Праздник ко Дню Республики Башкортостан. РЕСПУБЛИКА КӨНЕ (старшая и подготовительная группы)
методическая разработка
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
respublika_kone_2020.doc | 36.5 КБ |
Предварительный просмотр:
РЕСПУБЛИКА КӨНЕ
(старшая и подготовительная группы)
Күңелле көй яңгырый, балалар аяк очларында керәләр.
Алып баручы: Исәнмесез кадерле балалар, кунаклар! Без бүген сезнең белән үзебезнең республика Башкортостанны котларга дип җыелдык.
Балалар, әти-әниләрегезне яраткан кебек туган җиребезне дә яратагыз.
Башкортостан, без сине
Сөябез, яратабыз,
Син бит туган җиребез,
Әниебез, әтиебез!
Шигырьлар (подготов.группа):
1нче бала: Идель ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем – Башкортостан.
2нче бала: Син тәүге кат баскан җирем,
Кояшым, таңым минем.
Иң шат булып үскән җирем –
Ватаным, даным минем.
3нче бала: Яшәр өчен бетмәс көч алырга,
Олысына һәм дә кечегә.
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
4нче бала: Көмеш суларың, зәңгәр урманың,
Якын күңелгә, Башкортостаным!
Син тәүге ягым,
Син – минем таңым, Башкортостаным!
«Ватан» җыры башкарыла. (старшая гр.)
Алып баручы: Һәр илнең, һәр республиканың, һәр районның үз самволикасы, үз билгесе бар. Безнең республикабыз нәрсәгә бай, нәрсә белән горурланабыз, нинди истәлекле урыннар бар, шушы гербта, флагта күрсәтәбез.
Бу флаг. Флаг өч төсне берләштерә:
Зәңгәр төс – аяз күк йөзе, матурлык, изелек билгесе.
Ак төс – чисталык, татулык, тынычлык билгесе.
Яшел төс – тынычлыкны, шатлыкны, җирне аңлата.
Ә бу нәрсә? (гербка күрсәтә)
Балалар: Герб.
Алып баручы: Гербта кем?
Балалар: Салават Юлаев.
Алып баручы: Әйе, гербта Салават Юлаев төшерелгән. Ул безнең герой. Бу курай чәчкәсе (курай чәчкәгә - күрсәтә) – дуслык чәчкәсе.
Республикабызның флагы, гербы татулык, дуслык, батырлык билгесе.
Тагын да безнең «Башкортостанның гимны» бар. Аны конференцияларда, собранияларда, мероприятияларда, зур бәйрәмнәрдә тыңныйлар. Гимны, балалар, басып, тыныч итеп тыңларга кирәк.
Звучит «Гимн Башкортостана».
Шигырьлар (старшая группа):
1нче бала: Мин яратам сине, Башкортостан,
Ал таңнарын өчен яратам.
Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган,
Яңгырларың өчен яратам.
2нче бала: Нинди күркәм минем илем,
Кояштай балкып тора.
Урманнары җыр шикелле,
Моңланып шаулап тора!
3нче бала: Башкортостан – үз илебез,
Безнең газиз җиребез.
Шушы газиз җиребезнең,
Балалары инде без.
Алып баручы: Балалар, безнең республика күп милләтле. Анда күп милләтләр яши: башкортлар, марийлар, руслар, татарлар. Әйдәгез без төрле милләт уеннарын уйныйбыз.
Әйдәгез әле, башкорт уены уйнап алыйк.
«Тирмә» уены. (старшая гр.)
Алып баручы: Ә хәзер марий уены уйныйбыз.
Марийская игра «2 круга» (поготов.гр.)
Алып баручы: Балалар, әйдәгез урус уены уйнап алабыз.
Русская игра «Ворон» (старшая гр.)
Алып баручы: Ә хәзер татар халык уены.
«Түбәтәй» уены (поготов.гр.)
Звучит музыка, входит девочка – башкирочка. (Аиша)
Аиша: Исәнмесез, кадерле дуслар! Бүген мин сезне котлыйм «Республика» көне белән.
Алып баручы: Әллә син безгә бию биеп күрсәтер соң?
«Башкорт бию» бии
«Чәк-чәк» алып керә, бирә.
Алып баручы: Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Балаларыбыз бергә туган Башкортостаныбызга именлек, тынычлык, муллык теләп, җыр җырлыйк, балалар.
«Туган тел» җыры башкарыла. (поготов.гр.)
Звучит музыка, дети уходят из зала.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Спортивный праздник "Мама, папа, я - спортивная семья "для детей старшей и подготовительной группы
Спортивный праздник для детей старшего дошкольного возраста проводимый совместно с родителями....
Праздник, посвящённый всемирному дню здоровья. Для детей средней, старшей и подготовительной групп.
Праздник, посвящённый всемирному дню здоровья.Для детей средней, старшей и подготовительной групп....
Спортивный праздник с родителями Малые Зимние Олимпийские игры – 2014 (старшие и подготовительные группы)
Спортивный праздник с родителями Малые Зимние Олимпийские игры – 2014 (старшие и подготовительные группы)...
Сценарий праздника, посвященного 70-летию Дня Победы для детей старшей и подготовительной групп
Сценарий праздника, посвященного 70-летиюДня Победы для детей старшей и подготовительной групп.Цель: расширять знания о государственных праздниках и историческом наследии нашей страны; закреплять пред...
Разработка спортивного праздника к Дню Здоровья "Путешествие на поезде здоровья" ( старшая и подготовительная группы)
Формировать навыки здорового образа жизни;воспитывать бережное отношение к своему здоровью и здоровью окружающих, понимание необходимости выполнять санитарно-гигиенические правила; формировать устойчи...
Методическая разработка на тему: "Физкультурный праздник посвященного 23 февраля "Дню защитника отечества" для старших и подготовительных групп"
Краткое описание: методическая разработка будет полезна для применения в педагогической практике инструкторов по физкультуре, воспитателей дошкольных учереждений и педадгогам допольнительного образова...
Сценарий праздника ко дню независимости России 12 июня для старших и подготовительных групп
Патриотический праздник, яркий, интересный. Помогает прививать любовь к Родине, воспитывает чувство гордости за свою страну....