Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Яшелчәләр җыябыз”
план-конспект занятия
Зурлар төркемендә
йомгаклау шөгыленең конспекты
“Яшелчәләр җыябыз”
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yashelchlr_zhyyabyz_-_konspekt_zurlar_torkemend_yomgaklau_shogyle.docx | 25.16 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль бюджет учреждениесе» “11 нче гомумиүстерешле балалар бакчасы”
Зурлар төркемендә
йомгаклау шөгыленең конспекты
“Яшелчәләр җыябыз”
Төзеде һәм үткәрде: татар теле тәрбияче
Курбанова Рузилә Хабутдиновна
Түбән Кама шәһәре, 2021 ел
Максат:информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Бурычлар:
1.Сүз байлыгы булдыру.
2.Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер,зиһен үстерү.
3.Татар теленә кызыксыну уяту.
Методик алымнар һәм чаралар:сөенеч мизгеле, дидактик уен, уен ситуациясе, сүзле уен, җырлы-биюле уен, эчтәлекле уен, мактау, бәяләү.
Җиһазлау:
Тәрбияче өчен: проектор, ноутбук, экран, аудиоязмалар.
Балалар өчен: куян уенчыгы, “Серле янчык”, яшелчә муляжлары, кәрзиннәр.
Алдан эшләнгән эш: конспект төзү, слайдлар ясау, кирәкле материаллар туплау, балалар белән өйрәнгән лексиканы, уен сүзләрен, җырлы-биюле уенны кабатлау.
Сүзлек өстендә эш: исәнмесез, куян, хәлләр ничек, хәерле иртә, бу нәрсә,нинди, ничә,нәрсә кирәк, рәхмәт, саубулыгыз.
Эшчәнлекнең төзелеше:оештыру өлеше, төп өлеш, йомгаклау өлеше.
I. Оештыру өлеше
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез!
Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?
Балалар: Әйбәт!
Тәрбияче: Хәерле иртә!
Балалар: Хәерле иртә!
Тәрбияче: Бүген безгә кунакка куян килде.
Балалар: Исәнме куян! Хәлләр ничек? Хәерле иртә!
Тәрбияче: Куян “Серле янчык” алып килгән. Әйдәгез, карыйк әле, анда нәрсәләр бар?
II. Төп өлеш
1.Дидактик уен “Серле янчык”
( Янчыкта кишер, суган, бәрәңге, кыяр, кәбестә муляжлары)
Балалар шул үрнәктә янчыктагы яшелчәләрне капшап карыйлар һәм исемнәрен әйтәләр.
2. Сүзле уен “Нәрсә, нинди, ничә?”
(экранда)
Тәрбияче: Бу нәрсә?
Бала: Кәбестә.
Тәрбияче: Кәбестә нинди?
Бала: Кәбестә зур (кечкенә, тәмле).
Тәрбияче: Ничә кәбестә?
Бала: Бер кәбестә (1дән 10га кадәр).
Уен шул рәвештә барлык яшелчәләрне кулланып дәвам итә.
3. Җырлы – биюле уен “Бар матур бакча”
1) Бар матур бакча,
Анда кишер үсә.
Менә шундый кишер зур,
Менә шундый кечкенә.
Кушымта: Кишер, кишер, кил әле, (1 бала “кишер” уртага чыга, бии)
Биеп, биеп кит әле.
Әллә-лә,әллә-лә,
Биеп, биеп кит әле.
(Шул рәвештә башка яшелчәләр турында да җырлыйлар)
4.Уен ситуациясе “Салат өчен нәрсә кирәк?”
Тәрбияче яшелчәләрне күрсәтеп сорый: Салат өчен нәрсә кирәк?
Балалар җавабы:
- Кишер кирәк.
- Суган кирәк.
- Помидор кирәк.
- Кыяр кирәк.
- Кәбестә кирәк.
- Бәрәңге кирәк.
5. Эчтәлекле уен “Яшелчәләр кибете”
( ике бала арасында диалог)
Зарина:Исәнмесез!
Полина: Исәнмесез!
Зарина: Хәлләр ничек?
Полина: Әйбәт. Хәерле иртә!
Зарина: Хәерле иртә!
Полина: Нәрсә кирәк?
Зарина: Кыяр кирәк.
Полина: Нинди кыяр?
Зарина: Кечкенә, чиста,тәмле кыяр.
Полина: Ничә кыяр?
Зарина: Дүрт кыяр.
Полина: Мә, дүрт кыяр.
Зарина: Рәхмәт, саубулыгыз.
Полина: Саубулыгыз.
III. Йомгаклау өлеше
Тәрбияче: Балалар, без бүгенге шөгыльдә нәрсәләр эшләдек?Биремнәр авыр булдымы?Бигрәк тә кайсы бирем сезгә авыр тоелды? Безгә кунакка нәрсә килде? Ул безгә нәрсәләр алып килде? (Балалар җавабы)
Тәрбияче: Балалар, рәхмәт сезгә. Булдырдыгыз.!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар ” проекты буенча йомгаклау шөгыленең конспекты.
Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты
Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты Максат: Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–10-га кадәр тәртип буенча санау hәм...
Зурлар төркемендә ПДД шөгыленә конспект
Конспект по ПДД в старшей группе...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Куяннан хат”
Мәктәпкә әзерлек төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Куяннан хат&rdquo...
Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыленең конспекты “Уенчыклар”
Уртанчылар төркемендәйомгаклау шөгыленең конспекты“Уенчыклар&rdquo...
зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленә конспект: “Квест. Куянга ярдәм итәбез” (белем бирү өлкәсе “Сөйләм телен үстерү”)
ТР ТКМР “83 – нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы” зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленә конспект:“Квест. Куянга ярдәм итәбез&rdq...
Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча “Кышкы урманга сәяхәт” исемле йомгаклау шөгыленең конспекты.
Тема: Кышкы урманга сәяхәт.Белем бирү өлкәсе: Сөйләм үстерү.Яшь үзенчәлекләре: 3-4 яшьМаксат: Балалар белән тоемлау хисе ярдәмендә күзаллауларын үстерү. Сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллана ...