә?
Балалар: Сөт (Активлаштыру)
Тәрбияче:Ә бу нәрсә икән балалар?
Балалар: Сыер (Активлаштыру)
Тәрбияче: Ничек итеп мөгери сыер? Му-му (Активлаштыру)
Тәрбияче: Сыер безгә нәрсә бирә?
Балалар: Сөт (Активлаштыру)
Тәрбияче: Сыер нәрсә ашый балалар?
Балалар: Печән (Активлаштыру)
Тәрбияче:Афәрин, балалар!
Тәрбияче:Ә без сезнең белән кая бардык балалар?
Балалар:Урманга (Активлаштыру)
Тәрбияче:Бик күңелле рәхәт булды ,куяныбызның да күңеле булды бит әйеме балалар?
Балалар:Әйе
Тәрбияче:Ә сезгә кайсы хайваннар охшады соң балалар?
Артур: Аю
Дмитрий:Куян
Реваль:Керпе
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)
Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...
Конспект йорт хайваннары
Йорт хайваннары...
"Йорт хайваннары"
Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары». Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында с...
презентация:"Йорт хайваннары һәм кошлары"
татарча табышмак җавап....
Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )
Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...
Йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр.
Тема: Йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр.Белем бирү эшчәнлеген интегральләштерү: танып белү, нәфасәти үсеш, сөйләм телен үстерү.Максат:1)балаларда хайваннарга карата мәхәббәт һәм кайгырту хисе тәрби...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Кыргый һәм йорт хайваннары» темасы буенча шөгыль конспекты
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә кызыксыну уяту.Бурычлар:белем бирү: Төрле уеннар аша кыргый һәм йорт хайваннары турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм системалаштыру.үстерү:...