МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫНДА ТЕЛГӘ ӨЙРӘТҮДӘ МИЛЛИ ТӨБӘК КОМПОНЕНТЛАРЫН КУЛЛАНУ
проект (подготовительная группа)

МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ  ОЕШМАСЫНДА  ТЕЛГӘ ӨЙРӘТҮДӘ МИЛЛИ ТӨБӘК КОМПОНЕНТЛАРЫН КУЛЛАНУ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon proekt_eshe_.doc113.5 КБ

Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ

ПРОЕКТ ЭШЕ

МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ  ОЕШМАСЫНДА  ТЕЛГӘ ӨЙРӘТҮДӘ МИЛЛИ ТӨБӘК КОМПОНЕНТЛАРЫН КУЛЛАНУ 

 Башкарды:

Тәрбиячеләр  белемен камилләштерү   курсларында укучы

                                                               

Әтнә районы “Олы Әтнә балалар” бакчасы тәрбиячесе Мөхәмәдҗанова Л.Т.

                                                              Проект эше яклауга тәкъдим ителә:

тел һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы

доценты  Әшрәпова А.Х.

гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы

доценты  Э.Н. Денмөхәммәтова

Казан   2020

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ..................................................................................................................3

ӘТНӘ РАЙОНЫ “ОЛЫ ӘТНӘ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ  ОЕШМАСЫНДА  ТЕЛГӘ ӨЙРӘТҮНЕ ОЕШТЫРУ.................................................................................6

ЙОМГАК...........................................................................................................15

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ..................................................................................17

 

КЕРЕШ

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны шәхес итеп тәрбияләү өчен бүгенге көндә төрле методик юллар һәм кулланмалар барлыгын яхшы беләбез.

Бүген, полимәдәни җәмгыять шартларында глобальләшү һәм интеграция процессларына бәйле рәвештә, башкаларны аңларга һәм мәдәнияткә, шул исәптән телгә, бүгенге дөньяның күптөрлелегенә толерант мөнәсәбәткә аерым әһәмият бирелә.Икенче тел һәм анда чагылдырылган мәдәният белән иртә танышу баланың алга таба иминлегенә «инвестиция» буларак карала. Дөньяның күп кенә илләрендә билингваль һәм полилингваль балалар бакчалары саны арту нәкъ менә шуның белән аңлатыла.

Хәзерге тотрыксыз дөньяда билингваль белем бирүнең актуальлеге шуның белән раслана: мәктәпкәчә яшьтәге телләрне үзләштерү өлкәсендә белем бирү инновацияләрен үстерү максатына ирешү өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чит тел буенча дәресләр кертүгә һәм уку процессында (табигый булмаган) чит телләрне эшчеләр сыйфатында куллануга аерым игътибар бирергә кирәк.

Заманча күп милләтле балалар бакчалары берничә төргә бүленә:

Рус телен төрле дәрәҗәдә белгән балалар өчен рус теле туган тел булып саналмый. Нигездә, безнең республиканың авыл балалар бакчалары бу төргә карый.

Төрле милләт балалары йөри торган, туган телләрендә сөйләшүче күпмилләтле балалар бакчаларына. Мондый балалар бакчаларында рус теле милләтара аралашу теленә әверелә.

Әмма милли төркемнәр эчендә балалар үз телләрендә сөйләшә. Төрле туган телләр бу шартларда төрлечә үсә.

Континентның күп өлешен рус телле балалар тәшкил иткән күп милләтле балалар бакчасы. Милли элементларның зур булмаган өлеше рус теленең милләтара аралашу чарасы буларак ролен ассызыклый. Бу төргә республиканың күпчелек шәһәр балалар бакчалары керә.

Максат һәм бурычлар.

Максат- Әтнә районы “Олы Әтнә балалар бакчасы”нда тәрбияләнүче 5-6 яшьлек балаларда татар телен өйрәнүгә әзерлек формалаштыру.

Бурычлар.

1. Милли йолаларыбызны ярату, олылау хисе тәрбияләү;

2. Балаларның үз халкының традицияләре, йолалары турындагы белемнәрен камилләштерү;

3. Балаларда үз халкының мәдәнияте белән кызыксынуларын үстерү;

4. Сәхнәләштерелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп сөйләргә, үзенең хис тойгыларын, уйларын төрле төсмерләре белән белдерергә өйрәтү.

Тикшеренү объекты – мәктәпкәчә белем бирү йортларында тәрбияләнүчеләр (5-6 яшьлек балалар).

 Тикшеренү предметы – балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдә тел әзерләү методлары һәм алымнары.

Метод һәм алымнар. Проект эшендә теоретик (анализ, синтез, аналогия, гомумиләштерү, классификация) һәм гамәли (күзәтү, тасвирлау, чагыштыру, модельләштерү, эксперимент һ.б.) методлар кулланылды. Тәрбияләнүчеләр һәм педагог белән эшләүдә сүзле методлар (чыганак-телдән яки басма сүз), күрсәтмә методлар (белем чыганагы-күзәтелүче предметлар, күренешләр, күргәзмә әсбаплар), гамәли методлар (балалар белем ала һәм практик гамәлләрне үтәп) һ. б. кулланыла.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте

Хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның балалар бакчасында татар телен укыту методикасын камилләштерү юлында файдаланып  була. Хезмәт эш тәҗрибәсен яктырта һәм фикер алышу, алдагы эшчәнлекне камилләштерү өчен чыганак була ала.  

Хезмәтнең төзелеше.

Проект эше кереш өлештән тора, анда эшнең төп алымнары; Әтнә районы “Олы Әтнә балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тел белемен оештыруны характерлаучы төп өлеше күрсәтелә һәм проект эше буенча төп нәтиҗәләр чыгарыла.

ӘТНӘ РАЙОНЫ “ОЛЫ ӘТНӘ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МӘКТӘПКӘЧӘ  БЕЛЕМ  БИРҮ  ОЕШМАСЫНДА  ТЕЛГӘ ӨЙРӘТҮНЕ ОЕШТЫРУ

  1. Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмасы турында гомуми мәгълүмат

“Олы Әтнә балалар бакчасы” - Әтнә районы Олы Әтнә авылында Совет урамы 38 нче йортта урнашкан.

Балаларны тәрбияләү һәм укыту Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә башкарыла. Балаларга 24 педагог белем бирә.

Балалар бакчасында барлыгы 210 бала тәрбияләнә.

Шуларның 24 катнаш гаиләдә тәрбияләнә.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениенең вәкаләте: балаларны тәрбияләүдә, белем бирүдә, сәламәтләндерүдә гаиләләргә ярдәм күрсәтү.

 Балалар бакчасында Веракса, Комарова, Васильева редакциясендә чыккан “Туганнан алып мәктәпкәчә” программасы нигезендә эш алып барыла. Шөгыльләрдә баланың яшь үзенчәлегенә карап,

Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» укыту-методик комплекты кулланыла.

 Рус телен өйрәтү С.Гаффарованың “Изучаем русский язык» программасына нигезләнеп башкарыла.Тәрбия – белем бирү процессының нәтиҗәле һәм нәтиҗәле булуын тәэмин итү өчен балалар бакчасында предметлы-устерелешле мохит мөһим роль уйный. Предметлы-устерелешле мохиткә башлангыч таләп - аның характеры һәм тармаклануы. Балаларга төркем, балалар бакчасының барлык функциональ киңлекләре дә ачык. Төркемнәрнең киңлекләре тиешле үзәкләр (рольле уеннар өчен почмак, китап почмагы, өстәл – басма уеннары өчен зона, табигать почмагы, спорт почмагы, милли-мәдәни почмак һ.б.) белән тәрбияләнүчеләрнең яше буенча чикләнгән. Мондый киңлекне оештыру балаларга үзләре өчен дәресләр сайларга, аларны көн дәвамында чиратлаштырырга мөмкинлек бирә, ә педагогларга балаларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, белем бирү процессын нәтиҗәле оештырырга мөмкинлек бирә. Һәр төркемдә уен материаллары, дидактик, үсеш алган кулланмалар, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге өчен махсус җиһазлар бар.

1.2. Педагогның эш тәҗрибәсеннән

Зурлар төркемендә “Бәби карау йоласы”исемләнгән педагогик чара конспекты.

Максат:

-халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

-әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

-туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

Бурычлар:

  • балаларны бәби карарга килү йоласы белән якыннан таныштыру;
  • аларда милли йолаларыбызны ярату, олылау хисе тәрбияләү;  
  • балаларның үз халкының традицияләре, йолалары турындагы белемнәрен камилләштерү;
  • балаларда үз халкының мәдәнияте белән кызыксынуларын үстерү;
  • сәхнәләштерелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп сөйләргә, үзенең хис тойгыларын, уйларын төрле төсмерләре белән белдерергә өйрәтү.

 

Алдан эшләнгән эш: матур әдәбият әсәрләре уку, “Милли киемнәр”, “Татар халкының гореф гадәтләре” турында әңгәмәләр.

Көтелгән нәтиҗәләр: тәрбияче белән бала арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен уңай элемтә урнаштыру; проблемалы ситуациягә кызыксыну уяту; авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер булу формалаштыру.

Бизәлеш: Зал түрендә өйнең эчке күренеше. Татар халкының борынгы әйберләреннән сандык, анда өелгән мендәрләр, чигүле сөлге пәрдәләр белән  бизәлгән бишек асылган, бишектә – бәби.

Әкрен генә көй яңгырый.

Идәндә Нәфис, Әлфия  уйнап утыралар. Әби бәйләү бәйли.

Ак әби (тәрбияче).  Иии балакайлар, бик матур, бик тыныч, бик рәхәт вакытта яшибез. Дәү үскәч тә бертуганнар икәнлегегезне онытмыйча дус – тату, бәхетле булып яшәргә язсын иде инде сезгә.

    Уйнагыз, уйна, тик тавышланып сеңлегезне генә уятмагыз. Тиздән әниегез дә кайтып җитәр.

Ишек шакыйлар балалар килеп керә.

Балалар: Исәнмесез,  саумы сез!  

Ак әби (тәрбияче). Исәнмесез, балалар! Әйдәгез түрдән узыгыз.

Нәфис:

Менә килде кунаклар

Аларга сый әзерлә,

Тиешенчә кадерлә.

Юмартны утырт югары,

Саранны утырт сәкегә,

Юашны утырт яныңа,

Гаделне утырт алга,

Яманны утырт сулга,

Яхшыны утырт уңга.

Зифа. Ак әби,  без бәби күрергә килдек.

Ак әби (тәрбияче). Әйдәгез, әйдәгез, балалар, бәби карау – изге эш. Иң беренче бәби караганчы, ул йоклаган арада минем сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйсым килә. Балалар мин сезгә хәзер табышмак әйтәм җавабын белерсез микән:  

Кешегә дә ябышкан,

Әйбергә дә ябышкан,

Хайванга да ябышкан,

Сикерсәң дә, төшеп калмый

Әйтегез бер тавыштан. ( Исем ).

Ак әби (тәрбияче).  Дөрес балакайларым безнең һәрберебезнең үз исеме бар. Аларны безгә әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бирә. Татар халкы элек-электән үк балага матур, тирән мәгънәгә ия булган исемнәр кушарга тырышкан, чөнки исем кешенең алдагы тормышына тәэсир итә, аның асыл затына әверелә. Шуның өчен дә исемнәрне бозып әйтергә ярамый. Бозылган исемнең мәгнәсе югала. Менә балалар татар халкында мондый мәкаль бар “яхшы исем байлыктан да әйбәтрәк” бу мәкальдә дөреслек ята. Татар исемнәренең күбесе ил-, ай-, гөл-, нур- кушымчалары ялгап ясала. Безнең балалар арасында андый исемнәр күп.

      Балам менә синең исемең ничек соң?

Гадел - дөрес хөкем итүче, гадел, тугры.

Ак әби (тәрбияче): Бигрәк матур исемең улым. Ә синең исемең ничек улым?

Раяз. Минем исемем Раяз. Ләкин мәгънәсен белмим бит.

Ак әби (тәрбияче). Әти-әниеңнән сорый күр улым.

 Нәфис - нәфис, чибәр, күркәм

Раяз: Ак әби,  ә бәбиегезнең исеме ничек соң?

Ак әби (тәрбияче): Ә менә исемне бергәләп уйларбыз инде. Ягез әле,исемнәр уйлашыгыз. Әллә иң элек  бармак уены уйныкмы?

Балалар түгәрәкләп басалар.

Раяз:  Бармак уены чыккан диләр.

           Оталсам ярар иде.

           Иң  матур затлы исемне

           Мин таба алсам иде.

Уртага бер баланы чыгара, бала уйланып тора да:

Галия: Айрат! Шат күңелле,ачык дигән сүз!

Нәфис: Кит әле, безнең бәби бит кыз!

Раяз тагын саный: Бармак уены чыккан диләр,

                                 Оталсам ярар иде.

                                 Иң матур,затлы исемне

                                 Мин таба алсам иде.

Гадел:   Мин таптым, мин таптым.  Айсылу булсын!

Зифа:         Булсын, булсын, бик күркәм,

                      Туры килсен үзенә.

                      Бай күңелле кызчык булсын,

                      Үссен безнең кечкенә!

Ак әби (тәрбияче): Аллага шөкер, исем дә уйлап таптык бит. Әнә әнә кечкенәбез дә уянып килә.

Гадел:  Ак әби, безгә бәби күрсәтәсеңме?

Ак әби (тәрбияче). Күрсәтәм, балалар. Иң элек, бәбигә корым сөртеп куйыйм әле, ят күзләрдән, авырулардан  сакла!  

Үстереп алыйм.

Сузылсын, су буе булсын,

Киерелсен, киртә буе булсын,

Тәүфикълы, бәхетле булсын.

Зууууур   үсссссс

      Безнең халкыбызда Яңа туган сабыйга беренче тапкыр караганда, теләкләр теләп, аның бишек киезе астына тиенле акча яки исле сабын куеп китә торган йола бар. Беренче теләк кабул була, ди. Әйдәгез, без дә бу гадәтне искә алыйк.

       Килегез бишек янына берәмләп. Балалар, баланы башы аша карарга ярамый. Менә бу яктан килегез.

Раяз: Озын гомерле,  Сау – сәләмәт булсын! (карый, бүләген бирә – шалтыравык)

Гадел: Әти – әниле, Бәхетле булсын! (карый, бүләген бирә – оекбаш)

Зифа: Тәүфиклы, Уңган бала булсын!  Әнием күчтәнәчкә дип әлбә җибәрде (карый, бүләген бирә – әлбә).

Галия: Игелекле, изгелекле бала булсын!  Ә минем дәү әнием паштет пешереп бирде.(карый, бүләген бирә – паштет)

Ак әби (тәрбияче). Һай, балалар, рәхмәт сезгә, бигрәк матур теләкләр теләдегез, күп бүләкләр алып килгәнсез. Теләкләрегез фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килсен!

Насыйп булсын сезгә хәләл ризык,                                

Харам ризык сезгә ят булсын.                                

Кеше бәхетеннән көнләшмәгез,                                

Күңелегез сөттәй ак булсын!                            

Балалар:  Рәхмәт, рәхмәт сезгә!

Ак әби (Тәрбияче): Улларым, кызларым, әниләрегез, әбиләрегез сезнең сеңлегезне яки энегезне караганда әйтелә торган әйтемнәр, шигырьләр беләсезме?

(Сөйли торган бала бишек янына килеп басып торып сөйли).

Гадел: Минем әбием энемне уятканда менә мондый сүзләр әйтә:

Алтын, алтын, алтыным,

Минем йөрәк  ялкыным,

Уян, бәбием, күз нурым,

Кояш булып балкырмын.

Зифа: Ә мин “үс-үс” иттерү сүзләрен беләм. Аны миңа әнием өйрәтте.

Ак әби (тәрбияче): Яле, яле, балам, сөйләп кара.

Зифа: Үс, үс, улым, үс әйдә,

Дөнья бик киң, сыярсың.

Аягың җиргә терәрсең.

Башың күккә сузарсың.

Бу җирләргә сыймасаң,

Галәмнәргә чыгарсың.

Күчтәнәчләр алып кайтып

Әнкәеңне сыйларсың.

Зу – у – у – у – р    ү – с – с – с.

Ак әби (тәрбияче): Әниең бик матур эчтәлекле әйтем өйрәткән.

Бала елый башлаган тавыш чыгара.

Ак әби (тәрбияче): И карасанә, әллә күз тиде инде.

Әлфия: Юк, Ак әби, аның йоклыйсы киләдер, шуңа әзрәк борчыла бугай.

Ак әби (тәрбияче): Алайса, бишек җырлары җырлап юатыйк, тынычландырыйк, йоклатыйк. Шушы бишек җыры белән элек-электән үк безне дә әниләребез тәрбияләгән, туган телебезгә мәхәббәт уяткан, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәткән. Бишек җырлары баланы тынычландыра, тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә.

     Татар халкында борынгыдан килгән тал бишек. Элек-электән аны әтиләр үз куллары белән үреп, үзләренең йөрәк җылыларын биреп ясаганнар. Ә матур чыбылдыкларны әниләр, әбиләр теккән. Ул чыбылдык сабыйны явыз көчләрдән, яман күзләрдән,салкыннардан саклаган.

Әлфия бишекне тирбәтеп утыра.

Балалар бишек җыры җырлый.

Бишек җыры

Габдулла Тукай сүз. Татар халык көе.

Әлли-бәлли итәр бу, 
Мәдрәсәгә китәр бу; 
Тыршып сабак укыгач, 
Галим булып җитәр бу.

Йокла, кызым, йом күзен, 
Йом, йом күзең, йолдызым; 
Кичтән йокың кала да, 
Елап үтә көндезең.

Бала йоклап китә.

Ак әби (тәрбияче): 

Коймак пеште,

Табадан төште,

Кунакларга сый хөрмәт

Якты чырай, такта чәй.

Балакайларым, сез татар халкының милли гореф гадәте, матур йоласын искә төшереп безгә кунакка бәби карарга килгәнсез. Татар халкының матур бер әйтеме бар: “Кунак ашы кара каршы”. Мин дә сезгә татар халкының милли ризыкларын әзерләдем. Әйдә рәхим итеп авыз итегез әле.

ЙОМГАК

Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мәктәпкәчә учреждениедә татар телен өйрәнү тел өйрәнү предметы буларак кына түгел, ә даими рәвештә, балаларның көндәлек тормышларында һәм эшчәнлекләрендә актив кулланылганда уңышлы тормышка ашырылырга мөмкин.

Шуңа күрә барлык режим моментларында да тәрбияченең рус һәм татарча сөйләме яңгырый. Татар, рус һәм башка халыкларның төрле бәйрәмнәрен оештыру һәм үткәрү халык мәдәнияте белән генә түгел, ә тел мәдәнияте белән дә кызыксынуны арттыра. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү буенча инновацион программаларны һәм технологияләрне тормышка ашыруга нәкъ менә шундый комплекслы якын килү яхшы нәтиҗәләр бирергә мөмкин.

Перспективалары:

  1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты, нәтиҗәдә, балаларны 4 яшьтән алып уку шарты белән рус, татар телләрендә иркен аралашырга өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.
  2. Киләчәктә эшне татар һәм рус телендә системага салырга мөмкинлек бирәчәк.
  3. Ата-аналарны балалар бакчаларында да, өйдә дә ике дәүләт телен өйрәнүдә кызыксындыру.
  4. Ата-аналарны татар телендәге мультфильмнар картотекасы белән таныштыру, әлеге мультфильмнарны ата-аналар тарафыннан куллану юлларын эшләү.
  5. Укыту-методик комплектларын гамәлгә ашыруны, мультимедиа техникасын киң куллануны, өйрәнү нәтиҗәләрен системалы контрольдә тотуны тәэмин итү.
  6. Педагогларның мастер-классларда, һөнәри иҗади, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә икетеллелекне үстерү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли-әхлакый тәрбия бирү буенча грант конкурсларында катнашуы.

Куркынычлык ихтималы:

  1. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең финанс чаралары дефициты нәтиҗәсендә мәгарифнең матди-техник базасын яңарту темплары да җитәрлек түгел.
  2. Персоналның мотивацияләнмәве, педагогик кадрларның инновацияләр кертүгә каршы торуы.
  3. Балаларның үсешен үстерү өчен билингваль тәрбия һәм белем бирүнең әһәмиятен кулланучылар (ата-аналар )бәяләп бетермәү.
  4. Эш дәфтәрләре алу мөмкинлеге булмау һәм эшнең нәтиҗәлелеген киметү.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Норматив документлар

  1. Конституция Российской Федерации: «Республики вправе устанавливать свои государственные языки…» (статья 68)
  2. Конституция Республики Татарстан: «Государственными языками в Республике Татарстан являются равноправные татарский и русский языки» (статья 8)
  3. Закон Российской Федерации «Об образовании в Российской Федерации»: Статья 14. Язык образования.
  4. Закон Республики Татарстан «Об образовании»: Статья 8. Язык образования.
  5. Закон Российской Федерации от 25.10.1991 г. N 1807-1 "О языках народов Российской Федерации".
  6. Законом Республики Татарстан от 8.07.1992 г. N 1560-XII "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан".
  7. Стратегия развития образования Республики Татарстан на 2017 – 2021 годы и на период до 2030 года
  8. Постановления, распоряжения, приказы, письма и иные распорядительные акты РФ и РТ.

Фәнни-методик әдәбият

  1. Иванова Н. В. Профессиональная подготовка студентов к формированию билингвальной компетентности у дошкольников в поликультурной среде // Международный журнал прикладных и фундаментальных исследований. - 2013. - № 6. - С. 105-106.
  2. Иванова Н. В. Развитие у чувашских детей дошкольного возраста навыков русской устной речи в условиях билингвизма: учебное пособие. - Чебоксары, 2009.
  3. Краснов Н. Двуязычная школа И. Я. Яковлева и ее типы // Народная школа. - 1986. - № 4. - С. 15-23.
  4. Никитенко З.Н. Цели и результаты овладения иностранным языком в контексте требований Стандарта / З.Н.Никитенко // Дошкольное воспитание.- 2017. - № 5. - С.26-30.
  5. Николаева, А-М. Ю. Влияние обучения лексике второго языка методом погружения в языковую среду на когнитивное развитие ребенка при освоении билингвальной образовательной программы / А-М. Ю. Николаева // Международный исследовательский журнал. - 2016. - № 12 (54). - С. 6770.
  6. Николаева, А-М. Ю. Возможности сочетания русской и британской программ в ДОУ как условие формирования качественного билингвизма / А-М. Ю. Николаева // Czlowiek. Swiadomosc. Komunikacja. Internet. -В 2 т. -Варшава, 2017. -Т.1. -С. 271.
  7. Протасова Е. Двуязычные дошкольные учреждения: организация работы // Дошкольное воспитание. - 2003. - № 3. - С. 17-21.
  8. Сулейманов И. Подготовка дошкольников к жизни в поликультурном обществе // Дошкольное воспитание. - 2009. - № 8. - С. 92-96
  9. «Туган телдә сөйләшәбез: 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча  методик  ярдәмлек»  /  Төз.:  З.М.Зарипова,  Л.Н.Вәҗиева, 2012.
  10. К.В. Закирова“Күңел ачыйк бергәләп: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек”./ Казан: Мәгариф, 2003.
  11. К.В. Закирова “Уйный-уйный үсәбез: балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма”./ Казан: Татар.кит.нәшр., 2010.

Электрон ресурслар:

  1. Иванова Н.В. БИЛИНГВАЛЬНОЕ ОБРАЗОВАНИЕ ДОШКОЛЬНИКОВ // Современные проблемы науки и образования. – 2013. – №4.;
    URL: http://science-education.ru/ru/article/view?id=9987 (мөрәҗәгать итү датасы: 14.04.2020).
  2. https://nsportal.ru/detskiy-sad/materialy-dlya-roditeley/2013/01/27/milli-komponent (мөрәҗәгать итү датасы:17.04.2020)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану.

использование татарского народного фольклора в формировании звуковой культуры речи детей младшего возраста...

“Сөйләм үстерү тирәлегендә милли региональ компонентлар куллану буенча тәрбияче эшчәнлеге.”

Сөйләм    үстерү  тирәлегендә  милли  региональ   компонентлар куллану  буенча  тәрбияче  эшчәнлеге....

УМК белем бирү – тәрбия процессында нәтиҗәле куллану

Тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә. Ә телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, бала үз фикерен т...

Сөйләм телен үстерүдә, милли төбәк компонетларын куллану

Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең  туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау...