Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү
консультация на тему
Балаларны урамда һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча эш формалары һәм алымнары
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
doklad.doc | 63 КБ |
Предварительный просмотр:
«Актаныш районы балалар бакчасы»
Балаларны урамда һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча эш формалары һәм алымнары.
I категорияле тәрбияче
Миннахметова Н.Х.
Елдан-ел урамнарда, юл чатларында транспорт хәрәкәте артканнан арта бара. Моның белән бергә бәхетсезлек очраклары да арта. Бу бәхетсезлекләрнең сәбәпләре булып, күп очракта балалар тора. Бәхетсезлекләрнең төп сәбәбе: балаларның Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәүләре, аларның юлдагы тәртипләренә өлкәннәрнең битараф булулары. Юлдагы бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен балаларны кечкенә яшьтән үк юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Бу эш балалар бакчаларында иң кечкенәләр төркеменнән үк башлана. Чөнки кечкенәдән өйрәнелгәннәре баланың күңелендә гомергә саклана. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, бигрәк тә, мәктәпкәчә яшьтәге чорда яхшы нәтиҗәләр бирә.
Балалар бакчасында балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүнең төп формалары булып уен эшчәнлеге, занятиеләр, сәяхәтләр тора.
Юлларда һәм урамда балаларны үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә кулланыла торган уеннарны түбәндәге төрләргә бүлергә мөмкин:
- Өйрәтү материалының күләменә карап:
- тематик уен - өйрәнелә торган теманы үз эченә ала,
- комплкслы – уен эчтәлеге ике яки аннан да артык теманы үз эченә ала.
- Өйрәтү-танып белү максаты буенча:
- диагностик уеннар – үзләштерелгән материал буенча балаларның белем һәм күнекмәләре дәрәҗәсен ачыклау,
- өйрәтүче уеннар – алда өйрәнелгәннәргә нигезләнеп яңа белеем бирүгә юнәлдерелгән уеннар,
- үстерешле уеннар – баланың шәхси сыйфатларын (игътибарлылык, хәтер, ориентлашу…) үстерүгә юнәлдерелгән уеннар.
- Оештыру формасына карап:
- группа уеннары – барлык балалар 2 яки 3 төркемгә бүленәләр,
- фронталь уеннар – барлык балалар да катнаша,
- аерым уеннар – юлдагы билгеле бер ситуацияне һәр бала аерым чишә.
- Уен процессын характеры буенча:
- хәрәкәтле – юл хәрәкәтен имитацияләүдә йөгерү, сикерү, үрмәләү кебек хәрәкәтләр ята,
- тренажер уеннар – юл хәрәкәтләре тренажерларда модельләштерелә,
- тарату материаллары белән уеннар – уен барышында юл хәрәкәте атрибутлары кулланыла.
- Рольле уеннар:
- режиссер уеннар – бала үзе элементар ситуацияләр уйлап таба, чишү юлларын билгели һәм рольләр билгели (бу төр уеннар зуррак яшьтәгеләргә хас),
- образлы-рольле уеннар – бала рольне, предметны (машина, светофор, курчак…) үзе сайлап ала (бу төр уеннар кече яшьтәгеләргә хас),
- сюжетлы-рольле уеннар.
- Кагыйдәле уеннар:
- дидактик уеннар,
- өстәл уеннары, танып белү уеннары,
- спорт-ярышу уеннары.
Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүнең икенче төп формасы – занятиеләр. Занятиеләрнең нәтиҗәлелеге тәрбияченең методик яктан әзерлегенә һәм тәҗрибәсенә, материаль-техник базаның байлылыгына, балалар контингентының гомуми үсеш дәрәҗәсенә бәйле. Занятиеләр түбәндәге формаларда узарга мөмкин:
- яңа материал бирүче занятиеләр,
- балаларның күнекмәләрен тирәнәйтүче занятиеләр,
- диагностик занятиеләр.
Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү занятиеләре барлык балалар белән (группа белән) бергә уздырыла. Һәр занятие түбәндәге этаплардан торырга тиеш:
- оештыру,
- балаларның игътибарын яңа материалга туплау,
- хәбәр итү (информационный) этабы,
- күнекмәләр формалаштыру этабы,
- элек өйрәнелгәннәр белән яңа материал арасында бәйләнеш формалаштыру, яңа материалны ныгыту этабы,
- йомгаклау.
Сәяхәтләр занятиеләрнең бер төре булып торалар. Сәяхәтләр барышында да белеем бирү, тәрбияви һәм бурычлар тормышка ашырыла. Занятиеләрдән аермалы буларак, сәяхәтләр вакытында бала юлдагы хәрәкәтләрне, төрле ситуацияләрне, җәяүлеләр хәрәкәтен турыдан-туры күзәтә. Сәяхәтнең максатына бәйле рәвештә, түбәндәге эш төрләренә вакыт бирелергә тиеш:
- транспортлар, җәяүлеләр хәрәкәтен, юлдагы хәрәкәтне күзәтү,
- күзәтү урынына бару һәм кире кайту,
- күзәтү объектлары турында күзаллауларын ныгытуга юнәлтерелгән уеннар һәм уен күнегүләре.
Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган сәяхәтләрне уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә уздырырга була. Ә кечкенәләр төркеме балалары белән сәяхәтләрне балалар бакчасы территориясеннән чыкмыйча гына уздырырга кирәк.
Безнең балалар бакчасында бу эш ничек оештырылган соң?
Мин үзем балаларны юлларда үз-үзләрен тота белергә өйрәтү максатыннан кечкенәләр, уртанчылар, төркем балалары өчен перспектив план төзедем. «Проблемалы ситуацияләр кулланып, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү» темасына проект эше эшләдем һәм 5-7 яшьлек балалар өчен уен тематикасы төзедем һәм бу уеннарны шөгыльләрдә, режимның төрле моментларында кулланам.
Кечкенә бала үзен бик җитезгә санный. Юлда да үзен машина килгәнче чыгып калам, дип исәпли һәм ул машиналар йөрмәгән вакытта юлларда уен оештырырга, велосипедта йөрергә бик мөмкин. Шуңа күрә мин балаларны башта тирә-якта, юлда ориентлашырга өйрәтәм. Балалар белән өстәл өстендә, кәгазьдә, тактада төрле төстәге түгәрәкләрне өскә, аска, сул якка, уң якка һәм төрле почмакларга куярга өйрәнәбез. Алар әйтелгән урынга гына куярга өйрәнмиләр, төсләрне дә истә калдыралар һәм светофор белән танышканда төсләргә дөрес хәрәкәт итүне бик тиз үзләштерәләр.
Кечкенәләр төркемендә ориентлашырга һәм сигналга дөрес хәрәкәт итәргә «Миңа таба йөгерегез», «Кошлар һәм автомобиль», «Поезд» уеннары аша да өйрәнәләр. Кечкенә бала бик теләп транспорт төрләре белән таныша. Йөк һәм җиңел машиналар белән танышканда бала зур һәм кечкенә төшенчәләрен белә. Прогулка вакытында балалар бакчасы янына килүче, урамнан узучы машиналарны күзәтеп, өлеш-кисәкләрен (арба, тәгәрмәч һ.б.) өйрәнәләр, рәсемнәр карап, төзү материалларыннан гаражлар төзеп һәм «Үз гаражына куй», «Машинаны ярдәмгә җибәр» дидактик уеннар уйнап, төрле фигуралардан машиналар җыеп, урындыклардан автобуслар ясап, аларның нинди максатта кулланылганын да беләләр.
Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү кечкенәләрдән зурларга таба катлауландырыла. II кечкенәләр, уртанчылар төркеме балалары инде тротуар, урам, машина юлы, җәяүлеләр, машина йөртүчеләр белән танышалар һәм җәяүлеләрнең тротуардан гына, ә машиналарның юлдан гына барганлыгын беләләр.
Балалар беркетү шөгылендә светофор төзергә, шөгыльләр вакытында «Светофор» биюен башкарганда светофор төсләренә дөрес хәрәкәт итәргә өйрәнәләр, шофер һөнәрен үзләштерәләр. Балалар белән «Сельхозтехника»ның транспортлар гаражына баргач, андагы машиналарны, гаражларны күреп, абыйларның чыгышларын тыңлагач, аларның кызыксынучанлыклары артты һәм юлда йөрү кагыйдәләрен белү һәм үтәүнең нинди әһәмияткә Ия булуларына ышандылар.
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тагын да катлауландырыла, тулыландыру өстендә эшләнелә. Бу төркемдә балаларны юл йөрү билгеләре белән таныштыру өстендә эш алып барыла. Иң беренче таныштыруны үз тирәлегебездәге кисәтүче билгеләрдән башларга кирәк. Алардан соң күрсәтү билгеләрен өйрәнәбез. Балалар кольцога сәяхәткә барганда юлдагы билгеләрне күреп, ни өчен куелганлыгын, аларның кешеләргә ярдәме турында аңладылар.
ГАИ инспекторының хезмәте белән таныштылар, балалар үзләре дә машиналарны туктатып карадылар. Балаларның исендә калу өчен бу бик әйбәт булды, кызыксынучанлыклары артты һәм балалар бик канәгать булып, озак кына фикер алыштылар. Безнең балалар бакчасында да автошәһәрчек һәм җиһазландырылган бүлмә бар. Балалар юл билгеләре, макетлар, киемнәр, маскалар белән уйныйлар, төрле ярышларда бик теләп катнашалар.
Өстәл уеннары: юл билгеләреннән лото, домино, «Үз билгеләрен тиешле рәсемгә куй»; хәрәкәтле уеннардан «Үз билгеңне тап», «Кем тизрәк баса» уеннары аша; рәсем дәресләрендә исләрендә калган юл билгеләрен ясаттыру, шигырьләр, җырлар өйрәнү, табышмаклар әйтешү балаларның белемнәрен ныгыта. Ләкин без балаларны юлларда үзләрен дөрес тотарга гына өйрәтеп калмыйча, аларны вакытында хәвефне күрә белергә, хәлдән килгәнчә аннан качарга, кирәк булганда кыю эш итә белергә дә өйрәтергә тиеш. Безгә балаларга нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен сөйләп кенә калмыйча, ни өчен шулай икәнен аңлатырга кирәк. Ә моңа юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткәндә проблемалы ситуацияләр кулланып эшләгәндә генә ирешергә була.
Ә нәрсә соң ул проблемалы ситуация? Проблемалы ситуация ул алдан уйланылып тудырылган интеллектуаль авырлыктагы ситуация. Мондый ситуацияләр балаларга авырлык тудырса да, аларны системалы рәвештә кулланганда, аларның хәтерләре, мөстәкыйльлеккә омтылышлары, аң-белемнәре белән бергә логик фикерләүләре дә үсә. Проблеманы чишкәндә балалар чынлап торып булган белемнәрен кулланалар, эшкә җигәләр, дөрес юнәлешне эзлиләр һәм уйлап эш итәргә өйрәнәләр. Проблемалы ситуацияләрне чишү берничә этапка бүленә:
1. Проблеманың асылына төшенү.
2. Аны чишкәндә фикерне алга чыгару.
3. Җавапның дөрес булганын билгеләү.
4. Практик чишүне булдыру.
5. Сайланган чишелешнең дөреслеген тикшерү.
Балалар өчен нинди проблемалы ситуацияләр төзергз була соң? Занятиеләр вакытында төрле әкият персонажларын, яраткан уенчыкларын занятиегә китереп кенә калмыйча, ә алар өчен төрле кыенлыклар тудырырга кирәк. Светофор булмаган җирдә Белмәмешкә урам аша чыгарга булышу, урманнан килгән Убырлыга, бернәрсә дә белмәгән Карлсонга урамда йөрергә булышып, балалар үзләре дә кыенлыкларны чишәләр. Шулай ук үзем ясаган картиналарны күзәтеп, өлкән яшьтәгеләргә булышалар, юлда тәртипне ничек урнаштырып булганлыкка иң уңайлы вариантны сайлыйлар, иң кыска, иң куркынычсыз юл аша тиешле урынга барып җитү урынын билгелиләр.
Ә юл билгеләрен өйрәнгәннән соң юлларга тиешле урынга юл билгеләрен куялар, нәрсә аңлатканын, ни өчен кирәклеген, юл билгеләре куелмаган очракта нәрсә булырга мөмкинлеген ачыклыйлар. Яңадан, «Тиешле билгене яса!» дигән уен үткәрәм (Ашханә, шифаханә, мәктәп, тимер юл рәсемнәре ясалган карточкалар балаларга бирелә, шул рәсем янына бала тиеш булган юл билгесен ясый). Шулай ук без балалар белән юлларда төрле проблемалар тудырып, аварияләр, төрле күренешләр күрсәтәбез, нилектән бу күңелсезлекләр килеп чыкканын, бу балалар урынында сез булсагыз ничек эшләр идегез дигән сорауларга балаларның җавапларын тыңлыйм.
Балаларның белемнәрен туплап, төрле кичәләр, күңел ачулар, КВНнар үткәрәм, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән төрле очрашулар оештырам, алар тарафыннан оештырылган культпоходларга барабыз.
Балалар белән проблемалы ситуацияләр кулланып эшләү – бик катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Без балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне әти-әниләрдән башка алып баруның мөмкин түгеллеген аңлыйбыз, чөнки бала үзенең әти-әнисеннән үрнәк ала. Шуңа күрә бу эшкә әти-әниләрне тартабыз, алар белән даими рәвештә әңгәмәдәр, ата-аналар җыелышлары, гаилә бәйрәмнәре, күңел ачулар уздырабыз. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча ата-аналар өчен китап-ширмалар эшләп куйдык, анкеталар тутырттык.
Гаилә һәм балалар бакчасы таләпләренең бердәмлеге аша гына балаларның юлда йөрү кагыйдәләренең төгәл үтәүләренә ирешә алачакбыз һәм бәхетсезлек очраклары да булмыйча калыр, дип ышанып каласы килә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”
Мероприятие с родителями по ПДД...
Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)
“Безнең дустыбыз- светофор” кыска сроклы проекты аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...
Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”
Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....
Урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре.
Табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның тереклек иялә-ре: агач, куак һәм төрле үләннәр, җәнлек һәм кошлар турындагы белемнә-рен киңәйтү; укучыларда урманның кешегә китергән файдасы турында кү-за...
Описание Лэпбука "балаларны юлда хәфевсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү."-
Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, ба...
ТЕМА. “УРАМ ЧАТЫНДА” (ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ БАЛАЛАРЫ БЕЛӘН ЮЛЛАРДА ҮЗЛӘРЕН ХӘВЕФСЕЗ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ)
Максат. балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү; юл билгеләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм ныгыту...
Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.
Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...