Описание Лэпбука "балаларны юлда хәфевсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү."-
учебно-методический материал (старшая группа)

Галиуллина Суюмбика Шаукатовна

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана.Балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту   кагыйдәләренә өйрәтү буенча бакчабызда укыту планнары һәм программага нигезләнеп балаларның психологик һәм яшь үзенчәлекләре истә тотып перспектив план төзелде. Балаларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру максатыннан исә зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен махсус “Балаларны юлларда хәфевсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү” буенча лэпбук  булдырылды.Лэпбук , балага үстерешле  белем бирү  чарасы булып тора һәм ул баланың коллектив белән бергә эшләргә, аралашырга,проект эшчәнлекләре оештырырга, яңа уен технологияләре куллану балада мөһим сыйфатларны формалаштыру мөмкинлеге бирә 

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

ӘЛМӘНДӘР “ БӘЛЛҮКИ”  БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”

    2019 ел-май.

Кереш өлеше:

     

       Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын"өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар  бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы ул.      

       Мин  бакчабызда "Балаларның юл-транспорт һәлакәтен киметү өстендә эшләү проект   буенча эшлим. Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү өчен  иң элек мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән ”Балалар бакчасында тәрбияләү һәм укыту программасы "на, шулай ук “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү ", методик  эсбапларын киң кулланам.

        Проблеманың актуальлелеге: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юл йөру кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру,үстерү. Бу бүгенге тормыш таләбе. Һәр көн диярлек бигрәк тә юлда баланы яңадан яңа куркынычлар көтә. Бу бары тик юл йөрүнең иң гади кагыйдәләрен дә белмәү аркасында килеп чыга. Халәкәтләрдә балалар имгәнүенә битараф калмыйк!

  Эшнең этаплары:

  Бу берничә принципка таянып эш ителә:

– Иң мөһиме, кагыйдәләрне ныклы гадәткә әверелдерү.

– Балаларны юлда үз-үзләрен дөрес тота белү кагыйдәләренә өйрәтү.

– Барлык эшләрне дә гаилә белән тыгыз бәйләнештә алып бару.

            Балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтү буенча  үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым:

   - Балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

        - Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү.

        - Юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру.

      - Балаларны юлда үзләрен хәфевсез тоту кагыйдәләренә өйрәтүне уен формасында  алып бару һәм киңәйтү.

 Бурычлар:

Белем бирү бурычы: балаларны урам,юл,тротуар, транспорт чараларын аера белергә,аларның өлешләре турында кузаллаулар булдыру;

 Үстерү бурычлары: күреп кабул итүне,хәтерне , бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңа сүзләр, терминнар белән баету.

 Тәрбияләү бурычлары:  Юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак балаларның тирә-юнь турында гомүми мәгълүматлыгын булдыру.Урам һәм юлда үзенне эдәпле тоту кагыйдәләрен үтүгә ихтыяҗ булдыру,фикер алышканда мөстәкыйллек,  әйләнә-тирә мохиткә кызыксыну тәрбияләү.

           Балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту   кагыйдәләренә өйрәтү буенча бакчабызда укыту планнары һәм программага нигезләнеп балаларның психологик һәм яшь үзенчәлекләре истә тотып перспектив план төзелде. Балаларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру максатыннан исә зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен махсус “Балаларны юлларда хәфевсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү” буенча лэпбук  булдырылды.

  •  Лэпбукны һәр тәрбияче, ата-аналар, балалар бакчаларында, өйләрдә куллана  ала. Шулай ук   зур һәм мәктәпкәчә  әзерлек төркем балалары белән бергә материаллар тупларга,  бергә анализлар ясарга  һәм  мөстәкыйль  уен вакытларында куллана ала.
  • Лэпбук , балага үстерешле  белем бирү  чарасы булып тора һәм ул баланың коллектив белән бергә эшләргә, аралашырга,проект эшчәнлекләре оештырырга, яңа уен технологияләре куллану балада мөһим сыйфатларны формалаштыру мөмкинлеге бирә.
  • Балаларның игтьбарын җәлеп итү өчен ясалган бу лэпбуктагы материалларны яңартып тору да ,кызыклы сюҗетлар, фактлар кертү эшчәнлекне  җанландыра , уңай эмоция тудыра , ә бу исә үз  чиратында  яңа белемнәрне үзләштерергә һәм истә калдырырга ярдәм итә.

Лэпбук китап – гармошка формасында  ясалган һәм аңа юл кагыйдәләренә кагылышлы материалларны туплау өчен
11 кесә- конвертлар,өстәл уенны өчен махсус урам чаты макеты,
конвертларга дидактик уеннар,транспорт чаралары, юл билгеләре  куелды. Балалар исә уеннар өчен рәсемнәрне эзләштеләр,  кисештеләр, уенчыкларны  барлауда ярдәм иттеләр.

           Мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләрендә белем бирүнең төп формасы булып - балалар белән бергә  уен формасындагы эшчәнлек  тора . Белемнең төпле, нигезле булуы уеннарны,эшчәнлекне  ничек уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый.  Моның өчен  һәрвакытта җентекләп әзерләнеп, эшчәнлек вакытында күрсәтмә материалдан киң файдаланыла. Дәресләргә әкият геройлары, балаларның яраткан  уенчыклары  килүе  дә балаларның  игътибарын  тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә.  

     Бакчабызда тәрбия- белем бирү эшен камилләштерү, аның эчтәлеген яңарту баланы шәхес буларак үстерү юнәлешендә әти-әниләр  белән кулга- кул-тотынып эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын һәрчак  истә тоту кирәк. Шуңа күрә дә әти-әниләр белән эшне   алдан планлаштырып алып барыла. Бакчабызда уза торган чаралар  әти-әниләр  ярдәменнән башка узмый.. План нигезендә төрле әнгәмәләр , консултацияләр уздырыла.

          Авылда тротуар, светофорлар булмасада  балаларыбыз бу турыда белмиләр дигән сүз түгел әле. Ул яктан нәниләребез бик бәхетле дип саный мин, чөнки бакчабызда махсус җиһазландырылган уен бүлмәләребез бар. “Юлда булсаң уяу бул “ –дигән темага биредә дерес эшкәртмәләре, күрсәтмә материалларыбыз тупланган.Бүлмәне макетлар,махсус палас, тамгалар, уенчык машиналарыбыз тулыландырып тора.

       

Лэпбукың өлешләре:

1бит:

  1. Юл хәрәкәте билгеләре
  2. Дидактик уен”Юл билгеләрен җый”
  3. Остәл уеннары өчен юл билгеләре

2 бит:

  1. Транспортлар
  2.  Дидактик уен “ Кисәкләрдән җый”
  3. Табышмак әйтәм-җавабан тап”

3 бит:

  1. Мәкаль-әйтемнәр, шигырләр.
  2. Үстерешле уеннар.

4 бит:

  1. Буягыч рәсемнәр. Картиналар
  2. Светофор киңәшләре.
  3.  Өстәл уеннары өчен  транспорлар.

5-6 битләр:

  1. Өстәл уеннары өчен  махсус шәһәр урамы макеты.

  1. Юл хәрәкәте билгеләре

 Бу кесә лэпбукның беренче битнең өске өлешендә урнашкан . Анда юл билгеләре һәм аларга кагылышлы шигъри  юллар  язылган  рәсемнәр куелган.

               Максат:балаларның юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту,аларны бер- берләреннән аерырга өйрәтү; игьтибарлылыкны, тирәлектә ориентлашу күнекмәләрен үстерү.

  1. Дидактик уен “юл билгеләрен җый”

 Бу кесә лэпбукның беренче битендә, сул өлешенең  уртасында урнашкан. Бу кесәдәге юл билгеләре өлешчә алыштырыла.Бер – ике атнада курсәтмә бирүче билге торса, өч- дүртенче атналарда  кисәтүче билгеләр куела.

               Максат:

               Иң гади юл- транспорт ситуацияләре һәм аларга туры килгән җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыру, билгеләрнең төсләре һәм формалары буенча аерырга өйрәтү.ныгыту.

  1. Остәл уеннары өчен юл билгеләре.

Бу кесә беренче битнең аскы өлешенә урнашкан. Анда өстәл уеннары өчен юл билгеләре салынган.

                Максат: уен барышында билгеләрне дөрес итеп әйтә белергә, бу билгеләрне тиешле урыннарга  дөрес итеп урнаштырырга өйрәтү.

  1. Транспортлар

               Бу кесә исә лэпбукның икенче битендә. өскә  беркетелгән. Аның эченә төрле транспорт чаралары рәсемнәре куелган. Транспортларны төрле дидактик уеннар, сюҗетлы ,өстәл уеннары вакытында кулланырга була.

               Максат: балаларның транспорт төрләрен классификацияләү турындагы белемнәрен ныгыту .Уен вариантлары төрле:

               Өстәл уены” Транспортлы лото”

               Бирем: транспорт чаралары сүрәтләнгән карточкаларны категорияләр буенча  таратырга:һава, су транспортлары, коры җир транспортлары( фикерне нигезләргә)

-Һәр төркемне тиешле транспор чарасы төре буенча төркемчәләргә бүләргә(мәсәлән . җир өсте транспорты:автомобиль,тимер юл, җигүле, электротранспорт) . Фикерләрне нигезләргә.

- Карточкаларны яңадан  бутарга һәм йөк һәм пассаҗир транспортларына бүләргә( фикерне  аңлатырга)

Рәсемнәр арасында махсус транспортларны табарга һәм аларның вазифалары турында сөйләргә.

               Сүзле уен :Сүзләр чылбыры”

                Бирем: Тәрбияче транспорт чараларынның берничәсен саный, балалар транспорт төренә караган артык сүзне белергә һәм әйтергә, үзләренең җавапларын аңлатып бирергә тиеш. Ни өчен ул артык ?

  1. Дидактик уен “ Кисәкләрдән җый”

Бу кесә  лэпбукның икенче битендә урнашка. Монда төрле транспорт чараларының рәсемнәре һәм алар2-4 кисәкләргә бүленгән.

Һәр транспорт төре аерым  конверка салынган ,балалар шул кисәкләрдән бер бөтен транспорт- рәсемне җыялар.

                Максат: Транспортларны аера белергә,нинди хезмәт өчен кулланып булуын аңлатып бирә белергә,игҗтибар һәм хәтер күләмен арттыру.

  1.  “Табышмак әйтәм –җавабын тап”

Бу кесә икенче битнең аскы өлешендә беркетелгән. Монда төрле тарнспорт чараларына,юл билгеләренә кагылышлы табышмаклар урын алган.

                Максат: балаларда уй-фикерләү сәләтләрен үстерү,шәхси һәм җәмәгать транспортларында үз-үзләрен тоту культурасы  күнекмәләрен формалаштыру,тәрбияче сөйләме буенча төрле табышмакларга  кагылышлы рәсемнәрен табарга өйрәтү.

  1. Мәкаль-әйтемнәр, шигырләр.

Бу кесә өченче биттә урнашкан. Монда юл  хәрәкәте  белән бәйле мәкаль-әйтемнәр,шигырьләр куелган.

               Максат: балаларда мәкаль-әйтемнәр, шигырләрләрнең эчтәлеге буенча  аңларга булыш, сәнгатле итпе сөйләргә өйрәтү, тулы җавап кайтару күнекмәләрен булдыру.Күзәтүчәнлекне, хәтер, конкрет-образлы фикерләүсәләтләрен үстерү. Һөнәрләргә карата кызыксыну уяту.

  1. Үстерешле уеннар.

 Бу кесә өченче биттә урнашкан. Бу кесәгә “Транспортларны аер”, “ Кем юл кагыйдәсен белә” – исемле үстерешле уеннар урын алган.  Уеннарны балалар үзләштереп бетергәч башка уеннар да урнаштырырга була. Балалар уенда кумәк уйнарга  өйрәнәләр.

                Максат:балаларда эхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү;, урамда,юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер- берсенә юл куя белергә,сабырлык кебек күркәм сыфатлар тәрбияләү. Күмәкләп дус- тату уйнарга өйрәтү.

  1. Буягыч рәсемнәр. Картиналар

Бу кесә лэпбукның дүртенче битендә урнашкан. Кесәгә төрле ситуациягә кагылышлы , юл хәрәкәте., шәһәр урамнары. төрле транспорт чаралары  тасвирланган рәсемнәр,чиста альбом битләре  урын алган.

               Максат. Балаларда иҗади сәнгатькә кызыксыну уяту,  хыял- -күзаллауларын үстерү.

                10. Светофор киңәшләре:

 Светофор  лэпбукның өченче битнең кушымтасына урнаштырылган һәм аның сигналлары төсләре нәрсә аңлатуын,  балаларга узләрен юлларда  ничек тотырга кирәклеге турында киңәшләр- картиналар  лэпбукның 4  битнең уртасынагы кесәгә  куелган.

               Максат:  балаларга юл хәрәкәтендә светофор сигналлары нәрсә аңлатуын һәм төсләрнең ничек урнашуларын төшендерү,юл чатларында һәм юлның кисешкән урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Уен вариантлары төрле:

               Дидактик уен “ якын дустым -Светофор”

             Бурычлар: светофор, урам турында белемнәрен тирәнәйтү,игьтибарлылык, җитезлек, сигнал буенча эш итү күнекмәсен үстерү; юл йөрү кагыйдәләрен турында белергә теләкне һәм аларны үтәү ихтыяҗын тәрбияләү: матур сөйләм күнекмәсен , гомумиләштерүче, чагыштыру сәләтләрен үстерү.  

11.Өстәл уеннары өчен  транспорлар.

Бу кесә лэпбукның дүртенче битенә урнашкан. Кесәгә өстәл уеннары  өчен  төрле транспорт чаралары салынган.

                    Максат: Игьтибарлылык . күрсәтмә –гамәлле фикерләүне,

транспортларның төрләрен классификацияләү күнекмәләрен үстерү.

     12.Өстәл уеннары өчен  махсус шәһәр урамы макеты.

Шәһәр урамы  макеты лэпбукның  өченче биткә кушымта итеп беркетелгән. Бу өстәлдә  балалар белән берлектә өйрәнгән темаларны ныгытырга һәм яна терминнарны өйрәнергә  бик уңай. Уен вариантлары төрле булырга мөмкин.

 Мәсәлән :Юл кагыйдәләрен беләсенме!    “Юл чатының хуҗасы”, “Без- Җәяүлеләр.”

             Максат.  Балаларның коллектив белән уйнау күнекмәләрен булдыру,юлларда  үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен төрле транспорт чаралары турында белемнәрен ачыкларга һәм ныгытырга.

 Йомгаклау:

         Әйтергә кирәк “Бәллүки”  дә “Яшел ут” һәрвакыт янып тора. Бер көнне балалар полиция һөнәре турында өйрәнсәләр ,икенче көнне диофильмнар карыйбыз,аннан соң рәсем ясыйбыз, конструкцияләү дәресендә шөгылләнәбез. Шул дәресләребезнең кайберсенә  әти-әниләребезне,   ЮХИДИ инспекторы --- Рамил  Гарифуллинны да  чакырабыз.  

            Бакча коллективы һәм әти-әниләр бергә җиң сызганып эшләгән дәвердә генә зур уңышларга ирешеп булачак.  Шул чакта безнең балаларыбыз  да сау-сәләмәт , әти-әниләр шат, тыныч тормышта яшәрбез

Лэпбук куллануның нәтиҗәсе.

          Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү тиз генә формалаштыру мөмкин түгел. Бу катлаулы һәм түземлелек сорый торган эш . Эмма белем бирү өлкәсендә комьютер һәм яңа  технологияләр куллану да ,  кулдан ясалган  лэпбуклар  һәм аларны дәресләрдә  куллану,  куелган бурычларыбызны уңышлы үтәргә ярдәм итә . Балаларның игтьбарын җәлеп итү өчен ясалган лэпбуктагы материалларны яңартып торуда ,кызыклы сюҗетлар, фактлар кертү эшчәнлекне  җанландырды , уңай эмоция тудырды , ә бу исә үз чиратында яңа белемне үзләштерергә һәм истә калдырырга  ярдәм итте.                          

          Шунысы куаныч, бакчага йөрүче балаларыбыз белән бәхетсезлек очраклары булганы юк.  Лэпбукны куллану да, балаларда барлык төр эшчәнлекләргә карата кызыксынулары  артты,юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренен төрлелеген белделәр, юл тамгаларын аера һәм  төрле һөнәр ияләре, полиция  хезмәткәре,юл хәрәкәтен җайга салучы белән таныштылар, транспорт төрләрен ,аларның  һәрберсе кеше тормышы өчен файдасы, куркыныч булуына төшенделәр.Балалар теләп юл хәрәкәте турында шигырләр,экиятләр сөйлиләр,кызыклы уеннар уйлап чыгаралар. Мин  балаларга һәрвакыт саулык, иминлек, юлларда хәфевсез йөрүләрен телим.

           

                             

Файдаланылган әдәбият:

1. Виноградова Н.А., Панкова Е.П. Образовательные проекты в детском саду. Пособие для воспитателей. М.: Айрис-пресс, 2008. – 208 с.

2. Веракса Н.Е., Веракса А.Н. Проектная деятельность дошкольников. Пособие для педагогов дошкольных учреждений. – М.: Мозаика-синтез, 2008. – 112 с.

3. Гөлбакча: Балалар бакчаларында эшләуче тәрбиячеләр өчен кулланма. Казан: тат.кит.нәшр., 1990.

4. Туган телдә сөйләшәбез: методик кулланма. -Казан: “Фолиант”,2012.

5. С.Волков. Про правила дорожного движения. “Омега”, 2003.

6. Основные вопросы организации ЮИДовского движения.- Казань, 2011.

7.Цикл занятий для детей дошкольного возраста по обучению правилам безопасного поведения на дорогах. -Казань, 2009.

8. Обучение детей дошкольного возраста по обучению правилам безопасного поведения на дорогах. -Казань, 2008.

9. К.В. Закирова. Балачак аланы.-Казан РИЦ нәшрияты, 2011.

.

 

                                                     

  Кушымта:№1

  Якын дустым  светофор.

  Максат: балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү. Игътибарлылык тәрбияләү. Җәяүленең урамда үзен ничек тотарга кирәклеген аңлату, юл хәрәкәтендә светофор сигналлары нәрсә аңлатуын һәм төсләрнең ничек урнашуларын төшендерү,юл чатларында һәм юлның кисешкән урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Җиһаз: уенчык светофор, урам макеты, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, светофор силуэты, төсле карандашлар. кәгазь.

  Уен барышы:

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшәбез. ( тәрбияче кулына уенчык песи   ала.) Уен ситуаициясе булдыру.

Песи керә: Мин мәче. Юл йөрү кагыйдәләре белгече.

Тәрбияче:Шундый белгеч булгач, әйдә безнең балаларга да өйрәт. Я, әйтеп кара, автомобиль юлыннан ничек чыгасың?

Песи: Нәрсәсе бар аның, көпчәкләр арасыннан йөгерәсең дә чыгасың.

Балалар:Көпчәкләр арасыннан йөгерсәң, көпчәкләр астында калуың бар. Юлны чыгар өчен якында гына машиналар юкмы икәнен карарга кирәк.

Тәрбияче: Балалар, сез әле кечкенә. Сез юлны өлкәннәр белән генә чыгарга тиеш. Мәче, әйт әле, машина юлында уйнарга ярыймы?

Песи: Ярый, кайда уйнасаң да ярый. Шулай бит балалар?

Балалар: Юк, мәче, син ялгышасың. Автомобиль юлында уйнарга ярамый.

Песи: Алайса кайда уйнарга соң?

Балалар: Ишек алдында.

Тәрбияче: Мәче, син светофорның нәрсә икәнен беләсеңме?

Песи: Беләм, ул өч күзле бер нәрсә инде шунда. Әле бер күзен, әле икенчесен, әле өченче күзен ача .

Балалар:Светофор- ул җәяүлеләрнең дә, шоферларның да ярдәмчесе һәм дусты.

                       Кызыл ут—тукта дигән сүз,

                       Сары ут—игътибар бул,

                       Яшел ут—барырга ярый.

Песи: Балалар, сез бик күп нәрсәләр беләсез икән. Хәзер мин сез сөйләгәннәрне истә тотармын.

Тәрбияче: Менә хәзер мәче сине тикшерәбез инде.

         Уен  “Светофор”

Тәрбияче: Булдырдыгыз, барыгыз да светофор турындагы мәгълүмәтләрне төгәл үзләштергәнсез икән.

Песи: Мин сезгә төрле түгәрәкләр алып килдем. Я, светофор ясап карагыз әле. Кемнеке матуррак булыр микән?

      Балалар өстәл янына барып  уртанчы төркем балалары әзер светофор силуэтына светофор рәсеменә карап түгәрәкләр ябыштыралар., зурлар төркеме исә үзләре теләгәнчә светофор кисеп ябыштырлар. Төсләрне дөрес урнаштыруларына карап, песи эш беткәч аларга йомгак ясый.

 

 

 

 Кушымта:№2

Өстәл уены.    Шәһәргә сәяхәт.

                 

Максат:  балаларның урам, юл, тротуар, җиңел һәм йөк машиналары турында белемнәрен ачыклау, тулыландыру, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшү.

Җиһаз: Өстәл уены өчен урам чаты макеты. Транспорт чаралары,юл хәрәкәте билгеләре ,”Автомобиль һәм чыпчыклар” уены өчен атрибутлар.

 Барышы.

       Балалар, без бүген  шәһәргә сәяхәт  итәрбез.Сез ризамы?. Нинди транспорт белән барырбыз икән?   Поездга утырып барабызмы?

(Поездге утырып буенча әйләнеп  киләләр. Өстәл буена килеп утыралар)

  Тәрбияче:Шәһәр урамнары киң, матур. Юлда бик күп машиналар йөри. Юлларда йөргәндә  бик тә игътибарлы булу кирәк.

  -Карагыз әле, урам нинди матур, киң. Як-ягында нинди матур өйләр бар. юлдан бик күп машиналар йөри. Машиналар бик күп төрле. Сез нинди машиналар беләсез?

  -Җиңел һәм йөк машиналары.

  -Дөрес. Ә нинди машиналарны йөк машиналары дип йөртәләр?

  -Төрле йөкләр, әйберләр салып ташый торган машиналарны.

  - Машиналар кайда йөри?

( машиналар юл билгеләре  макетка урнаштырыла)

  Кешеләр йөри торган юл тротуар дип атала.

  Эйе. тротуардан йөриләр. Кемнең исендә калды, җәяүле кешеләр йөри торган юл ничек дип атала?

  -Тротуар.

(  бала теләге буенча уен  дәвам итә)

  Тәрбияче балаларны  күзәтә, аларга аңлата. Урамда нәрсәләр күрүләре турында сораша., күргәннәре турында сөйләргә тәкъдим итә.

    Балаларның фикерләрен туплап нәтиҗә ясала.

  -Без бүген  шәһәр урамына сәяхәт иттек . Сезгә ошадым бугенге уен.? Димәк өйдән чыгып китү белән кешегә куркыныч була,әгәр һәр кеше үзе юл кагыйдәләрен өйрәнмәсә,үтәмәсә никадәр фаҗига килеп чыгарга мөмкин.

    Соңыннан хәрәкәтле  уен “Автомобиль һәм чыпчыклар” уены уйнала. Балаларга чыпчык маскалары кидерелә, бер бала автомобиль була.

2019 ел- май.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү

Балаларны урамда һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча эш формалары һәм алымнары...

Урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре.

Табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның тереклек иялә-ре: агач, куак һәм төрле үләннәр, җәнлек һәм кошлар турындагы белемнә-рен киңәйтү; укучыларда урманның кешегә китергән файдасы турында кү-за...

ТЕМА. “УРАМ ЧАТЫНДА” (ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН ЮЛЛАРДА ҮЗЛӘРЕН ХӘВЕФСЕЗ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ)

Максат.  балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү; юл билгеләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм ныгыту...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...